- 04.12.2015
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2015, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Берәр нәрсәне көтеп ала алмый зарыккан вакытларда, халык телендә юату өчен «кызыл кар яугач булыр әле» дип әйтү гадәте бар. Ә менә Биектау районының «Бөреле» фермасында эшләүче «доярка»ларны «хезмәт хакыгызны песиегез балалагач та алачаксыз!» дип юатырга мөмкин. Песиләр бит дүрт айга бер генә балалый. «Бөреле» савымчылары да хезмәт хакын 4 айга бер мәртәбә генә ала. «Кайчан кеше кебек ай саен акча ала башларбыз инде?» – дип зарланган сыер савучылар белән очрашу өчен Биектауга кузгалдык.
ЭХ, АКЧА ДА БИРСӘЛӘР!
Биектау районының Чыпчык авылындагы мөгезле эре терлек фермасы тышкы яктан бик төзек күренә. Сыерлары да ачлыктан ябыкмаган, улакларында ризыклары да җитешле, ләкин менә ул сыерны савучылар турында гына шушылай мактап сөйләп булмый. «Ноябрьдә август акчасын гына алдык әле, җаным, августныкын! Анысы да айга 7-9 мең бит, аена 10 мең бирергә тиешләр, кайда ул акчалар? Җәй көне сөтне күп савабыз – сөт арзан дип, аз хезмәт хакы бирәләр. Кыш көне сөт кими, ләкин хезмәт хакы үзгәрми – шул ук акча! Вакыты-вакыты белән бер хезмәт хакын икегә дә бүлеп бирәләр әле!» – дип зарланышты җыелганнар.
Сыер савучының эше җиңел түгел. Җәен яшен яшьнәгәндә дә, көзен салкын яңгыр яуганда да, кышын буран котырганда да эшли алар. Ял да юк, Яңа ел бәйрәме дә юк. Иртәнге бишенче яртыда килеп, сыерларның төне буе тутырган асларын чистартасы, савасы, яшь таналарны өйрәтәсе, улакларына печән салып, фураж бирәсе бар. Чыдасын гына сыер савучы кулы! Их, менә шул кулга вакытында акчасы да кереп барса, ничек яхшы булыр иде! Беренчедән, бу куллар ут белән газга түләгәннән соң калган акчасын кысып тотмаска өйрәнер иде. Аннары, кешедән-кешегә алга таба сузылып кереп, бурычка акча теләнмәс иде. Ике кешенең берсендә кредит – алар песиең балалаганны көтеп тормый бит, айныкын-айга түләп барырга да кирәк. Боларның бөтенесенә кайдан акча табарга дип, Чыпчык фермасындагы «доярка»ларның чәче агарган инде.
– Чыдар хәл калмады. Чуашлар да килеп эшли монда – аларга 15 көн саен 15 мең бирәләр, безгә – ай буе эшләп – 7 мең. Анысын да дүрт айдан соң гына бирәләр. Нинди акчага яшисез, дип сорама да, сеңлем. Кешедән әҗәт җыябыз! Акчаны иркенләп тоткан юк инде ул. Өс-башны карамыйбыз, кәнфит-прәннек алмыйбыз, әле ярый кайсыбызның ире инвалидлыкка акча ала, кайсыбызның «әби-бабасы» пенсияле. Бөтен байлыгыбыз шул. Инде пенсия вакытында килеп барсын, дип телибез! Кешедән бурычка алып торганда бик рәхәт тә, кешедән алтыны алу рәхәт, бишне кайтару да авыр диләр, бурычларны түләгәннән соң, кесәдә бер тиен дә калмый! – дип, бер-берсен бүлдереп, зарларын сөйләде сыер савучылар.
Монда эшләүчеләрнең иң яшенә – 49 яшь. Бөтенесе дә «пенсиягә чыгар вакытыбыз җитте, күпкә түзгәнне азга түзик» дип кенә эшли. Аз хезмәт хакына да риза булырлар иде, әгәр вакытында биреп барсалар…
– Пенсия яшенә җиткәч, теләсә кайда йөрисе килми инде. Бер урнашкач, ярар, бераз көтик, акчасын бирмәсләрме дип, шулай йөрибез. Бу Чыпчык фермасы «Бөреле» җәмгыятенә карый бит. Районда аның тагын берничә фермасы бар. Менә Бөреленең үзендәге ферма эшчеләре бөтенләй дулый ди, галәмәт ди анда!
«МИН МӨДИР ТҮГЕЛ»
Менә шулай дип тиз генә зарларын сөйләделәр дә кайсы кая таралышып та беттеләр. «Адәм көлкесе, мыскыл итәләр!» дип үзара сөйләшкәннәре ишетелеп торды әле киткәндә дә. Фермадагы сыерлар белән күзгә-күз карашып басып калдым. Аннан соң, Чувашиядән килгән бер сыер савучы белән сөйләшә-сөйләшә, ферма мөдирен эзләп киттем. «Әйе, 15 мең акча алып барабыз», – дип куанып сөйләде әңгәмәдәшем. Ферма мөдиренә «Ни өчен читтән килгәннәргә 15 көн саен 15 мең дә табыла, ә үзегезнекеләргә дүрт айга бер генә тапкыр акча бирәсез?» дигән сорау бирергә теләгән идем дә, Нигъмәтуллин Идрис Нурислам улы бер дә ачык күңелле кеше булып чыкмады.
– Нишләп йөрисез, монда сезгә керергә дә ярамый, нишләп йөрисез сез бу пычракта, ә? – дип каршы алды ул мине.
– Журналистка пычракка керергә ярамый дип кайда язылган? Сезнең белән сөйләшергә килдем менә, – дим, аякка ияргән сыер тизәген ферма идәненә сөртештереп. – Сыер савучыларыгызга хезмәт хакы бирмисез икән, име?
– Нишләп түләнмәсен, әнә биреп утыралар бит – ике айныкын бирәләр, кызлар, ике айныкын! Әнә Коркачыкка барыгыз, Коркачыкта бирмәгәннәрдер мужыт, бездә бирәләр, мин белмим, – дип, ферма мөдире Агыйделдәге пароход сыман миннән ераклаша башлады.
– Нигә алдашасыз, ике айныкын бирмиләр бит, августныкын гына бирәләр. Туктагыз әле, китми торыгыз. Мин сезнең белән сөйләшергә килдем лә.
– Тагын нәрсә? Минем вакытым юк! – Ферма мөдире әле алга, әле артка, әле уңга, әле сулга таба талпынып, качып китәргә теләде. Артыннан калмыйча бер алдына, бер артына төшкәч, кинәт туктады да:
– Ә сез миңа доярка таба аласызмы, менә шул турыда возникать итегез әле сез! Шушы сорауны күтәреп чыгыгыз! Кирәкмәгәнне эшләп йөрисез! – дип кычкырды.
– Дүрт ай буе нишләп хезмәт хакы түләнмәде?
– Түлиләр. Әнә бирә бит бухгалтер, нәрсә кирәк соң сезгә, кызлар?
– Дүрт ай буе нишләп түләнмәде?
– Кем әйтте соң сезгә аны? Кайсы «доярка» әйтте? Мин белмим, бездә акча бирәләр. Белмим мин бернәрсә!
– Монда ферма мөдире сез түгелмени соң?! Кем белергә тиеш соң аны сез дә белмәгәч?
Берничә секунд тынлыктан соң, завферманың йөзендә шатлыклы очкыннар кабынды. Биргән сораулардан ничек котылырга белмәгәч, җитәкче матур ялган уйлап чыгарды:
– Җу-ук, мин монда завферманың водителе генә бит, кем әйтте монда завферма Идрис абый дип? Ул бит өендә, больничныйда ята ул завферма малай. Каян белим мин аны. Мин водитель генә!
Идрис Нурислам улы Нигъмәтуллин үз ялганына үзе ышанып китеп барды. «Бөреле» җитәкчелегенә шуны әйтим инде: сезнең «завферма»гыз үзен «водитель»гә санап йөри икән, фермагызда савым да ким булыр, эшчеләр арасында да тәртип бетәр, кыскасы, эшләрегез мактанырлык булмас, мөгаен. Киңәш итеп әйтәм: үзен чын-чынлап мөдир итеп санаган кешене эшкә алсагыз, яхшырак булыр.
«ИДИТЕ В ДОЯРКИ!»
«Бөреле» ябык акционерлык җәмгыятенә нигез салучы кеше – Азат Җаббаров. 2009нчы елда ТР Росреестры җитәкчесе итеп билгеләнгәннән соң, аның эшен улы Марат Җаббаров дәвам итте. Ә бераздан Марат Җаббаровны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләделәр.
Менә шуңа күрә дә авыл хуҗалыгы министры урынбасары нигез салган фермадагы хәлләр аеруча борчый. Сөт җитештерү ул бит бакчада чүп үләне үстерү түгел. Сөт үзлегеннән җитешә алмый. Аңа эшче куллар кирәк. Тик «Бөреле» оешмасының Чыпчык авылындагы фермасында сыер савучылар «акча бирмәсәләр, эштән китәбез, без китсәк, монда эшләр кеше калмый» дигән сүзне әйтә.
Эшләр кеше калмаганлыкны «Бөреле» оешмасының директор урынбасары Иршат Камалиев та әйбәт белә. Шулай булмаса, ул Казаннан килгән журналистны «Сыер савучы булып киләсезме безгә?» дип каршы алмас иде, мөгаен. Хезмәт хакы бирелмәү буенча сораулар белән килсәм дә, җитәкче аларга җавап бирергә ашыкмады. Киресенчә, үзе миннән интервью алды, дисәм дә, ялгышмам. «Сез халыкка файдалы берәр нәрсә җитештерәсезме? Ашый торган, кия торган? Гайбәт тыңлау һәм низаг тудырудан башка берәр нәрсә? Бәрәңге, ашлык үстерүче, сыер савучы кешеләр бик әз бит. Ник сез сыер саварга китмәдегез икән?» – диде ул. 17 мең сум хезмәт хакы да бирергә вәгъдә итте әле. «Бөреле»дә хезмәт хаклары кешесенә карап бирелә икән. Чувашиядән килсәң – 15 мең, журналист булсаң – 17 мең түлиләр, ә җирле халык булсаң – 7 мең дә җитеп тора.
– Август ае өчен без акча бирдек, ә калган айлар өчен бирелмәве закон буенча рөхсәт ителә, – диде ул, – сез безнең эшкә кысылмагыз! Без үзебезнең «дояркаларны» кайгыртабыз.
– Кайгыртасызмы соң? Дүрт ай түләнми…
– Сез безгә ниндидер финанс ярдәме күрсәтәсезме?
– Ә сез миңа күрсәтәсезме соң?
– Кешеләрнең язмышларын җиңеләйтү өчен, сез гамәлдә берәр нинди эш эшлисезме? Акчаларның нигә тоткарланганын халык болай да белә. Үпкәләмәгез, әйеме, сезнең шикелле көне буена безне кыздырып йөрүчеләр бик күп. Хочется всех послать на… и идите в доярки!
Урынбасар шундый матур рухта журналистларның нинди файдасыз, ялганчы һәм арттырып сөйли торган кешеләр булуы турында монолог укыды. «Безнең гәҗит» турында да «сез башка газеталардан нәрсә белән аерыласыз соң, сезнең 70-80 процент кына мәгълүматыгыз дөрес» дигән сүзләр әйтте. Аннары миңа карап торды да: «Сезнең тормыш тәҗрибәгез юк. 50 яшьтәге журналист килеп утырса, мин бәлки интервью бирер идем әле, ләкин сезгә мин комментарий бирмим. Сез проблеманың асылына төшенеп язмыйсыз», – дип куйды. Ә үзем белән алып кергән диктофоным әлеге сүзләрне бик яхшылап яздырып барды.
–Әгәр мин сезгә сыер савучы булып керсәм, хезмәт хакын дүрт айдан дүрт айга алып барачакмынмы?
– Өч айдан өч айга алып барырсыз.
– Ә нишләп алай ул? Ике ай түләнмәсә, закон буенча җинаять эше ачыла.
– Сез закон вәкилеме? Бездә закон вәкиле – прокуратура, ә журналистика… мин сезгә журналистларны кем дип санавым турында әйттем бит инде!
«Бөреле» оешмасы җитәкчесе урынбасары Иршат Камалиев белән бик озак сөйләштек. Мин аңа ни өчен хезмәт хакы бирелми дигән соравымны кабатлап утырганда, ул кабат-кабат безне дөрес мәгълүмат тупламауда һәм ялган язуда гаепләде. Диктофонга яздырылган бу сүзләрне редакторыбыз Илфат Фәйзрахмановка да тыңлаткач, җитәкчене мыскыллы сүзләр сөйләгәне һәм «Безнең гәҗит» исемен пычратканы өчен судка бирергә җыенган идек тә, соңыннан гафу үтенүләрен искә алып, бу уйдан кире кайттык.
ВАКЫТЛЫЧА АВЫРЛЫКМЫ?
Биектау районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәкыйпҗан Кәримов бу яктагы җитәкчеләр арасында иң акыллысы булып тоелды. Чөнки бары тик ул гына сыер савучыларга ни өчен хезмәт хакы бирелмәвен аңлатты.
– Сыер савучыларның вакытында хезмәт хакларын ала алмавы турында беләбез. Бәрәңгеләрне, яшелчәләрне саткач, Яңа ел алдыннан «оптом» түләп куялар инде алар үзе. Әлегә эшчеләргә хезмәт хакларын айныкын-айга биреп бармыйлар инде, тоткарлыклар була бераз. Бу уңайдан төрле чаралар күрелә, прокуратура да тикшереп тора аларны. «Бөреле» ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Алмаз Миңнекаев күптән түгел генә Германиядә булып кайтты. Үзләрендә җитештергән мехларны читкә чыгарып сатарга контракт төзеде. Шулар белән җиңеләеп китмәсме, хәлләре бик мактанырлык түгел, «конечно». Алмаз Миңнекаев тырыша инде ул үзенчә. Кеше белән әйбәт мөгамәләдә, качып йөрми. Хуҗалыкларны алып барырга җиңел түгел бит хәзер, аның тырышканын күрәбез. Бу вакытлыча авырлыклар гына. Болай хәлләр яхшы булырга тиеш анда, – диде ул.
Язманы әзерләгәндә «Бөреле» хуҗалыгыннан шалтыратып, аның урынбасары гафу үтенде. «Моңа кадәр интервью биргәнем юк иде, бераз каушадым, гафу итегез», – диде ул. Без аны гафу иттек, әлбәттә, әмма башка җитәкчеләр өчен дә бу сабак булсын иде. Шундый әйтем бар, «Беркайчан да журналист белән талашма. Син аңа бергә-бер калып әйтәсең, ә ул аны йөзләгән тираж белән тарата», – диләр. Алай гына да түгел, журналист вазыйфаи зат буларак, үз хокукларын судта да яклый ала, киресенчә, язма герое да, әгәр журналист хилаф гамәл кылса, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Бөреле»дәге хәлләр турында без авыл хуҗалыгы министрының авылның социаль үсеше буенча урынбасары Марат Зяббаровка хат итеп җибәрдек. Анда эшчеләргә ни өчен хезмәт хакы вакытында түләнми һәм оешманың банкротлыкка чыгу куркынычы юкмы дигән сораулар бар иде. Әмма министр урынбасары безгә җавап бирүдән баш тартты. Ул хатны кабат «Бөреле» хуҗалыгына юллаганнар. Безгә җавап оешманың генераль директоры Алмаз Миңнекаевтан килде.
Миңнекаев җавап хатында хезмәт хакы түләнмәүнең сәбәбен кризис дип аңлата – электр энергиясенә, ашламага, запчастьларга бәя артты. Директор әйтүенчә, хезмәт хакы бер генә ай түләнми.
«Хәзерге вакытта сату өчен Халыкара йон аукционына зур партиядә кеш тиреләре җибәрелде. Аннан кергән акчалар хезмәт хакы буенча бурычларны каплауга тотылачак» диелгөн хатта.
Хатның эчтәлеге бик ошады миңа. Сорауларга җавап бик тулы бирелгән. Ноябрь азагында август өчен хезмәт хакы түләнгәнен дә искәрткән, тик әлегә ике ай өчен бурыч бар. Ә банкротлык мәсьәләсенә килгәндә, оешмага бөлгенлек янамый дип юаткан Миңнекаев.
Менә шундый хәлләр «Бөреле» хуҗалыгында. Тиздән Яңа ел җитә, Яңа елга бурыч белән керергә ярамый, ди. Шуңа күрә сыер савучылар да тиешле акчаларын алып бетерсеннәр иде инде. Директор сүзендә тора алыр, дип өметләник.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Биектау – Казан.

Комментарии