Ике күршенең балталы-коймалы низагы

Ике күршенең балталы-коймалы низагы

Атамалары төрле-төрле булса да, бөтен авыллар да бер-берсенә охшаган – һәркайсында бер мәзин, шул ук вакытта бер исерек, ул исерекне эчерүчеләр һәм әле тагын… ызан бүлешә алмый тилмерүче күршеләр бар.

Сүз иярә сүз чыга, каты төртсәң – күз чыга, дигәндәй, җир җиткерә алмыйча тилмергән ике күршенең мәхкәмә юлын таптауга кадәр барып җиткән очраклары да билгеле. Ә мондый мәсьәләләрне тикшерә башлагач, бөтенләй аптырап каласың – кем гаепле, кем хаклы дигән сорауга анык җавап табармын димә…

«БӘРӘҢГЕНЕ ТАПТАДЫЛАР»

Бер чәршәмбедә безгә Югары Ослан районының Макыл авылында яшәүче Нина ханым Хәсәнова шалтыратты. «4 ел буе йоклый алмый тилмерәм, – диде дә, елап җибәрде ул – Моны телефоннан гына аңлатып булмый, үзегез кайтсагыз яхшырак булыр иде, барысын да сөйләрмен. Нахак бәла аркасында штраф түләттеләр миңа…» – укучыбызның зарын тыңлау өчен юлга кузгалдык.

Нина ханым – пенсиядә. Үз гомерендә кем генә булып эшләмәгән ул – сыер да сауган, төзүчелектә, балалар бакчасында, мәдәният йортында да эшләгән, әле тагын өч бала да тәрбияләп үстергән.

– Кулымнан эш килә, белмәгәнне дә тиз өйрәнәм. Бер генә нәрсәне эшли алмыйм мин – сүгенә белмим. Хатын-кыз авызыннан сүгенү сүзе ишетелергә тиеш түгел дип саныйм, шуңа үз гомеремдә бер мәртәбә дә моның ише эш белән шөгыльләнгәнем булмады. Ә миңа моннан 4 ел элек сүгенгән өчен штраф суктылар! Барысы да Камалетдиновлар аркасында килеп чыкты…

Таныш булыгыз: Камалетдиновлар – Нина ханымның сул як күршеләре. Дөрес, аларның йортлары бер-берсенә терәлеп үк тормый, араларыннан тар гына юл уза. Шушы юл аркасында ике күрше тәмам ызгышып беткән бүген. Сүгенгән өчен сугылган штрафка да катнашы бар бу юлның.

– Безнең бу өйгә күченеп килгәнгә 38 ел булды. Бер ун елдан соң, сул ягыбызга Чуашстаннан Камалетдиновлар кайтты. Безнең өйләр арасыннан гына юл уза – авыл халкы да йөрде аннан, машиналар да. Ул чокыр-чакырлы иде. Шуның чокырларына таш тутырды да, башта шуның өстенә гараж төзеде. Ирем бу хакта авыл советына барып әйткән иде, килеп тә караучы булмады. Әнә шулай гомер буе торган юлны каплады сул як күршеләр. Ә юл буенда безнең бәрәңге бакчасы урнашкан. Койма-мазар юк иде, машиналар, сыеша алмагач, бәрәңгеләр өстеннән таптап уза башлады. Шуннан кереп әйттем күршенең хатынына: «Наҗия, ник шулай мыскыл итәсез сез, – дим. – Утырткан бәрәңгене таптый бит үткән-сүткән кеше!» «Ике капчык бәрәңге җитмәгәнме инде сезгә!» – дип җавап бирде. Менә шул булды бөтен әйткәне.

Бу хәлләрдән соң, Нина ханым ире белән киңәшләшә дә, бәрәңге бакчасын уратып, койма тотарга була.

БАЛТАЛЫ НИЗАГ

Койма төзегән көн вакыйгалары чын мәгънәсендә тарихка кереп калган. Чөнки булган хәлләрне Нина апаның улы видеога төшереп барырга мәҗбүр булган. Ике күрше хатыны аздан гына сугышып китми кала бу көнне.

– Койма тотучыларны ашатып алдым да, ятып тора идем, ул да булмады – тимергә тимер бәргән тавыш ишетелде. «Шак та шок»!

«Абау, җаным, – минәйтәм, – нәрсә булды бу?!» Урамнан малай тавышы ишетелде: «Нишлисез сез?!» – дип кычкыра. Ирем Ринат базда иде, ул да чыгып җиткән, мин дә урамга атылдым. Карасак, күрше Наҗия балта алып килгән дә, шуның белән төзелеп ята торган койманы вата, утырткан баганаларны казый, үзе бертуктаусыз кычкыра: «Алып атыгыз, сез монда койма тотарга тиеш түгел!» – ди. Минәйтәм: «Ничек алыйк, сезнең якка чыкканбызмы әллә – кара әйбәтләп!» – димен. 30 ел буе безнеке саналган җиргә кордык – бер сантиметр да юлга чыкмадык бит без. Бу балтасын ташлады да, мине тырнарга тотынды. Шуннан талаштык та, китеп бардык. Ул хатын әйткәнчә, мин теләсә кайда теләсә нәрсә эшләп йөргән, ялкау бер кеше икән. Чигәсен бораулап, «аңгыра» дип күрсәтә. «Чаплашка син!», – ди, анысы ни дигән сүздер тагын. Шул кадәр мыскылладылар инде…

Бу хәлләргә түзеп тора алмыйча, Нина ханым участок полициясен чакырткан. Ул исә, өч көннән соң гына пәйда булган. Килгәч тә, әллә ни исе китми генә, булган хәлләр төшерелгән видеоны караган да, барысын тасвирлап, Камалетдиновлар өстеннән гариза язарга кушкан.

– Язганчы башта сөйләшик әле, дидем. Әйтегез аларга – кешечә яшик инде, башка болай итеп йөрмәсеннәр, без бит күршеләр, – дим.

Нина ханымның урысча яхшы белмәвеннән файдаланып, участковый үзенә кулай аңлатма ала: капка җимерүләре турында бер сүз дә булмый ул гаризада, ә ике күрше кара-каршы кычкырышып кына торган икән.

– Ә сәбәбен ник яздыртмыйсыз, без бит болай гына кычкырышмаганбыздыр, – дим. Бер сүз дәшмәде. «Нецензур» сүзләр белән кычкырыштык дип языгыз», – дип әйтеп утырды. Сүгенепләр кычкырмадык, дип тә карадым, бары үзенчә эшләде. «Ә нәрсә дип әйттегез соң?» – ди. Минәйтәм: «Люблю», – димәдем инде… Тик сүгенеп тә кычкырмадым. Соңыннан ул гаризага кул куйдырды да китте.

«Гаризаны күршеләреңә күрсәтү өчен генә яздыртып алдым, соңыннан юк итәм мин аны», – дип ышандыра участок полициясе. Тик, сүзендә тормый – Камалетдиновларга керә дә, «Күршегез сезнең өстән жалоба язды, сез дә язасызмы алар өстеннән», – дип, тәкъдим ясый. Ике як күршедән дә гаризалар алгач, эшне мировой судка җибәрә. Ә бер уйламаган җирдән судка чакыру кәгазе килеп төшкәч, бу эшнең шулай зурга китүе хакында берни белмәгән Нина ханымның аптыравына чик булмый.

– Судка килдем дә, казый Карасев озак сөйләшеп тормады, «Син сүгенеп кычкыргансың икән күршеңә, шуның өчен 500 сум штраф түләрсең!» – диде. Минем аклануларны ишетми дә. «500 сумыңны түләмәсәң, 1500 итеп түләрсең», – дип утырды. Бер сүз әйтә алмадым. Бу эшне кире карауларын сорап, район судына да, югары мәхкәмәгә дә барып җиттем, тик эшне юньләп карап тормадылар, судка кердек тә чыктык кына – үз көчендә калдырдылар карарны. Шулай итеп, безнең койманы да ваттылар, шуңа өстәп «сүгенгән өчен» нахакка 500 сум акча да түләдем. Бу безнең күршеләр өчен зур җиңү булды инде. Әле бер көн генә кычкырышкан идек, Шамил әйтә: «Штраф түләп кайткан идең, тагын түлисең киләме, бу юлы күбрәк түләттерәм», – ди. Минем иргә әйтә: «Бәхетең, син миннән олырак яшьтә, минем белән бер яшьтә булсаң, мин сине шушы юлда җир белән тигезләп куйган була идем инде күптән», – ди! Теләсә кайсы хәлдә үзләренең җиңеп чыгачакларына ышаналар. Кибетләр тоталар, аларга беркем бер сүз әйтми…

Билгеле, бу очракта без участок полициясеннән шәрехләмә алыр, аның җитәкчелегенә бу башбаштаклык хакында җиткергән булыр идек – тик ул күптән пенсиягә чыккан. Соңарып мөрәҗәгать иткән шул безгә Нина ханым.

…Дүрт ел буе йоклатмаган зарын сөйләгәч, әңгәмәдәшем мине җәнҗаллар башлангычы булып торган юлны күрсәтергә алып чыкты.

Юл ничек булган – шулай тора. Тик тар сыман күренде: аңа терәлеп үк Камалетдиновларның да зур гына гаражы салынган. Җир документларын карамый гына, гараж тиешсез урында төзелгән дип әйтү авыр, шуңа күрә, кем хаклы, кем гаепле соравына җавап табу өчен авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева белән сөйләштем.

«БАШЫҢА ЧИЛӘК КИГЕРТӘМ ДИДЕ»

Җирлек башлыгының бу авылда идарә итүенә бер еллап кына әле. Тик шулай да, Хәсәновлар һәм Камалетдиновлар арасында барган низаг турында ул яхшы хәбәрдар. Авыл халкы барысын да бик тулы итеп аңлаткан инде җитәкчегә. Бу очракта кемне дә гаепле дип әйтә алмады ул. Күптән түгел генә җир үлчәүчеләр килеп, ике якның да чикләрен үлчәгән – беркем дә үз кишәрлегеннән юлга таба чыкмаган, дип нәтиҗә ясаганнар.

– Шуңа күрә, нәрсә бүлешә алмаганнардыр, әйтә алмыйм, – диде башлык.

Ә менә Камалетдиновлар гаиләсенең башлыгы – Шамил әфәнде башкача сөйли. Җир үлчәүчеләрне, үз эшләрен тиешенчә башкармадылар, күрсәткән нокталардан гына үлчәделәр дип ачуланса, Нина ханым белән Ринат абыйны эшсезлектә гаепли ул.

– Белмим, нәрсә кирәктер аларга. Йортларыбыз арасындагы юлга кызыгалар – шул җирне япмакчы булалар. Бәрәңге бакчаларын юлга кадәр чыгарып, бу юлның бер өлешен кисеп алырга телиләр. «Әйдә икегә бүләбез, бер ягы – сезгә, берсе – безгә», – диде бит алар. Ризалашмадым, билгеле: «Үзем исән булганда, яптырмыйм!» – дидем.

Хатыны Наҗиянең «барабан кагуын», ягъни балта тотып, койма төюен кире какты әңгәмәдәшем. Моның буенча судлар булды, дип кенә куйды. Тик судлар милеккә зыян салу буенча булмаган бит, Нина апаның сүгенүен тикшергәннәр утырышларда – анысын әйтеп тормады Шамил әфәнде.

– Алар эшсезлектән интегә! Мин күп итеп мал асрыйм, кибетләр тотам. Шуңа аларда кара көнләшү бар. Икесе дә беркайда эшләми. (Эшләмәсәләр дә гөнаһ түгел – Ринат абый да, Нина апа да – пенсионерлар – А. З.) Миңа шул кадәр уңайсыз. Үзем мәчеткә йөрим. «Юлны ябарга ярамый, Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз бераз гына», – дидем. Шул сүземә Ринат абый болай дип җавап бирде: «Әгәр Аллаһы Тәгалә булса, ул сине күптән үтерергә тиеш иде инде», – ди. Каттым да калдым.

Сез үзегез дә аңа: «Сине җир белән тигезлисем килә», – дигәнсез түгелме соң?

– Ул үзе беренче булып, «Башыңа чиләк кигертәм хәзер мин синең!» – диде бит. «Кигерсәң кигер инде. Мин туйдым бу талашлардан, Ринат абый. Минем яшьтә булсаң, хәзер җир белән тигезләгән булыр идем», – дидем. Без аның белән икебез дә колхозда эшләгән идек, шуларны искә алып, «Ник мин сине 1983нче елда ук бәреп үтермәдем икән колхозда эшләгәндә», – дип тә әйтте әле ул! Икебезнең дә җирләр җитешле, алар аның өчен ызгышмый, алар кара көнләшү белән көнләшә. Без эшлибез – пенсионерлар булсак та. Алар хайван да асрамый.

Бу низагларыгызга нокта куелыр микән соң бер?

– Мин үзем мәчеткә йөрим. Начар мөнәсәбәтләрдә булсак та, намазлар вакытында да аларга гел исәнлек телим. Алар акылсыз! Аларның сөйләшергә кешеләре юк, ә минем болай юк-бар белән шөгыльләнергә вакытым юк, шуны аңлагыз. Алар инде хәзер минем гаражны дөрес урынга төзелмәгән дип тавыш чыгармакчы – моннан 24 ел элек салынган гараж ул, бөтен кәгазьләр, сызымнары бар. Моның кадәр канәгатьсез кешеләрне күргәнем юк иде. Аллаһы Тәгалә җибәргән сынаудыр инде бу миңа. «Дуслашырга теләмисезме», – дисез. Алар белән низагка әллә кайчан нокта куйдык без. Быел Корбан ашына да чакырган идек үзләрен. Аларның юлны ябып куясы килә – шул гына. Үзләренә дә әйттем: «Юлны ябу – гөнаһ ул – ярамый. Җир җитмәсә, минекеләрен алыгыз, түлке юлга кагылмагыз», – дидем. Монда шул проблема гына сеңлем, башкасы юк…

Ике як күрше ике төрле сүз сөйли: кайсысының юллы буласы килә – аңламадым. Шуны гына әйтә алам, инде җир үлчәү оешмаларыннан килеп, берәүдә дә гаеп юк, дигән нәтиҗә биргәннәр икән, бу ике күршегә дуслашырга кирәктер. Шамил әфәнде юл ябуны гөнаһ дип, берничә тапкыр кабатлады миңа. Тик монда гөнаһларның зуррагы да бар әле – күршеләр белән тату һәм дус торырга кушылган бит. Тиккә генә күрше хакы – Алла хакы димәгәннәрдер. Шәһәр җирендә халык кыргый – бер йортта яшәп, күршеләренең кем икәнен дә белмиләр, дибез. Ә тормышта шундый очраклар да бар шул – белүеңнән белмәвең мең артык. Уртак бәйрәм табыны артында түгел, суд залларында очраша торган булгач, күршеңнең исемен белүдән ни файда соң?

Айгөл Закирова,

Казан – Югары Ослан – Казан

Комментарии