Сабадагы «унбиш сантиметрлы үлән» законы: халык өченме, халыкка каршымы?

Сабадагы «унбиш сантиметрлы үлән» законы: халык өченме, халыкка каршымы?

«Өй каршыңдагы үләнең ничә сантиметр әле?» дип, бер-берсеннән сорашып басып торган ике авыл агаен күреп, теләсә кем «моның кайсысы акылга җиңелрәк икән», дип китеп барыр иде. Әле артыннан ук, уйлап та куяр: «Койма каршындагы үләннең озынлыгын үлчиләрмени инде? Аннан соң, кемгә хаҗәт бу?» Хаҗәт икән шул. Һәм югарыда китерелгән сөйләшү дә, уйдырма түгел. Саба районында үзенчәлекле кагыйдә уйлап тапканнар: шәхси йортларның капка төпләрендәге үләннең озынлыгы – 15 сантиметрдан артып китә икән – штраф. Хөкүмәт казнасына ике мең сумыңны илтеп тапшырасың була. Бу кагыйдәдән халык разыймы? Җитәкчелек моны ничек аңлата? Бу язмада сүз шул хакта булыр.

ТЕРРИТОРИЯҢНЕ «ТӘРТИП»ТӘ ТОТМАСАҢ…

Сабада үләнне сантиметрлап кына үстерү кагыйдәсе инде берничә ел яши. Ул юктан гына кертелмәгән. Районны төзекләндерү, урысча әйтсәк «благоустройство» дигән әйбер бар бит. Ә ул, беренче чиратта, чисталык һәм тәртипне таләп итә. Чисталыкка район халкы үзе дә каршы түгел. Ләкин биредә аңлашылып җитми торган әйберләр шактый икән.

Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Мөнир Зарипов, халыкка штрафларны узган елның җәендә суга башладылар, дип аңлата. Бистәдәге вәзгыять аның гына түгел, башкаларның да җелегенә шактый үткән икән. Беренче чиратта, биредә яшәүчеләрне бер нәрсә аптырата. Ни өчен бу яңа кагыйдә турында халыкны алданрак берничек тә кисәтмәгәннәр? Бу сорауны ул хакимият йортына да юллаган булган. Җитәкчеләр: «Без бу кагыйдә турындагы игъланнарны төрле урыннарга ябыштырган идек», дип аңлатканнар. Янәсе, халык белергә тиеш булган.

– Мин «ябыштырылды» дигән урыннарны махсус карап чыктым, әмма бернинди дә игъланнар күрмәдем. Шуннан соң, судка мөрәҗәгать иттем. Судта алар аңлата: игъланнарны йолкып атканнардыр, без элеп чыккан идек, диләр. Билгеле, судта оттырдым. Хакимияткә суд ник каршы барсын?

Мөнир Зариповның үзенә дә берничә тапкыр штраф суккан булганнар. Үлән өчен генә түгел. Шифер кисәге аунап ятканга.

– Башкарма комитетның төзекләндерү бүлеге инспекторы Альбина Исхакова килде. «Сезнең монда төзелеш калдыклары, чүпләр аунап ята», – ди. Минәйтәм нинди калдыклар, нинди чүп? Йодрык кадәр генә зурлыкта бер шифер кисәге ята иде, шуңа төртеп күрсәтте. Йә түбәдән килеп төшкән булгандыр инде ул шифер… Аннан соң, Балтачтан профнастил китерергә кушкан идем, шуны китереп, юл читенә бушатып калдырганнар иде, мин акрынлап, аларны ишек алдына ташырга җыенып тора идем. «Сезнең әле монда төзелеш материаллары да аунап ята», – ди. «Әле генә китерделәр бит. Кем юл янына профнастил өеп куя инде? Берәрсе машина белән өстеннән чыгарга мөмкин бит монда өйсәң, аны әле генә бушаттылар, хәзер менә шуны ишек алдына кертү белән булышачакмын», – дим. Аннан соң өй каршындагы үләнне үлчәп карадылар. Капка төбендәге үләнем нормада иде, тик бер урынында 20 сантиметр булып үскән. Боларның барысы өчен дә беркетмә төзеп, административ хокук бозучы дип, шәпләп кенә штраф суктылар. Әгәр дә капка төбендә чүп үләннәре үссә, алар бер метр биеклектә булса, җитмәсә әле корыган да булсалар, килешәм, мондый әйбер өчен штраф сугарга кирәк. Ләкин менә 20 сантиметрлы яшел хәтфә үлән – законсызлык булып саналырга тиешме соң?

УНБИШ САНТИМЕТР СҮЗЕННӘН КУРКАЛАР

Кешене тикшергәнче, башта үзеңне кара дигән сүз бар бит. Район җитәкчелеге гади халыкның ихата яннарын караштырырга бик яратадыр, анысы. Ә менә эреле-ваклы түрәләрнең, «нәчәлство»ның капка төбе тәртиптәме соң?

Мөнир Зариповның үзен дә бу сорау бик кызыксындырган. Шул ният белән, ул үзләренең бистәләре башлыгы Айдар Гәрәевнең капка төбен караштырып, аны видеога төшереп килгән.

– Капка төбендә үләннәре үсеп беткән ком өеме тора иде. Димәк, бу комны кичә-бүген генә кайтартмаган бит инде ул, еллар буе торган дигән сүз. Ул да безнең кебек штраф түләдеме икән соң? Шикләнәм… – ди әлеге уңайдан Зарипов. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, әңгәмәдәшем бу видеоны интернет челтәренә керткәннән соң, ком өеме икенче көнне үк юк булган.

– Сабада территорияне тәртиптә тоту дигән сүз ике төрле мәгънәгә ия. Мәсәлән, безнең бистәдә, муниципалитет җирләрендә метрдан артык зурлыктагы үләннәр үсеп утырды. Алар корыган иде, шунлыктан янгын куркынычы да тудырдылар. Ләкин шуларны беркем дә чаптырмады. Бистә башлыгы, җитәкчелек кая карый? Шәхси йортларның капка төбенәме? Әйе шул, гади кеше штрафны түли ала. Түли ала гына түгел, ул аны мәҗбүр түләргә. Ә муниципалитет җирләрендә үскән үлән буенча, үзара килешергә дә мөмкиндер. Уртак янчыкка керәсе акчалар бит…

Зарипов әйтүенчә, халык хәзер унбиш сантиметр дигән сүздән уттан курыккан төсле курка. Шунлыктан, үләнен ул озынлыкка кадәр барып җитмәгәе дип, ике атна саен чабып тора икән. Инде болай гел кыркып торганлыктан, җир ярыла башлады, чөнки күләгә юк, дип аңлата әңгәмәдәшем. Әле җитмәсә, күп урында чирәм үсми дә башлаган икән .

– Болай итеп яшеллекне юк итү, аны ямьсез дип бәяләү – абсурд. Әгәр үлән кеше биеклеге түгел икән һәм корып бетмәгән икән, аңа ник тияргә – аңламыйм. Кешеләрнең капка төпләрендә кыңгырау чәчәкләре, ромашкалар үсә иде. Быел бал кортларына болай да авырга туры килде. Күп умартачылар аларны шикәр ашатып кына торды. Инде шул чәчәкләрне дә чаптырмасалар, ни булган? Аннан соң мине шунысы да кызыксындыра: үләнне линейка белән үлчиләр. Бу тиешле параметрларга туры килә торган үлчәү җайланмасымы, аның сертификаты бармы – анысын да аңлатсыннар иде! Халык хәзер үзе дә һәр нәрсәне җентекләп тикшереп белергә тели, – дип сөйли Мөнир әфәнде.

«БЕЗ БУ ТЕМАДАН ГАРЫК!»

Саба районының башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймовка шалтыратып, бу кагыйдә кертелүнең төп максатлары нидә булуын сораштырырга уйладык. «Унбиш сантиметрлы үлән мәсьәләсендә» шалтыратуыбызны белгәч, җитәкче авыр сулап куйды: «Тореадорлар үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткән кебек инде бу тема безгә хәзер», – диде ул.

– Бу темадан тәмам гарык инде. Кайлардан гына журналистлар килеп сораштырмады. Бөтенесе дә килгәндә: «Сездә тәртип яхшы икән, үрнәк итеп күрсәтү өчен килдек!» – дип киләләр дә, киткәч, телевизордан: «Менә, Сабада үлән 15 сантиметр булырга тиеш дигән яңа кагыйдә уйлап чыгарганнар», – дип, башкача итеп күрсәтәләр. Без бит куак артына качып, кеше капка төбендәге үләннең 16 сантиметр булып үскәнен карап көтеп тормыйбыз. Протоколлар берничә кагыйдә бозылганда гына төзелә. Мәсәлән, капка төбендә өч-дүрт ел элек алып кайтылган комы, ташы, тиресе өелеп ятса, шуңа өстәп әле үләне дә билдән үскән булса, менә шул вакытта төзелә беркетмә. Авыл җыеннарында 15 ел кабатлыйбыз инде: кеше үз территориясен һәм үз территориясенә терәлеп торган территорияне җыештырырга тиеш. Һәр җирлекнең тирә-якны тәртиптә тоту буенча үз кагыйдәләре бар. 131нче федераль закон буенча, һәр җирлек аларны үзенчә итеп үзгәртә ала. Уйлап чыгарып түгел, билгеле. Дәүләт структураларыннан җибәрелгән рекомендация хатларына таянып. Менә шул рекомендацияләрнең берсендә газоннарны тәртиптә тоту кагыйдәләре бар. Аларда язылган: үләннең озынлыгы 3-5 сантиметр булырга тиеш, 15 сантиметрдан артса, чабылырга тиеш. Кагыйдә шушыннан чыгып кертелде, – дип аңлата җитәкче.

Равил Гасыймов әйтүенчә, матурлыкны бөтен кеше дә ярата, тик шул ук вакытта, ул гүзәллек үзеннән-үзе барлыкка килергә тиеш, дип фикер йөртә. Элек мәсәлән, бу капка төпләрен чаптыруны төрле оешмаларга йөкли торган булганнар. Ә халык хәзер үзенә чабарга калгач, киреләнә, «Оешмалар чапканда әйбәт иде дә бит ул», – дип уфтана ди.

– Әйбәт инде: тәрәзәңнән кеше чапканны карап, әнә, бу төшен дә чап әле, чәчәккә тимә, дип карап утыруы – рәхәт!

«Барысы да матурлык өчен, барысы да гүзәллек өчен, дигән девиз белән эшләнгән эш икән, халык ни өчен ризасызлык белдерә соң?» – дим җитәкчегә. Ә үзем җавап көтәм. Бәлки Равил Мөбәрәкович, әйтер: «Капка төбендә линейка белән үлән үлчәп, чокчынып йөргәннәре өчен. Халыкны кисәтеп тормыйбыз, туры штраф суктырабыз. Шуның өчен». Җавап бераз башкача яңгыраса да, ниндидер уртаклык бар иде кебек:

– Ике мең сум штраф түләткәнгә. Соң инде, 20 тиен дә түләми бит кеше әгәр капка төбен чапса! Бу кагыйдә бөтен җирдә дә бар ул, аны кулланмыйлар гына. Ә менә безнең районда беренче булып куллана башлаганнар иде, о-о-о, Сабада яңа закон чыккан, диләр. Элегрәк халыкны штраф сукканчы кисәтү бар иде, ләкин хәзер законда кисәтү дигән пункт төшеп калдырылды, аннан соң, кешене хет егерме мәртәбә кисәт – ул чапмый барыбер печәнен. Ә бер тапкыр протокол төзе – штраф түләячәген белеп торса да, икенче көнне үк чабып куячак. Без мондый очракларда, кешегә: «Рәхмәт сезгә, йортыгызның каршысын җыештыргансыз икән, шушылай җыештырылган килеш торса, сезгә башка протокол төзелмәячәк», –дибез. Бер ел эчендә протокол кабат төзелә икән, аның штраф күләме дә арта бит әле: 3500 түлисе була. Ну, бар халык арасында, кат-кат протокол төзелгән кешеләр дә. Алар инде, имеш, без әйткәнгә буйсынмыйча яшәүчеләр.

– Равил Мөбәрәкович, ә сездә үләнне ни белән үлчиләр соң? Ул җайланманы кайдан кайтарттыгыз?

– Беркайдан да кайтартмадык. Ул – Альбина дигән инспекторның танылган 20 сантиметрлы кара линейкасы. Аңа нәрсә кирәк инде: сантиметр – сантиметр инде ул. Аңа сертификатлар алып йөреп булмый бит инде. 20 смлы кара линейкасын бастырып куя инспектор, ә ул линейка күп очракта үләннәр арасыннан күренми дә…

Җитәкче белән Мөнир Зарипов сөйләгән бер вакыйга турында уртаклаштым. Шәмәрдән бистәсе башлыгының өй каршындагы ком турында иде ул сүз. Һәм муниципалитет җирләрендә үскән метр ярымлы чүп үләннәре турында. Территорияне тәртиптә тоту дигән сүз чыккан икән – бу яклары да хәл ителсен!

– Ул муниципаль җирдә үскән озын үләннәр буенча җирлек башлыкларына штрафны ел саен суктырабыз инде без. Алар әле 15 мең сум түли. Җирлек башлыгы җитешеп тә бетә алмыйдыр инде барысына да. Бу закон бөтен кешегә дә тигез. Аны үтәмәгән бар кеше дә штрафка тартыла, җирлек башлыгымы, баласыз ялгыз карчыкмы – барыбер. Булды шундый очраклар да, ялгыз карчыкның өе каршысында үлән үскән. Нишләтергә? «Егетләр, монда беркемгә дә искәрмә була алмый, әйдәгез әбигә протокол төзетик, акчасын үзем түлим», – дип әйткән очраклар да булды. Була, нишләтәсең…

Акчасын җитәкчелек үзе түләве ярый торган эштер дә бит… Закон бозуның ни икәнен телевизордагы купшы фильмнардан гына карап белгән әбиеңнең кулына протокол тоттырып куйгач, нинди хисләр кичерә микән соң? Кан басымы уйнаклап китүе дә бардыр…

…Равил Гасыймов, безгә килеп ирешкән зарларның һәммәсен диярлек кире какты. Шул ук «гел чабып торганлыктан үләннәр корый, җир кибә», дигән сүзгә дә көлемсерәп карады ул.

– Ничек үлән юк булсын инде. Үләнне көрәк белән кырмыйсың бит инде аны, өч сантиметр тирәсе озынлыкта калдырып чабасың. Киресенчә, чапмасаң буталып бетә, череп ята ул. Мин менә үземнең капка төбендә гел чабып торам.

Яманлап та, мактап та булмый торган кагыйдә. Мактар идек тә, халык яңгыр яуган саен капка төбенә чыгып, үләнен карый һәм үсеп китмәгәнме, дип борчыладыр. Йортыңда ир-ат булса, әйбәт тә ул, ялгыз хатыннар белән карчыкларга ничектер. Шунысы кызык, бу халыкның җелегенә үткән үлән законы башка районнарга да тарала башлаган дигән сүзләр йөри. Кайсы районнарда икәнен генә әлегә әйтмиләр. Хәер, бик тиздән ишетербез. Үлән законыннан зарланучылар тагын булмагае…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии