«Ярдәм итегез, хезмәт хакын бозаулата бирәләр!»

«Ярдәм итегез, хезмәт хакын бозаулата бирәләр!»

Кайда тусаң – кирәгең шунда чыгар дигән мәкаль элек кешеләргә карата гына әйтелә иде, хәзер Мамадыш бозауларына багышлап та, шушы ук сүзне әйтеп була. Эш шунда, «Мамадыш продкорпорациясе» ҖЧҖенең Түбән Сөн җирлеге фермасында туган бозауларны хәзер ферма эшчеләре үз кирәк-ярагына тота ала. Гадирәк итеп әйткәндә, халыкка җитәкчелек хезмәт хакын натуралата алырга тәкъдим итә башлаган: бездә акча юк, менә сиңа бозау, алып кит тә асра, акча гына сорама, янәсе. Кем әйтмешли, ашарыңа булмаганда, балык та – ит, хезмәтең бөтенләй үк бушлай булмасын өчен, бозауга да риза булырлык. Әмма электр энергиясе һәм газ белән тәэмин итүче оешмалар түләү кәгазе җибәргәндә бозаулата алмый шул. Сумнарда түләргә кушалар. Кибеттәге кәнфит-прәннекне дә бозауның матур күзләренә карап хушланган өчен бушлай биреп җибәрмиләр. «Инде безгә нишләргә, ничек яшәргә, хезмәт хакы түләрләрме?» – ди Мамадышның ферма эшчеләре.

«ЯҢА ЕЛГА АКЧАСЫЗ КЕРДЕК»

Галимнәр раслаган: сыерларның күпме сөт бирүе нәрсә ашатуга һәм нинди шартларда асрауга гына түгел, аларны карап торучыларның, әйтик шул ук сөтен савучыларның кәефенә дә бәйле. Ә Түбән Сөн авыл җирлеге фермасындагы савымчыларның кәефе бер дә «Әпипә» җырларлык түгел. Берәүләрне – хезмәт хакының бирелмәве борчыса, икенчеләрне акча урынына бозау алырга кыстаулары хафага салган.

Бу хакта безгә Түбән Сөн җирлеге фермасында эшләүчеләр үзләре шалтыратып хәбәр итте. Газетада исемнәрен күрсәтмәүне сорасалар да, башларына төшкән хәсрәт белән бик теләп уртаклаштылар. Кыскача аңлатканда, эшләр болайрак тора: моннан биш-алты ел элек җирлеккә инвестор килгән, савым сыерлары, тана һәм бозаулар асрау белән шөгыльләнүне, җирләр чәчүне үз җилкәсенә алган. Инвесторны сүгәрлек түгел – яхшы гына эшләгән, халыкны читкә тибәрмәгән – якынча алганда, Түбән Сөннән 30лап, Урта Сөннән – 15, Кече Сөн авылыннан 20ләп кешегә фермада эш урыны булдырылган, диләр. Баштагы чорда, хезмәт хакы белән проблема булмаган. Әмма ярты ел чамасы инде, җирле эшчеләр хезмәт хакы алыр көнне сагаеп көтә: акча бирерләрме, юкмы.

– Бездә халык бик эшчән, – дип сөйли Кече Сөндә яшәүче, исемен редакция өчен генә, дип белдергән ханым. – Тамак туйдырырга дип эшлибез, күп йортта мал асрыйлар, сөт саталар, шулай итеп халык үзенә керем булдыра. Башка бер эш урыны да юк, ферма гына, шуңа күрә, азмы-күпме акчасы булыр, дип уйлап, халыкның күпчелеге фермада эшли. Әмма ферманы быел бетермәгәйләре, дип көтеп торабыз. Чөнки июнь аеннан бирле юньле-рәтле хезмәт хакы күргән юк. Безне эшкә алганда, килешүдәгечә, 7 мең сум бирәбез дә, кара хезмәт хакы итеп, тагын 7 мең өстибез, дигәннәр иде. Риза булдык. Әмма июнь аеннан башлап, килешү ягы гына бирелә дә, теге ягын түләмиләр. Ике ай саен 6-7 мең сум алабыз, бетте – китте. Яңа елга балаларга күчтәнәч алырлык кына булса да мең сум акча да күрмәдек, өйдәге булган әйбер белән генә табын корырга туры килде. Менә февральдә декабрьнекен алырлык кына исәп-хисап ясадылар. Ә калган акчаны бозаулата алырга кыстыйлар, алган кеше шулай да алды. Алмаган кешеләр: кайсының куярга урыны, кайсысының асрарга мөмкинлеге юк.

Шунысы да бар, бу фермада эшләүчеләрнең эшләре автоматлаштырылмаган. Әйтик, Урта Сөн авылындагы фермада сыер савучылар үзләре кул белән алып сенаж, фураж кертәләр, терлекнең асларын кыралар, себерәләр. Эш вакыты төнге өчтә башлана. Авыр булса да, ферманы ташлап китмиләр, эштән дә зарланмыйлар, әмма акчасыз яшәү авыр эшчеләргә.

– Җитәкчелеккә «зарплата» сорап баргач: «Эшләмәгез, сезне көчләп эшләтүче юк», – диделәр. Һаман шул бозау алырга кыстыйлар. Акчалы кешегә, пенсионеры булган кешегә бу терлек сатып алу файдалы инде, ә башка кереме булмаучылар өчен, нинди файдасы бар? Ни сөт сатмасын, ни пенсиясе булмасын – ә бит ай саен утка-газга өч-дүрт мең сум түләп барырга кирәк! Кайсы кешенең ипи алырга да акчасы юк… – дип зарлана алар.

Авыл халкы пошаманда, инвесторны бүген булмаса иртәгә «ташлап чыгып китәргә җыена» дип, сөйлиләр. Чөнки быел язга кайбер басуларны чәчмим, дип белдергән. Фермадагы терлекне дә читкә ташый башлаганнар икән. Көне-көне белән 25әр сыер «юлга чыга», ди.

Мондый хәлләрнең элегрәк тә булганы бар иде инде. Халык, әйтик, «Вамин»ның эшчәнлеген яхшы хәтерлидер. Бу оешма да, башта эшчеләренә алтын таулар вәгъдә итте дә, соңыннан ярык тагарак артына утыртып калдырды. Әмма «Вамин»ның бөлгенлеккә төшүендә төп сәбәпче – җитәкчеләренең урлашуы иде. Үз кесәңә агызганда, халыкка тамызу кайгысы каламыни…

«Мамадыш продкорпорациясе» ҖЧҖсендәге проблемалар да шуның белән бәйлеме, юкмы, без төгәл генә әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә, бу хәлләр нәрсә аркасында килеп чыгуы турында оешманың җитәкчесе Марат Һадиуллинга шалтыратып белештек.

ОЕШМА БАНКРОТЛЫККА ЧЫКМАСМЫ?

«Миндә хезмәт хакы түләнмәде, дигән мәгълүмат юк, декабрь аеның хезмәт хакы капланган», – дип башлады Һадиуллин сүзен. Әмма үзенең окладта күрсәтелгән 7 мең сум турында гына сүз алып баруын танырга ашыкмады, түләдек, бетте – китте! Ә алай булгач халык ник акчасызлыктан зарлана дигән сорауга да, җавап бик кыска булды: «Кеше сүзе өчен мин җавап бирмим».

Димәк, сездә бар да тәртиптә инде?

– Миндә шундый мәгълүмат. Сездә ниндидер – анысын белмим.

Акчасын сорап килгән кешеләрне дә, «ошамаса, эшләмә», дип, куып җибәрмисезме?

– Әгәр дә аның аласы акчасы бар һәм бездә эшлисе килми икән, көнендә исәп-хисап ясыйбыз. Проблема юк.

Марат әфәнде Һадиуллин үзе әйтергә теләмәгәч, сорауны кабыргасы белән куйдым: әгәр дә хезмәт хакы бирелеп бара икән, ни өчен оешманы район прокуратурасы «эшчеләргә бурычы бар», дип, үз күзәтчелеге астына алган соң? Бу сорауга җавап булмады.

Кешеләргә хезмәт хакын терлек белән алырга кушасыз икән?..

– Бу – әкият инде. Эшчеләр үзләре әле сыер, әле бозау сорый. Беркемгә дә каршы килмибез. Мәҗбүр итү юк бездә!

Оешмагыз матди кыенлыклар кичермиме, белүемчә быел яз кайбер басуларны да чәчмәскә уйлап торасыз икән?

– Минем фикеремчә, ярты Русия шундый уйлар белән яши. Чөнки бүтән мөмкинлек юк безнең. 3 сумга икмәк сатып, ничек яшәргә? Икмәк бәясе түбән, солярканың литры 45 сум, запчастьләр кыйммәт, икмәкнең чыгымнары – бер килограммга 8 сумны тәшкил итә, ә сатканда бер килограммын 3-4 сумнан арттырып булмый. Шуңа, бик теләгән очракта да, быел басуларны чәчеп булмаска мөмкин. Әле көз көне, уңыш җыю чорында алган бурычларны да түләп бетереп булмый, «не то что…». Бездә ашлык бөтен басуны чәчәргә җитәрлек, бар ул, әмма бу эшне башкару өчен тотылачак чыгымнарның күләме күтәреп булмаслык. Иген чәчеп мантып булмагач, оешманы сөт сату коткарырга тиеш кебек, әмма анысы да узган елгы шушы вакыт белән чагыштырганда 7-8 сумга арзанайды. Ничек яшәргә алга таба – бөтен кайгы шул. Бездә генә түгел бу проблема.

Оешма җитәкчесен әкият сөйли, уйлап чыгара, аклана дип әйтеп булмый. Бәлки, чынлап та, хезмәт хакы белән бәйле бурычларның төп сәбәбе – шушыдыр. Һәм ышанып әйтә алам, эшчеләренә хезмәт хакы түләмәве оешма җитәкчесенең үзендә дә бал белән чәй эчкәндәге рәхәт хисләр уятмый. Ник дигәндә, әгәр дә, мәсәлән, сыерларың ач торса, аларга сөтләре өчен хезмәт хакы – ягъни печән салынмаса – моның өчен сыер сине барып, судка бирми. Ә менә эшчеләрең ач утырса, закон җитәкчегә кырыс. Шуңа күрә, җитәкче өчен кайсысы зуррак проблема: хуҗалыгының авыр шартларда эшләвеме, әллә эшчеләренең хезмәт хакын ала алмавымы, дигән сорау туа икән, үлчәү тәлинкәләре тигезләшә. Икесе дә әйбәт әйбер түгел. Икесен дә яхшы якка борып җибәрергә кирәк.

Ә эшче моны аңламый, аңа үзенең хезмәт хакын ала алмавы мөһимрәк. Һәм ул хаклы да. Чөнки эшкә урнашканда беребез дә «бозау өчен» яки бушлай хезмәт күрсәтәм, дип керми, акча алырга өмет итәбез. Димәк, хәзерге вакытта басуларның чәчелмәвеннән дә бигрәк, бу оешмага эшчеләре белән исәп-хисап ясау мөһимрәктер, дип нәтиҗә ясап була. Бу проблеманы хәл итү өчен, оешма сыерларын сата башлаган да инде. Моның турында Марат Һадиуллин үзе сүз башлап әйтмәде, әмма Түбән Сөн җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин безгә менә нәрсәләр сөйләде:

– Соңгы вакытта сыерларны читкә озатулары хезмәт хаклары түләнә алмау белән бәйледер, дип уйлыйм. (Сыер саткан акчага оешма, бәлки, бурычларын капларга исәплидер – А.З.). Ферма эшчеләренең акчаларын ала алмавы район башлыгына кадәр билгеле. Элек мондый проблема чыкканы юк иде. Бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшлиләр инде – халыкка терлек тә бирделәр… – диде ул.

Хуҗалыкларның шушындый авыр шартларда эшләве үз артыннан бик зур проблема алып килә. Аның исеме – оптимизация. «Мамадыш продкорпорациясе» җитәкчелеге бу кыскартуларны якын арада башларга исәпли.

– Азрак эш урыннарын кыскартмый булмый. Бер фермада 35әр кеше эшли – 400 баш малны карыйлар. Шуңа күрә, ни аларга түли алмыйсың, ни үзең минуста утырасың. Чыгымнар бик күп безнең. Шул ук ут өчен түләүне генә алсак та, кеше ике сум түләгәндә, без алты сум чыгарып салабыз. Оешма банкротлык алдында түгел, әмма бу бәяләр белән эшләргә авыр. Күпме тартып була, тартачакбыз инде, – дип сөйләде Марат Һадиуллин.

Авыл хуҗалыгы оешмасын да, хезмәт хакы ала алмаучыны да кыерсытып булмый торган очрак бу. Кайсы бармакны тешләсәң дә – авырта диләр бит, шуның кебек. Әмма эшче көч бер тиен акчага да тилмереп утырырга тиеш түгел. Иманым камил, «Мамадыш продкорпорациясе»нең җитәкчеләре үзләре Яңа елны да мул табыннар артында каршы алгандыр, алты мең сумга гына да бил бөкмиләрдер. Шулай булгач, килеп туган авырлыкларны, тиз арада хәл итәрләр, дип өметләнәбез. Хәер, бу мәсьәлә безнең игътибарны гына түгел, Мамадыш районы прокурорыныкын да җәлеп иткән, дигән идек. Әлегә тикшерү бара, тиешле чаралар күреләчәк, дип аңлаттылар. Кыскасы, савымчыларга һәм механизаторларга әйтәсе килгән сүз шул – якын арада тиешле акчагызны бирергә тиешләр. Күпкә түзгәнне, азга түзегез инде.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии