Хуҗалыкка ныклы җитәкче кирәкме?

Хуҗалыкка ныклы җитәкче кирәкме?

Соңгы тапкыр Актанышка кайтуымда, районның башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән очраштык. Ул мине башта хакимият йортыннан куды, соңыннан бүлмәсенә чакырып, утыртты да, ачуланды. «Актаныш турында объектив булмаган язмалар язасың. Берсе дә дөрес язмалар түгел!» – диде. «Тагын бер тапкыр Актаныш турында объектив булмаган язма язсаң!..» – дип кисәтте.

Энгель Нәвап улы мине ялган язмалар язуда гаепләгән арада, безнең үзебезгә дә районның «Актаныш таңнары» гәҗитеннән зарланып шалтыраттылар бит әле. Бактың исә, 2нче октябрь көнне бу гәҗиттә «Авылга ныклы хуҗа кирәк», – дигән язма чыккан икән. Монда сүз, районга яңа башлык кайтканнан бирле тыныч яши алмаган «Эконом» хуҗалыгы турында бара. Дөресрәге, аның җитәкчесе Алмаз Кәримов хакында.

Район гәҗитләре, белүебезчә, ачыктан-ачык белдертмәсәләр дә, беренче чиратта җирле хакимияткә буйсына. Гәҗит район башлыкларының теле дә, күзе дә, колагы да. Район башлыгы рөхсәтеннән башка монда өтер билгесе дә куелмый. Шуңа күрә бу язманың чыгуын да Энгель Фәттахов белми калмагандыр. Тик Казан журналистларыннан объективлык таләп иткән район җитәкчесе үз районының гәҗитендә объектив язмалар чыкмаганын белә идеме икән соң?

«ИГЕННӘР ТИЛМЕРЕП УТЫРА»

Без бу язманы тулысынча бастыра алмыйбыз, бераз өзекләр китерербез. Шулай бер көнне, янәсе, «Актаныш таңнары» гәҗитенә хат килеп төшкән, ди. «Зинһар ярдәм итсәгез иде. Безнең белән, авыл халкы белән ни булыр? Бездә әле бүген дә уборка бетмәгән. Җир өчен тарткалаш дәвам итә. Яшәр мөмкинлек калмагач, эш яшендәгеләр читтә эшләргә мәҗбүр. Дөньяның кая барганын да аңламыйбыз. Без нишләргә тиеш? Кая барыйк?» – дип зарланган имеш Югары Яхшый җирлегендә яшәүчеләр. «Җан авазы булып килеп ирешкән хат эзеннән Югары Яхшыйга юл тоттык», – дип башланып китә ул. Язманы язу өчен, район газетасы журналисты түгел, ни сәбәпледер Энгель Нәвап улының матбугат хезмәткәре Ләйсән ханым Тимерова үзе алынган. Дөрес, язмасын язып чыкканнан соң, үз исемен күрсәтмәгән ул. «Актаныш матбугат хезмәте» дип кенә куйган. Авыл халкының зарына битараф калмаучы батыр журналист ни өчен үз исемен куярга кыенсынгандыр – билгесез.

Язма чыгып, бөтен районга таралгач, безгә дә бу хакта хәбәр иттеләр. Исемен сер итеп сакларга кушкан, Яхшый авылында яшәүче кеше мондыйрак яңалык җиткерде:

– Алмаз Кәримов җитәкләгән «Эконом» хуҗалыгын яманлап, район гәҗитендә язма чыкты. Янәсе, үзе дә булдыра алмый, башкаларга да эшләргә ирек бирми. Халык туйды бит инде бу ике якның тарткалашуыннан. Алмазның халык өчен тырышуын, бөтен кеше белә. Бүгенге көндә басудагы уңышы җыелып беткән, пай җирләре өчен халыкка тиешлесен биреп бетерде, монда Алмазга дәгъвасы булган кеше юк бөтенләй, – дип сөйләде ул.

Язма Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия ханымның ире – Таһир Зиннәтуллинның зары белән башланып киткән. 282 гектарлы бәхәсле бер басу бар бу хуҗалыкта. Ул заманында «Эконом» хуҗалыгыныкы булган. Тик соңыннан ике ел буе аукцион аша уйнатып, аны шушы Таһир әфәндегә биргәннәр.

– Яз көне аукционда «Эконом» хуҗалыгы җиңде, ләкин отказ бирде. Миңа тәкъдим ителгәч, бу җирне алып, килешү төзедем. 27нче август көненнән җирне законлы төстә арендага алучы булып мин саналам. Бер еллык аренда бәясен түләдем. Хәзер бу җир синеке, куллансаң була, диделәр, – дип сөйләгән Зиннәтуллин. Ә журналист язманы болай дәвам иткән: «Диюен дигәннәр дә, яңа хуҗа басуларга техникасын кертә алмый, полиция вәкиле килеп, өч тапкыр протокол төзегән. Зиннәтуллинның техникаларын куып чыгарган. «Эконом» җитәкчесе Алмаз Кәримов басуларга хуҗалык комбайнын кертә, язын чәчелгән арпаны суктырып алдырган».

Беренчедән, районның башкарма комитеты җитәкчесе үзе үк Алмаз Кәримов яздан чыгымланып чәчкән уңышын җыеп алмыйча торып, Таһир әфәндегә басуга кермәскә кушкан булган. Шул ук вакытта, Алмаз Кәримовның үзеннән сорашып белдек: хокук саклау органнары Кәримовның үзе яздан чәчкән уңышны җыеп алуын закон бозу буларак бәяләмәгән. Киресенчә, бу уңыш – закон нигезендә Кәримовка тиешле, дигәннәр. Таһир әфәнде моны аңламаган булганмы, әллә инде аңламаганга сабышкандырмы, нәрсә булса да, район гәҗитенә шушындый интервью биргән.

… «Эконом» хуҗалыгындагы механизатор Әхияр Ялаловтан интервью алганнар. Ул урып-җыю эшләре соңга калганга борчылам, дигән. Журналист та фикерен көчәйтеп җибәрү, Алмаз Кәримовның булдыксызлыгына басым ясау өчен: «Көзнең беренче ае тәмамланып килә. Ә игеннәр тилмереп утыра», – дип язган.

– Безнең бу басу – бердәнбер урып-җыелмый калган басу иде. Чөнки кыштан тирес кертеп, яздан соңрак эшкәртеп, терлек азыгы алу өчен калдырган идек. Терлек азыгы күп булу сәбәпле, без аны җитештереп, сугып алдык. Игеннәрнең тилмереп, гәҗиттә язылганча, бөртекләрнең коелып утырганы юк. Кукурузга кадәр җыеп бетердек инде, – ди әлеге уңайдан «Эконом» җитәкчесе.

Белешә торгач, «Урып-җыю эшләре соңга калганга борчылам», – дигән сүзне дә механизаторның бөтенләй әйтмәве ачыкланды. Без Әхияр әфәнденең хатыны Наилә апа Ялалова белән сөйләштек.

– Ирем журналистлар килеп киткәч, тә, кайтып сөйләде миңа. «Эшләр ничек бара? Хезмәт хакы түлиләрме?» – дип сорадылар, ди. «Хезмәт хакын вакытында бирәләр, теге айда 40 мең сум алган идем, бу айда 22 мең сум алдым. Печәннәр, саламнар алабыз, Кәримов кирәк кадәр икмәк, печән белән саламны өйгә үк китереп бирәләр», – дидем. «Менә инде уборка бетә, шушы гына калды, соңгы басу инде бу», – дип әйттем. «Нишләп соңга калдыгыз?» – дип сорадылар. «Яңгырлар булды, эшләгәндә каршылык күрсәтүләр булды, шуңа соңга калынды», – дип әйттем», – ди. Ә газетада боларның берсе дә язылмаган. Бу язма чыккач гарьләнде Әхияр. «Мин әйткән сүзнең берсен дә язмаганнар. Үзләре миннән сораганнар иде, үзләренә кирәкне генә язганнар», – дип борчылды, – ди ул.

ҖИРЛЕК БАШЛЫГЫ ЧИТТӘ КАЛМАГАН

Язмада җирлек башлыгы Җәүһәрия ханым Зиннәтуллинаның сүзләре дә бар. Алмаз Кәримовны авылга читтән кешеләр җыеп тутыруда гаепләгән. «Качып ятучылары да, йогышлы чирләре булганнары да булды. Халык шуңа бик борчыла. Шуңа күрә әби-бабайлар сәгать өчтән ишекләрен бикләп утыра», – дигән ул. Бу очраклар буенча хуҗалыкка полиция хезмәткәрләренең берничә тапкыр килүе, закон бозу очрагын тапмаулары билгеле безгә. Үзегез дә моны гәҗиттә әйтеп киткәнсез. Җәүһәрия ханым, сез җирлегегездәге карт-карчыкларның язмышы өчен бик борчыласыз икән. Бу күркәм күренеш. Менә мин сезгә узган атнада хәбәр иткән идем: авылыгызда ялгыз карчык бар, инвалид, ашарына да юк, җүнләп йөри дә алмый, газы да сүнеп тора, аны картлар йортына җибәреп, яки социаль хезмәткәр беркетеп булмасмы, дип сораган идем. Сез миңа җавап бирмәдегез. Моны мин ничек аңларга да белмәдем. Читтән килгән кешеләр өчен борчылганда, ялгыз тилмергән карчыкларга да күз колак булу турында уйларга онытмасагыз иде. Кәримовның җитешсезлекләре турында район гәҗитенә интервью биргәндә, үзегезнең эшләп бетермәгән әйберләрегез турында да сөйлисегез калган. Мин белә-белгәннән бирле, хуҗалык җитәкчесе белән җирлек башлыклары дус һәм тату яшәгән. Алар бөтен эшне бергә эшләгән, киңәшләшкән. Сезнең тарафтан болай хуҗалык җитәкчесен каралтып күрсәтергә тырышу бер дә матур күренеш түгел, минемчә.

Сүз уңаеннан, бу язма язылган вакытта Актаныштан килгән журналист үзе генә йөрмәгән, аны авыл буйлап Җәүһәрия ханым үзе йөрткән, диделәр. Җирлек башлыгына бу провокацион уен ник кирәк – аңлашылмый…

Язмада шулай ук, шушы авылда яшәүче Нина ханым Фәхриеваның сүзләрен язып чыкканнар: «Авылда кабер казучы да калмады, кеше таба алмый йөрделәр», – дип зарланган ул. Монысы инде Алмаз Кәримовның вазыйфаларына керми, Җәүһәрия Зиннәтуллинага мөрәҗәгать итәргә кирәк апа, андый очракларда.

Район гәҗитенә интервью биргән Яхшый авылы кешеләренең берсе – Силүзә ханым Газетдинова да бу вакыйга уңаеннан үз фикерен җиткерде.

– Авылыбызга журналист Ләйсән Тимерова килде. «Апа, нинди дә булса зарларыгыз бармы?» – дип сорады. «Халыкны күреп, шуның турында сөйләшергә дип килгән идек», – диде. «Зарлар күп булыр инде үскәнем, менә минем йорт каршында хәзер 7-8 еллар тирәсе чүплек базы үсә. Аның өстенә Сабантуй мәйданыннан коймалар, баганалар китереп аудардылар. Шәхси хуҗалыкларның капка төбендә ике сантиметр үлән үссә дә штраф салалар. Моңа ник салынмый? Урам утлары янмый. Мәктәп бетте, клубның исеме генә калды. Җәй көне анда – яңгыр, кыш көне – кар үтә. Махсус программалар бар, ә мәдәният йорты да, медпункт та салдырмыйлар», – дидем. Болар җирлек башлыгыннан зарлану иде. Ә гәҗиттә минем әйткәннәрне бөтенләй болгатып, Алмаз Кәримовка каршы әйтелгән итеп бастырып чыгарганнар. «Эшләп торган Алмаз өстеннән кер эзләп йөрмәсеннәр иде. Матур яшибез, безгә тынычлык кына кирәк. 10-15 сыер асраган гаилә дә, 30 баш сарык асраучы да, күршемдә генә ике сыер, ат һәм таналар үстерүче 72 яшьлек пенсионер карчык та бар. Хуҗалык булмаса, болар да булмас иде, ул малларны кем туйдыра? Аларны җирлек башлыгы туйдырмый, хуҗалык җитәкчесе ярдәм иткәнгә асрыйлар», – дидем. Ә минем сүзләрне: «Халык элек хезмәт хакы алып эшләгәндә баеп калды», – дип әйтте, дип язганнар. Элек дигән сүз түгел, хәзерге вакытны әйткән идем. Мин шуны аңладым – болар язманы гәҗиткә биргәнче яхшылап эшкәртеп, бөтен сөйләнгән сүзләрне Алмазга каршы гына итеп чыгарганнар. Кайда анда минем зарланып сөйләгән сүзләрем? Авылга ныклы хуҗа кирәк дигәннәр. Авыл булгач, авыл җирлеге башлыгы булып чыга бит инде бу. Җәүһәрия Зиннәтуллина урынына башка кеше кирәк, дигән мәгънәдә була. Алмазны тәнкыйтьләгәннәр икән, «Хуҗалыкка җитәкче кирәк», – дияргә иде. Минем кадәр дә башлары юк микәнни соң аларның? Журналистларны да гаепләп бетермим, чөнки аларга хакимият йортыннан басым көчле. Мин моны үземнең әйткән сүзләремне шушылай болгатып чыгарганнарыннан соң бик әйбәт аңладым. Шалтыратыйммы икән әллә баш редакторга дигән идем башта. Аңа әйтеп ни файда, ул бит өстән кушылганны гына эшләгән инде. Тегеләргә ничек ярарга белмәгәннән бастыргандыр. Һаман да Алмазны эштән чыгарырга телиләр. Алмазның аның 100 башлап умартасы, үз җирләре бар, ул бу хуҗалыкны алып бармаса да, менә дигән итеп бай яшисе кеше. Төкереп ята ала түшәмгә. Ул шушындагы халык өчен тырыша бит. Терлеген бирә, асрарга мөмкинлек бирә, сенажын… Район җитәкчелегенә әйтәсе килгән сүз шул: бу уенны туктатырга кирәк. Бу уеннардан беренче чиратта безгә – авыл халкына кыен, – дип сөйләде ул.

Шунысы да бар, Энгель Нәвап улы Фәтахов бездән – Казан журналистларыннан таләп итә торган объективлык күренмәде бу язмада. Хуҗалыктагы силос салучылар, механизатор-шоферлар «Бездән дә интервью алдылар, чыгармадылар», – дип зарланды. Язманың төп каһарманы – Алмаз Кәримовка да сүз бирелмәгән. Ә бит аннан интервью алган булганнар. «Безгә Президент аппаратыннан шушындый язма язарга куштылар. Бәхәсләр күптән бара, дөресен языгыз әле дип әйттеләр», – дигән булган Ләйсән ханым Тимерова югыйсә. Тик бу язмада Кәримов фикерләренә урын табылмаган.

Язманы чыгарырга рөхсәт биргән «Актаныш таңнары» газетасының элеккеге баш мөхәррире Руслан Усманов белән сөйләштек. Аны шушы көннәрдә генә Актаныш хакимият йортына Аппарат җитәкчесе итеп билгеләделәр. «Шушы язма чыккан өченме икән әллә», – дип шаярта әңгәмәдәшләрем. Экс-редактор язманың заказ булмавын, аны үз теләге белән чыгаруын әйтте. Тик Алмаз Кәримовның фикерләрен ник бирмәгәннәр – моңа җавап булмады.

– Язма чыккач, килешмәүчеләр дә булды. «Дөрес язмагансыз», – диючеләр дә. Күпме халык – шуның кадәр фикер. Тик без монда һәр яклап сораштырдык, – диде ул.

P.S. …Мине заманында бер районның гәҗитенә редактор итеп эшкә чакырганнар иде. Район башлыгы белән очрашып, сөйләшкәч, район гәҗитләренең кемгә буйсынуын да, нинди язмаларның чыгарга, ниндиләренең чыкмаска тиеш булуын да аңлаттылар. Бу язма өчен журналистны да, район гәҗите редакторын да гаепләмәгез. Алар кушканны үтәүче. Ә менә кушучысы кем – монысын инде үзегез белегез. Район җирлегендә гадел журналистика кануннары турында хыялланырга гынадыр…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии