Зәйдә кечкенә сабыйлары булган күп балалы гаилә икенче елын көзгә газсыз керә

Зәйдә кечкенә сабыйлары булган күп балалы гаилә икенче елын көзгә газсыз керә

Суытты… Урамнан кергәч: «Ярый әле өйдә җылы», – дип, йөгереп барып җылылык торбасын тотасы килә.

Һәм әгәр сез дә шулай эшлисез икән, кулларыгыз җылынгач, районыгыз, шәһәрегезнең газ оешмасы җитәкчелеге кешелекле булсын иде, һәм гомумән, тормышымда беркайчан да бу оешма белән бәйле бернинди проблемам килеп тумасын иде дигән догалар кылып, битегезне сыпырып куярга онытмагыз. Югыйсә, әнә – Зәй районында яшәүчеләр болай итеп дога кылмаган, хәзер газ оешмасы җитәкчеләре Айрат Йосыпов халык проблемаларын «бер колактан керде, икенче колактан чыкты», – дип кенә тыңлый. Әле җитмәсә, Казаннан килгән журналистны бүлмәсеннән куып чыгара.

АКЧА ТҮЛӘНГӘН, Ә ГАЗ ЮК

Узган елның март аенда без Зәй районы Аксар авылында яшәүче Сания Садыйкова турында язып чыккан идек. Районнарындагы газ оешмасы җитәкчесе белән аңлаша алмау нәтиҗәсендә кышны тәки салкын өйдә чыккан ул. Аңлаша алмавының асылы нәрсәдә – сөйләсәм, ышанмассыз.

Сания апаның өендә бер папка бар. Аның эчендә квитанцияләр. Ул квитанцияләрдә – бу ханымның газ өчен аеныкын аена түләп баруы турында мәгълүмат. Район газ оешмасы шушы ханымның 30 мең сум бурычы бар дип тапкан бит. Түләгән булуы турындагы квитанцияләре була торып бит әле бу! Үз күзем белән күрмәсәм, билләһи, ышанмас та идем, бәлки…

Инде әллә ничә мәртәбә судлар булган, инде бу ханымның бармаган җире калмаган, җавап бер: газ оешмасы хаклы, син аңа түләмичә, өеңә җылылык бирмибез.

– Сезнең хет фаразларыгыз бармы соң – кайдан килеп чыгарга мөмкин бу кадәр бурыч? – дим Сания апаның кар базы кебек суык өендә дерелдәп.

– Янәсе, минем озак вакытлар счетчигым эшләмәгән, кулланылган газ күләмен азрак чутлап барган. Мондый сүзне ишеткәч, Зәйнең газ оешмасы җитәкчесе Йосыпов Айрат янына бардым. «Әйдәгез алайса, Казаннан махсус экспертиза чакыртып, җайланманың эшләү-эшләмәвен тикшертәбез», – дим. Шулай дигәч, икенче көнне үк горгаздан килделәр дә, счетчикларымны салдырып алып киттеләр. «Йосыпов алып китәргә кушты», – диләр. Ничек алар минем рөхсәттән башка, минем үз, шәхси акчама сатып алган счетчикны салдырып китә ала соң? Мин судлар вакытында казыйга да әйттем – райгаз аңлатсын, кайдан килгән бу бурычлар, әгәр дә ул минем чынлап та бурычлы булуымны дәлилләп күрсәтсә, түлим, дим. Аңлатырга кушканнар иде дә – райгаз вәкилләре шуннан соң мәхкәмәләргә бөтенләй килмәде. Ә суд карарын барыбер алар яклы итеп чыгарып куйдылар…

Менә шулай итеп, минус ун градус салкынлык торган өйдә кыш чыгалар. Өйнең бер бүлмәсен – залын гына кулланалар. Шунда җитмеш яшенә таба чыккан әни дә, аның кырык-илле яшьлек ике малае да йоклый. Өйләрендә нинди калын киемнәр бар, шуларны өсте-өстенә барысын киеп, икешәр кат юрган астында йоклыйлар. Хәзер менә янә җылы киемнәрен туплап куйганнар. Бу йортка газ бирерләрме, юкмы дигән сорауга җавап кына юк.

Яклаучы эзләп, Миңнехановка да, Путинга да, Медведевка да хатлар язып караган үзе – файдасыз. Бу хатлар район главасына җибәрелә, ә район җитәкчелеге «бурычыңны түләсәң, газ булыр сиңа» дигән отписканы – кабат Сания апаның үзенә. Район оешмалары арасында төпчек иркә малай кебек саналган газ оешмасына да, аның җитәкчесенә дә сүз әйтү, бу очракта кем хаклы кем хаксыз дип тикшереп тору булмаган димәк.

ӨЙЛӘРЕ САЛКЫН БУЛА

Аксарда газсыз яшәүче гаилә бу гына түгел. Алты балалы Роза Баязетова да бар. Кешедән сораштырып булса да, өен эзләп таптык-табуын, ләкин ишекләрендә ат башы чаклы йозак калдырып, каядыр киткәннәр. Килгән-килгән дип, өйнең әйләнә-тирәсен карыйм, бу йортның газ торбасын өзеп китүләрен исбатларга кирәк була калса дип, фотолар төшерәм… Ул арада берничә авылдашы белән сөйләшергә дә җитештем.

– Начар кеше түгел ул Роза үзе, эчсә дә, балаларына ашатырга ризыгы бар – гөмбә булса да җыеп алып кайта…

– Эчәмени?

– Эчә.

Бу гаилә турында тагын да ныграк уң як күршеләре – Гүзәл ханым Хәйруллина белән сөйләшкәннән соң белдек. «Йөрәкләрем өзелә инде минем ул балаларга карап!» – ди ул.

– Быел да газлары булмаса, инде икенче кышларын рәттән салкын өйдә үткәрәчәкләр дигән сүз. Алты бала, иң олысына – 14, иң бәләкәенә – 2 яшь, ничек район җитәкчеләре бу балаларның кышны газсыз өйдә чыга алуына күз йома алгандыр, мин белмим. Ул балаларга төтен исе сеңеп беткән инде, чөнки өйләрен җылыту өчен мич ягалар, утыннары юк, җылысы тиз таралмасын дипме, мичне каплатып куялар, ә әгәр шушы балалар бөтенесе бергә исереп үлсә? Кемне гаепләячәкләр шуннан соң? Ничек шушы балаларны газсыз яшәтеп була? Ул балаларның нинди гаебе бар? – ди Гүзәл ханым.

Бу урында Зәй районының опека бүлеге җитәкчесенә һәм андагы хезмәткәрләргә дә мөрәҗәгать итәсе килә. Ни җаныгыз белән шушы балаларны 8 ай буе салкын өйдә яшәтә алдыгыз сез? Узган елның сентябреннән алып быелның апреленә кадәр суык булды. Бу балалар турында кайгырта башлар өчен, тагын нәрсә булуы кирәк? Берәрсенең катып үлүеме? Ник сез бу гаиләне тикшерергә килгәч, «бар да тәртиптә», – дип кире борылып кайтып китәсез?

– Ул балаларның тәртиплелеген, берсе өчен берсе үлеп торуын, әти-әниләрен ничек яратуын белсәгез сез! Аларны балалар йортларына җибәрмәсеннәр иде инде анысы, газ белән бәйле проблемаларын гына хәл итеп булмасмы? Былтыр кышны шушылай мич ягып чыктылар, инде быел да шулай интегерләрме? Ул утынның җылысы да юк, өйләре катып үләрлек салкын була иде. Җылылык юк анда – төтен исеннән башка берни юк, – ди күп балалы гаиләнең күршеләрендә яшәүче Гүзәл ханым.

Безнең бу мичнең ничек эшләвен үз күзебез белән күрәсе килгән иде дә, Розаның кайтып җиткәнен көтеп торып булмады. «Кайда икәнен төгәл генә белмәячәксез, әйтмәячәк тә, ялганчы ул, нык ялганчы», – дип кисәттеләр мине.

Мин моның шулай булуын аның белән телефоннан сөйләшкәндә үзем дә аңлап алдым. Әллә мине опека бүлегеннән дип аңлады шунда, балаларын алып китәләр дип куркып калдымы – бездә бар да тәртиптә, нык әйбәт яшибез дигән әкиятләр сөйләүгә күчте. Ике минут эчендә ничек шул кадәр ялган уйлап чыгарып бетереп буладыр ул – аптырыйм.

Роза, дөресен әйтегез әле, өегездә салкынмы? – дим.

– Салкын түгел. Мичебез хәтәр бит безнең – утын ягабыз. Ике кочак кына тыгып яндырам – 60 градус була батареялар. Балалар өсләрен ачып йоклый. Кыш көне дә нык кызу була. Өй нык җылы – газ якканга караганда да җылырак!

Күзен дә йоммый сөйләгәндер бу сүзләрне, билләһи. Көләр идем бу сүзләреннән, әгәр дә кызганыч булмаса.

Ярар алайса Роза, ялганнарыгызны, әкиятләрегезне сөйләвегезне дәвам итегез. Димәк, гомер буе мич белән дә яши аласыз, өегез җылы, сезгә газ кирәкми?

– Кирәк инде канишны. Хәзер генә җылы бит ул, кыш көне салкын була…

Роза белән сөйләшкәндә газыгызны нәрсә өчен өзгәннәр иде дип сорап тормадым. Чөнки бу гаиләнең ничә мең генә бурычы булса да, алты балигъ булмаган балалары барлыгын исәпкә алып, беркемнең дә бу йортны газсыз калдырырга хакы юк. Һәм шуңа күрә дә минем бу өйне ни сәбәпле газсыз калдырулары кызыксындырмады да, кызыксындырмаячак та. Әгәр сезнең опека бүлеге эшләми икән, газ оешмагыздагыларның башы эшләргә тиештер – бу балалар кая барырга, кем янына кереп җылынырга тиеш? Әллә бу балалар моннан ике ел элек Лениногорскида булган вакыйгадагы кебек, өй җылытабыз дип, өерләре белән янып үләргә тиешме? Анда да алты балалы гаилә иде, анда да шушылай җитәкчеләрнең мәрхәмәтлелеге аркасында кышны газсыз чыкканнар иде нарасыйлар. Шушы ук Лениногорск вакыйгасы кабатланмаячак дип ышанып әйтә аласызмы?

Менә шушы сорауларны бирү өчен мин иң беренче чиратта Зәйгә – районның газ оешмасы җитәкчесе Айрат Йосыпов янына юл тоттым. Сүз уңаеннан шуны да әйтик – бу җитәкче алты балалы гаиләнең кышны газсыз чыгуы турында миңа кадәр дә белгән. Белгән һәм йомшак кәнәфиендә тыныч күңел белән утыруын дәвам иткән.

Ә ҖИТӘКЧЕ ҖАВАП БИРМӘДЕ

Айрат Йосыпов бүлмәсенә кергәндә җәнҗал чыгару нияте дә, сүз көрәштерү уе да юк иде минем башта. Бары тик берничә сорау бирү, тагын бер кышларын газсыз каршы алырга әзерләнгән гаиләгә ярдәм итү юлларын табып булмасмы, дип белешү иде төп ниятем.

– Юк, мин сөйләшмим сезнең белән. Бер соравыгызга да җавап бирмим. Казандагы оешмабыздан сорагыз әнә, – диде ул мин сүз башлагач. Әйтерсең, мин аннан бу урында утырган өчен күпме хезмәт хакы аласың, ничә фатирың бар, дип сорарга кергән.

Мондый битараф җаваплар ишеткәч, җитәкчене фотога төшереп алырга булдым. Балаларның икенче көз суыкта яшәвенә күз йомып яшәгән геройларны халык танысын – рәсемен газетабызда чыгарырбыз, минәйтәм. Айрат Йосыпов миңа акырып җибәрде:

– Мине фотога төшерергә хакыгыз юк!

Сез безнең дәүләт бинасында утырасыз. Бу сезнең өегез дә фатирыгыз да түгел. Сез вазифаи зат шуңа күрә сезне фотога төшерергә дә рөхсәт сорап торырга җыенмыйм һәм тиеш тә түгелмен.

– Уберите свой телефон, я сказал!

Сезнең миңа мондый күрсәтмәләр бирергә хакыгыз юк.

– Минем видеокамералар барысын да яздырып бара!

Монысы мине куркыту булдымы икән инде, аңлап бетермәдем.

– Айрат Азатович, дим җитәкченең бу кыланышларын башка карап та, тыңлап та торасым килмәвен аңлап. Аксар авылында газ белән бәйле ике проблема бар. Җитәкче буларак сезнең шәрехләмәгез кирәк, әмма җавап бирмәсәгез, мәҗбүр итмәм – башка оешмаларга барып кирәкле җавапны ала белермен.

Шуннан җитәкчегә чын күңелемнән алты балалы гаиләнең авыр тормышын, ике яшьлек төпчекләренең суыкта бөрешүен аңлатырга керештем.

Битараф бер йөз белән тыңлап торганнан соң, газ оешмасы җитәкчесе телгә килде һәм ватык пластинка шикелле, мин кергәннән бирле бертуктаусыз сөйләп торган сүзләрен тагын бер тапкыр яңабаштан кабатларга тотынды:

– Бөтен сорауларыгызны хат итеп җибәрегез, бәлки укырбыз, диде. Мин сезгә унынчы тапкыр әйтәм, мин сезнең белән сөйләшмим.

Мин сезгә бернинди хат та язып утырмыйм. Сорауларга җавапны телдән аласым килә икән, минем аларны телдән бирергә хакым бар.

– Ә минем аларга җавап бирмәскә хакым бар.

Азат әфәнде, исегездә калдырсагыз иде, эшегездән киткәч, җавап бирмәскә хакыгыз булыр, әмма әлегә сез вазифаи зат. Һәм мондый четерекле мәсьәләләрдә җавапны сез бирәсез.

Җитәкчене видеога төшерә башладым. Истәлеккә калсын.

Аксар авылында алты бала яшәгән йортны ни өчен газдан аердыгыз? – дим үзем.

Моны бер дә ошатмады райгаз оешмасы «хуҗасы».

– Тәк, әйдә минем бүлмәмнән чыгып китегез. Мин сезне хәзер озатам. Сез шушыңа ирешергә теләгән идегез инде, – дип, бүлмәсеннән куып чыгарды ул мине. Шушы кууларның бер өлешен видеога да төшереп алырга җитештем. Аны газетабызның сайтыннан карый аласыз.

ОЧЫНА ЧЫКТЫК

Район газ оешмасы җитәкчесе яныннан чыгып киткәндә, сорауларым тагын да күбәйде. Әгәр шундый зур оешманың җитәкчесе Казаннан килгән, Бөтенрусия буенча таралучы федераль газетада эшләүче журналист белән шушындый тонда сөйләшә һәм аны бүлмәсеннән куып чыгарырга ук җөрьәт итә икән, аның гади халык белән ничек аралашуын күз алдына китерү авыр түгел. Һәм мин боларның барысын да Зәй районы башлыгы Рәзиф әфәнде Кәримовка да язып калдырдым. Сорау бирдем: «Рәзиф Галиевич, районыгызның газ оешмасы җитәкчесен якын арада кешеләр белән матур сөйләшергә өйрәтә торган курсларга җибәрергә планлаштырмыйсызмы?». Безгә җибәрелгән җавап хатында: «Аның белән профилактик әңгәмә уздырылды», – дигән аңлатма килде. Алай булгач, бәлки башка бу кадәр тупас сөйләшмәс, иншаллаһ!

Алты балалы гаилә проблемасын да язып калдырган идем, район башлыгына афәрин – без кайтып киткәннән соң, Йосыповны янына чакырып алган да, бу эшне хәл итү өчен бер көн вакыт биргән, дип ишеттерделәр. Икенче көнне үк Роза Баязетованың өен газга тоташтырганнар.

Газ оешмасы җитәкчесе үзен болай бераз «чаптырганнары» өчен миңа рәнҗегәндер инде. Рәнҗемәгез, Айрат әфәнде, Лениногорск районындагы кебек хәл булса, болай гына чапмас идегез әле…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Зәй – Казан

Комментарии