«Праймеризда катнаштык. Сайлауга башка бармыйбыз!»

«Праймеризда катнаштык. Сайлауга башка бармыйбыз!»

22нче май көнне «Бердәм Русия» праймериз сайлавы узды. Иң күп тавыш җыйган кандидатлар сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлыкка дәгъва итәчәк. Туй үпкәсез булмаган кебек, бер генә сайлауның да тыныч һәм гадел генә үтеп киткәне юк әле. Кайбер төбәкләрдә праймеризга килгән халык 10 проценттан ким булмасын, дип кушылган булуы турында яздылар. Хәер, нигә яшереп торырга – бездә дә бюджет оешмаларында эшләүчеләр арасында сайлауга мәҗбүриләп җибәрелгәннәр аз түгел иде. Тик шулай да бар икән әле ул праймеризда үз теләге белән катнашучылар! Менә Яшел Үзән районының Октябрьск бистәсендә яшәүчеләр: «Бәйрәмгә барган кебек чыгып киткән идек!» – дип сөйли. Тик праймериздан соң, «Башка беркайчан да «Бердәм Русия» партиясе сайлауларында катнашмыйбыз һәм бу фирка өчен үз тавышыбызны бирмибез», – дип катгый нәтиҗәгә килгән җирле халык. Халыкны мондый кискен карарга китергән сәбәпләр 21нче май кичендә башлана. Тавыш бирүгә санаулы сәгатьләр генә калганда, Эдуард Шәрәфиев исемле кандидатны, «Бердәм Русия» партиясенең дәрәҗәсен төшерүе сәбәпле, сайлану хокукыннан мәхрүм иттеләр.

Шәрәфиевнең ниндирәк «кош» булуын Октябрьскийда яшәүчеләр яхшы белә, чөнки ул биредә ике ел буена җирлек башлыгы вазифасын башкарган. Әйткән сүзен үти, халык өчен эшли. Бер карасаң, депутатлыкка кандидат булу өчен тагын ни кирәк? «Түрәләргә каршы бармау кирәк, ә Эдуард аларга каршы барып кына калмады, ул аларның комсызлыгы белән көрәште», – дип аңлатты миңа бистә халкы.

КЕМГӘ КОМАЧАУЛАГАН?

Сәясәт белән кызыксынучылар Эдуард Шәрәфиев белән азмы-күпме таныштыр. Сигез яшендә әнисез калып, тулы булмаган гаилә балалары өчен интернатта тәрбияләнгән, бик яшьли актив рәвештә бизнес белән шөгыльләнеп, шактый уңышка ирешкән Шәрәфиев сәясәткә кереп китә. «Гадел Русия» партиясендә депутат булып тора, Яшел Үзән районының Октябрь авыл җирлегенә депутат булып сайлана. Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе башлангач, «Бердәм Русия» партиясенә праймеризда (кандидатлык булырга теләүчеләр арасындагы сайлау) катнашырга теләк белдерә.

Инде аның җирлек башлыгы булып эшләгән чорын искә алып карыйк. Без, гадәттә, башлыкларның байлар белән берләшеп, законсыз рәвештә җир сатулары, яки башка кыңгыр гамәлләре турында яза идек. Эдуард әфәнде, киресенчә, Идел ярындагы матур урыннарга «кул сузган» байларны фаш итү белән шөгыльләнде. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән, байлар халыктан урлаган җирләреннән колак какты. Шәрәфиевнең актив эшчәнлеге аркасында гына, бу җирләрне «шәхси кул»ларга биргән Яшел Үзән районы җитәкчеләренә дә эләкте. Шуңа күрә дә түрәләр арасында Шәрәфиевне өнәп бетермәү бар, мөгаен. Хәер Октябрьскийда яшәүче халык арасында күбесе Эдуард Шәрәфиевнең «төшеп калуын»да тәгаен кешене – Равил Җиһаншинны «гаепли».

«Равил Җиһаншин кем әле ул?» – дип аптырап утырсагыз, исегезгә төшерәбез: узган ел ул Казансу ярында социология фәннәре галиме Искәндәр Ясәвиевнең күлмәген ерткан иде. Шулай ук Равил әфәнде – Татарстандагы иң эре саналган «ПСО Казань» төзелеш оешмасы директоры. Бу оешма Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты барган вакытларда иң «майлы», иң акчалы төзелешләрне алып барды. Соңгы елларда Яшел Үзән һәм Казанның Идел буен күмдерү һәм ясалма утраулар барлыкка китереп, шундагы җирләрне сату белән шөгыльләнә. Җиһаншин оешмасының бу эшчәнлеге халыкта, экологларда зур ризасызлык тудырды, чөнки аның гамәлләре табигатьне боза, халыкны Идел буена чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. «Равил Җиһаншинның республиканың зур түрәләре белән дуслыгы турында бөтенесе хәбәрдар. Эдуард Сөләймановичның төшеп калуы да шушы кеше аркасындадыр дип саныйм», – ди бистәдә яшәүче Фәүзия Юнысова.

ЯХШЫ ҖИТӘКЧЕ БУЛГАН ДА БИТ…

22нче май көнне, Эдуард Шәрәфиевне праймеризга уздырмаулары ишетелгәч, Октябрьскийда зур гына халык җыены булган. Шушы хакта белешү өчен кайткач, бистә халкы мине шаккаттырды. «Рәхмәт, Эдуард!» – дип язылган плакатлар белән каршы алып, кайчандыр биредә башлык булып эшләгән кандидат турында сөйләде алар. Нибары ике ел җитәкчелек иткән биредә Шәрәфиев. Тик шушы вакыт эчендә үз акчасына (!) асфальт юл салдырган, клубны, мәктәпне төзекләндергән, чүп савытларын тәртипкә салган, балалар өчен өч уен мәйданчыгы, шугалак тартмасы булдырган. Кабатлап әйтәм, ике ел эчендә. Күңелем сизә, бу язманы укыгач, бик күп укучыларыбыз тәрәзә янына барып, абынса, ат аягын сындырырлык сикәлтәле-сазлыклы урамнарына карап: «Эх, шундый җитәкчеләр кайдадыр инде ул, безгә дә булмады бит шундыйлар», – дип уйлар. Кызыгырлык җитәкче булган шул Шәрәфиев. Бистә халкы аның яхшы гамәлләре турында бер-берсен бүлдереп озак сөйләде. Берсенә генә урын бирәм. Бер әби дистә еллар буе утсыз һәм сусыз йортта яшәгән. Кар суы белән юынган йә күршеләреннән су сорап алган. Эдуард Шәрәфиев бу хакта белеп алып, биш көн эчендә әбинең ике проблемасын да хәл иткән. Тагын берсен әйтеп китми булмый икән. Коммуналь чыгымнар өчен түли алмаган пенсионерларның бурычларын үз кесәсеннән түләгән җирлек башлыгы. Мондый кешелеклелек бөтенләй җитәкчеләргә хас күренеш булмагач, дөресен әйтим, бик гаҗәпсендем.

Менә шуңа күрә дә халык аны ярата һәм хөрмәт итә. Шуңа да ул үзенең депутаты итеп киләчәктә Шәрәфиевне күрергә теләгән һәм аңа булган хөрмәтен белдерү өчен, рәхмәтен әйтү өчен дип, праймериз сайлауларында катнашырга атлыгып торган.

– Хакимияткә бары тик үз кесәләрен генә шыплап тутыру, үзләре турында гына уйлау өчен килгән кешеләрдән тәмам гарык булган инде без. Бернинди эш күрсәтмичә арт санын салып урынында утырган депутатларга да карап туйдык. Минем гомеремдә бер мәртәбә дә бер генә депутатны да яклап чыкканым яки ниндидер сүз сөйләгәнем булмады. Аларны якламаячакмын да дигән принцибым бар иде чөнки. Ләкин Эдуард Шәрәфиевнең халык өчен эшләгән эшләрен күргәннән соң эндәшми кала алмыйм. Кандидат, депутат булып әнә шундый кеше сайланырга тиеш! Чөнки монда җыелган бөтен кеше ышанып әйтә ала, әгәр Шәрәфиев кулына дәүләттән нинди дә булса акча керәчәк икән, ул аның бер генә тиенен дә әрәм итмәячәк, – дип сөйли Светлана Сурчакова.

Җыелган бистә халкы, аның сүзләре белән килешеп баш кагып торганнан соң, праймериз сайлаулары гадел узмады дип зарланды. Күпләр әйтүенчә, бу кампания вакытында Шәрәфиевкә аяк чалулар күп булган. Әйтик, үзенә тавыш бирергә теләүчеләрне сайлау участогына алып бару өчен автобуслар ялларга теләгәннән соң, «кандидатлыкка кандидат»ка моның өчен рөхсәт бирмәгәннәр икән. Аннан соң башка елларны үз авылларында сайлау участоклары эшләгән булса, бу юлы тавышын бирү өчен кешеләр башка бистәгә барырга тиеш булган.

– Кем такси яллап, кем күршесенең машинасына утырып, кыскасы, кем ничек булдыра ала шулай, Эдуардыбыз өчен барыбер тавыш бирергә бардык. Беребез дә калмады, – дип сөйли җыелучылар.

Баруын барганнар да бит. Тик үзләре тавыш бирергә теләгән кеше исемлектән берничә сәгать элек үк төшерелгән булган шул.

– Шундый атлыгып, шатланып килдек. Безгә: «Туктап торыгыз», – диделәр. Аннары, бюллетеньнәрне бирер алдыннан, Шәрәфиевне сыза башладылар. «Сез нишлисез?» – дидек, аптырадык та, ачуыбыз да килде. «Шәрәфиев исемлектән төшерелде», – диделәр. Нәрсә аркасында, ник шулай булган, монысын беркем аңламады. Бюллетеньнәрне алып, барыбер, аска Эдуард Шәрәфиев дип яздык һәм шуның фамилиясе янында шакмак ясап, тамгабызны шул шакмакка куйдык!

Нәрсә булганын аңлыйсы килеп, бистә кешеләре «сельсовет» каршында җыела башлаган. Бәлки кемдә дә булса ниндидер яңалык бардыр? Җыелып торучылар арасында кыюраклар табылып, Русиянең һәм Татарстанның үзәк сайлау комиссияләренә шалтыраткан.

– Безнең моңа бернинди катнашыбыз да юк, партиянең федераль оештыру комитеты белән элемтәгә чыгыгыз, диделәр. Анда да шалтыраттык – җавап бирүче генә булмады. Кыскасы, бу праймериз ниндидер гаделсез уенны хәтерләтте. Нигә аны кандидатлыктан читләштерделәр, һаман берни аңлый алмыйбыз. Бары тик бу эшләр барысы да аның Идел буйларын саклаганлыгына үч итеп аяк чалу дип бәялибез. Гомердә беренче мәртәбә кешеләр сайлауга кем өчен тавыш бирәчәген төгәл белеп барды, тик халыкны алдадылар. Ни өчен Эдуардның кандидатурасы төшереп калдырылу турында безгә алданрак хәбәр ителмәде? Белгән булсак, барып та тормый идек! Халык җыены вакытында фирканең җитәкчесе Дмитрий Медведевка дип видео-мөрәҗәгать төшердек. «Әгәр дә без тавыш бирергә барган 27нче округтагы нәтиҗәләрне дөрес түгел дип тапмасагыз, булачак сайлауларда «Бердәм Русия» партиясе өчен тавыш бирмәячәкбез», – дип әйттек. Хәзер бездәге халык чынлап та 18нче сентябрьгә карата ике төрле план кора. Кемнәрдер, сайлауларга бөтенләй бармыйбыз, ди, кемнәрдер, тавышымны «Бердәм Русия»гә түгел, башка партиягә бирәчәкмен, ди. Кыскасы, халыкның бик ачуы килде, – дип сөйли бистә активисты Гөлнара Гыйләҗева.

«Бердәм Русия» партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчеләренең берсе Юрий Камалтынов Шәрәфиевне исемлектән сызып атуларын «ул «Бердәм Русия»не каралтырга мөмкин иде» дип аңлатты. Эдуард Шәрәфиев исә бу гамәлне үзенең сәяси эшчәнлеге белән аңлатты.

– Иделне күмү буенча эшләр алып барыла башлагач, мин килеп тыкшындым һәм бу эшчәнлекне алып барырга комачауладым. Шуңа минем «Бердәм Русия» праймеризында катнашуым кайбер җитәкчеләргә ошап бетмәде.

– Кемгә?

– Исемен әйтергә теләмим, әмма Иделне күмү буенча актив эшчәнлек алып барган бу кешенең фамилиясе күпләргә таныш…

– Сүз Җиһаншин турында барамы?

– Ну… (елмая). Бу фамилияне мин әйтмәдем…

– Сезне нинди сәбәп белән төшереп калдырдылар соң?

– Элек мин башка бер партиядә – «Гадел Русия» фиркасендә исәпләндем. 2015нче елда аннан үз теләгем белән киттем. Бу – партиягә бернинди дә басым булмасын өчен кабул иткән карарым булды. Партиясез булгач, 2015нче елда үз кандидатурасын тәкъдим итүче (самовыдвеженец) буларак муниципаль сайлауларда катнаштым һәм җиңеп чыгып, Октябрьский җирлеге депутаты мандаты алдым, әмма җирлек башлыгы вазифасыннан баш тарттым, чөнки Идел буенча алып барган эшчәнлегемне дәвам итәсем килде, шул ук вакытта Дәүләт Думасы сайлауларына әзерләндем, «Бердәм Русия» партиясе аша үземнең идеяләремне тормышка ашырачагымны аңладым. Хөкемгә тартылган булмавым турында һәм башка шундый документлар пакеты тупладым. Партия җитәкчелеге тарафыннан бернинди каршылык күрсәтелмәде, киресенчә, кандидат буларак, миңа эфирда чыгыш ясау, дебатларда катнашу рөхсәте, кыскасы бик күп мөмкинлекләр бирелде. …Билгеле бер вакытка кадәр, әлбәттә…

Эдуард Шәрәфиев февраль аенда интернетта үзе турында петиция пәйда булу хакында сөйли. Йөздән артык кеше имзалаган бу документта кандидатның финанс махинацияләрендә катнашы булу турында язылган. Янәсе, ул финанс пирамидаларына катнашы булган бер оешма белән бик тыгыз элемтәдә тора икән. «Бу документка 144 кеше имзасын куйды. Мине җинаятьтә гаепләсәләр дә, закон алдында җавап тотуымны сорамаганнар, алдан тавыш бирүләрдән читләштерүләрен сораганнар. Моны минем «Бердәм Русия» депутаты булмавымны теләгән кешеләр генә эшли ала. Ниндидер өстәмә «рычаг»ларым барлыкка килеп, өстәмә мөмкинлекләрем туып, кемнәргәдер үз эшләрен башкарырга комачаулавымнан куркалар. Бу кешеләр – һаман да шул Иделне күмүчеләр инде», – ди әлеге уңайдан Эдуард әфәнде.

Шәрәфиев әйтүенчә, Идел елгасының Куйбышев сусаклагычы акваториясе – күпләр өчен «баллы кисәк». Калага якын җирдә урнашкан елга буена коттеджлар һәм күп катлы элиталы йортлар салып тутырырга мөмкин. Димәк, гади халык Идел елгасы территориясенә хозурлану өчен дә керә алмаганда, байлар шунда терәлеп яшәячәк! Нәкъ менә шушы хәл булмасын өчен башлаган булган да инде ул көрәшен

– Эдуард Сөләйманович, сезгә янамадылармы?

– Праймериз кампаниясе башланып киткәч, сораштырулар нәтиҗәсенә карап, үз округымда «фаворит» булуымны сизгәч, алдан тавыш бирүгә берничә көн кала, миңа тәкъдим белән чыктылар. «Син барыбер беренче урында булмаячаксың, мактаулы икенче урынга ризалаш», – диделәр. Мин баш тарттым. Шулай ук, сайлауларда үземнең 1500 күзәтүчем булачагы турында, видеофиксация системасы көйләп, бөтен сайлау процессын онлайн режимда трансляцияләячәгебез хакында һәм бер мәртәбә сайлаган кешеләр икенче мәртәбә дә үз тавышын бирмәсен өчен, аларның йөзләрен танып кала торган җайланмалар урнаштырачагыбызны хәбәр иттем. Миңа булган тавышларны урлый алмаячакларын чамалап, алдан тавыш бирү процедурасыннан бөтенләй төшереп калдырырга уйладылар. Дәлилләре булмаган килеш, ниндидер җинаятьтә гаепләп, яла яктылар – партиянең сайтына бу хакта язып элделәр. Мин моның өчен партияне судка бирергә уйлыйм. Хәзерге вакытта документлар әзерләнә. Ә янауларга килгәндә, бу кешеләр үз дигәннәренә ирешү өчен бернәрсә алдында да тукталмаячак. Һәм праймеризда катнаштырмау алар белән көрәштә минем өчен иң куркынычы түгелдер дип уйлыйм. Мөгаен, физик көч кулланып, мине алып атудан да тайчанмаслар…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Яшел Үзән – Казан

Комментарии