- 03.02.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №04 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Узган атнада газетабызда Зәй районының Аксар авылында яшәүче «крутой» егетләр – Илнур һәм Тимур Тәхаутдиновлар турында язып чыккан идек. Бу егетләрнең исемен ишетүгә, авыл халкының куркып калуын да, аларның сугышканда кешенең башын төеп, ярымүле хәлгә килгәнче кыйнаулары турында сөйләүләрен дә берничә урында телгә алдык. Шушы язма чыкканнан соң, Тәхаутдиновларның иң кыюы – Илнур дигәне редакция телефонына шалтыратты бит әле… Без бу язманы газетада бастырып аның «хокукларын бозганбыз» икән бит!
«СУДКА БИРӘЧӘКМЕН!»
– Сез газетагызда тулысынча ук дөрес булмаган мәгълүмат бастыргансыз, – дип эндәште егет шалтыраткач.
– Ә нәрсә дөрес түгел анда? – дим.
– Мин сезне судка бирәчәкмен! Сез язган әйберләр арасында дөреслеккә туры килердәй әйбер юк. Сез аны нәрсәгә нигезләнеп яздыгыз соң, әйтегез әле? Минем сорау шул сезгә. Мондый әйбер чыгарырга хакыгыз юк сезнең!
Илнур Тәхаутдиновка аңлатып үтик. Безгә газетада мәгълүмат тарату хокукын, сезгә кадәр үк, дәүләт биргән инде. Шуңа күрә, моны язсам ничек, тегене язсам мөмкинме, дип, рөхсәтне сездән килеп сорамабыз. Нәрсә нигезендә, нинди хакыгыз бар, дип юридик терминнар белә сөйләшүегезне исәпкә алганда, ММЧ турындагы закон белән дә сез таныштыр. Шуңа күрә мондый ахмак сораулар биреп, башка безгә шалтыратмагыз һәм безнең башны җүләр сораулар белән катырмагыз зинһар. Судка бирәсез икән – уңышлар, аның турында кисәтү өчен аерым шалтыратып тормасагыз да була иде. Башта сезнең кеше кыйнавыгыз факты буенча башланган судларыгыз бетсен, калганын соңыннан төшенерсез.
Тәхаутдиновның безне ялган фактларга нигезләнеп, мәкалә язуда гаепләвенә килгәндә, шунысын хәбәр итәбез – Зәй районы Аксар авылы халкы арасында имза җыюлар башланып киткән. Бу имзалар – «Безнең гәҗит»не һәм язманы язган журналистларны яклап җыела. Ике көн эчендә Аксарның 40ка якын кешесе имзалаган кәгазьдә мондый сүзләр бар: «Без – Зәй районы, Аксар авылында яшәүчеләр «Безнең гәҗит» газетасының 23нче гыйнвар санында чыккан «Ул егетләрдән бөтен авыл халкы курка» дигән язманы укыдык. Чынлап та, биредә язылган сүзләр, фактлар берсе дә уйдырма түгел, 100 процент дөрес. Моны расларга әзербез. Тәхаутдиновларның бу гамәлләренә чара күрелүен таләп итәбез».
Әйткәнемчә, бу имзалар әле ике көн эчендә генә җыелган. Әле бөтен кешенең дә имзасы кереп бетмәгән. Шулай булгач, Тәхаутдиновларның ничәнче елда кемне кыйнаулары турындагы мәгълүматны бу кешеләр теләсә кайчан раслый алырлар, дип уйлыйбыз. Һәм үзебезнең ялган мәгълүмат таратмавыбыз турындагы мәгълүматны да, кирәк булса, мәхкәмәдә дәлилләп күрсәтербез. Чөнки Тәхаутдиновларга бәйле тагын бик күп мәгълүматларыбыз бар, аларны газетабызга язмый торабыз. Әлегә…
КУРКАК КЕБЕК, АРТТАН СУГАЛАР?
«Бу язма чыкканнан соң, Аксар халкы «гөж» килде», – дип сөйли Гүзәл ханым Хәйруллина.
– Бик көчле язма булган, диделәр. «Боларның бу кыланышларын берәрсе туктатырга тиеш бит инде» – дип, килеп килеп әйттеләр. Рәхмәт укыйлар. Шул ук вакытта: «Кич урамда йөрергә курыкмыйсыңмы соң син?» – дип сораучылары да бар. «Курыкмыйм, куркасы булсам, бу эшне башламый да идем, – дидем», – дип сөйли ул.
Хәзер Гүзәл ханымга аксарлылар уңышлар тели. Заманында үзләрен Тәхаутдиновлар кулыннан имгәндек дип сөйләүчеләр, бигрәк тә. Хәтерләсәгез, язмабызда Аксардагы агрофирмада сак хезмәте җитәкчесе булып эшләгән Наил абый Динмөхәммәтов турында язган идек. Ул егетләрне икмәк урлаган чакларында тоткан булган. Шуның өчен, үзе кыйналган. «Рәхмәт, хет син йөрисең гаделлек эзләп. Менә мин йөри алмадым бит – тикшерүче (следователь): «Ябып куям бит хәзер, үзеңне гаепле итеп калдырам бит», – дигән сүз сөйли башлагач, кул селтәдем. Алар бит куркак, һөҗүм иткәндә дә каршыга басып, бермә-бер сугышмыйлар. Арттан килеп һөҗүм итәләр. Башка сугалар да – егыласың. Соңыннан тиз-тиз типкәләп, шунда ук качалар», – дип сөйләгән Наил әфәнде Гүзәл ханымга.
Әле без узган санда язмый калган тагын бер әйбер бар. Шушы ук Тәхаутдиновлар моннан бер ничә ел элек, Рәйхат исемле Аксар кешесен пычак белән чәнчеп, башын төеп, урамга чыгарып атканнар, диләр. Пычак эзләре дә бар, ди. Нәрсә аркасында шулай итүләрен дә сөйләп күрсәттеләр. Монысы – Тәхаутдиновларның әниләре – Инзидә ханым белән бәйле хәл, һәм әлегә бу хакта газетада язмый торабыз. Моны «шәхси сәбәпләр белән бәйле» дип кенә атыйк. Шул сәбәпләр аркасында ир полициягә мөрәҗәгать итмәгән булган, ләкин бу вакыйганы Аксар халкы да, бу ир үзе һәм аның туганнары да бик яхшы хәтерли. Шуңа күрә, Тәхаутдиновлар бу гамәлләрен: эшләдек тә, онытылды инде ул, дип кабул итмәсен. Әле соң түгел…
Шунысын да өстик – Гүзәл ханым Хәйруллина үзе ишеткән соңгы хәбәрләрнең берсен ишеттерде:
– Авылдашлар болай дип сөйли: имеш, Тәхаутдиновлар мондый сүз «ычкындырган»: «Әгәр дә Эдуардны кыйнаган өчен суд булып, безне утыртмыйлар икән, Хәйруллиннарның берәрсен чәнчибез», – дип әйтәләр икән…
Бу сүзләрне имеш-мимеш кенәдер, дип ышанып калабыз.
БЕНЗО-ПЫЧКЫ ТӨСЕН ХӘТЕРЛӘ
28нче гыйнвар көнне Тәхаутдиновларга каршы мәхкәмә утырышлары башланып китте. Кызганыч, суд утырышына кайта алмадык. Ләкин анда булган хәлләр турында Гүзәл ханым Хәйруллинадан шалтыратып белештек.
– Бөтен авыл халкы ут йотып көтте бу көнне. Утырыштан соң бөтенесе шалтыратып сораша: «Суд ничек булды, нәтиҗәләрен көтәбез бит, сөйлә инде», – дип. Әлегә карар чыгармадылар. Утырыш 5нче февральгә күчерелде. Судта Тәхаутдиновларның Илнур исемлесе (безгә шалтыратып судка бирү белән янаганы – А. З.) үзен бик әрсез тотты. Миңа да, башкаларга да, адвокат, прокурорларга караганда да күбрәк сораулар бирә. Судья белән дә тарткалаша. Бу миңа сораулар яудыра, ә казый моның өчен кисәтү ясады. «Сез Хәйруллинага прокурор биргән сорауларны бирәсез, аларга җавап бирде бит инде ул», – ди. «Юк, менә мин сораганда да җавап бирсен!» – ди судьяга. Әллә кем кебек тота үзен. Журналистлар, адвокатлар китергән утырыш залына. Әкәмәт кыландылар…
– Нинди сораулар бирә соң ул сезгә?
– «Син һәрвакыт улың артыннан урамга чыгасыңмы? Әллә аның китеп югала торган гадәте бармы, ник чыккан идең аны артыннан?» – ди, мәсәлән. «Югалмый ул, – дим, – ана күңеле сизде – шуңа чыктым артыннан», – дип аңлаттым. Минем малайга бензопила белән янаганнар иде бит. Аның буенча һаман да шушы Илнур Тәхаутдинов сорау биргән була: «Ә нинди бензопила иде ул? Моделен, төсен, маркасын хәтерлисеңдер инде, күргән булгач. Тасвирла!» – ди. Соң өстендә пычкы белән «үтерәм», дип торганда, башы төелгән кеше ул пычкы төсен хәтерли алырлыкмы?!
Кайбер кешеләр сиңа авырлык китерсә дә, кызганыч була. Ә суд залында боларга карата миндә андый хис бөтенләй тумады. Шушындый җирдә булса да үзләрен тыйнаграк тотсыннар иде – бернинди үкенү хисе дә юк бит аларда! – дип аңлата Гүзәл ханым.
Әлегә менә шушылар. Без бу вакыйганы күзәтеп барачакбыз. Судның ничек бетүе турында тагын бер язарбыз. Шул ук вакытта, Аксар авылында яшәүчеләрнең хәлләрен дә белешербез. Бу язмалардан соң, тагын берәр кеше «ялгыш» кыйнала күрмәсен тагын…
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии