Син, фермер, инвесторга аяк чалма…

Син, фермер, инвесторга аяк чалма…

Авыл хуҗалыгын үстерү буенча Татарстанда нәрсә генә уйлап тапмыйлар. Субсидия-фәләне булып торгач, авыл кешесенең дә шәһәргә китеп эш юллап йөрисе килми, шуңа күрә, терлек асрауны кулайрак күрүчеләр соңгы вакытта арта бара. Әмма шул ук вакытта икенче проблема туа. Терлек саныңны арттырдың да, фермер булып, рәхәтләнеп эшләрмен димә. Алар арасында район җитәкчелеге белән дә, җирле инвестор белән дә тыныша алмаучылар җитәрлек.

АЛМА, ДИСӘҢ ДӘ АЛАЛАР, НӘРСӘ СОҢ БУ БАЛАЛАР?

Питрәч районының Шәле авылында яшәүче Рамил Газыймовның 12 баш терлеге һәм җирләре бар. Фермерлык эшен башлаганда ук зур авырлыклар аша узарга туры килгән аңа. Ничек җирле булу очрагын гына алыйк. Питрәчнең ул вакыттагы «глава»сы Шәйдулла Насыйбуллин заманында халык үзенә тиешле җир паен алыр өчен әллә ниләр эшләргә тиеш булган. «Районда нинди җитәкчеләр бар, шуларның бөтенесенә кереп 7 төрле имза җыярга гына кирәк иде. Шуңа өстәп, 7 кешедән мөһер суктырып аласың. 14 кеше аша узгач – җирләрең синеке», – дип сөйли фермер, һәм билгеле, бу язылмаган кануннарның бары тик Питрәчтә генә яшәгән булуын да өстәргә онытмый. Бу уйлап чыгарылган канунга каршы көрәшеп карый ул, әмма чактан гына үзен утыртып куймыйлар.

– 2012нче елда хокукларымны яклап, регпалатага, прокуратурага – кая гына язмадым. Шушылай йөри башлагач, үземә полиция килде, өемне тикшерделәр. Бер авылдашның домкратын урлаганмын, янәсе. Кергән-кергән, тыелган нәрсәләр дә юкмы, дип карыйлар. Ул вакытта Аллаһ рәхмәте белән болар кичте, ләкин әле дә хокукларымны яклап тегендә-монда язмыйча чара юк, – ди Рамил Газыймов.

Шушылай мең бәла белән алган җирләренең рәхәтен күрә алмый интегә фермер. «Инвестор аркасында», – дип, ике сүз белән аңлата үзе.

Шәледә инвестор – «Рацин» оешмасы. Бу оешма белән бәйле рәвештә Шәледә берничә ел элек бер тавыш чыккан иде инде – бу хакта яздык та. Чәчүдән калып бурсыган агулы рапсны көтүлек җиренә чыгарып атып, ике сыерның башына җиткәннәр иде. Әле ярый ике сыер гына – көтүлекләрендәге 40 сыер үләргә мөмкин булганын исәпкә алыгыз. Сыерсыз калучыларның берсе, «Рацин» китергән зыянын капласын дип, прокуратура юлын таптап та йөрде, әмма файдасыз. Ул вакытта Питрәчтә Минәкдас Шәрәпов прокурор иде. Бернинди дә чара күрелмәү, прокурор белән «Рацин» генераль директоры Әсхәт Шәрәповның бертуганнар булуы белән бәйле түгелдер, әлбәттә. Дәлилләр табылмагандыр.

Ә ашлыкның көтүлек җиренә чыгарып атылуы өчен халык беренче чиратта «Рацин-Шәле»не җитәкли башлаган Айдар Фиркать улы Гаяновка үпкәле иде. Хуҗалык җитәкчесе ашлыкның кая чыгарылып атылуын белми калмагандыр. Бу хәл булды да онытылды, ә Айдар Фиркать улы «Рацин» кәнәфиендә әле дә утыра. Хуҗалыкта җитәкче генә түгел, ул әле Шәле авылы депутаты да. Ягъни, халыкның проблемаларын хәл итәргә, булышырга тиешле кеше.

– Ә ул киресенчә эшли, – ди Рамил Газыймҗанов. – Аяк чала. Авыл халкы үзенә тиешле җирләрне рәсмиләштереп, эшли генә башлый – «Рацин» бер зыян китерә. Ике ел элек кенә шундый хәл булган иде: җирләрен рәсмиләштереп, ике гаилә бөртекле культура чәчте. Янәшәдә генә «Рацин» басуы. Инвестор үзенең басуына сибәсе чүп үләннәренә каршы химикатларны боларныкына да сиптергән. Бу гаиләнең басуында бер төрле ашлык үсеп утыра, «Рацин»ныкында – икенче төрле. Ерактан ук аерылып тора иде – бутарлык түгел. Нишләптер «бутаганнар». Бу гаиләнең бөтен ашлыклары көйде, инвесторга берни булмады. «Рацин-Шәле»дән мин дә зыян күреп кенә торам. Директоры Айдар Гаянов көтүчеләренә әйттереп, басуларыма хуҗалыгындагы сыерларын керттерә. 3 ел элек арпа чәчкән идем, шул өлгереп килгән вакытта гына хуҗалыкның 120 сыерлы көтүе басуга керде. Үзем шунда идем – чаба-чаба куып чыгарып өлгердем.

Сез көтүчеләргә: «Шунда барып кер», – дип, Гаянов әйткәнен каян беләсез?

– Чөнки монда «очраклыклар» күбәя башлады. Бервакыт комбайн сорап кердем мин аңа. Аларның урып җыю эшләре бетте, һава торышы әйбәт торганда минекен урып чыгарга техника биреп тормасмы, дидем. Хакын түләрмен, дип сораган идем. Ул басуга комбайн түгел, икенче көнне үк көтү кертте. Көтү генә кертеп калмый, печәнне урлый. Монысы быел гына булган хәл: гектардан артык җиремдә куе, яхшы печән үсеп утыра: орлыгын калдырырлык печән иде – шул кадәр әйбәт. Печәнне карарга төшсәм – чабып, сенажга алып төшеп киткән. Юк, Айдар Гаянов акылсыз түгел – бу җирләрнең минеке икәнен белә ул. Бер урындагы җирләремнән шушы рәвешле итеп печәнемне 4 ел чаба инде. Янына да барганым булды былтыр: «Ник тиясез, миңа печән кирәкмиме, бу бит минем җирләр?! Берни түләмисез, хет акчасын түләгез?» – дим. «Икенче мәртәбә тимисез, үзем чабам», – дидем. Аңа да карамастан, әйтәм бит – быел 3нче июльдә тагын бер чабып төште. Янына кердем. «Айдар абый, сез бит тагын теге участоктан минем печәнне урлагансыз», – дим. Матур гына эндәштем, тавыш күтәрмичә. «Алынганмыни?» – ди. «Былтыр сөйләшкән идек бит инде, бу җирләрне рәсмиләштерүемә әллә ничә ел үтте, ә шуның файдасын күрә алмыйм – ел саен чабасыз, мин бит зыян күрәм, нәрсә дә булса түләргә кирәк булыр», – дим. «Мин сиңа бернәрсә дә түләмим, судка бир», – диде. Түлисе килмәде.

Печән белән бәйле бу вакыйгалары табышмактагы кебек булып чыккан: алма дисәң дә алалар, нәрсә соң бу балалар. Ләкин җавабы гына башка – фермер печәне. Фермер җирләрендәге уңыштан «Рацин» файдалана һәм моның өчен бер нәрсә дә түләми икән хокук сакчылары кая карый соң? Хокук сакчылары «туп тибә». Ягъни фермер язган мөрәҗәгатьләрне республика прокуратурасы районныкына төшерә, районныкы полициягә җибәрә, полиция – участковыйга, участковый – авыл җирлеге башлыгына. Ахырда нәрсәме? Бернәрсә дә. Кисәтү ясау белән канәгатьләнеп торалар әле әлегә. Ни өчен Айдар Гаяновка карата бернинди чара күрмәүләрен фаразларга да була. Ул бит «Рацин-Шәле»директоры. Ә «Рацин» Авыл хуҗалыгы министрлыгының көчле канатлары астында, ди: аны министрлыктагылар бик яклап-саклап яши, диләр.

«КӨТҮ КЕРТМӘДЕМ, ПЕЧӘНЕН ЧАПМАДЫМ»

Рамил Газыймовка басуындагы печәне бер дә артык булмас иде – әйткәнемчә, үзенең ихатасында 12 баш малы бар. Ләкин теләсәң-теләмәсәң инвесторга да өлеш чыгарырга туры килә. Ә инвестор уен-көлкене бик ярата күрәсең – 3нче июльдә фермер басуындагы печәнне алып төшеп китүе бер хәл, ике көннән Рамил Газыймовның башка бер басуына 200 баш сыерын кертә. Моның буенча да полициягә зарланып караган фермер. Ләкин хокук сакчылары мондый проблемаларны суд аша гына хәл итеп була, дип тапкан. Судка барып файда булмаячагын аңлый әңгәмәдәшем. «Рацин»ның яклаучылары бар чөнки.

– Елына берничә мәртәбә көтү кертеп басуларымны таптатып чыгалар. Әле аларның сыерлары авыру – лейкозлы. Чирле сыерлары басуда йөргәннән соң, ул басудагы печән миңа кайтачак. Шулай булгач аны ничек курыкмыйча чабарга һәм терлегеңә ашатырга мөмкин? – ди фермер. – Күңелгә тигәне шул, авырлык белән алган үз җирләреңдә хуҗа булмавың. Үз җиреңдә, үзең чыгып, тиешенчә эшләп булмый, аяк чалалар. Конкуренциядән курка «Рацин». Фермерлар үсеп чыгачак икән, аның өчен начар бу. Бөтен эшчеләре шәхси хуҗалыкларга күчеп бетәчәк. «Рацин» хезмәт хакы түләми, бозаулата бирә чөнки. Шуңа фермерларга төрле каршылыклар эшли дә.

Рамил Газыймов белән сөйләшкәннән соң, «Рацин» көтүчеләре белән сөйләшергә булдым. Фермер бит хуҗалык сыерларының басу таптап йөрүләре директор Айдар Гаянов кушуы буенча эшләнә дигән иде.

Авыл җирлеге башлыгы да кисәткән бит сезнең оешманы – сыерларны кеше басуында көтмәскә кушылган. Ник үтәмисез, быел гына да Рамил Газыймов басуын сыер көтүеннән 4 мәртәбә таптаттырып чыккансыз икән.

– Чәчелгән җиргә кертмәдек бит инде без аларны.

Кара җиргә кертеп ашаттыгызмыни, балчык ашадымыни сыерлар?

– Син аны миңа әйтмә, әнә, конторга кер дә, конторда әйт. Миңа әйтмә. Мин көтүче. Көтүгә чыгып барганда Айдар Гаянов: малайлар, көтү белән шунда төшәсез, дигәч, төштем. Бетте. Башка сүз сорама. Минем исемне гәҗиттә чыгарма.

…Айдар Фиркатович янына конторга киттем. Эш урынында юк иде. Телефоннан сөйләштек. Питрәчкә кайтуым турындагы хәбәрне җиткергәннәр иде инде җитәкчегә:

– Нишләп ул кешенең сүзен тыңлап йөрисез соң сез. Әллә кайлардан килделәр бит инде. Телевидениедән, газеталардан килделәр. Прокуратурага язып бирде инде ул. Янәсе мин аның җирендә сыер көтәм. Дәлилли алмады, чөнки мин аның җирендә көтмим. Әйе бер мәртәбә үтеп киткән иде анда көтү. Печәнне чаптыгыз, ди. Без аның басуында бөтенләй чапмадык. Әллә нинди кирәкмәгән, тузга язмаган сүзләр сөйләп йөри, үзен судка бирәм мин аның хәзер.

Көтүчеләр фермер басуына көтүне сез кертергә кушты ди…

– Юк, мин кушмадым. Бер тапкыр гына булды ул хәл, сыерлар моның җирләре яныннан үткән. Чокыр ул, эшкәртелә-чәчелә торган җир түгел, Ходай Тәгалә биргән үлән үсә анда. Ул җир минеке дип бара, әмма документын күрсәтми. Җир аныкы булгач – тамгаласын. Йә багана утыртсын. Андый әйбер дә юк. Теләсә нәрсә белән баш катырып йөриләр. Телевидениедән килеп, аны хаклы итеп күрсәтеп киттеләр. Дәүләт дәрәҗәсендәге ТНВ каналы бу!

Печәнен урлавыгыз мәсьәләсендә полициягә дә әллә ничә тапкыр гариза язган икән.

– Юк мин печәненә тимим. Үзе чәчә үзе ура. Аның әллә ничә җире бар, гел таралып урнашкан. Кем белсен кайда нинди җире икәнен. Ул бит документ күрсәтми. «Дуракланып» йөрмәсен. Киребеткән кеше ул. Авылда җыелыш була – һәр нәрсәгә каршы чыга. Әтиләр 3 сыер 2 ат белән колхоз ачкан дип, гел 1930нчы елны сөйли. Ул вакытта шулай булган дип, сыер бирергә тиешме мин аңа. Бер б…ы сыер бөтен көтүне нитә ди. Минем аның басуына кергән дә, урган да юк, кирәк тә түгел. Андый җәнҗал чыгарырга гына торган кешегә якын барасы юк.

Питрәч районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ирек Сабировның да фикерен беләсе килде. Авыл хуҗалыгын үстерү хакында даими тукып киләләр икән, аның, халык сүзе белән әйтсәк, этен генә түгел, бетен дә күз карасыдай күрергә тиешләрдер. Ни өчен бу низагны еллар буе хәл итә алмыйлар соң? Югыйсә бит идарәдә дә фермерның басуына кереп инвесторның печән чабуын да, башкасын да яхшы беләләр.

– «Рацин-Шәле» бер басуын чапкан чагында ялгыш Газыймовның басуыннан да ике метр тирәсе печәнен эләктереп алган, әмма бу төп мәсьәлә түгел. Төп мәсьәлә шул – Рамил Газыймов җирләрен эшкәртми һәм чапмый. Менә эш нидә. (Ярар, Питрәчтә ихатаңда эшсез тора дип, кеше тырмасын чәлдереп чыгу да нормаль күренештер алай булгач. Кызык, ә фермер инвестор басуыннан ике метр үләнен чапса, шушылай ук «ярар инде, ялгыш бит», диярләр иде микән?– А.З.) 47 участогы бар Рамил Газыймовның. Шуның яртысыннан күбрәгендә алабута үстереп ята. Ә матур итеп эшләп килгән хуҗалык өстеннән һәр инстанциягә зарлы хат язарга аның вакыты бар. «Рацин»ның лейкозлы сыерлары күлдә йөри дип язды – хуҗалыкның лейкозлы сыерлары көтүгә бөтенләй чыкмый. Гел тавыш эзли. Үзенең ике сыеры лейкозлы. Каралты-курасындагы хәлен белмичә кешенең эшеннән кер эзләмәсен!

Шунысы кызык, монда җитәкчелек инвесторның үзен кыерсыталар, дип саный икән. Менә Шәле җирлек башлыгы Илшат Әхмәтҗановның фикере:

– Бу очракта Газыймов хаксыз дип беләм. «Рацин» булмаса, Шәленең бөтен җирендә бурьян үсәр иде. Ә Рамилнең техникасы юк, бер җирен эшкәртә – икенчесе кала. Эшләми торган малай дип әйтмим, ләкин техникасы булмагач җитешми. (Шуңа инвестор да булышадыр инде – А.З.) «Рацин»га аяк чалып йөри ул. Айдар Гаянов та үпкәли торган кеше. Тырыша, эшли, әмма үзенә аяк чалгач, аның да кәефе төшә. «Болай миңа комачауласа, эшкәртмим шәле җирләрен», – дип әйтә ди. Газыймов әнә шулай аяк чала… – диде ул. Мескен инвестор дип, кызганыплар куймалы. Бигрәк авыр шартларда көрәшә икән бит.

Шәле фермеры – Питрәч районындагы мондый хәлләрдән зарланучы беренче кеше түгел. «Рацин»ның фермер җирләреннән рөхсәтсез бушлай файдалануы турында тагын сөйләүчеләр бар Әмма җитәкчелек фикере башка. Бу оешмага ни кыланса да килешә. Комсыз булмагыз, бераз бүлешегез инде, җә?! Әйбәт эшли бит – аяк чалмагыз…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Питрәч – Казан

Комментарии