Кукмарада бала бәрдереп ташлап киткән өчен, депутатларга мең сум гына штраф каралган

Кукмарада бала бәрдереп ташлап киткән өчен, депутатларга мең сум гына штраф каралган

Июль ае башларында безгә Кукмара районының Чишмәбаш авылыннан бер шалтырату килеп иреште. «Берничә атна элек Дәүләт Советы депутаты, районыбызның элеккеге башлыгы Рауиль Рәхмәтуллин, машинасында туган авылына кайтып барган чагында, 17 яшьлек баланы бәрдерде. Аннары аны каннары агып торган килеш ташлап калдырды. Депутатка җәзаны тиешенчә бирерләрме икән, дип, мин вакыйганы күзәтеп бардым. Район газетасында бу хакта мәгълүмат чыккач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады: нибары 1 мең сум штраф салганнар! Дөреслек кайда?» – дип хурланып та, ачуланып та сөйләде ул. «Мин ул баланың туганы да, күршесе дә түгелмен, бары тик борчылып шалтыратуым. Бәрдергәннән соң хәлен дә белмәгән дип әйтәләр. Депутат шундый буламы?»

«ШАЛТЫРАТЫП ХӘЛЕН ДӘ БЕЛМӘДЕ»

Берничә көннән соң, шалтыратучыбыз белән күрешү өчен, Кукмарага кайттык. Газетада исем-фамилиясен күрсәтмәүне үтенеп, һәлакәтне үз күзләре белән күреп торуы һәм гомумән, бу хәлнең шаһитлары шактый булуы турында сөйләде:

– Фаҗига 12нче июнь көнне булды. Печән чапкан идек, бөтен халык бакчада печән җыя. Бакча артыннан гына юл үтә. Әле балигълык яшенә дә җитмәгән Фәннүр Шәрәфетдинов, юлга йөгереп чыгып, бер тракторны туктатты да шуның тракторчысы белән сөйләшеп тора башлады. Аннары кире бакчасына таба китмәкче иде, ләкин коточкыч зур тизлек белән бер машина килеп чыкты да бәрдерде моны. Ике мәртәбә мәтәлчек атты бала. Машина эченнән районның элеккеге «глава»сы Рәхмәтуллин чыкты, аның артыннан тагын бер ир калкынып килеп басты. Бер минут та тормаганнардыр, кире кереп утырдылар да китеп тә бардылар. Ә Фәннүрнең башы тишелеп, каннары агып, юл читендә көч-хәл белән торып калды. Шунда беренче ярдәмне күрсәтсә дә, ачуың килмәс иде! Очраклы гына килеп туктаган бер машина баланы больницага алып китте. Мәгънәсезлек бит инде бу! Кешенең мәрхәмәтсезлегенә исең китәрлек!

Исемен күрсәтергә теләмәгән укучыбызга биргән мәгълүматы өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, Фәннүр яшәгән йортны эзләп киттем. Ул йортны эзләп тапканчы, шушы ук авылда яшәүче Илнур Усманов бу баланың әле күптән түгел генә әтисен югалтуы турында сөйләде.

– Ятим бала бит ул! Атасы үлде. Бәреп киткәч, теге депутат машинадан төшкән дә: «Бернәрсә юк монда, терелә бу!» – дип әйтеп китеп барган ди. Җансыз кешеләр бар да инде. Берәүнең газиз баласы шулай ятсын, ә ул аны ташлап китсен. Ул баланың башы ярылып, аркасы чиләнеп беткән иде Материаль ярдәм күрсәтәм дип акча бирсен иде ичмасам! Юк, бер тиен дә бирмәгән, диләр. «Ул бит үзе юлга йөгереп чыкты!» – дип әйтә ди. Соң, чыкса, син нәрсә карап барасың? Авыл тирәсендә 60 белән генә йөриләр, ә «бывший глава» 120не куган булган, диләр, – дип тел шартлатты әңгәмәдәшем.

Әнә шул рәвешле, әле Фәннүрнең үзен күргәнче үк, вакыйга турында бөтен мәгълүматны диярлек туплаган идем. Шулай да, имеш-мимешләргә урын калдырмау өчен, Шәрәфетдиновлар яшәгән йорт капкасын шакыдым.

Баланың әнисе – Миләүшә ханым Шәрәфетдинова – әле һаман да ул көн вакыйгаларын куркыныч төш буларак искә ала. Трактор янына улы печән кайтаруны сөйләшү өчен чыккан булган. Сөйләшеп бетереп, борылып киткән чагында юлны гына карамаган. Машина килгәнен ана кеше сизеп алган булган анысы, хәтта улына «Чыкма!» дип кычкырырга да өлгергән, тик бушка.

– Күз алдында болгап ыргытты аны ул машина. Башта беркем дә төшмәде, машина туктап тик тора. Бакча артыннан кешеләр чабышып килде, мин күзләремне чытырдатып йомган килеш җиргә чүктем, үлде дигән уй да килде башыма. Улымның әкрен генә торып басуын күреп, янына чабып бардым. Аны җиргә утырттык. Башыннан кан китте. Машинадан беренче булып шофер чыкты, бераз торгач, элеккеге башлык Рауиль абый да күренде. «Все нормальномы?» – дип сорады да утырып китте инде аннары. Трактор кабинасыннан су алып төшеп баланы юындырганнан соң бер ханым белән «Ашыгыч ярдәм»гә илттек. Ул кешедән үзебез дә ярдәм сорамадык, үзе дә шалтыратып хәлне белмәде. Баланың куллары сыдырылган, аркасы тишелгән, 8 см озынлыкта башы ярылган, баш мие селкенгән булуы ачыкланды. Безгә хәзер, улыгыз үзе тиешсез урыннан чыккан, диләр. Мин бит аны бәргәне өчен гаепләмим, рас шундый хәл булган икән, больницага алып барсаң була бит! Кан акканын күреп тордылар лабаса. Бу – гади кешене санга сукмау бит инде. Әгәр без берәрсен шулай бәрсәк, күптән төрмәгә утыртып куйган булырлар иде!

Миләүшә ханым соңгы сүзләрен җан ачысы белән әйтте. Ул депутатның машина йөртүчесенә карата салынган штраф күләме турында да хәбәрдар. Һәм моның коточкыч дәрәҗәдә аз сумма булуын да таный ана кеше.

Билгеле, бу вакыйганы тыңлап торганнан соң, теләсә кемнең башына менә мондый уй килер иде: димәк, әгәр дә син кешене бәрдергәннән соң, бәласеннән башаяк дип, һәлакәт булган урынны ташлап китеп барасың икән, сиңа мең сум штраф кына түлисе. Бәрдергән теге кешеңнең соңыннан башы ярыламы, мие селкенәме, аркасының тиреләре кубып бетеп, ите күренеп торамы – анысы ерунда. Юк. Кем әйтмешли, монда нәрсәдер дөрес түгел, яки бездәге законнар коточкыч дәрәҗәдә акылсыз, яки… Кукмара районының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре Дәүләт Советы депутаты белән «сөзешергә» батырчылык итмәгән булып чыга…

«ҮЗЕ НӘРСӘ КАРАГАН?»

Кукмараның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов белән очраштык. Булган хәлләр турында сораша торгач, мин Кукмараның үз юл йөрү кагыйдәләре бар дигән нәтиҗәгә килдем. Аннан соң, әллә элеккеге башлыкның авторитеты зуррак булганга күрә, идарә җитәкчесе бәрдерелгән һәм ташлап калдырылган малайның үзен генә гаепләп куйды да «Ә ул нәрсә карап чыккан?» дигән сорау белән әңгәмәбезгә йомгак ясады.

– Ул малай тик торганда юлга чыгып киткән. Машина йөртүче моны күреп, туктый-туктый килгән. Аның туктавы булган, теге малай да шундук егылган. (Машина туктауга, юлдан барган кеше егыла икән, ул бәрдерү дип атала инде, Фирдүс Кәнифович! – А.З.). Бу машинадагылар чыкканнар да, «Энекәш, нишләтик сине?» – дип сораганнар. «Берни дә эшләтмәгез, абый, миңа бернәрсә дә кирәкми!» – дигән ул бала. Шуннан соң икенче машинадагы кешеләр аны больницага алып киткәннәр. Бу машинада йөрүчеләр тизлекне арттырмаган! Алар бит Лексус машинасында булган. Сезнең аны күргәнегез бармы? Югары тизлектә килеп бәрелгән булса, ул малай исән калмас иде.

– Ни өчен депутат Рауиль Рәхмәтуллин «Ашыгыч ярдәм» чакыртмаган икән? Аннан соң урыннан ук качып киткән, диләр…

– Без аңа һәлакәт булганнан соң машинасын урыныннан күчергәне өчен мең сум штраф салдык. Ул «наказан».

– «Ашыгыч ярдәм» чакыртмаганы өчен нишләттегез?

– Әлеге хәлне күреп торган кешеләр алып киткән бит ул баланы больницага. Шунда китә инде ул…

– Ә бит юл йөрү кагыйдәләрендә, «Ашыгыч ярдәм»не машина йөртүче үзе чакырта, дип язылган?

– Ну чакырткан, анда бит. Ы-ы… Сез ул бәрелеш булган урынны беләсезме соң? Анда бит телефон тотмый!

Бик акыллы, законга туры килә торган җавап. ЮХИДИне җитәкләгән кеше әйтә торган сүз булды бу. Димәк, әгәр телефоныгыз тотмый башлый яки аның акчасы бетә икән, аптырап тормагыз, һәлакәт булган урынны ташлап качсагыз да мөмкин. Шунысы кызык, шалтыратырга мөмкинлек булмаган очракта да, депутат кеше «попутка тотарга» яки баланы үз машинасында больницага илтеп куярга тиеш булганын ник әйтми икән бу җитәкче миңа? Ул арада, Фирдүс Кәниф улы сүзен дәвам итте:

– Мин сезне аңлыйм. Сез, халык тегеләй әйтә, болай әйтә, дип, күпчелек очракта гаебе булмаган кешене гаеплисез, ә ахырга кадәр тикшереп бетермисез. Менә кичә бездә 17 яшьлек егет белән бер кыз мотоциклда утырып чыгып киткәннәр, бәрелешкәннәр, икесенең дә аягы сынган. Бу очракта эзләгез әле гаепле кешене! – Җитәкче зирәк сүз әйтә алуына күңеле булып көлеп җибәрде. – Үзегез уйлап карагыз, кеше трактор кабинасына атланып сөйләшеп тора, аннары кисәк кенә сикереп төшә дә юлга чабып чыга. Син күрми калып, ялгыш бәрдерәсең. Кем гаепле? Әлбәттә, мин бу баланың әнисен аңлыйм, аңа «обидно»дыр, тик малай үзе нәрсә карап чыккан?

Фирдүс Фәхретдинов белән әңгәмәбез менә шул нотада тәмамланды. Кызганыч, җитәкче белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырсам да, гадел сүз ишетмәячәгемне аңлаган идем инде. Шуңа күрә, бу бинадан чыгып, прокуратурага барырга ниятләдем.

Җитәкче белән очрашуыбызның уңай ягы да булды, билгеле. Һәлакәт булган көнне руль артында утырган ир-атның аңлатмасы белән танышырга рөхсәт иткән иде ул. Шуңа күрә язмада каршы якка да сүз бирәбез. Руль артында утырган Дамир Арсланов, үз аңлатмасында, юл буйлап якынча 90 км сәгать тизлек белән баруы турында сөйли. Юл читендә трактор торуын да, якында гына бер малайның булуын да күргән ул. Шуңа күрә, трактор янына җиткәндә, тизлеген 20 км сәгатькә кадәр төшереп бетергән икән. Тик соңгы мизгелдә генә Фәннүр йөгереп чыгып, машина астына ташланган! Билгеле, Дамир әфәнде балага ярдәм күрсәтергә теләк белдергән, ләкин бала баш тарткан, шуңа аны больницага башка машинада алып киткәннәр. Машинаның тизлеге генә берникадәр шик калдыра. 20 км сәгать тизлек белән барып бәрдергән булса, Фәннүр ике мәртәбә мәтәлчек ата алыр идеме икән?

ҖИҢЕЛ ҖӘЗА БИРЕЛГӘН

Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров белән очрашкач та, депутат белән бала арасындагы һәлакәт турында сөйләп, үземне кызыксындырган сорауны бирдем: «Кеше бәрдереп, аны ташлап киткән өчен, мең сум гына штраф каралганмы?» Документларны соратып алырбыз, эшне тикшерербез, соңрак нәтиҗәләрне сезгә дә җиткерербез, дип җавап бирде җитәкче.

Бу язма күптән чыгарга тиеш иде, билгеле, тик ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдиновның «теләсә кемне гаеплисез, башта белеп бетерегез» дигән сүзләрен истә тотып, прокуратура уздырган тикшерү тәмамлануын көттек.

Бу нәтиҗәләр белән танышканнан соң, үземнең ялгышмавымны аңладым. Чынлап та, депутат әфәндегә җәзаның бик йомшак төрен генә сайлап биргәннәр икән бит ләбаса.

– Сез мөрәҗәгать иткәч тә, тикшерүне башладык, – дип сөйли Кукмара прокуроры. – Бу һәлакәт, чыннан да, җәяүле аркасында килеп чыккан. Машина йөртүчегә карата да протокол төзегәннәр, чөнки ул бәрелеш булган урынны калдырып киткән. Протоколны Административ хокук бозулар кодексының 12.27нче маддәсе, 1нче өлешенә таянып язганнар. Аңа 1 мең сумлык штраф кына сукканнар. Закон нигезендә, 2нче өлеше буенча җәза бирелергә тиеш булган. Ни өчен дигәндә, бәрдерелгән бала чынлап та ташлап калдырылган – без моны исбатлый алдык. Моның өчен яки машина йөртү таныклыгыннан бер елга-ел ярымга мәхрүм итәләр, яки 15 тәүлеккә арест салына. Хәзерге вакытта эшне полициягә тапшырдык, әгәр алар без чыгарган карар, ягъни Лексус машинасын йөртүчегә дөрес җәза бирелмәве белән килешәчәк икән, эш судка җибәреләчәк, – дип аңлатты Ришат Шакиров.

Билгеле, мондый зур хата табылганнан соң, ЮХИДИ идарәсендәгеләргә карата да чара күрелүен сорарга җыена прокуратурадагылар.

– ЮХИДИ хезмәткәрләре теләсә нинди мәсьәләне үзләре анализлап, мөстәкыйль рәвештә үзләре карар чыгара, шунлыктан мондый хаталы нәтиҗә чыгаруга юл куярга ярамый. Бу эшкә катнашы булган хезмәткәрләрне җәзалаулары турындагы мәсьәләне күтәрергә уйлыйбыз, – дип сөйләде прокурор.

Бу вакыйгада хакыйкать җиңүе сөендерә, әлбәттә. Һәм моның шулай булачагы алдан ук билгеле иде кебек. Үзегез уйлап карагыз, кеше бәрдергәнгә мең сум түләп котыласың икән, ул вакытта законнарның һәм шул законнарны чыгарып утыручыларның нигә кирәге бар?

Без баланы бәрдереп аны ташлап калдырган депутатны да, аның шоферын да эзләдек. Тик аларны табу бик кыен икән. Яңадан депутат буласылары бар. Эшләре кызу.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Кукмара – КазанКукмарада бала бәрдереп ташлап киткән өчен, депутатларга мең сум гына штраф каралган, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии