«Җирлек башлыгыбыз эшләми»

«Җирлек башлыгыбыз эшләми»

Редакциябезгә Актаныш районының Киров авылыннан Зәмзәмия ханым Рәхмәтуллина шалтыратты. 2014нче елда күченеп кайткан булган ул Кировка. Шуннан бирле җитешсезлекләр күңелен кыра да инде…

БОРЧУЛАР БУА БУАРЛЫК

– Минем берничә зарым бар. Аларның барысын да аңлатасым килә. Редакциягә шалтыратуым – соңгы нокта булды. Бу хакта зарланып кайларга гына мөрәҗәгать итмәдем, нәтиҗәсе юк. Тикшерергә килеп тә карамыйлар. Җирлек башлыгыбыз да күп нәрсәгә күз йома. Бәрәңге бакчам башында иске зират бар. 2015нче елда аңа яңа койма тота башладылар. Тик бөтен каберлекләрне уратып түгел, берничә каберлекне тышкы якта калдырып тоттылар. Мин дә ул каберлекләрне кертми генә бакчабызны сетка белән уратып алдым. Ике аралык тыкрык кебек калды, анда каберлекләр. Аларны чүп басып китте инде, күренмиләр, әкрен генә агач басып бара. Шуннан үткән кешеләр кабер өстен таптый дигән сүз. Һәм бу зиратның коймасы җирдән артык биек күтәрелеп тотылган: 30-40 сантиметр ара бар. Кәҗәсе дә, сарыгы да шул аралыктан зират эченә керә. Мин бу турыда, 2015нче елны җирлегебез башлыгы Айваз Гафуровка да әйттем. Мәрхүм инде ул, үлде. «Энем, гөнаһын кая куярсың, үлек өстеннән койма тотасың бит!» – дигәч, «Миңа шулай җайлы», – диде. Ул үлгәч, энесе Әнвәр Гафуровны җирлек башлыгы итеп куйдылар. Аңа да бу хакта аңлаттым. Эшләрбез дә димәде, килеп тә карамады. Әйткән сүзе генә ишетелде: «Авылда буш йортлар күп, ошамаса, өен сатып, Зәмзәмия апа башка урыннан өй алсын», – дигән. Бу бит минем төп туып-үскән нигезем. Беренче проблема шушы.

Бүгенге көнне безнең авыл җирлеге башлыгы Флорит Минһаҗев дигән егет. Күрше авылдан килеп эшли. Килгән көнне килә эшкә – килмәгәндә юк, үз авылыңда үскән җитәкчегә кирәкмәгәнне, чит авылдан килгән кешегә синең авыл кирәкме инде ул?! Авылдагы багана башларында ут булмау мәсьәләсен хәл итми, мәсәлән. 2018нче елның 28нче октябрендә тыкрык башындагы фонарь сүнгәннән бирле бу турыда барып әйттем җирлек башлыгына. Инде хәзер 2 атна буе авылның ике урамындагы баганаларда ут бөтенләй юк. Безнең авыл урман эчендә урнашкан. Төлкеләр мыжгып тора, аларга бернинди дә чара күрелмәде. Иртә белән тавыкларым белән бәрәңге бакчасына чыгам икән, төлке чыгып басып карап тора. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмибез бу турыда.

Тагын бер мәсьәлә: гомер буе безнең авылда коелар торды. Мин яши торган 8нче март урамындагы халык су эчә торган коеның бүгенге көндә өсте ачык тора. Аның сиртмәсе шул урам хатынының сыртына төшкәч, сиртмәсен алыштырдылар, ә өсте әле дә капланмаган. Ул коеның эче тулы су, шунда кем төшеп, нәрсә эшләмәс дип әйтеп була? Инде мин моны экология министрлыгына да язып карадым, беркем дә килеп тә, тикшереп тә тормады. Хатны районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховка җибәрәләр дә, шуның белән эш бетте. Килүче, караучы, тикшерүче юк. Мин гомер буе шәһәрдә яшәгәч, мондый тәртипсезлекне күрмәдем. Бу бит битарафлык!

2014нче елның сентябрь аеннан мин яши торган 8нче март урамында щебенкалар җәеп бик матур иттереп юлларны күтәрттеләр. Хәзер шушы юллардан «Актаныш» агрофирмасы КАМАЗлары тыз-быз килеп чаба, юлны бетерә. Бер чара да күрелми. Боларның берсе дә ялган түгел, чын дөресе шул. Мин 2014нче елда күченеп кайтканнан башлап, монда өченче җирлек башлыгы алмашынды. Өчесенең берсеннән дә халык өчен нидер эшләү булмады, – диде ул.

АКЧА ЮК БИТ…

Очраклылыктырмы, юкмы, шул ук атнада берничә көн генә соңарып, тагын бер шалтырату килде. Киров авылында яшәүче дип таныштырды ул үзен. Тик исемен газетада күрсәтмәвебезне үтенде. «Бу авылда яшисе дә бар бит әле», – дип аңлатты сәбәбен. Аноним шалтыратучыны борчыган әйбер башка. Кайчандыр Кировта ике катлы бараклар булган. Алар тузып, авария хәлендәге тораклар исемлегенә кертелгәч, монда яшәүчеләр өчен авыл халкына ипотекага яңа өйләр салып биргәннәр. Ә иске баракларны сүтеп, кирәкле материалларын алу өчен оешмалар яллаганнар.

– Нормаль плитәләрен алып киттеләр, ә чүпләре, вакланып торган плитәләре, өелеп, авыл уртасында ята. Әйтерсең чүплек. Менә монда аның урынында хәзер зур чокыр, мал төшеп китсә мал имгәнергә мөмкин. Күмелмәгән дә, чистартылмаган да – өй ничек сүтелгән, бөтен әйбер дә шунда. Авылда төнлә урамга чыгарлык түгел, караңгылык. Багана башында ут юк – монысын да әйтим. Монысы да безне борчый. Җирлек башлыгыбыз ник әзрәк шушы нәрсәләрне төзәтү өстендә эшләми икән? Ул бит аның эше! – диде ул.

Әлеге зарлар турында үзенә дә җиткерик дип, Актаныш районының Киров авылы җирлеге башлыгы Флорит әфәнде Минхаҗевка шалтыраттык. Шунысы кызык, безне ишетеп аптырамады ул. Хәтта ниндидер сораулар да бирергә туры килмәде. «Сезгә Зәмзәмия апа шалтыраткандыр. Аның нинди борчулары барлыгын беләм мин. Хәзер, барысына да бәйнә-бәйнә җавап бирермен», – диде җитәкче.

– Мин җирлек башлыгы булып монда 2018нче елның 21нче декабреннән генә эшли башладым әле. Яңа ел алдыннан гына, ягъни. Зират коймасы белән борчуы бар икән – Зәмзәмия апа килде миңа. Миннән элгәре булган җитәкчеләргә дә әйткән булган ул моны. Бакча башындагы зиратка койма тоттылар да, тыкрык кебек булып каберлекләр калды, ди. Анда кеше йөри ди, ләкин чынлыкта анда кеше йөрми. Мин ул койманы үзгәртә алмыйм, межалавын да аның миңа чаклы эшләгәннәр иде. Ләкин без шулай сөйләштек – халыктан җыелган үзара салым акчалары артып кайткач, ул ике метр араны Зәмзәмия апаның коймасы белән тоташтырып куячакбыз, дип сөйләштек. Икенчесе, ул койма астыннан сарыклар һәм кәҗәләр кереп йөри, биек тотылды җирдән, диде. Әйе, анысы да факт, биек тотылган. Ләкин аралыгыннан керәдерме юктырмы, мин ике атна тирәсе карап йөрим, әле кергән сарык күргән юк. Ләкин монысы төзәтеп була торган әйбер, зират тоткан егетләр белән сөйләштем, астына сетка алып кайтып, бәйләп куябыз. Монысы шулай ук эшләмәслек әйбер түгел.

Икенче зарланган мәсьәләсе урам утлары буенча. Зәмзәмия апа кебек кешеләрнең авылда булуы безнең кебек җитәкче кешеләргә иркенәеп китмәскә әйбәт ул. Багана башындагы утлар мәсьәләсе буенча мин хәзер 4 ай йөрим. Бу минем булдыксызлыгым түгел, үземне булдыксыз кеше, дип әйтәсем килми. Ләкин бар да һаман шул финансларга килеп терәлә. Чөнки март аенда халыктан үзара салым өчен акча җыйганда әйтеп җыйдым: «Бу җыелган акчаны тотып та тора алачакбыз, артып кайтканчы ук», – дидем. Чынлыкта алай булып чыкмады, без банкка илтеп салдык та, кире ала алмадык. Акчаның әлегә бер тиененә дә тиелмәгән. Артып кайтуын көтәбез. Бу урам утларын карау буенча эш булачак, ләкин халыктан җыйган 500әр сум үзара салым акчаларын әлегә тота алмыйм. Алар артып кайткач, эшләрбез.

Зәмзәмия апаны борчыган чираттагы мәсьәлә – тыз-быз чабышкан КАМАЗ машиналары. Без бу мәсьәлә буенча да агрофирма җитәкчелеге белән сөйләштек, чара күреләчәк, диделәр.

Коелар мәсьәләсенә килгәндә мин сезне алдый да алыр идем, үзара салым акчасына эшләтәчәкбез, дип. Әмма быел андый әйбергә безнең акчалар каралмаган. (Җирлек башлыгы бераз арттырып җибәрде кебек. Коены томалау өчен әллә ни кадәр акча кирәкми инде ул, биш-алты такта кисәге дә җитәр иде дип беләм – А.З.)

Ә инде авылдагы иске баракларның калдыклары яту мәсьәләсенә килгәндә, аларны моннан 4-5 ел элек, мин эшләгәнче үк сүттеләр. Бу йортларны сүтү эшләрен оешмаларга биргәннәр. Ул оешмалар да хәрәмләшкән, күрәсең – материалларын сүтеп алганнар, ә чүпләрен җыештырмаганнар. Берсе әйбәт итеп эшләгән аның – җир белән тигезләп киткән, ләкин икенчесе шул килеш кенә калдырган. Мал, кеше төшеп үләрлек дәрәҗәдә үк дип әйтмәс идем мин аны, монысы бераз гына арттыру булгандыр, әлбәттә. Ләкин бу зарның килеп ирешүен дә сезгә нормаль хәл дип исәплим, чөнки кеше битараф түгел, авылда йөзгә бәреп әйтә алмаган кеше бар, миңа килеп әйтәлмәгән кешеләр бар, шуңа сезгә шалтыратканнардыр. Ләкин ул кадәр үк күпертеп сөйләү кирәк булмагандыр инде. Бу да шулай ук быелгы планга кертелмәгән, акчага бәйле бу әйбер дә. Агрофирма җитәкчелеге белән бу мәсьәлә буенча сөйләшеп карармын, – диде җитәкче.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии