Бал кортлары агулануын дәвам итә…

Бал кортлары агулануын дәвам итә…

Татарстанда бал кортлары үлүен дәвам итә. Борчак басуын агулаганнан соң Саба районының Югары һәм Түбән Симетбаш авылларында кортлар үлә башлаган. Биектау районының Шәпше авылында да шул ук хәл. Арча районының Кызыл Игенче авылы умартачылары күрше Мари Эл республикасында рапс басулары агу белән эшкәртелгәннән соң зыян күргән. Бер-ике уч кына түгел, оялары белән үлә кортлар…

«КРЕДИТКА БАЛ КОРТЫ АЛДЫК»

Ә сәбәбе һаман да шул ук: басуларны беренче класс куркынычы булган агулар белән, җитмәсә әле көндез эшкәртүләре. Кагыйдәләр үтәлми, кортлар үлә, ә килгән зыянны умартачылар үзләре капларга мәҗбүр. Зәй районының Поповка авылында яшәүче Татьяна Минеевага – 65 яшь. Узган ел «Нива» хуҗалыгының рапс басуларын көндез куркыныч пестицид белән агулавы нәтиҗәсендә 26 баш умартасы үлгән. 10 оясы гына исән калган.

– Умарталарым 3-4 катлы иде, килгән зыянны нык аз итеп исәпләгәндә дә 500 мең сум зыян күрдем. Кортлар тынгысызландылар, бөтерелеп-бөтерелеп очтылар да, умартага кунып үлделәр. Интектеләр, мескеннәр, шундый кызганыч булды. Чүмәкәй тутырып, 15 литрлы өч чиләк белән түктем мин аларны.

Агро оешма бу хакта үзләренә барып әйткәч, башта кортларны «чирле булганнардыр» диде, шуннан соң мин үле кортларны лабораториягә анализга тапшырырга мәҗбүр булдым. 15700 сум акча түләдем. Басудагы рапс агуы белән кортларда табылган агу бер үк булуы расланды. Авылда минем генә түгел, 75 һәм 80 яшьлек тагын ике умартачы әбинең кортлары кырылды. Без прокуратурага да, тикшерү комитетына да, кая гына мөрәҗәгать итмәдек, әлегә кадәр нәтиҗәсе юк. Ике мәртәбә җинаять эше ачып карадылар да, яптылар. Хәзер менә өченче мәртәбә ачтылар, нәрсә булып бетәр, белмим. Без – пенсионерлар бу кортларны өстәмә керем чыганагы булсын дип тотабыз. Пенсия акчабызга сатып алдык, мин умарталарымның санын торгызу өчен быел 300 мең сум кредит алдым, тик әгәр «Нива» хуҗалыгы басуларын беренче класска караган агулар белән эшкәртүен дәвам итәчәк икән, безнең кортлар быел да кырылачак. Чөнки узган ел бик җилле һавада көпә-көндез эшкәрттеләр. Ул агуларының тамчылары авылга кадәр очты – сулап булмаслык иде. 75 яшьлек умартачы әбинең дә бөтен кортлары үлеп беткән иде, балаларыннан ялынып сорый торгач, яңа кортлар сатып алдылар аңа, тик әйтәм бит, бал алырбыз дигән ышаныч юк, чөнки «Нива» агрономнары, җитәкчеләре белән күпме сөйләшсәк тә, алар безне тыңламый, үзләренчә эшли. Рапс чәчәк ата башлаганчы агулагыз, дип тә карадык, куркыныч булмаган агу белән эшкәртегез дип тә. «Умарталарыгызны читкә алып китегез», – дип тик торалар. Ничек алып китик? Без бит инде өлкән яшьтә, бу мөмкин хәл түгел, умарта ташу җиңел түгел ул, – ди Татьяна Минеева.

АГУНЫ АЛЫШТЫРУ БЫЕЛГА МӨМКИН ТҮГЕЛ

Шушы көннәрдә генә «Нива» хуҗалыгы чираттагы мәртәбә басуларын агулаячагы турында хәбәр иткән. Поповкадагы пенсионер умартачыларның төн йокысы качкан. Басуларның ни рәвешле эшкәртелүен карау өчен Зәйгә Татарстан умартачыларының Региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәйруллин Шәүкәт Нуриәхмәт улы кайткан. Аның әйтүе буенча, хәзерге вакытта Зәй районы – умартачылар белән уртак тел таба алмаган бердәнбер «авыр» район булып тора.

– 24нче июньдә кайттык без Зәйгә. Бару белән прокурорга кердем, шундый хәл бар, дип аңлаттым. «Беләм, бу мәсьәләне контрольдә тотабыз», – диде прокурор. Тик районның Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенә баргач, ул агро оешмага шалтыратып, агуны алыштырырга киңәш иткән булса да, тискәре җавап алуын әйтте. «Бу оешма бик контактка бармый, авыррак», – диде. Аннан соң җыелып Поповка авылы янындагы басуга киттек. «Нива» хуҗалыгы ул көнне беренче класска караган куркыныч агу белән рапс агулады. Әле ярый алдан хәбәр иткәннәр иде бу юлы – умартачылар кортларны ябып тордылар, Аллаһ ярдәме белән һава торышы үзгәрде – салкынайтты, кортлар очмады. Әгәр кызу көннәр булса, эш харап иде. Басуны агулаучылар беренче класска караган куркыныч пестицидлар белән эш итсәләр дә, саклану чараларын күрмәгәннәр, берсенең дә маскасы, резин костюмнары юк иде. Пестицидларны да үлчәп тормыйча, күз белән генә чамалап салдылар. Без боларның барысын да видеога төшереп алдык, – дип сөйли Шәүкәт әфәнде Хәйруллин.

Ябуда яткан кортлар үлмәсен өчен, умарталарның өсләрен сетка белән каплаганнар, өстенә ике сәгать саен су сиптереп торганнар. Шулай иткәндә кортларның пешеп үлүен булдырмый калдырырга да мөмкин, дип аңлатты ул.

Зәй районы Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Камалиев Фәргать Талверт улы умартачылар белән агро оешма арасында булган әлеге низагтан шулай ук хәбәрдар. «Безгә икесе дә кадерле. Быел басуларны агулау безнең районда башка булмаячак инде. Тик агро оешмалар бюджетларын бер ел алдан планлаштыра, шуңа күрә беренче класска караган агулар узган ел ук алынып куелган булган. Киләсе елдан исә, басуларны 3нче класска караган пестицидлар белән эшкәртүне күз уңында тоталар», – дип белдерде ул «Безнең гәҗит»кә.

– Алар кулланган пестицидлар Русиядә тыелмаган, каталогка ук кертелгән. Тик узган ел бездә әлеге агу аркасында бик күп бал кортлары үлде. Татьяна Минеева исемле 65 яшьлек умартачы апабыз шушы үле кортларын, басудагы яшеллекне һәм балын лабораториягә тапшырган иде. Аңа бал кортларының чынлап та басудагы агу белән агулануы аркасында үлүе турында нәтиҗә чыгардылар. Тик агро оешманы судка бирмәде, тикшерү комитеты аша җинаять эше ачтырырга гына теләде. Мондый очракта судка бирергә кирәк, шулай иткәндә килгән зыянны капларлык акча сорый алган булырлар иде, – дип аңлатты җитәкче.

Зыян күргән умартачылар былтыр юньләп моның тәртибен дә белми иде шул. Беренче мәртәбә шундый куркыныч хәл килеп чыкты бит. «Мондый очракларда башта комиссия чакыртып акт төзетергә, соңыннан исә лабораториягә барырга, иң ахырдан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дигән сүзне Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе җитәкчесе Марат Марс улы Миңнебаев та кабатлады.

– Тик безнең умартачыларның беренчедән паспортлары ясатылмаган, ә ул ясатылмаган килеш мәхкәмәгә ничек барасың? Икенчедән, гариза язарга теләмиләр. Болай гына беркем дә китереп бирми, ахырга кадәр йөрергә кирәк, – ди ул.

Саба һәм Арча районындагы кортлар агулану фактларын да Марат Марс улына җиткердек, ул әлеге мәсьәләләр күз уңында тотыла, диде. Быел әлегә Тәтеш районындагы 1500 баш умартага килгән зыяннан тыш зур югалтулар, Аллага шөкер, булмады. Язманы әзерләгән вакытта Мамадыш районының Шәдче авылында яшәүче Мидхәт Садыйков белән аралаштык. Аның узган ел 200 умартасы булган, тик 125 умартасы агуланып үлгән иде. «Әлегә кадәр кортларыбыз үлмәде, әмма барыбер ничек булып бетәр, дип, куркып торабыз. Хәзер инде шөпшәләр, бал кортларының үлеме аркасында табигатьтә дә үзгәрешләр бара – кортлар ярдәмендә серкәләнә торган чәчәкләр бик сирәк, кыяклы үлән басып ала башлады болыннарны. Бу шушы пестицидлар нәтиҗәсе инде», – дип сөйләде ул.

Узган елгы зур югалтулардан соң умартачыларга кортларын тернәкләндерү, умарта санын арттыру, көчле күч ясау өчен ничә ел вакыт кирәк булыр – билгесез. Дәүләттән тиешле ярдәм күрсәтелмәде, Марат Марс улы Миңнебаевка шушы акчаларның түләнеп-түләнмәячәге турында бирелгән сорау да җавапсыз калды. «Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм», – диде ул.

Умартачылар үзләрен «Без Татарстанда үги балалар хәлендә, беркемгә кирәгебез юк кебек тоябыз», – дип, юкка гына әйтмидер. Үз тырышлыклары белән көн күрәләр. Тик аларга дәүләттән игътибар ныграк бирелсә, бер дә артык булмас иде. Финанслау ягыннан гына түгел, саклау һәм яклау ягыннан да.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии