«Өйдә утырабыз» режимында Казан ничек яши?

«Өйдә утырабыз» режимында Казан ничек яши?

Үзизоляциядә утыруыбызга да бер ай була инде – Татарстанда 30нчы мартта кертелгән иде ул. Шушы вакыт эчендә халыкның үз-үзен тотышы үзгәргәнме, шәһәр ничек яшәп ята, «өйдә утыр» дигән кагыйдә сакланамы – шуларны ачыклау өчен ике көн рәттән Казан урамнарын әйләндек.

БАУМАНДА КЕШЕ БАР, ИШӘК БЕЛӘН АТ ЮК

Вакыт «изоляциягә кадәр» һәм «хәзер»гә бүленде. Менә үзәктәге Бауман урамы. Беркайчан да йокламый торган урам. Хәзерге режимда да кеше күп йөри икән. Тик туктап, эскәмияләргә утырып тормыйлар, каядыр барышлый гына үтәләр Бауманнан. Урам музыкантлары һәм рәссамнары, хәер сорашучылар, кеше белән фотога төшкән өчен акча сорап йөри торган Ишәк белән Ат – берсе дә калмаганнар.

1885 метр озынлыктагы Бауман урамында 59 кафе санадым. Шул 59ның 5есендә ризыкны үзең белән алырга ярый. Ягъни кафе үзе ябык, эчтә утырып ашап булмый, ләкин урамда көтеп торып, үзең белән алып китә аласың. Тиз туклану ризыклары сата торган кафелар инде болар. Җәмәгать туклану урыннарының бер өлеше ризыкны өйгә китереп бирүгә җайлашкан. Ә бер өлеше «доставка»га да эшләми, ягъни бөтенләй эшсез утыра. Үзизоляция режимы беткәннән соң (әле кайчан бетәр ул?) Бауманда күпме кафе калыр икән – санап карыйсы булыр.

Минем төп максат – полиция вәкилләрен очрату. Урамга чыгарга ярамый, бик каты тикшерәләр, кирәкмәгәнгә чыксаң – штрафлар салалар, дип куркытып торалар бит. Менә ничек тикшерүләрен үз күзләрем белән күрәсем килгән иде. Сумкамда эштән бирелгән махсус белешмәм бар, ягъни урамда законлы рәвештә йөрим. Тик ул белешмәне чыгарып күрсәтергә туры килгәне генә юк. Ярты көн шәһәрдә йөреп тә, үзәктәге урамнарны җәяү әйләнеп тә, бер полиция хезмәткәрен дә очратмадым. Хәер, очратканмын икән. Автобуста кайтып барышлый Җиңү Проспекты метро станциясе янында бер экипаж тора иде. Ләкин ул машиналарны гына туктатты. Шундагы Дан скверында кеше шактый, мәсәлән. Аларның урамга нинди максат белән чыгуларын тикшерүче булдымы икән? Ай-һай… Полиция юк иде бит.

Автобуста кайттым дидем бит. Беренчедән, автобуслар сирәк йөри. Кремль астындагы Үзәк стадион тукталышында үземә кирәкле маршрутны ярты сәгать көтәргә туры килде. Тукталышта бер үзем тордым. Кайбер тукталышларда, әйтик, «Колхоз базары»нда 8 кеше басып тора иде.

Икенчедән, Татарстанда 20нче апрельдән кибеткә һәм җәмәгать транспортына битлексез керергә ярамый дигән карар кабул ителде. Тик мин утырган 37нче маршрут автобусында кондуктор үзе дә битлек тә, перчатка да кимәгән иде. «Ник кимәдегез?» дип сорагач: «Бар минем, бирәләр безгә», – дип кенә куйды.

Җәмәгать транспортында кеше әз. Бәлки, иртәнге якта – эшләүчеләр эшкә барганда автобуслар тулы була торгандыр. Мин кайтканда 20 тукталышка нибары 15 кеше керде. Битлекләре бармы дип күзәтәм. Күбесенеке иягендә генә эленеп тора. Битлеген автобуска кергәч кенә киеп куючылар да булды. Берәү битлек урынына шарф бәйләп куйган. Безнең автобуста бөтенләй битлексез ике генә кеше бар иде, аның да берсе, әйткәнемчә, кондуктор.

15 кешенең 6сы перчатка да кигән. Күбесе – олы яшьтәге апалар. Шулай битлеген иягенә генә аскан олы яшьтәге бер апа керде. Бөтен тоткычларга яланкул тотынып, буш урынга барып утырды, билет бәясен түләде, телефонын чыгарып нәрсәдер карады, шуннан соң гына сумкасыннан медицина перчаткасы чыгарды. 3-4 тукталыш дәвамында кияргә тырышып барды, тик перчаткасының бармаклары ябышкан иде. Сумкасына кире тыгып куйды.

Карар чыкканга карап, кибеттә дә бөтен кеше битлектән йөрми. Гомумән, кибеткә иртәнге 11гә хәтле чыгып калсаң әйбәт. Ул вакытта кеше әз була. Бу юлы кибеткә сәгать 3 тулганда кердем. Кеше бик күп иде. Әйткәнемчә, битлексезләре дә бар. Касса артында торган ике сатучының да ни битлеге, ни перчаткасы юк иде. Дистанция саклагыз, дип кызыл сызыклар сызып куелган, тик киштәләр янында ул араны саклау мөмкин түгел. Гадәт формалашсын өчен 21 көн җитә, диләр. Ара саклау, көтеп тору, бер-береңә сакчыл карау һаман да гадәткә кермәгән әле бездә.

Кешенең әз йөрүен, җәмәгать урыннарының ябык булуын исәпкә алмасаң, шәһәр гадәти тормыш белән яши кебек. «Горводзеленхоз» Камал театры янында газоннарга су сиптерә. Юл салучылар Рихард Зорге урамында 3 җирдә асфальт ямап яталар. Битлексез генә, әлбәттә.

НИҺАЯТЬ, ПОЛИЦИЯ!

Урамда өелешеп торган полиция хезмәткәрләрен күрүемә бу хәтле сөенгәнем юк иде әле. Полицияне күрүдән бөтенләй өметемне өзә башлагач, ниһаять, шимбә көнне көндезге сәгать 1ләр тирәсендә үзәктәге Бауман урамында очраттым мин аларны. Бу көнне дә йөрүемне шушы урамнан башларга булган идем. Бик дөрес эшләгәнмен. Мин килгәндә, Бауман урамы башындагы сәгать янында 15ләп полиция хезмәткәре җыелып тора иде. Тиз генә килмәделәр, башта җыелышып сөйләшеп тордылар (әллә инструкция үтүләре булды микән?). Аннары, өчәр-өчәр бүленеп, үткән-сүткән янына килеп сораша башладылар.

Урамны фотога төшереп торганда минем янга да, ниһаять, өч полиция хезмәткәре килде. Барысы да битлектән, перчаткалары гына юк. Алар якынлаша башлагач, мин дә ияккә элгән битлегемне күтәреп куйдым. Урамда үзең генә булганда кимәсәң дә була бит аны. Бина эченә, җәмәгать транспортына кергәндә яисә кеше булган җирдә кияргә кирәк.

Яшьрәк хезмәткәр матур гына итеп эндәште:

– Хәерле көн! Кирәкмәгәнгә фотога төшереп тормагыз, дип кисәтергә килдек, – үзләре белән таныштырып тору юк инде, әлбәттә.

– Мин журналист. Фотога газета өчен төшерәм, – дип, сумкамнан редакциядән бирелгән белешмәмне алып күрсәттем. Белешмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты чыгарган үрнәк буенча эшләнгән. Анда өй һәм эш адресы, тикшереп карарга кирәк булса дип – җитәкченең телефон номеры да күрсәтелгән. Тик алай тикшереп торасы итмәделәр. Белешмәгә күз генә төшереп алдылар.

– Фотога төшермә, дип әйтергә генә килдегезме? – дим.

– Бөтен кеше янына килеп, шулай кисәтү ясыйбыз. Карантин икәнен беләсез бит. Менә сезнең барысы да тәртиптә. Бөтен кешенең дә алай түгел, – диде полиция хезмәткәрләре.

Алар Бауман буйлап китеп барды, мин ерак китмәдем – бер ун адым гына читкә бастым. Бүген Бауман сары һәм сыек яшел «таплар» белән чуарланган. «Таплар» дигәнем – ризык ташучылар. «Яндекс.еда» хезмәткәрләре – сарыдан, «Деливери Клаб» хезмәтендә эшләүчеләр – яшелдән. Кафеларда ризык әзер булганын көтеп, урамда көтеп торалар. Аларны да туктатып тикшерәләр.

Шулай күзәтеп торганда: «Аны тикшердегезме?» – дигән тавыш ишетелде. Бер полиция хезмәткәре, миңа күрсәтеп, ике иптәшеннән шулай дип сорый икән. Битлегемне тагын күтәрдем – икенче тапкыр тикшерергә килделәр.

– Исәнмесез! Сезне тикшерделәрме әле?

– Тикшерделәр, – дип ерак түгел торучы полиция хезмәткәрләренә күрсәттем. Шулай да тагын белешмәмне чыгардым. Исемен әйтеп тормаган бер полиция хезмәткәре ялан кул гына белешмәмә үрелә башлаган иде: «Сезнең перчаткагыз юк бит. Тотмыйча гына карагыз», – дидем.

– Миндә коронавирус юк, – диде аптырап калган хезмәткәр. Шулай да белешмәне тотмыйча гына карады. Карады дип, күз төшереп алды инде.

– Мин каян белим сездә вирус бармы-юкмы икәнен? Берәүгә дә ышанып булмый! – дим.

– Бик дөрес әйтәсез! – дип, икенче бер хезмәткәр сүзгә кушылды. Беренче иптәшенең минем белешмәне карап торганын фотога да төшереп алды. Җитәкчелек алдында хисап тоту өчен кирәктер инде анысы.

– Ничә көн рәттән чыгам, башка көннәрдә тикшерү юк иде, нишләп бүген генә чыктыгыз соң әле? – дигәнемне җавапсыз калдырдылар. Мин дә үз юлыма – Кремль урамына менеп киттем.

«ТАКСИДА АКЧА ЭШЛӘП БУЛМЫЙ БАШЛАДЫ»

Гадәти көндә алма төшәр урын да булмаган КФУ яны, Ленин бабай һәйкәле янындагы «таба» буп-буш. Кеше дә юк, бай студентларның тезелешеп киткән затлы машиналары да күренми. КФУ каршында торучы яшь Ленин да боегып калган. Хәер, күптән түгел булган туган көнен онытмаганнар икән әле. Һәйкәл төбендә берничә канәфер чәчәге ята иде.

Кремль ачык булып чыкты. Спас манарасы янында полиция посты бар, урамда бер тәртип сакчысы да басып тора иде. Тик мине туктатып тикшереп тормадылар. Кирәкмәгәнгә урамга чыгарга ярамаса да, Кремльгә рәхәтләнеп кереп йөреп була, димәк.

Берәр сәгатьтән кире әйләнеп килгәндә Бауман башында ике генә полиция хезмәткәре калган иде. Әллә минем тикшерелгәнем йөземә чыккан иде инде – бу юлы туктатып тикшереп тормадылар.

Сәгать 5нче киткәндә каһвә сатучы белән сөйләшеп алдык. Кешеләр кафега керә алмый, каһвәне үзләре белән генә алып китә. Каһвә сату нокталарыннан үзәктә бер без генә эшлибез, ди. Мин иртәдән бирле өченче генә сатып алучы икән. Атна уртасында кеше күбрәк, якын-тирәдә эшләүчеләр килә, ди битлекле сатучы кыз.

Юк икән, тикшерелгәнем йөземә язылмаган икән. Кире әйләнеп килгәндә Бауман башында тагын бер туктаттылар. Шулай ук өч кешелек төркем. Миңа килеп эндәшкән яшь кенә егет бик матур итеп исәнләште, үзе белән таныштырды. Кече лейтенант икәне генә истә калды. Монысының битлеге дә, перчаткасы да бар иде. Каян кайтасыз, кая барасыз, ди. Мин журналист, дип белешмәмне алып күрсәттем.

– Сез тикшерергә ял көннәрендә генә чыгасыз мәллә, башка көннәрдә күренмәдегез, – дим.

– Юу-ук, көн дә чыгабыз, бик катгый таләп куелды бит.

– Мин нишләп бер дә күрмәдем икән?

– Тегендәрәк торганнардыр, мөгаен. Һәр көнне чыгабыз, – ди егет. Тегендәрәк тә, мондарак та берәү дә юк иде шул.

Дүртенче тапкыр тикшерелүем метрога кергәндә булды. Итагатьле генә исәнләшеп:

– Белешмәгез бармы, урамга чыгарга рөхсәт итә торган смсмы – күрсәтегез әле, – дип сорадылар.

– Булмаса кертмисезме? – дим.

– Юк, – ди полиция хезмәткәре, көлеп.

– Чынлапмыни?

– Әгәр «гулять» итәргә, су эчәргә барабыз, дип әйтәсез икән, кертмибез.

– Нишләтәсез, штраф саласызмы?

– Без салмыйбыз, тиешле җиргә хәбәр генә итәбез, – дип белешмәмә күз төшереп алды да, хәерле юл теләп озатып калды.

Таксистларга да җиңел түгел. Заказлар кимегән. Иван исемле яшь кенә таксист егет сөйли (битлектән):

– Изоляция режимы кертелгәч, өйдән торып эшләүгә күчтек. 10 меңгә генә утырып булмый бит инде. Шуңа таксида эшли башладым. Теркәлү бик җиңел икән. Машина йөртү таныклыгы булган бөтен кешене алалар. Минем стаж 3 кенә ел, аңа карап та тормадылар. Табышның 20 процентын чигергәч (анысы такси операторына түләүгә, бензинга китә), көненә кулда 1200 сум тирәсе акча кала. Мин бик күп тә эшләмим үзе – 6-8 сәгать кенә. Тик элек 8 сәгатьтә 4-5 мең сум керә торган булган.

Азат исемле икенче бер таксист (шулай ук битлектән): «Сез иртәдән бирле 8нче генә заказым әле (бу вакытта сәгать көндезге 3)», – диде.

– Элек бу вакытка кимендә 15 заказ була торган иде инде. Өстәвенә, бөтен операторлар да бәяләрне төшерде. Бөтенләй акча эшләп булмый башлады. Эш кенә табыйм – бер көн дә тормыйм таксида, китәм, – ди.

Тик хәзер эшен дә каян табасың әле аның…

СҮЗ АЗАГЫНДА. Рейдка чыкканымның беренче көнендә – 4,5 км (6000 адым), икенче көнендә 8 км (11 мең адым) җәяү йөргәнмен. Үзизоляция вакытында куйган шәхси рекордым бу! Бер айдан артык өйдә ятып, ара-тирә кибеткә генә чыгып кергәләп, аяклар җәяү йөрүне оныткан. Тормыш элекке көенә кайтып, рәхәтләнеп урамда йөрергә ярый башлагач, җәяү йөрергә дә ияләнәсе булачак икән әле.

Фәнзилә МОСТАФИНА

«Өйдә утырабыз» режимында Казан ничек яши?, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии