Һәвәскәрләр берлеге төзергәдер бәлки?

Үземнең дә әдәби бәйгеләрдә катнашуым сәбәпледер, Рөстәм Зариповның үтә дә әче тел белән язылган «Каеннан балан җыйганда» («Б.Г.» №35, 7 сентябрь, 2022) дип аталган тәнкыйди мәкаләсе, инде күпме узуга карамастан, әле дә күңелне кытыклап тора. Исемнәре аталган әдипләребез үз бакчаларына атылган «ташлардан» арынып, шәт тынычланганнардыр инде дип гоманлыйк. Тәнкыйть кирәкле шәй дисәләр дә, ул агу ук булмаса да, кәнфит тә түгел. Автор ышанырлык итеп, саллы дәлилләр белән калыплаган мәкаләсен. Һәркемнең дә кодрәтеннән килерлек эш түгел бу, агай-эне. Шигем барын таныган хәлдә, их, шифасы булсын иде диеп, үз фикерләремә күчим булмаса.

 Дөресен әйтим, махсус комиссия барлыкка килгәч, әдәби бәйгеләр икенче сулыш алып, көчәеп китте. Үткәрелә торгач, тәҗрибә тупланып, бу чаралар камилләшә барырга тиеш, әлбәттә. Рөстәм Зарипов кебек вәзгыятьне сафландырырга тырышучылар фикерен дә исәпкә алып. Камиллеккә чикләр юк диләр бит.

Үземә егерме ел дәвамында район Сабантуенда атлар чабышын оештыруда башлап йөрергә туры килде. Ул вазыйфама туры килә, гади телдә әйтсәк, мин – ат врачы. Баштагырак елларда 30-40 чамасы атны старттан дәррәү кузгатып җибәрә идек чабышка. Нечкәлекләрен язып тормыйм, нәтиҗә ясавы бик гаугалы була иде, бигрәк тә узышта махсус хәзерләнгән атлар катнашканда. Атларны нәселле атларга һәм гади атларга бүлеп ярыштыра башлагач кына гаделлеккә якынайдык. Әдәби бәйгеләрне дә шулай үткәрергә кирәк, минемчә. Гомерен язучылык эшенә багышлаганнар әйдә үзләренчә сынасыннар көчләрен. Тибешкәндә тиңең булсын, ди халык. Үзләренә дә кызыграк булыр. Ә калганнар, татфак гыйлеме алырга насыйп булмаганнар, үзара ярышсын. Әлбәттә, әдәби әсәрләрнең дәрәҗәсен кило белән дә, йөгереш белән дә үлчәп булмый. Нәтиҗә ясау гадел, абруе югары булган, әдиплек дәрәҗәсенә ирешкән жюри әгъзалары карамагында калсын.

Ә нигә әле андый бәйгеләрне районнарда да үткәрмәскә, күбрәк кешене әдәбиятка тарту максатын күз уңында тотып. Республика дәрәҗәсендә үткәрелә торган чаралар, авыл, район җирлегендә нинди чагылыш таба, эффекты никадәр – моны да ачыкларга кирәк. Үзгәртү елларына карата чыккан «Тайгадагы кебек, агач башлары селкенә, ә аста тыныч», дигән анекдоттагыча булмасын. Бер уңайдан халык белән язучыларыбызны да ешрак һәм мәгънәлерәк итеп очраштыру мөмкинлеге туар иде. Шулар турында уйлансын иде Мәдәният министрлыгы әһелләре.

Бәйгедә катнашып урын алганнарны берничә елга тынычлыкта калдыру да гадел булыр кебек.

Әдәби конкурсларга җибәрелгән әйберләр кире кайтарылмавын истә тотсак, аларның профессиональ язучылар өчен чимал буларак хезмәт итү ихтималын да уңай яктан бәяләргә кирәк. Әгәр файдаланалар икән, рәхим итсеннәр генә. Ул язмалар суга аткан таш кебек югалмасыннар, күз нуры түгелеп, акыл хезмәте сарыф ителгән бит аларга. Ник әле бер уңайдан жюри әгъзаларына шуны истә тотып, язган кешенең үзенә бәяләмә, тәкъдим-киңәшләр язып җибәреп, иҗади хиссиятен дәртләндереп алмаска?!

«Иҗади бәйгеләрдә хөкемдарлыкка да әдәбият сөюче төрле профессия вәкилләре җәлеп ителә башласын иде», – дигән Рөстәм Зарипов. Минемчә, бик дөрес тәкъдим бу. Бер профессия кешеләрендә, үзләренә йомылып, үз кагыйдәләре буенча яши торган җинаятьчел төркемнәргә (мафия) хас сыйфатлар барлыкка килүен исәпкә алып. Һәр тармакта чын иҗади конкуренция, оппозиция булмаган, ирекле мәгълүмат чыганаклары белән гражданнар җәмгыяте яралгы хәлендә калган, авторитар идарәле илләргә хас, аяныч вәзгыять бу. Мондый әверелешнең әлеге шартларда язучылар коллективы өчен генә түгел, укытучылар, табиблар, хәтта хокук органнары һ.б. өчен дә хас булуы сизелә. Кануннарга буйсынып яшәмәү, коррупция, «круговая порука» дигән әшәкелекләр шулардан башлана кебек тоела миңа. Тикмәгә генә «Закон как дышло, куда повернул туда и вышло», «Закон пишется для того, чтобы его нарушать», «Карга карганың күзен чукымый», «Коймак та, майламасаң, табадан купмый» һ.б. гыйбарәләр барлыкка килмәгән халыкта.

Рөстәм Зариповның татар әдәбиятының монополия шартларында яшәвен тәкрарлавыннан чыгып, үзеннән үзе «һәвәскәр язучылар берлеге оештыру кирәкмиме» дигән сорау туа. Ә бит җитәкчесе Риф Гатауллин булган һәвәскәр композиторлар оешмасы бар дип беләм. Халык хакимияткә ләббәйкә тоткан мәдәният әһелләрен «сарай сандугачы», ди. Ә үзенә хәерхаһлы булганнарын «халык карлыгачы» дип атап йөртә. Боларын, мөгаен, һәвәскәрләр дип тану тиештер... Ихтыяҗ бар икән, бу «кошларның» икесе дә үзара ярыша-ярыша иҗат итсен, бигайбә! Шунысы кызык: икътисадта монополиягә каршы кануннар бар, ә башка тармакларда, мәсәлән сәясәт, белем бирү, сәламәтлек саклау тармаклары өчен бар микән?

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии