Сюрприз һәм яңа сигезтомлык

Татарстан Фәннәр Академиясе һәм аның кул астындагы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 6-7 ел эчендә «Татар әдәбияты тарихы» кебек 8 томлы академик хезмәтнең янә дистә миллионлаган сумнар түгеп яңа күптомлык чыгара башлавына «Мәдәни җомга» газетасының 22нче февраль санында безнең имза белән басылган «Яңа сигезтомлык ник кирәк?» исемле мәкаләне укыганнар шаккатты. Әлеге күптомлыкларның 2014нче елда чыгарыла башлаганына да, 2021нче елда өр-яңадан басыла башлаганына әллә нинди кара көчләр түгел, бер үк җитәкчеләр – Дания Заһидуллина белән Ким Миңнуллин җаваплы. Шунысы гына гаҗәп: бер үк кешеләргә бер үк күптомлыкны төрлечә концепцияләп һәм төрлечә калыплап дәүләт акчаларын җилгә очырырга кем генә рөхсәт итә дә, кемнәр юл куя соң? Әгәр алар бернинди контроль һәм җаваплылыкка да буйсынмый торган җитәкчеләр икән, без нинди җәмгыятьтә яшибез дә, Татарстанда фән торышы нинди упкынлыкка төшеп җитәчәк соң?

«Мәдәни җомга»да дөнья күргән мәкаләдән соң интернет сәхифәсендә дә без укучыларны «Үчлек белән үрелгән түрәлек» дигән киңәйтелгән вариант белән таныштырдык. Яңа басмада без фәкыйрегезнең редколлегия составыннан һәм редакторлыктан чыгарылуы, җитди ачышларга корылган мәкаләләренең алып ташлануы төбендә минем Турытукайлыгым – тәкәббер түрәгә турысын әйтүемнең тагын нинди шаккатарлык нәтиҗәләргә китерүе аңлатылды.

Һәм менә 90нчы яшемә чыккан көннәрдә якташым һәм кайчандыр шәкертем булган Д.Заһидуллина тарафыннан ясалган тагын бер сюрприз: алда торган юбилеем уңае белән Татарстан китап нәшрияты басып чыгарырга җыенган «Татарский фольклор» дигән рус телендәге китабыма ул тыю салган, аны кирәкле китаплар исемлегеннән сызып ташлаган. Гәрчә, КФУ составындагы мин эшләгән Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты нәшрият адресына юллаган хатта аеруча басым ясап әйтелгәнчә, моннан 10 ел элек нибары 700 данә белән генә басылган, җитмәсә беренче мәртәбә рус телендә нәшер ителә торган әлеге китапка мохтаҗлык һәм ихтыяҗ ифрат зур булса да.

Хәтеремдә: заманында сүз барган китапның татарча кулъязма текстын тикшергәндә, Д.Заһидуллина «Эшчеләр фольклоры» дигән бүлеген кирәксез дип тапкан иде. Бу позициянең нигезендә эшчеләр фольклорын крестьян фольклорының дәвамы итеп кенә карау идеясе ята. Галимәбез исә эшчеләр иҗатында бары тик авыл халкы иҗаты белән бергә кушып, «соус» итеп файдаланырлык уртаклык кына күрергә тели. Бер уңайдан Тәлгать Галиуллинның да шушындый ук карашта торуын искәртик.

Шәхсән үзем исә эшчеләр иҗатын авыл җирендә яшәүчеләр иҗаты эчендә «эретүгә» яки аларны бергә кушып кайнатуга каршы. Заманында фольклор курсын укытуны эстафета рәвешендә миңа тапшырган Мөхәммәт Мәһдиев тә шундый ук фикердә иде. Моны раслау өчен аның «Ачы тәҗрибә» китабыннан яшь чагында шахтёр булып эшләгән олуг язучы Шәйхи Маннур белән ике арада булган кызыклы сөйләшүләреннән өзек китерәм.

«– Син татар халык иҗатын укытасың, бу турыда мәкаләләрең дә чыккалап тора. Менә син бер сорауга җавап бир: безнең татарда шахтёрлар фольклоры дигән бер өлкә бар. Башка милләтләрдә андый фольклор юк. Шуның сәбәбе нәрсәдә? Ә? Белмисең?

Билләһи, үзем шул фәннән лекцияләр укыйм, үземнең бу турыда уйлап та караганым булмаган. Әйе, Шәйхи абый, белмим. Билләһи, белмим. Шунда ул безнең чорның диссертацияләре, монографияләр, аспирантлар турында берничә тозлы сүз әйтте дә сөйләп китте:

– Татарның тимер юлда, станокта, элемтә системасында эшләрлек техник әзерлеге юк. Бәхет эзләргә чыгып киткән татар егетенә бер генә юл бар – шахта. Чөнки анда техник әзерлек кирәк түгел ул заманда, тачка, кәйлә, көрәк белән эш итү өчен нибары физик көч кенә кирәк. Ә татар егетендә ул бар. Шуңа күрә шахтёрлык ул – безнең милли сыйфат. Әнә шулай аның үз фольклоры туган.

Бу, әлбәттә, минем өчен ачыш иде. Бераздан мин моны үз белгәнем итеп лекция курсларында файдалана башладым».

Монда инде шәрехләү артык. Ике олуг шәхескә кушылып шуны гына әйтәсе килә: Д.Заһидуллинаның аһ-зарлы татар тарихында эшчеләр фольклорының үзенчәлекле урын биләвен танымавы һәм шул иҗат катламын беренче тапкыр анализлаган безнең китапның басылуына каршы чыгуы этник аерымлыкларыбызны һәм милли ихтыяҗларыбызны санга сукмау белән бер. Басым ясап әйтергә кирәк: аның милли-этник мирасыбызга мондый каршылыклы һәм беръяклы мөнәсәбәте очраклы гына түгел, ә шул иҗади катламны өйрәнү белән шөгыльләнгән авторларны һәм аларның фәнни хезмәтен, башлыча, үз каланчасыннан торып бәяләвен, димәк, фәнни сизгерләү-тоемлау дәрәҗәсен чагылдыра торган шәхси «профессиональ» сыйфаты. Моның чыннан да шулай икәнлеге «Яңа сигезтомлык ник кирәк?» дигән мәкаләдә атап күрсәтелгән реаль фактлар белән дә раслана.

Шушы көннәрдә «Татмедиа» залында «Татар әдәбияты тарихы»ның кабаттан нәшер ителгән 1-2нче томнарын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә дә Д.Заһидуллинананың чыгышыннан һәм җавапларыннан иҗади мирасыбызга карата субъектив һәм тенденциоз мөнәсәбәттә торуы ап-ачык күренде. Мин монда, барыннан да элек, әдәбиятыбыз тарихының беренче басмасында урын алган һун-гуннар иҗаты турындагы хезмәтебезнең яңа басмада төшереп калдырылуын күздә тотам. Зур белгечләр тарафыннан «Это эпохальное открытие, это пионерский труд. Такого ещё в тюркологии не было», – дип югары бәяләнгән фәнни тикшерү бу. Анда, тарихта беренче буларак, тәгаен дәлилләргә нигезләнеп, ерак бабаларыбызның тел-авыз иҗатында формалашкан уннан артык жанр һәм риторика-матур сөйләү сәнгате тикшерелә.

Нигә бу җитди материалны төшереп калдырдыгыз, дигән соравыма Д.Заһидуллина җиңел генә: «Чөнки фәндә төрки әдәбиятлар тарихын V гасырдан башлап кына өйрәнү кабул ителгән», – дип җавап бирде. (Бәрәкалла, ә 2014нче елда расланган 8 томлыкны чыгара башлаганда ул соң кайда булган?!) Әлбәттә инде, республикада гуманитар фәннәрнең торышы һәм үсеше өчен иң җаваплы кешенең авызыннан шундый торгынлык, катып калганлык сизелеп торган җавап ишетү бик сәер иде. Мин, фән бер урында гына тормый, ул бит туктаусыз үсештә, дип ризасызлыгымны белдердем. Кем-кем, Фәннәр Академиясендә вице-президент постын биләгән галимә күренекле тюрколог Н.Баскаковның вузлар өчен дәреслек итеп чыгарылган китабында төрки халыкларның телен өйрәнү һәм өйрәтүне һун теленнән башлап китүенең, димәк, төрки әдәбиятларның башлангыч чорын да һуннар иҗаты белән бәйләп карауның урынлы булуын, һичшиксез, аңларга тиеш иде. Ул гынамы? Америка синологы Э.Паркерның «Тысяча лет из истории татар»дигән сенсацион китабында безнең эрага кадәр Кытайның төньяк территориясендә яшәгән һун-сөннәрнең бер өлеше «та-та» (кытай телендә «р» авазы юк), ягъни «татар» дип аталганлыгы исбатлап күрсәтелгән. «Татар» этнонимының һәм борынгы генетик тамырларыбызның шуларга ук барып тоташуын раслый торган, әмма Д.Заһидуллина тиешле игътибар бирмәгән бу феноменаль ачыш – әдәбият тарихының беренче басмасына һун-гуннар иҗатының бик дөрес кертелүен раслый торган куәтле дәлил.

Әдәбиятыбыз тарихының яңа коллектив тарафыннан нәшер ителгән яңа редакциясендә – шул ук беренче томда тарихилыкны һәм алдан уйланган концепцияне боза торган башка үзгәрешләргә дә юл куелган. Атап әйткәндә, күренекле олуг галимнәребездән проф. Резеда Ганиеваның «Шәрык яңарышы һәм Кол Гали иҗаты» дигән, фән докторы аксакал Мәсгут Гайнетдиновның «Исламлашу. Болгарлашу. Мәдәни күтәрелеш», «Әхмәт Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани иңатларының тарихи-иҗтимагый җирлеге», «Кыйссасел-әнбия» дип исемләнгән үзәк һәм җитди мәкаләләре дә, «реформаторлар» кайчысы астына эләгеп, кисеп калдырылган. Белүебезчә, ошбу авторлар икесе дә – соңгы дәвердә генә вафат булган «могиканнар». Сын-кыяфәтләре әле күз алдыннан да китеп өлгермәгән замандашларыбызның менә шулай мәрхәмәтсез һәм әхлаксыз мөгамәләгә дучар ителүе бернинди кысага да сыя алмый.

Резеда Ганиеваның Идел буе Болгар дәүләтенең Көнчыгыш Ренессеансы орбитасына керүен беренчеләрдән булып исбатлаган һәм атаклы «Кыйссаи Йосыф» поэмасының шул мохитта иҗат ителүен тикшереп нигезләгән хезмәте – аның горурлыгы иде. Мин матбугат конференциясендә шушы хезмәтне кире кагучыларга мөрәҗәгать итеп, бу бит хурлык дип реплика ташлагач, Д.Заһидуллина башка томда Р.Ганиеваның ХХ гасыр башындагы татар әдәбиятына бәйләнешле хезмәте урын алачагын әйтеп, акланырга тырышты. Ләкин залда утыручылар белеп тора: бөтенләй башка чорга карый торган әлеге хезмәт болгар-татар мәдәниятенең алшартларын һәм язма әдәбиятыбызның ничек башланып китүен ача торган тәүге хезмәтне һич кенә дә алмаштыра алмый. Яки менә узган заманның тарихи һәм милли-иҗтимагый аң мохитенә, беренче басманың концепциясенә тулысынча туры килеп торган «Дәфтәри Чыңгыз-намә» әсәренең яңадан нәшер ителгән икенче томга кертелми калдырылуын ничек аңларга? Миркасыйм Госманов, ә аңарчы Гали Рәхим һәм Ибраһим Хәлфин кебек зур галимнәр тарафыннан махсус өйрәнелгән әлеге язма дастаннар тупланмасы тарихи һәм сәнгати планда Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларына бәйләнешле төрле кызыклы һәм билгесез фактларны чагылдыруы ягыннан бик тә кирәкле синкретик төзелешле әсәр югыйсә. Яңа басмада урынсыз рәвештә төшереп калдырылган материаллар рәтендә урта гасырлар әдәбиятының зур белгече мәрхүм Шакир ага Абиловның хезмәтләрен дә күрсәтеп булыр иде.

Аннары килеп, беренче басмада яңа табышларга нигезләнеп тиешле фәнни югарылыкта эшләнгән бериш саллы хезмәтләрнең, бөтенләй соралмаганда, башка авторларның шул ук темаларны кабатлый торган, кайберләре хәтта фәнни яктан кайтыш мәкаләләре белән алмаштыру сәбәбен аңлау да кыен. Мәсәлән, Мәскәү профессоры Әлфинә Сибгатуллинаның «Төрки-татар дөньясында дини-суфыйчыл әдәбият» дигән саллы хезмәте, М.Гайнетдинов тарафыннан башкарылган «Харәзминең «Мәхәббәтнамә» поэмасы», йә булмаса таләпчән профессиональ тәнкыйть күзе аша үткән без фәкыйрегезнең «Идегәй», «Чура батыр» исемле тарихи һәм героик поэма-дастаннарыбыз турындагы хезмәтләре моңа характерлы мисаллар була ала.

Минем хезмәтләргә альтернатив алмаш рәвешендә тәкъдим ителгән мәкаләләрнең берсе компилятив алымга, ягъни башкаларга иярүгә корылганлыгы, ә икенчесенең тарихи фактларны бутавы һәм бозуы, хәтта хыянәтче, сатлыкҗан Чара батырны дошман явыннан Казанны саклаучы геройның прототибы итеп күрсәтеп, сәяси-идеологик фальсификациягә юл куюы белән әдәбият сөючеләр, әлбәттә инде, таныш.

Кабат нәшер ителә торган «Татар әдәбияты тарихы»ның җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән тәүге ике томында беренче башлап күзгә бәрелеп торган кимчелекләр әнә шундый. Минем аңлавымча, алар – асылда беренче басмада ирешелгән бериш үтә җитди казананышларның югалтуга яки читкә тибәрүгә дучар ителүен дәлилли торган факт. Урынлы сорау туа: әгәр сүз барган томнарда төзүче һәм мөхәрир күбрәк тарихчы булуы аркасында боларны сиземләми калган икән, нигә соң яңа редколлегия әгъзалары һәм бигрәк тә яңа сигезтомлыкның төп инициаторы Д.Заһидуллина шундый җитди хаталарны үткәргән?

Сүз уңаеннан әйтим: шәхсән мин үзем әдәбиятны өйрәнү һәм шәрехләү концепциясендә сүз сәнгатенең иң борынгы төрен эпос дип, яисә эпик хикәяләү белән генә бәйләп караучылар (I том, 12 б.) белән килешеп бетмим. Төрки җирлегендә бу караш, әлбәттә инде, борынгы рун графикасында һәм өлешчә эпос стилендә иҗат ителгән Орхон-Енисей ядкарьләренә бәйле рәвештә формалашкан булуга охшый. Әмма ләкин безнең әлеге дә баягы кире кагылган хезмәтебездә тикшереп ачыкланганча, һун-гун бабаларыбыз иҗатында бериш шигъри-поэтик жанрларның инде формалашкан булуы, йә булмаса А.Н.Веселовскийның борынгы культураларда поэзия һәм өлешчә лириканың яралуын «йола хоры» яки «хор синкретизмы» белән бәйләп тикшергән хезмәте исә эпосның иң борынгы иҗади катлам итеп каралуына кискен каршы килә.

Анализлана торган томнарның уңай якларына килгәндә, төп яңалык итеп мин аерым авторларның өстәмә рәвештә кертелгән материалларын, атап әйткәндә, Ләйлә Дәүләтшина, Илсөяр Закирова, Лилия Мөхәммәтҗанованың теге яки бу тарихи чорның традицион фольклорына багышланган һәм бигрәк тә Гамирҗан Дәүләтшинның борынгы төрки дәвергә, Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары тарихына, мәдәниятенә караган хезмәтләрен аерып күрсәтер идем. Калганнары – беренче басмадан күчкән таныш язмалар. Минем карашымча, кабаттан нәшер ителгән ике томда, авыз тутырып, принципиаль һәм концептуаль характердагы яңа казанышларга ирешелгән дип өйтергә нигез юк. Беренче басма белән чагыштырганда, югалтулар яңадан өстәлгән казанышларга караганда күбрәк. Д.Заһидуллинаның кереш мәкаләсендә бәян ителгән “реформачыл” концепциясе, шул исәптән методолиягә бәйләнешле фикерләре (үсеш-үзгәрешләрне формацияләр алышынуга бәйләп түгел, ә иҗтимагый-тарихи шартларга бәйләнештә шәрехләү; тышкы факторларга нигезләнү белән бергә, милли үзаң, менталитет, милли-этник психологиягә мөнәсәбәтле эчке факторларга да зур игътибар бирү; тарихилык һәм диахрон приципны саклау) асылда Равил Рахмани тарафыннан төзелгән томнарда, шуларда басылган мәкаләләрдә үк чагылыш тапкан иде. Шулай икән, сигезтомлыкны “тулыландырып, төгәлләштереп яңа басма итеп эшләргә” дигән төп таләп без рецензияли торган томнарда берничә бөртек мәкалә белән генә чикләнә булып чыга түгелме?!

Ә бит зурдан кубып керешелгән “үзгәртеп кору”ның бик зур чыгымнар белән бәйләнгән хәтәр ягы бар. Матбугат конференциясендә безнең налоглар исәбенә җыела торган акчаның инде әзер басма продукцияне кабаттан эшләүгә сарыф ителүе хакында сүз чыгарып карасам да, бу җитди һәм үтә аянычлы мәсьәләгә күз йомдылар. Статистик күрсәткечләр исә бик хәтәр һәм хәвефле. Акча санаганны яратканлыктан, конкрет мәгълүматларга мөрәҗәгать итик. Беренче басманың 1500әр данә тираж белән чыккан дип күрсәтелгән беренче томы ук 1 млн 100 мен сумга төшкән. Ә типография чыгымнары һәм кәгазь бәясенең һәр ел саен артып торуы берәүгә дә сер түгел. Шуларны да исәпкә алган чакта, 2014нче елда нәшер ителә башлаган 8 томлыкның бәясе 11-12 млн сумнан да артып китүе җиңел аңлашыла. Бу чыгымнарга әле гонорар күләмен өстәү дә кирәктер. Әмма гаҗәбе шул: күптомлык өчен фәнни мәкаләләр әзерләнгән галимнәрнең сыңарына гына да сыңар тиен дә каләм хакы түләнмәде. Аңа тиешле чыгымнар кая киткән?

Янә бер гаҗәеп хәл: җәмгысе 11 меңгә җыела торган беренче басманың тиражы кая киткән? Сатуга бөтенләй чыгарылмаган, хәтта Язучылар берлегенә барып ирешмәгән. Хисап кәгазьләрендә институт һәм мәктәп китапханәләренә таратылды, дигән «аклану» язылса да, хәтта Казан Федераль университеты китапханәләрендә дә 8 томлыкның сыңар гына тулы комплекты да юк! Беренче басманы милли кадрлар әзерләү, культура-агарту, фән-сәнгать үзәкләренә менә шулай «чамалап» тарату, «берәмтекләп бүлү» – икенче басманы чыгару максатында махсус эшләнгәнме әллә?

Димәк, акылы арттан йөргән “начальство”ның, алдын-артын уйламыйча, сигезтомлыкның яңа басмасын нәшер итәргә алынуы ифрат кыйммәткә төшәчәк. Асылда Д.Заһидуллинаның яңа сигезтомлыкта “милли әдәби барышны мөмкин кадәр тулы һәм дөрес итеп чагылдыру гамәлгә ашырыла” дип раславы без анализлаган ике томдагы җитди югалтулар белән һич тә ярашмый, ягъни реальлеккә туры килми. Күбрәк кереш мәкаләдә генә торып калган мондый раслаулар һәм вәгъдә ителгән үзгәрешләр, хәтта күпмедер дәрәҗәдә яңа яки аз билгеле фактлардан торган тәкъдирдә дә, яңа сигезтомлык чыгаруны акларлык җитди сәбәп яки сылтау була алмый.

Әгәр шулай икән, йә әйтегез: “мин-минлек” илә башбаштаклыкка корылган һәм ничәмә миллион сумнарга төшә торган мондый хәтәр “уен” өчен хокук саклау органнары каршында, кем яки кемнәр җавап бирер?

Марсель БАКИРОВ,

ф.ф.д., КФУ профессоры

Комментарии

Марсель абыйның фикерләренә кушылам! Дәния Загидуллины югары дәрәҗәдәге белгечләр арасына кертеп булмый. Мин уземнең аның белән әш буенча булган тәҗрибәгә таянып әйтә алам ул уз файдасына галимнәрнең әшләгән әшләрен кулланырга җирәнми. Бик ояныч безнең әдәбият хәм гомумән гуманитар фәннәрдә шундый кешеләр мөдир булып тора.

08.04.2023 15:45

Марсель абыйның фикерләренә кушылам! "Татар әдәбияты тарихы"ның ике редакциясе белән таныштым. Бер буын галимнәрне татар тарихыннан юк иткәннәр... Бу дөрес түгел... Концепция галимнәр белән бергәләп конференция, түгәрәк өстәлләрдә расланырга тиеш иде. Пресс-конференция вакытында олы буын галимнәре (М. Бакиров, Х. Миңнегулов, Ф. Галимуллин, Р. Ганиева, Р. Рахмани күздә тотыла) тарихилык принциптан баш тарттылар, материаллары - публицистик дип нәтиҗә ясау бу нинди сүз (Д. Заһидуллина бәяләмәсе)? Сүз академик басма турында бара. Кая караган редколлегия: К. Миңнуллин, Д.Заһидуллина һәм башкалар. Аксакалларга әйтмиче, аларның хезмәтләрен юк итәләр. Кайда экспертиза? Кая караган редколлегия? 10 млн. акча чүпкә чыккан дигән сүз... Караламага тотылган булып чыга түгелме? Галимнәрнең кулына эләкмәсен өчен мәктәпләргә җибәрелгән, ләкин без анда да тулы комплектлар очратмадык... Кызык.. Халык турында кайгырып эшләнгән эш булып чыкмый... Кызганыч... Бу хезмәт турында фикер бастыру тыела? (!!!). Фәнни самодеятельность фәнни эш урынына...

09.04.2023 11:14