Фәндәс Сафиуллинның матбугатка әйткән соңгы сүзләре: «Икенче Хәтер көнебез барлыкка килмәсен дисәк...»

Фәндәс Сафиуллинның матбугатка әйткән соңгы сүзләре: «Икенче Хәтер көнебез барлыкка килмәсен дисәк...»

10нчы октябрь көнне кайгылы хәбәр килеп иреште: татарның тагын бер күренекле улы, 1990нчы елларда Татарстан Югары советы, 1999-2003нче елларда Русия ДәүДумасы депутаты булган, соңгы көннәренәчә милләте һәм туган теле язмышы өчен борчылып, янып яшәгән Фәндәс Шакир улы САФИУЛЛИН бакыйлыкка күчте.

Фәндәс абый үз гомерендәге соңгы интервьюсын нәкъ менә «Безнең гәҗит»кә бирде дип беләбез. Хәтер көне турында әңгәмәбез узган саныбызда – 6нчы октябрь санында басылып чыкты («Нигә халык иң зур тарихи фаҗигасен – дәүләтчелеген югалту көнен онытырга тиеш ди?!», №39, 2021). Башта өенә чакырган иде, сентябрь ахырларына дип сөйләштек. Ләкин 29нчы сентябрьдә шалтыраткач: «Якшәмбе көнне генә Казанга кайттык. Авырып торам әле, теге каһәр чир була күрмәсен, телефоннан гына бирим интервьюны», – диде. Фәндәс абый хәленнән зарланмады. Бик каты йөткерә генә иде. «Болай йөткереп, диктофоныңны җимермәсәм ярый инде», – дип шаяртып та алды әле. Сөйләшә генә башлаган идек, домофон тавышы ишетелде. Мазок алырга табиблар килгән икән. Алар киткәч, Фәндәс абый үзе шалтыратты. Хәтер көне турында сөйләштек. Сорауларың калган булса шалтырат, табиблар бүтән борчып йөрмәячәк инде, диде. «Рөхсәт бирсәләр, Хәтер көне митингында күрешербез», – дип саубуллаштык. Кызганыч, насыйп булмады. Без сөйләшкәннән соң берничә көн үткәч, Разил Вәлиев инстаграмына: «Фәндәс Сафиуллин авыр хәлдә хастаханәдә ята», – дип язып кертте. Ә тагын берничә көннән үлем хәбәрен алдык. Коронавирус кыска гына вакыт эчендә үпкәсен «ашап» бетергән...

Фәндәс Сафиуллин һәрбер чыгышында диярлек милли университет идеясен телгә ала иде. Бу юлы телефоннан сөйләшкәндә дә, төп сорауларга җавап биреп бетергәч, «тел турында бер язганда кыстырып җибәрерсең шунда» дип, фикерен әйтте. Ул сүзләре Хәтер көне турындагы язмага керми калды, чөнки газета полосасында урын чикләнгән. Менә хәзер уртаклашабыз: «Татар теленең үлемсезлеген тәэмин итү өчен бердәнбер чара – телебезне дәүләт теле, идарә, сәясәт, югары культура теле итү. Моның өчен мәктәпләр булдыру гына җитми. Югары уку йортыбыз булырга тиеш. Яһүдләр Русиядә генә дә өч милли университет оештырды, югыйсә үз илләрендә дә бар бит инде. Хоккей, футбол командалары төземәделәр – аңа «акыллары җитмәде». Ә без һаман сузабыз, теләмибез. Татар халкының җитәкчелеге үзе милли университет идеясенә каршы чыга. Андый халык башка юк. Бәйсезлек алган халыклар иң элек университет булдырды. Катар дәүләтенең чүлдән башка бернәрсәсе юк иде. Милли университет булдыру карары кабул иттеләр. Хәзер дөньяда иң алдынгы илләрдән санала. Тагын бер Хәтер көнебез барлыкка килмәсен дисәк, безгә милли университет булдырудан башларга кирәк».

***

Фәндәс Сафиуллинның соңгы вакытта әйткән тагын берничә фикерен искә төшерәбез.

2017нче елның 2-6нчы август көннәрендә башкалада Бөтендөнья татар конгрессының VI Корылтае узды. Фәндәс Сафиуллин «Татар рухы: тел һәм мирас» дип аталган утырышта чыгыш ясады: «Без (милләт. – Ф.М.) табиб килгәнне көтеп, палатада җыелышып сөйләшеп утырган сырхауларга охшаган. Ә кайда соң «табиблар»? Кайда безгә милли кадрлар әзерләп бирергә тиешле Илшат Гафуров (КФУ ректоры. – Ф.М.)? Кайда министрлар, җитәкчеләр? Димәк, бу сөйләшү бары тик бераз булса да эчне бушату һәм стрессны киметүгә генә кайтып калачак. Кызганыч, бүген безнең хәлебез бик авыр. Безгә кичекмәстән реанимация кирәк, ә без макияж турында сөйлибез. Законнан милли компонент алып ташланды. Фәннәрне татарча алып барып була, ә менә татар телен, әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен укыту законлы түгел инде. Урысча әйткәндә, «вне закона». Безнең дәреслекләр язарга хокукыбыз юк. Татарча диссертация якларга хокукыбыз юк. Менә шул милли компонентны алып ташлау милли мәгарифне бетерде дә инде. Ә урыс телендәге БДИ «контрольный выстрел» булды. Бу нәрсә дигән сүз – укуыңны дәвам итәсең килә икән, урыс бул, дигән сүз.

Әйдәгез, тагын бер Корылтай үткәрик әле. Анысына татарларны түгел, безгә каршы сәясәт алып баручыларны чакырыйк. Бөтен ФСБ утырсын монда, прокуратура, президент аппараты утырсын. Ашатыйк-эчертик, атна буе ятсыннар, тикшерсеннәр, эзләсеннәр дошман. Татарлар арасыннан Русиягә каршы эшләүче хет бер дошман табып күрсәтсеннәр безгә. Юк ул! Татарның милли хәрәкәте дә, милләтче дигәне дә бервакытта да урыска каршы да, Русиягә каршы да көрәшмәде. Дуамал сәясәткә каршы көрәште».

***

БТИҮне экстремистик оешма дип тану куркынычы тугач, бу елның 13нче февралендә иҗтимагый үзәк чираттан тыш корылтаен уздырды. Фәндәс абый, үзе дә БТИҮнең элеккеге рәисе буларак, залда утыручыларга түгел, шул залда утыручыларны тыярга теләүчеләргә мөрәҗәгать итте. «Башка республикаларга – үзбәкләргә, таҗикларга, кыргызларга, төрекмәннәргә, грузиннарга һәм башкаларга иҗтимагый үзәкләр оештырасы, дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итәсе, митинглар уздырасы булмады. Аларга союздаш республикасы статусы бүләк кебек бирелде. Бөтен автономияле республикалардан татарлар һәм башкортлар гына бу хокуктан мәхрүм калды. Татар халкының бердәм союзда башкалар белән бертигез булырга омтылышына җавап буларак барлыкка килде бу безнең хәрәкәт. БТИҮдә урыс, яһүд секцияләре дә бар иде. Иҗтимагый үзәк татар милли проблемалары хәл ителүне генә таләп итмәде, һәрвакыт бердәм демократик Татарстан өчен чыгыш ясады. Менә, мәсәлән, православ урысларга храмнарны кайтаруның инициаторы булды. Йөзләгән, меңләгән татар мәктәбе ачканда, алар белән беррәттән урыс мәктәбе төзүне дә таләп иттек. Урыс телле мәктәпләр бар, ләкин милли традицияләргә һәм мәдәнияткә нигезләнгән урыс мәктәбе юк иде. Безне юкка чыгарырга теләүчеләргә сүзем: хәрәкәтне юк итәсегез килсә, безне тигезлек, мәктәпләр, тел турында таләпләр куярга мәҗбүр итә торган сәбәпләрне юкка чыгарыгыз. Шуннан соң татар иҗтимагый үзәгенең дә кирәге калмас. Күз алдына китереп карыйк: хатын-кызны көчләгән хулиганнарга шелтә белдерәләр, икенче юлы «эшләр»ен «тавыш чыгармый гына» эшләргә кушалар, ә көчләнгән хатынны 15 тәүлеккә утыртып куялар – төнлә кычкырып, хезмәт халкының тынычлыгын бозган өчен! Халыкка карата да шундый тактика күрелмиме икән, иптәш прокурорлар? Безне бүген авыртудан ыңгырашкан, хокукларыбызның үтәлмәвеннән әрнеп кычкырган, аларны таләп иткән өчен хөкемгә тарталар».

Редакциядән. Фәндәс Сафиуллинны, үз васыяте буенча, Казанның «Курган» зиратында җирләделәр. Аның гаиләсенең, якыннарының һәм барлык татар милләтенең олы кайгысын уртаклашабыз! Урының җәннәттә булсын, милләтебезнең бөек улы!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

P.S. Фәндәс абый кебек шәхесләребезнең китеп баруы ул халкыбыз өчен фаҗига. Милләт ятимләнә бара. Фәндәс Сафиуллин минем тормышымда зур роль уйнады. Телевидениедә эшәгәндә үз сүземне батырып әйтеп, гаделсезлекләрне күреп кайберәүләргә комачау иткәнем өчен миңа төрле юллар белән «пррофессиональ яктан телевидениегә туры килми» дигән ярдык тагып, эшемнән җибәрергә теләделәр. Суд аша, әйтергә кирәк, бик үк гадел эш йөртмәгән судья аша үз абруемны якларга туры килде. Бу 1997нче ел иде. Менә шундый авыр чакларда (мондый чаклар бер генә булмады минем тормышымда) миңа Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллиннар терәк булды. Фәндәс абый безне җылытып торды. Урыны җәннәт түрләрендә булса иде. Ул миләтебезнең каһарманы. Аның исмен милләтебез мәңге онытмас, әле аның исемен урамнар йөртер, һәйкәлләр булыр, тарих гел искә алып яшәр...

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ]

Комментарии