Без – сугыш чоры балалары

Без – сугыш чоры балалары

Җиңү бәйрәменең 80 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнгән көннәрдә сугыш вакытындагы авыр тормыш, мохтаҗлыкта интегеп яшәүнең кыенлыкларын искә алу урынлы булыр кебек. Сугыш башланганда миңа 5 яшь булган. Авыл башында җыелган халыкның елый-елый әтиләрне сугышка озатканнарын яхшы хәтерлим. Безнең авыл (Питрәч районы Салкын Чишмә) 1924нче елда Коркачык, Ямәширмә якларыннан күченеп килгән яшь гаиләләр төзегән яңа авыл буларак, элеккеге елларда яшәгән туганнарыннан калган байлыклары, җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары да булмаган. Билгеле инде, башка җирләрдәге кебек, безнең авылда яши башлаган кешеләрнең дә абзарындагы малларын, ат, арба-чаналарын колхоз төзер өчен бирергә мәҗбүр итеп, авырлык белән яши башлаган еллар була ул.

Авылның тоткасы булган ир-атлар сугышка киткәннән соң, колхозда барлык эшләрне аларның тол хатыннары, өлкән яшьтәге карт-коры, яшүсмерләр башкарырга тиеш була. Колхозда эшләгәнгә хезмәт хакы түләнми. Ул елларда авылда техника юк, бөтен эшләр кул көче белән башкарыла. Көз көне игеннәрне җыеп алганнан соң, бер хезмәт көненә 100-200-300 грамм күләмендә ашлык бирәләр. Күбрәк итеп бирә алган колхоз рәисләрен утыртып куйган очраклар да булгалаган икән.

Яз көне чәчәргә кирәк булган сабан ашлыгын колхоз амбарында калдырмыйча, ач халык урлаудан куркыптыр, Коркачыктагы Заготзернога илтеп тапшыралар. Язгы чәчү вакыты җиткәч, авыл хатыннары пычрак ерып, ничәдер килограмм орлыкны аркаларына асып күтәреп алып кайтырга мәҗбүр иде. Ул вакытта машиналар юк, аның юлы да юк бит. Атларның да әйбәтрәкләрен сугышка алып киттеләр. Атларга ашатырга булмагач, күтәрәмгә калдылар. Аларга ышанып юлга чыгып булмады.

Авыл халкы үзе үстергән бәрәңге, ит, май, сөт, йомырка түләүләрен фронтка озатканнан соң, үзенә ашарына калмады да. Карап торган шул бәрәңге иде. Әле аны да үзең генә ашамыйча, утыртырга калдырырга кирәк. Үз хуҗалыгында үстергән ризыкны үзең, балаларың туйганчы ашый алмыйча, аны сатып керосин, шырпы, сабын, тоз кебек әйберләр алырга да кирәк бит әле. Ул әйберләрне авылда сатып булмый, аның өчен 40 чакрым ераклыктагы Казанга чана тартып барасы. Яз көне карлар эреп юллар ачылгач, машиналар йөри башлый. Шул вакытта, очраган машинага утырып, Казанга барып бәрәңге сату сезоны булып ала иде. Шоферга акчаны капчык башыннан түлисе булгач, ике капчыкны бер итеп тегеп, үзләре дә күтәрә алмыйча азапланалар иде хатын-кызлар. Бәрәңгеме, әллә ит сатарга баргачмы, әни бер зур алма алып кайтып, безгә дүрт балага берәр телем итеп кисеп биргәч, калганын сандыкка тыгып куйган булган икән. Сандыкны ачкач, алманың тәмле исе бөтен өйгә таралган иде. Хәзерге химия заманында ул вакыттагы шикелле хуш исле алма да, ипи дә, ит-майлар да юк шул инде. Без ашаган өшегән бәрәңге, кычыткан, кузгалак һәм башка үләннәр дә химия белән агуланмаган, чиста ризык иде. Шулар безне саклап калгандыр да инде.

Көне буе колхоз эшендә эшләп кайткан арада, ул 25 сутыйлы бәрәңге бакчасын көрәк белән әни ничек казып бетерә алды икән дип уйландыра. Бәрәңгесен утыртасы, чүбен утыйсы, төбенә дә өясе бар бит әле. Без дә бала вакыттан шул эшләрне эшләп үстек. Көз көне бәрәңге алганда көннәр салкын, кар ява башлаган вакытлар була иде. Яңгыр яумаса, бәрәңге үсә алмый бит. Хак Тәгаләдән яңгыр яудыруын ялварып сорап, яңгыр боткасы пешереп ашаганнан соң, анда катнашкан һәм урамда очраган кешеләргә үзара су сибешү йоласы булып ала иде. Колхоз рәисе үзе Аллаһы Тәгаләгә ышанмаса да, авыл картларына, кырга чыгып, яңгыр яудыра торган догаларын укырга кушкан икән. Ходай рәхмәте белән, шундый чаралар уздырылганнан соң яңгыр явып киткән очраклар да булгалый иде. Ул вакытта бәрәңге бакчаларында колорадо кондызлары юк иде әле. Сугыштан соңгы елларда Американың Колорадо штатыннан Польша җиренә самолет белән китереп ташланган кондызлар дөнья буйлап таралды. Көчле химик дарулар кулланып та алардан котыла алмыйча, үзебез дә агуланган бәрәңге ашарга мәҗбүр булдык.

Авыл халкының бәрәңге бакчаларын ел саен үлчәп, 25 сутыйдан артык җире юк микән дип тикшереп йөрделәр. Сугыш вакытында колхоз кырында эшкәртелеп бетмәгән буш җирләр була иде. Ул җирләрне көрәк белән казып бәрәңге утыртырга көче җиткән кеше булса, утыртыгыз дип әйтәсе урында, кешеләрнең өйләре янындагы бакчаларын кисеп, штраф түләтүләрне ничек оялмыйча башкардылар икән? Монда бернинди мәгънә дә мантыйк та юк, шундый да авырлык белән үстергән ризыгын үзе, балалары туйганчы ашый алмыйча фронтка биреп җибәргән өчен рәхмәт әйтәсе урында бит... Авыл халкын бакчасында үскән бәрәңге саклап калды. Эт-мәчеләргә түгел, бәрәңгегә һәйкәл куелсын иде.

Өйне җылыту һәм ашарга пешерү өчен кирәк булган утын мәсьәләсе бездә генә түгел, барлык башка авылларда да ясалма рәвештә кешене мәсхәрәләү өчен китереп чыгарылган проблема булган дип аңларга кирәктер.

Миңа 7, абыйга 9 яшь вакытта, әти үз кулы белән ясаган бала арбасын тартып урманга менгәч, исерек урман каравылчысы очрап, безнең арбаны талап алып киткән иде. Без куркаклар, урысча да белмибез, ул арбаны кайтарып алу өчен артыннан да йөри белмәдек. Урманда череп яткан коры ботакларны җыеп алып кайтырга да рөхсәт ителмәде бит. Безнең шикелле балаларны да кызганмыйча, балталарына кадәр талап алып калалар иде.

Шул ук миннән ике яшькә олырак булган абыем белән пычракка батып, колхоз басуыннан җыйган бер чиләк черек бәрәңге белән кайтып килгәндә колхоз рәисе очрап, безнең ризыгыбызны колхоз амбарына бикләп куйдырткан иде. Шул вакытта, әни дүрт баласын да күршедә яшәгән рәиснең өенә кертеп: «Бу балаларны үзегез ашатыгыз алайса», – дип калдырып чыгып киткән иде. 

Ул вакытта урак өстендә кырда калган башакларны безнең шикелле балалардан җыйдыралар иде. Шул башакны җыеп кайтып килгәндә колхоз рәисе очрап, минем аркадагы капчыкка кулын тыгып карады да, кулына каткан балчык ияреп чыккач, минем яңакка суккан иде. Ул башакны амбарда үлчәп, авырлыгына карап бер-ике телем ипи кисеп бирәләр иде. Җыелган башак авыррак булып күренсен өчен салынган балчык кисәге иде ул.

Авыл хатыннары печән җыеп алып кайта алмасыннар өчен, аларның уфалла арбаларын үзенең өе янында җыеп, чылбыр белән йозаклап куйгач, анда чалгылы сугыш булганын үзем дә күргән идем. Колхоз фермасында эшләүчеләр хайваннарга дип пешергән бәрәңгене ашаганнарын күргәч, шул ук рәис бәрәңге пешкән казан өстенә менеп басып, бәрәңге өстенә «пес иткәне» мәңге онытылырлык булмады.

Кесә төбендәге бер уч ашлык өчен әтинең бертуган апасын һәм үзенең күршесендә яшәүче Бәдыйгөл апаны Пановка төрмәсенә яптырды. Соңыннан озак тормыйча, шул ук колхоз рәисе юлда барган атлы кешеләр белән сугышып, үзе дә Пановка төрмәсендә утырып кайтты. Шул вакытта, әтинең төрмәдә утырган апасы: «Абау, җаным, син дә килдеңмени, бер дә килер кебек түгел идең ич», – дип әйткән булган. 

Ул еллардагы авыл халкын бер гаепсезгә мәсхәрәләүләрнең чиге булмады. Авыл Советыннан килгән бер төркем көтүләре белән кешеләрнең өйләренә кереп, хуҗаларын елата-елата көчләп, заем түләүләренә кул куйдырып йөрделәр. Производствода эшләүчеләр бер айлык хезмәт хакын биреп котылса, авыл халкы колхозда бушка эшләде, ул акчаны каян алырга тиеш булды икән? Колхозында бушка эшләү, бәрәңге, ит, май, сөт, күкәйләрне хөкүмәткә бушка илтеп бирүләр генә җитмәде микәнни? Ул түләүләрне сугыш беткәч тә бетергән булсалар ярамадымы икәнни? Алар даһи Сталин үлгәч, Г.Маленков ил җитәкчесе булып торганда бетерелде. Авыл халкы аңа рәхмәт укыды, бу дөньяда аннан да яхшы кеше юктыр кебек тоелды.

Шундый да көчле кыерсытулар күреп, мәсхәрәләнеп үскән сугыш чоры балаларына карата безнең бай республикабызда, Җиңүнең 80 еллыгына багышлап кына булса да, бернинди ярдәм күрсәтелмәве бик аяныч хәл. Дотациядә утырган төбәкләрдә, бездән киткән акчаларга илнең 54 төбәгендә сугыш чоры балаларына төрлечә формада ярдәм күрсәтелүе турында рәсми рәвештә язылган иде. Шул ук сугыш чоры балалары сугыштан соңгы елларда илне аякка бастыруда да аз гына хезмәт хакы алып эшләгән буын бит алар.

Хак Тәгалә үзенең ярдәменнән ташламасын иде дигән теләктә калыйк әле.

Рәфкать ИБРАҺИМ,

Казан шәһәре

Комментарии