- 27.08.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №08 (август)
- Рубрика: Җан авазы
Күптән түгел 65-70 яшьләрендәге бер әби базарда дәгъва белдерә. Янәсе, итнең бәясен 400 сумга кадәр җиткереп, байлар байый, хәерчеләр бөлә. Әмма әби бәя күтәрелүнең сәбәбен белми. Белсә дә, аңларга теләми.
Беренчедән, байлар ит җитештерми, икенчедән, хәерче дигәннәре шул ук ит җитештерүчеләр бит инде. Азык-төлеккә бәя күтәрелү дөнья күләмендә бара. Аның да сәбәпләре бар: халык саны арта, табигать шартлары үзгәреп тора, фән-техника нәтиҗәсендә иген игү, терлек үстерергә теләүчеләр кими.
Итнең бәясенә килгәндә, әбинең үзендә дә гаеп бар. Пенсия акчасын янга калдырып, азмы-күпме акчасын маяга туплап, оныгын чит илгә озату аның теләге. Нигә монда пычранып йөрергә, чит илдә чиста, рәхәт.
Тормыш шартлары белән чагыштырып карасаң, итнең бәясе әллә ни югары түгел әле аның. Совет чорында бер кило итнең бәясе базарда 5 сум тора иде. Ипи 20-25 тиен булды. Ашханәдә 50 тиенгә ашап чыгып була иде.
Узган елгы корылыкның авыл хуҗалыгына зур зыян салганын әле онытмагансыздыр. Уңышның күләме бермә-бер ким булганда, ничек итеп арзанлы продукция җитештерәсең. Әбиләр бу турыда уйлап та карамый.
Итне кимрәк ашаган, хәтта бөтенләй ашамаган чаклар да булды бит. Шәхсән мин үзем әле армиядән кайткач та итне бик сирәк ашадым. Ә тиешле калорияләр башка ризыклар хисабына тулыландырылды. Юк, чит илдән килгән җиләк-җимеш хисабына түгел.
Кибет киштәләре соңгы утыз елда лимон, әфлисуннар белән тулды. Ә уйлый калсаң, безнең үзебездә дә көньяк нигъмәтләрен алыштырырдай ризыклар бар. Без мәсәлән кәбестәне тозлап куябыз, балан җыябыз, бәлешкә бодай, арпа салу гадәткә кергән иде. Токмач та кулдан җәелде бит ул чакта. Сөт ризыкларының ниндие кирәк, шундыен әзерләдек. Бозаудан калган угызлы сөт тә почетта иде.
Безнең Татарстанда үсә торган балан, миләш, шомырт, карлыган, крыжовник, кура җиләкләре читтән кергән җиләк-җимешне тулысынча алыштыра ала. Менә кайда ул аз гына булган пенсияңне дә файдалана белү ысуллары. Әлеге мин телгә алган әби оныгына бакчадагы алманы да җыйдырмый бит.
Мин һәр елны бакчачылык ширкәтләрен әйләнеп чыгам. Андагы җиләк-җимеш муллыгын күрсәң син!
Узган язны авырып киттем. Табиблар тикшерә торгач, ашказаныма әче, тозлы, борычлы ризыклар ярамаганын ачыклады. Кара әле, без үскәндә болай банкаларга тутырылган тозлы әйберләр, әче соуслар юк иде бит. Алай ашказаны да авыртып борчыганы булмады. Ул заманнарда картлар да артык зарланып йөрмәде. Әллә, мин әйтәм, балачакка кайтып караргамы? Кайттым да шул! Балачактагы кебек, кычыткан, кузгалак, какы турап аш пешерә башладым. Сәламәтлек яхшырып китте бит. Олы малайдан аз гына калышып печән дә чаптым әле.
Әйтәсе килгәнем шул: кеше үзе яшәгән төбәккә балачактан ук яраклаша. Үз төбәгендә үскән файдалы үләннәр гомер буе аның сәламәтлеге сагында тора. Әмма бу бөтен үсемлекләр дә кулланырга яраклы дигәнне белдерми. Үсемлекләрне белеп, әби-бабайларның тәҗрибәсенә таянып куллансаң, алардан зур шифа алырга була.
Әнис ЗАРИПОВ,
Казан шәһәре
Комментарии