«Нигә халык иң зур тарихи фаҗигасен – дәүләтчелеген югалту көнен онытырга тиеш ди?!»

«Нигә халык иң зур тарихи фаҗигасен – дәүләтчелеген югалту көнен онытырга тиеш ди?!»

Быел бер төркем татар зыялысы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Хәтер көнен рәсмиләштерәсе иде» дигән ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Ул «Безнең гәҗит»тә дә басылып чыкты (15 сентябрь, 2021, №36). Татарның милли фаҗига көне якынлашканда, шул хатны имзалаган кешеләрнең берсе – Татарстан Дәүләт Советының һәм Русия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фәндәс САФИУЛЛИН белән сөйләшеп алдык.

– Фәндәс абый, Хәтер көненең кайчан да булса республиканың рәсми календарена кертеләсенә ышанасызмы?

– Ышанам. 1996нчы елның 2нче октябрендә мин аны Дәүләт Советы пленар утырышының көн тәртибенә дә закон проекты итеп кертеп караган идем. Безнең «Идел-йорт» дип аталган депутатлар төркеме бар иде. Анда мин, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Сүрия Усманова. Менә без дүртебез инициатива күрсәтеп, ул проектны керттек. Аны үткәрергә алты тавыш җитмәде.

Ул чакта безнең Дәүләт Советы ике формада эшли иде. Депутатлар тулы составта зур сессияләргә, җитди мәсьәләләрне караганда җыелалар, ә көндәлек законнар кабул итү өчен даими эшли торган парламент бар. Анда 39 депутат, шуның 14е безнең закон проектын яклап тавыш бирде, 10сы – каршы, 6сы битараф булды, 5 кеше тавыш бирмәде, 4есе катнашмады. Каршы һәм битараф булганнарның 8е татар депутаты иде. Шуларның 6сы риза булса да, законны үткәреп була иде.

Хуплап тавыш биргәннәрне исемләп әйтеп китик: Фәндәс Сафиуллин, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Сүрия Усманова, Мөхәммәт Сабиров, Рәшит Вәгыйзов, Алмаз Камалов, Рашат Нурхәмитов, Илсур Хөснетдинов, Илшат Гафуров, Фәнәвил Шәймәрдәнов, Марат Галиев, Ринат Мөхәммәдиев, Рамил Маннапов. Кемнәр каршы, кемнәр битараф булганын әйтеп тормыйм. Аларны хәзер тәнкыйтьләп, сүгеп, каргап утырудан безгә файда юк, алай гына да түгел, аларга шелтә белдерергә безнең мораль хокукыбыз юк. Чөнки 1996нчы елдан башлап бүгенге көнгә кадәр ничә сайлау булды, барысында да һаман шул бер үк татарның милли мәгарифен бетерүчеләргә татар авылларында 100әр процент тавыш бирәбез. Бу сайлауда да Татарстан буенча 79 процент тавыш җыелган, ә татар авылларында ул процент бит 79 гына түгел, 89-99 ук булыр. Бигрәк тә 2004нче елдан телебезгә һөҗүм башланды. 2007нче елда милли компонентны алып ташлау, БДИ кертү, урыс телен татар мәктәпләрендә дә ана теле дәрәҗәсендә өйрәнү, татар телендә белем алуның 9 класска калуы татарны «неполноценный народ» – тулы хокукы булмаган халыкка тиңләү иде. Германия дә оккупацияләгән җирләрдә аңа бармаган. Боларны кабул иткәндә бездән сайланып киткән депутатларның шушы 15-20 ел эчендә барысына бергә 20 җөмлә түгел, 20 сүз дә каршы әйткәннәре юк. Бертавыштан хуплап тавыш биреп утыралар. Ә татар халкы йөгерә-йөгерә барып, шуларны яклап тавыш бирә. Шуның өчен, 1996нчы елда каршы тавыш биргәннәрне тәнкыйтьләргә безнең мораль хокукыбыз юк.

– Хәтер көнен рәсмиләштерергә кирәк, дигән фикер белән беррәттән, «кирәкме соң ул Хәтер көне?» дигәнен дә ишетергә туры килгәли...

– Нишләп кирәк булмасын?! Нигә халык үзенең иң зур тарихи фаҗигасен – дәүләтчелеген югалту көнен онытырга тиеш ди? Безгә Ватан-анабыз тарафыннан мөнәсәбәт үги балаларга караган төсле түгел, үзенең улларына-кызларына караган төсле булса, ул авырттыра торган хәтерләр, бәлки, әкренләп сүрелә дә башлар иде. Әмма телебезгә, мәгариф системасына, мәдәниятебезгә, тарихыбызга шулай киң-күләм һөҗүм киткәч, хәтер менә шулай кискенләшеп кайта башлый. Хәтерне оныттырып булмый.

Хәтер ни өчен кирәк? Үзеңнең кем икәнеңне онытмас, халкыңның нинди халык булганын белеп тору өчен кирәк. Әгәр халык тарихи хәтеренә битараф икән, ул үзенең киләчәгенә дә битараф була. Хайван кебек. Менә хайванның инстинктыннан башка хәтере юк. Ул үткәнен дә, әби-бабаларын да, үзенең балаларын, оныкларын да белми. Кеше андый хайвани хәтергә төшәргә тиеш түгел.

Тагын бер куркыныч нәрсә бар. 469 ел элек без дәүләтчелегебезне югалттык, әмма халкыбыз исән калды. Хәзер телебезгә, мәдәниятебезгә, мәгариф системасына барган һөҗүм вакытында телдән дә мәхрүм калуыбыз бар. Мәктәпсез ике буын алышынса, тел бетә. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Туган телебез дә Хәтер көнендә генә калуы, икенче Хәтер көнебез барлыкка килүе ихтимал. Шуңа да искә алырга туры килә безгә.

Хәтер көне дигәч тә, ул кайчандыр булганны сагынып, югалтканга әрнеп елап утыру көне түгел. Хәтер көне ул – тарихи сабак көне. Сугышта халыклар, илләрнең җиңелүендә җиңүче гаепле түгел, җиңелүче үзе гаепле. Җиңелергә теләмәгән, бөтен яшәү көче, ихтыяры бер йодрыкка тупланган халыкны җиңеп булмый. Ни өчен без дәүләтчелегебезне югалтканбыз? Монда Явыз Иванны гына гаепләргә ярамый. Ә нигә без аңардан көчлерәк булмадык? Безнең культура ул вакытта Русиянекеннән бер дә ким булмаган. Русия әле бәләкәй генә җир булган. Нигә без, татар дәүләтләре – Кырым, Әстерхан, Себер ханлыклары, үзебезнекеләр берләшеп, каршы тора алмадык? Нигә морзалар, бүгенге тел белән әйткәндә – хуҗалар, үзара берләшә алмадылар? Нигә Сөембикә ханбикәбезне улы белән бергә сатып җибәреп, җиңел генә котылырга уйладылар? Бүген дә тел, мәктәп мәсьәләсендә җиңелеп килүебез шул ук 469 ел элек булган сәбәпләрдән түгелме икән? Вазгыять кискенләшкән саен, тарихи параллельләр күренә башлый. Шуңа да Хәтер көненең төп максаты – тарихтан сабак алу.

– Русиядә искә алу көннәре бар инде: Бөек Ватан сугышы башланган көнне ил күләмендә искә алалар, репрессия корбаннарын искә алу көне дә булдырылды. Ә ни өчен 1552нче елгы вакыйгаларны искә алудан куркабыз? Сезнеңчә, Мәскәү нәрсә әйтер, дип куркумы бу?

– Анысы да бар, аннан соң Татарстан түрәләре үзләреннән үзләре дә курка хәзер. Мәскәү, Русияне татарлардан азат итү көне дип, тарихта булмаган Куликов сугышын билгеләп үтә бит. Ә нигә безгә чынны искә алмаска?! Алайса алар да үткәрмәсен! Без бит Хәтер көнен урыс белән татар сугышкан дип аңламыйбыз, дәүләтләр сугышканда теге яктан да, бу яктан да бер үк төрле халык кырылган. Яу белән килгәннәр арасында урысы да, татары да булган. Каршы торучылар арасында да татар гына түгел, чуашы да, мариы да, беркадәр урысы да булган. Бу – халыклар арасында барган сугыш түгел, Московия дәүләте белән Казан ханлыгы арасындагы сугыш. Милләтара низаг чыгара дип уйларга кирәкми.

Кабатлап әйтәм: Хәтерне оныттырасыгыз килә икән, Ватан-ана барлык балаларын да тигез күреп яратучы анага әйләнсен, дип әйтергә була. Хәтерне кискенләштерә торган нәрсә милләтчеләрнең гамәлләре түгел – бүгенге сәясәт.

– Хәтер көне рәсмиләштерелсә, сезнеңчә, нәрсә үзгәрер иде?

– Бу көнне курыкмыйча, ачыктан-ачык үткәреп булыр иде. Хәтер көне урамнарда митинг дигән сүз генә түгел бит ул, аны төрле формада уздырып була. Фәнни конференцияләр, мәктәпләрдә дәресләр, матбугат чараларында зур итеп яктырту. Республика әләмен күтәреп кую. Менә боларның барысын да җайга салып булыр иде. Рәсмиләштергәч, Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл дә кирәк була, аны кую җиңеләя. Сөембикәгә дә һәйкәл куярга курыктык бит, югыйсә Кол Гали янында урын бирелгән иде (Меңъеллык паркында. – Ф.М.). Куркаклыкка аклау юк. Курыкканны – куркыталар, изелгәнне – изәләр. Үзен саклый, яклый алмаган, горурлыгы булмаганны кимсетәләр, типкәлиләр. Менә шуны аңлап җиткерү юк бездә.

– Хәзергә Хәтер көнен башлыча Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге генә үткәрә. Алар көрәшеп диярлек рөхсәт ала торган митингларны кайберәүләр «биш-алты бабай җыела торган чара» дип тамгалады. Ничек уйлыйсыз, анда да чыгарга кирәкме?

– Рөхсәт ала алсалар, чыгарга кирәк. Хәтер көне беренче тапкыр 1989нчы елда билгеләп үтелде. Шул елдан башлап, бер тапкыр да чыкмый калганым юк. Мин анда чыгыш ясар, сүз әйтер өчен түгел, «мин хәтерлим» дип күрсәтер өчен чыгам. Хәтер исән икәнен күрсәтергә кирәк безгә!

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА 

Комментарии