«Бер сәгать эчендә биш йорт көлгә әйләнде»

«Бер сәгать эчендә биш йорт көлгә әйләнде»

10нчы апрель көнне Актаныш районының Татар Ямалысы авылында чыккан янгын бөтен Татарстанны тетрәндерде. Бер мизгелдә биш йорт янып, көлгә әйләнсен әле?! Никадәр тырышлык белән торгызылган йортлар, гомер буе тир түгеп җыелган мал-мөлкәт – барысы да ут әсирлегенә эләгеп, җир белән тигезләнгән бит. Карактан кала, ә уттан берни калмый шул...

«ҺӘРКЕМ ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ӘЗЕР»

«Янгын көндез, сәгать 15.00 тирәсендә чыккан. Уттан кеше яшәми торган – өч һәм кеше яши торган ике йорт зыян күргән. Кешеләрнең үзләренә зыян килмәгән. 16.15 сәгатьтә янгынны чикләп алганнар, 17.15 тә ачык ут сүндерелгән», – дип хәбәр итә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Тик бу урында янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче утка каршы көрәшкән авыл халкының тырышлыгы хакында әйтеп үтми булмас.

Татар Ямалысы авылындагы әлеге афәт турындагы видео һәм аудиохәбәрләр тиз арада социаль челтәрләргә таралды. Шуның берсендә авыл кешесе: «Ямалыда көчле янгын, 4 ихата яна. Кемнең буш техникасы бар, җибәрегез, физик көч белән генә җиңә торган түгел, техника кирәк. Зинһар, җибәрегез!» – дип ялвара.

«Менә, иптәшләр, авыл бөтен көе яна. Коточкыч хәл, коточкыч! Биш өй янып бетте, тагын берсенә яну куркынычы яный. Мондагы машина, мондагы техника, мондагы кеше! Коткара торган түгел, су бетте. Бөтен район техникасы җыелды, тик котылгысыз хәлләр. Аллаһ сакласын!» – дип сөйлиләр икенче бер видеода. Җил булу сәбәпле, ут ялкыны тиз арада башта бер, аннары икенче йортны камап ала, сарай, мунча, келәтләрне дә калдырмый. Халык никадәр генә тырышмасын, биш өйне дә саклап калу мөмкин булмый. Моңа да карамастан, авыл башлыгы Дамир Вәлиев халыкның бердәм булып янгынга каршы көрәшүе турында ассызыклый.

– Авыр чакта кемнең кем икәнлеге яхшы беленә. Татар Ямалысы авылында халык дус һәм тату яши, һәрвакыт ярдәмгә әзер тора. Менә бу янгын вакытында да берәү дә читтә калмады, кем ничек булдыра, шулай булышты: чиләкләп су ташыды, янган йорттан нәрсәдер алып чыгарга булышырга омтылды. Күрше-тирә авыллардан да килделәр, һәркем ярдәм кулы сузды. Һәркемгә зур рәхмәт! – ди ул. – Район җитәкчелеге дә, без дә, авыл халкы да янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтәчәкбез. Бу көннәрдә район җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барыла. Берәү дә ярдәмсез калмаячак.

Башлык сүзләренчә, янгынның сәбәбе әле ачыклана. Тик авыл халкы утның чүп яндыру аркасында чыгуы хакында сөйли. «Бер әби чүп яндырган, хәзер кипкән иске үләннәр күп, шуларга да дөрләп ут капкан һәм менә йортларга күчкән», – ди алар.

САКЛАП КАЛА АЛМАГАННАР

Утны күз яше белән сүндерә алмассың – су кирәк, дисәләр дә, каршыңда дөрләп янган йортыңа тыныч кына карап булмый шул. Картлыгымда гомер буе бөртекләп җыйган мал-мөлкәтемнең кадерен күрермен, тыныч һәм матур тормышта яшәрмен дип уйлаган Әспирә апа да бер мизгелдә көлгә әйләнгән йортына күз яшьләреннән башка карый алмый хәзер.

82 яшьлек Әспирә апа Нәбиуллина ире белән Татар Ямалысы авылына 1979нчы елда ук күченеп килгән, үзе – Иске Кормаш авылы кызы. Авылдашлары өчен – яхшы һәм үрнәк пенсионер, балалары өчен – яраткан әни, оныклары өчен сөекле әби ул. Ире бакыйлыкка күчкән булса да, ике кызы һәм оныклары белән бергәләп 15нче апрель көнне гомер бәйрәмен – 83 яшьлеген каршы алырга җыенып йөргән мәлдә бөтен тормышының асты-өскә килә аның. Газиз йортсыз, җиһазсыз – бернәрсәсез кала.

– Документларын гына алып чыга алган. Сандыгында бөртекләп җыйган акчасын да алып чыгарга өлгермәгән ул. Дөрләп янган уттан үзе ничек чыга алгандыр, көчле авырулар, өстәвенә, инсульт та кичергән карчык бит. Өй эчендә дә көчкә генә йөри, – ди авылдашлары.

Әспирә апаның кызы Тәскирә ханым да шушы авылда яши. Әспира апаның ян-ягында кеше яшәми торган, караусыз калган йортлар күп. Ә анда кура агачлары күпләп үсә. Корыган агач, үләнгә ут очкыны эләктеме – «бер» дигәнче бар да ут ялкыны астында калачак.

– Бер сәгать дигәндә биш йорт янып беткән. Шифр шартлый бит ул. Әнинең күршесендәге йортлар шундый. Без эштән кайтканда әнинең лапасы яна иде, йортка күчәр дип уйламадык та. Ут дигәне бик тиз йөри икән, үз юлында берни калдырмады. Әни – күп авырулар күргән кеше. Сумкасына документларын төяп чыккан. Җыйган акчасын да шунда салдым дип уйлаган, тик анысы да янып көлгә әйләнде. Ике паластан кала янган йорттан берни алып чыга алмадык. Ул көнне сизенгәндәй, балаларга: «Әбиегез янына сугылырга кирәк әле, борчылып торам», – дигән идем, күрәчәгебез шушы булган икән, – дип тамак төбенә утырган төерен йотып сөйли Тәскирә ханым. – Ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт. Бик нык булышалар, ярдәм итәләр. Район башлыгы, авыл җирлеге башлыгы да килде, хәлебезне сорашты. Бүген дә сөйләшү булачак, очрашуга барасыбыз бар. Ярдәм итәчәкбез, диләр. Авыл халкы, күрше авыллардагылар – барысы да ярдәм итә. Зур рәхмәт! Мондый хәсрәтне берәүгә дә күрергә язмасын.

Татар Ямалысында туып-үскән 25 яшьлек Зөлфәт Фазлыйәхмәтов та зыян күрүчеләр исемлегендә. Командировкага, эшкә дип Самарага чыгып киткән җиреннән кире әйләнеп кайткан ул. Кайтканда сарай да, мунча да, йорт та янып беткән була инде. Берничә ел элек әти-әнисен җир куенына иңдергән Зөлфәт Аллаһтан язмаган эш булмас ди бу хакта.

– Гаиләбезнең төп нигезе, әти-әниемнең истәлеге булган йортыбызның мизгел эчендә янып көлгә әйләнүе күңелне тырмый. Бертуганнарым белән бәйрәмнәрдә бирегә җыелышып, аралашып тора идек. Әле үз гаиләбезне төзергә өлгермәгәч, бу йортта абыем белән икәү тордык. Берни дә алып чыга алмадык. Паспорт кесәмдә иде – анысы сакланып калды менә, – ди егет. – Тормышның һәр мизгелен дә, шатлыклы һәм күңелсез вакытларын да үтә белергә кирәк. Алты ел элек әнием бакыйлыкка күчкән иде, аңа кадәр әти, ә бүген менә йортсыз да калдык... Ярдәм кулы сузганнарга зур рәхмәт. Һәркем ярдәм итә. Күршеләр дә йортларының ачкычларын бирделәр, хәзер аларда яшәп торам. Аннары күз күрер. Кечерәк бер йорт салып чыгасы иде...

«Безнең гәҗит» укучылары арасында да әлеге гаиләләргә ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр. Ил төкерсә – күл була бит. Рамазан аенда яхшы гамәлләрне күбрәк эшләп калыйк, чөнки Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда кылынган һәр изге эшнең савабын 700 тапкыр арттыра.

Зөлфәт Фазлыйәхмәтовның «Сбербанк» картасы +7 960 074-35-05 номерына бәйләнгән (Зульфат Фларитович Ф.). Ә Әспирә апа гаиләсенә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен кызы Тәскирәнең карта номерын күрсәтәбез: 2200 5301 2811 3255 («Ак Барс» банкы)

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии