ҺАМАН ШУЛ ЖИРИНОВСКИЙ!

Ни чыкмаса шул Жириновскийдан чыга инде. Әле ул безне – татарларны Монголиягә куарга тәкъдим итә, әле Кавказны чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алып, андагы халыкларның үрчүен чикләү фикерен алга сөрә… Аны сәясәт аренасыннан алып атып, экстремизм вә милләтара низаг тудыруда гаепләп бик озакка төрмәгә утыртып куярга шушылары да җитеп торыр иде. Ләкин хөрмәте вә гыйззәтле Владимир Вольфович «юрист малае» булса да, бөек урыс милләтенең якын дусты шул! Шуңа күрә аның «вак-төяк» гөнаһларын дә, Генераль прокуратура да күрмәмешкә салыша. Ул бит татарны вә Кавказ халыкларын гына мыскыллый, «олы агай» мәнфәгатьләрен яклый. Әмма «олы агай» үзе шуны аңламый: мондый дустың булганда дошманнар кирәкми. Чөнки «юрист малае» урыс мәнфәгатен яклаган булып, башкалар хакында әшәке фикерләр белдереп, Русиядә болай да зәгыйфь булган «халыклар дуслыгы»н какшата, аларны бер-беренә каршы котырта дип уйлыйм. Ә бу закон буенча тыелган гамәл…

Ярар, Кремль үзенең сәясәте белән мондый гамәлләргә юл куя икән, үзенә карасын. Бу сәясәт киләчәктә, «Евромәйдан»га яки Сазлык мәйданына гына әверелә күрмәсен. Әгәр бөтен урыс булмаган кавемнәр үз хокукларын даулап, мыскыллауларны чикләүне таләп итеп мәйданнарга чыкса, аларны закондагы чикләүләр белән генә тыеп булырмы? Юк! Ә гауганың нигезен , Хлопониннар сала…

Миңа калса, бу Жириновскийны психиатрга күрсәтеп алу хәерле булыр иде. Чөнки соңгы елларда җәмгыятькә чыгарган тәкъдимнәрен бер дә акыллы кешенеке дип булмый. Әйтик, әле яңа гына ул түрәләрнең һәм депутатларның гәүдә авырлыгын 80 кило белән чикләргә тәкъдим итте. Янәсе, май басуга каршы көрәшә! Нинди сафсата! Инде дәүләт түрәләрнең корсак зурлыгын да үлчәргә тиешме? Гомумән, законнар кабул итүчеләргә, идарә итүчеләргә зур корсак ни дәрәҗәдә комачаулый? Әйтик, миңа бу мәкаләне язарга ул һич кенә дә комачауламый, ә түрә һәм депутат булып караганым әлегә юк…

Жириновский әфәнденең бу ахмак фикере өчен, үзем дә шактый «корсакчан» буларак, бик рәнҗедем. РФ Дәүләт Думасыныкын аңламассың, анда бит бүген әйтелгән юләрлек, иртәгә законга әйләнүчән. Депутатларыбыз үтә мөһим кануннарны читләтеп үтү өчен әллә нинди кирәксез законнар чыгарып утыралар. Аннан соң шул ук чиле-пешле законнарын ничек төзәтергә белми азапланалар. Әнә, Русияне кышын да җәйге вакыт белән яшәтеп караганнар иде, үз-үзенә кул салучылар, чирләүчеләр бермә-бер арткан. Хәзер бу кануннан ничек котылырга белмиләр. Мөгаен, Олимпиада узгач үзгәртерләр инде…

Әгәр бу көннәрдә Җириновскийның чираттагы ахмаклыгын радиодан тыңламасам, аның һәр әйткәнен җитди кабул да итмәс идем. Әмма бу юлы ул балаларыбыз хокукына ук кагылды. Янәсе, балаларына прививкалар ясатмаган «сектант» ата-аналардан балаларын судсыз-нисез алырга кирәк. Әлегә кадәр ата-аналарның балаларына төрле ясалма чирләр салынган уколлар кадатып тәҗрибә үткәртмәү хокукы бар иде. Әгәр Жириновский әйткән ахмаклык закон булып кабул ителсә, каршы чыгучылар «сектант»ка әвереләме? Алардан балалары алыначакмы?

Мин, мәсәлән, балаларыма башта бөтен прививкаларны ясатып килдем, әмма кече улым Арсланга ясатмадым. Сәбәбе бар. Бер танышыбызның тупырдап торган, йөгереп йөргән баласы прививка ясаганнан соң кул-аяксыз, аңсыз калып урын өстенә егылды. Мондый хәлләр хакында элек тә ишеткәнем бар иде, үзем күрмәгәч бик хәтәр дип уйламадым. Ә монда күз алдында мисалы бар. Шуны белә торып мин баламны прививкага илтимме? Хәзер безне инде балаларыбыз өчен карар кабул итүдән дә мәхрүм итәргә җыеналармы? Әйтәм бит, бүген әйтелгән ахмаклыкның иртәгә канун булуы бар, Алла сакласын. Бәлки Жириновский һәм аның ише авызы ни сөйләгәнне колагы начар ишетүчеләрнең үзләрен психиатр аша уздырыргадыр?! Дәүләт Думасына яңа закон проекты буларак тәкъдим итәргә кирәк әле…

Искәндәр СИРАҖИ.

  ҺАМАН ШУЛ ЖИРИНОВСКИЙ!, 2.5 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии