Боз чатнады, тик кузгалырмы?

Боз чатнады, тик кузгалырмы?

Ниһаять, Президент Путин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020нче елны «Хәтер һәм Дан елы» дип игълан итте. Соң булса да, уң булсын, дип телик, чөнки спорт чемпионатларына 2-3 ел алдан хәзерләнәләр, ә Җиңүнең 75 еллыгын ярты ел калгач кына искә төшерделәр.

Дөрес, Мәскәүдәге хәрби парадта бүгенге көчле хәрби техника да, Т–34 танклары да, «Катюша»лар да күрсәтелми калмас. Ә иң мөһиме – Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү, аны барлау булуына ышанасы килми, ягъни боз кузгалуына шикләнәм.

Бүгенге көндә илебез халкының күпчелеге Бөек Ватан сугышы тарихын белми, чөнки аны өйрәтмиләр. Яшьләр 9нчы май көнне безнең җиңгәнебезне генә белә. Сугыш кайчан башланган, кем башлаган, ни өчен сугышканнар, шундый көчле дошманны ничек итеп җиңә алганнар – анысын белмиләр. Хәтта бу җиңүнең ни өчен Бөек Җиңү дип аталганын да аңламыйлар.

Беренчедән, Бөек Җиңү Ватаныбызны, аның байлыкларын, икенчедән, безнең гомерләребезне, ирегебезне саклап калды. Германия җиңсә, фашизм җиңә иде. Ул вакытта безне дә кырып бетерәләр йә мәңгелек кол итәләр иде. Бүген 75 яшькәчә булган кешеләрнең бик күпләре якты дөньяга тумаслар да иде. Өченчедән, Бөек Җиңү Европаның 12 илен фашизм коллыгыннан азат итте һәм Европаны фашизм коллыгына төшүдән саклап калды.

Менә шушы Бөек Җиңүне зурлыйбызмы соң? Зурлаганы – зурлый, зурламаганы – хурлый. Моннан 15 ел элек Бөек Җиңүне гаепләп, фашистларны фәрештәгә тиңләп, «Җиңмәдек, без җиңелдек» дип, бер газета гына язса, хәзер җиңүне гаепләүчеләр күбәйде.

Җиңүне ни өчен гаеплиләр соң? Имеш, бүген җиңелгән Германия бай яши, ә җиңгән Русия – хәерче. Акыллы башлар уйлап карарга тиеш, СССР сугышта җиңеп 50 ел бай яшәгәннән соң, Сталин үлеп 40 ел үткәннән соң үзебезнең (Германиянең түгел) иң әрсез, комсыз кешеләре илнең байлыгын талап, миллиардерларга әйләнделәр, ә артканын чит илгә озаттылар. Ә җиңелгән Германия халкы бөтен тырышлыгын куеп, илен баета алды.

Билгеле, Җиңүне гаепләп язулар эзсез калмады. Җиңүнең 60 еллыгына 53 илдән дәүләт башлыкларының килүе Җиңүне тану гына түгел, ә хөрмәт итү билгесе дә булды. Ә 70 еллыкны бәйрәм иткәндә килмәделәр. Хәтта Польшадагы концлагерь тоткыннарын совет гаскәрләре азат итүгә 70 ел тулуны билгеләү өчен барлык ил җитәкчеләре чакырылды, ә аны азат итүче илнең җитәкчесен чакырмадылар. Имеш, Польшаны Украина азат иткән. Менә сугышның тарихын белмәү һәм аны бозып күрсәтүнең нәтиҗәсе нинди! Әле Русияне агрессор дип тә атадылар. Имеш, сугышны СССР башлаган. Безнең ил җитәкчеләре моңа Украина белән АКШны гаепләде. Юк, алар гаепле түгел, ә үзебезнең ил кешеләре, журналистлар, матбугат чаралары, күп кенә битараф җитәкчеләр һәм түрәләр гаепле. Ә АКШ һәм көнбатыш моннан оста итеп файдалана.

Соңгы вакытта Сталинны гаепләүләре турында да сүзләр күп булды. Сугышта бит Сталин җиңмәде, ә Сталин җитәкчелек иткән илнең халкы җиңде. Дөрес, аның да роле зур булды. Илебез халкы аңа Аллага ышанган кебек ышанды, халыкның патриотлыгы артты, сугышчылар: «Ватаным өчен, Сталин өчен!» – дип атакага бардылар һәм җиңү яуладылар. Аннары Сталинның авторитеты да зур иде. Сугыш нәтиҗәләрен билгеләгәндә АКШ һәм Англия җитәкчеләре аның фикере белән исәпләште.

Тарихны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Әнә шул тарихны бозып күрсәтүләре аркасында Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен яңадан карарга планлаштыралар. Бу хакта Президент Путин телевизордан ике мәртәбә: «Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен кабат карарга ирек бирелергә тиеш түгел», – диде. Авыз ачып торсак, җиңүебезне тартып та алырга мөмкиннәр. Монда бер генә юл. Ул – Бөек Ватан сугышы тарихын ныклап өйрәтү. Югыйсә, тагын нинди шик булырга мөмкин? Мәскәү астында фашистларның һөҗүме туктатылды, Сталинград астында да, Курск дугасында да, Днепр аръягында да без җиңдек. 8 шәһәрне алуга, 5 илне азат итүгә багышлап медальләр чыгарылган. Медаль тиклем медаль чыккан икән, димәк, монда каты сугышлар булган.

Берлин штурм белән алынды, Германия капитуляция ясады, тагын нинди җиңү кирәк?

Тарихны бозып күрсәтүчеләр, сугыш башланганда 3 сугышчыга бер генә мылтык булган, алар бернинди батырлык та күрсәтмичә үлгәннәр, шуңа күрә аларның балалары 9 Майны кайгы көне итеп үткәрергә тиеш, дип язды. Мылтыклар булган, тик мылтык белән генә танкларны туктатып, самолетларны бәреп төшереп, артиллерияне юк итеп булмый. Сугышта башта артиллерия утына тоталар, аннан самолетлар бомба яудыра, аннан танклар таптап үтә, шуннан соң гына пехота килә. Мылтык әнә шунда гына кирәк. Ә немецларның һөҗүме үтә көчле була, аңарчы безнең һәр өч сугышчының икесе һәлак ителә. Бер солдат өч мылтык белән өч солдат урынына сугыша алмый, чигенергә дә, җиңелергә дә туры килә. Менә шуны кирегә әйләндереп, өч сугышчыга бер мылтык иде, дип язалар.

Шушындый авыр моментта безнекеләргә бурыч куела: ничек итеп булса да, немецны әкренәйтергә, сугышны озаккарак сузарга, бөтен хуҗалыкны хәрби җайга салырга һәм киләчәктә җиңүгә ирешергә. Совет солдатлары зур батырлыклар күрсәтеп, дошманның һөҗүмен әкренәйтте, әйе, кайчак чигенделәр, күпләр һәлак булды. Алар киләчәктә булачак җиңү таңын якынайтып үлде. Ә исән калганнары Җиңү таңын аттырды. Шуңа да аларның да балалары: «Безнең әтиләр сугышта җиңүчеләр булды», – дип горурланырга хаклы. Тик аларга дәүләттән бер ярдәм дә булмады.

Германия сугышны игълан итмичә, кинәт башлады һәм каты һөҗүмгә күчте, ягъни дивизияләренең, танкларының, самолетларының, артиллерияләренең 75-90 процентын беренче көнне үк фронтта кертте. СССР, Англия, АКШ – өч илнең ул вакыттагы бар гаскәрен берләштерсәң дә, андый көчне туктатырлык булмый. Менә нинди шартларда каршы алды ул һөҗүмне безнең ил.

Кораллар булган, «Катюша» да, танклар да сугыш башланганчы ук бар иде, немецныкыннан өстенрәк булган самолетлар да булды. Казанда җыелган ул самолетлар Берлинны беренче булып бомбага тотты. 1945нче елны түгел, ә 1941нче елның 11нче август төнендә Брест крепостеның тимер ишеген эчтән бикләп качып ятмадылар, ә ачык һавада сугыштылар. Карелиядә Түбән Кама районы егете – өлкән лейтенант Кайманов җитәкчелегендәге застава 30 көн буе сугыш алып бара, дошманның 60 атакасын кире кайтара. Бу хакта «Правда» газетасында язганнар иде. Кораллары, азык-төлекләре беткәч, чигенеп, 150 чакрым узып, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләргә кушылалар. Каймановка сугыш башланганнан соң иң беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое исеме бирелә (1941нче ел, 26нчы август).

1943нче елда СССР, Англия, АКШ башлыклары Тегеранда очраша. Аларны саклау эше дә әнә шул Татарстан егете Каймановка йөкләнә.

Бу Җиңүгә илебез халкы күп корбаннар биреп, зур батырлыклар эшләп иреште. Тылдагы халыкның батырлыгын, көнне төнгә ялгап эшләвен, фронтны икмәк белән тәэмин итүен ничек онытасың?! Шундый хезмәтләр белән ирешелгән Җиңүне бозып күрсәтү – зур гөнаһ. Сугыш ул – тарих. Тарихны бозып язу – җинаять. Ә Бөек Ватан сугышы тарихын бозып язу – Ватанга хыянәт.

Җиңүебезне югалтмыйча, аның 75 еллыгын горурланып бәйрәм итәргә язсын. Ә Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән сугыш чоры балаларына саулык-сәламәтлек телим.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии