ТЕРРОР БАРМЫ ДӨНЬЯДА?

ТЕРРОР БАРМЫ ДӨНЬЯДА?

Бу сорауны үз-үземә бирдем дә, шунда ук җавабын да әйттем – бар. Ләкин һәр шартлатуны һәм яндыруны «террорчылык» дип бәяләп буламы соң? Бу язмам белән террорны якларга теләмим, аның өчен РФ Җинаятьләр Кодексында җаваплылык каралган, ә менә бу мәсьәлә буенча фикерем белән уртаклашам. Моның белән килешәме, юкмы – укучы үзе карар…

Бер кызыклы фикер ишеттем әле: Татарстанда «террор акты» дип атардай гамәлләр кылынганмы соң? РФ Җинаятьләр Кодексының 205 маддәсен карасаң, кылынмаган килеп чыга. Законда «террор акты» дип аталырдай гамәлнең шартлары төгәл әйтелә: «…халыкны үлем яки мөлкәтенә зур зыян салу белән куркытып, дәүләт органнарына басым ясау өчен оештырылган шартлату, яндыру, яисә башка төрле гамәл»…

Сүзен сүзгә тәрҗемә итмәдем, әмма «теракт»ның билгеләмәсе аңлаешлырак телгә күчергәндә шулайрак яңгырый.

Ә хәзер тикшереп карыйк: Татарстанда чиркәүләр яндыру, ниндидер ясалма ракеталар очыру өчен җаваплылыкны кем дә булса үз өстенә алдымы? Хакимияткә таләпләр куйдымы? Юк! Димәк, «террор» диярлек сүз дә юк! Бары тик «хулиганлык», «җәмәгать милкенә зыян салу» кебек гамәлләр генә бар. Ә бу инде РФ Җинаятьләр Кодексының бөтенләй башка маддәсе. Моның өчен Татарстанны бөтен дөньяга «радикаль Ислам тарафдары» дип күрсәтергә кирәкми. Чөнки бу эшкә мөселманнарның катнашы юк! Гомумән, бу күзлектән чыгып караганда Волгоградтагы шартлаулар да «террор» дип бәяләнә алмый иде. Ләкин бу көннәрдә Гыйрактагы ниндидер Ансар Әл-Сунна оешмасы болары өчен җаваплылыкны алган диләр. Тик ни өчен өч атна вакыт узганнан соң гына? Тагын ышандырмый торган уенга охшаган түгелме? Гомумән, Гыйрак белән Русия арасында нинди багланышлар булырга мөмкинлеге дә аңлашылмый. Андагы мөҗаһидләр дөнья йөзендә Волгоград дигән кала барлыгын беләләрме икән соң? Тагын кемнәрнеңдер эз яшерүенә тартым гамәл…

Әмма ничек булса да, моны оештыручыларга иң зур җәза бирелергә тиеш! Тиеш… Тапсалар, әлбәттә. Тик табулары гына икеле, эзләгәннәре күренми, бары кемнәрнедер гаепле итеп «билгеләп» кенә маташалар кебек. Һәрхәлдә, матбугатта таба алган кадәр мәгълүматны анализлагач, шундый нәтиҗәләр ясыйм. Белмим, бәлки ялгышамдыр…

Гаеплене «табарга теләмәү» дә бик мөмкин хәл! Мин монда бераз гына интернет сәхифәләрендә казынып алган идем, кызыклы мәгълүматларга тап булдым. Баксаң, «террор» дигән әйбер кемнәр өчендер бик файдалы бизнес икән. Һәр шартлау, яну, «бәдрәф ишелү» саен дәүләт аның белән көрәшкә күп акчалар бүлеп бирә.

Әйтик, 2010нчы елның 29нчы мартында Мәскәү метросында ике шартлау булды, 41 кешенең гомере өзелде. Инде шул ук елның 30нчы июлендә транспортта халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү программасы төзелде һәм аны тормышка ашыру өчен казнадан 47 миллиард сумлап бюджет бүлеп бирелде. Бу акчага тимер юл вокзалларына, аэропортларга өстәмә сак, «тимер эзләүче» аппаратлар (металлоискатель) куелды. Әлбәттә, бу аппаратларны югарыдагыларга якынрак торучы ширкәтләр сатты, шәхси сак хезмәтләрен тагын «үз кешеләр» төзеп куйды, дип фаразлау мөмкин. Кыскасы, бу программа буенча акча эшләүчеләр табылгандыр, бер тиенен дә «әрәм итмәгәннәрдер» дип уйлыйм.

Ә беләсезме 2010нчы елда ук кабул ителгән бу программа кайчан бетәсе иде? 2013нче елның 31нче декабрендә. Ә 29 һәм 30нчы декабрьдә Волгоградта шартлаулар булды. Димәк, хәзер бу программаны озайтачаклар, тагын казнадан миллиардлар бүлеп бирәчәкләр. Мондый шартларда шик туа: ә бу бомбаларны шушы бизнес белән шөгыльләнүчеләр акча югалтудан куркып оештырмаганнармы соң? Бәлки тикшерүчеләр бу җинаятьләрдән «Ислам эзе» эзләп ялгышалардыр? Ә география читендәге Гыйрактагы беркемгә билгесез оешма кемнәрнеңдер җинаятен үзенә алып сәяси капитал гына тупларга теләмиме икән? Бәлки өч атна соңарып «мактану»ның нигезендә хәбәрсезлек ятадыр, бу шартлауларны яңа ишеткәннәрдер… Минемчә, бу версияләрне дә тикшерү дөрес булыр иде.

Хакыйкатьтә, дөресрәк булыр иде, ләкин гамәлдә «Ислам терроры» версиясе отышлырак – аңа каршы көрәшкә дәүләт акча бирә. Берочтан мөселманнарга «канат җәеп» йөрү мөмкинлеге дә кими, Русия өчен бу да файдалы сәясәт. Әгәр «табыш алу өчен» генә кылынган җинаять ачыла икән, моның бит финанслы дәвамы булмый, мөселманнар башына сугып тора торган «сәяси күсәк» тә кулдан төшә… Кыскасы, файдасыз гамәл! Матур күренеш тә түгел – акча өчен кеше үтерәләр…

Ә менә кап-карадан киенгән, йөзе һиҗаб белән капланган, киң күлмәге эченә сыйган кадәр шартлаткыч тутырган «шәһидә» образы матбугат битләрендә көн-төн чәйнәр өчен искиткеч шәп картина. Шулай ук озын сакаллы, түш кесәсенә «экстремистик әдәбият» кыстырып йөрүче «ваһһабчы» образы да, ниндидер вак-төяк казна карагыннан «гүзәлрәк» күренә. Иң мөһиме – халыкны куркытып торырдай «буки» бар: тавышланмагыз, ачлыктан зарланмагыз, түрәләрнең маена котырынуын күрмәгез – «Ислам террорчысы» килә! Нинди шәп сәяси әхтәри уены! Акча юыла, бизнес бара, халыкның игътибарын үз проблемаларыннан юнәлтеп була, мөселманнарны кысу мөмкинлеге туа… Шуңа күрә җәмгыятьтә мөселманнарга каршы тискәре караш тудыручы бу образдан баш тартырга җыенмыйлар бугай.

Әле бу образны «баеталар» да кебек. Гади генә мисал. Милли хәрәкәтнең имамы Гомәр хәзрәт Батырша республикада киң таралган сәүдә челтәренең Биектаудагы бер кибетенә килеп керә һәм террорчылыкка каршы элеп куелган плакатка игътибар итә. Анда сакаллы, автоматлар аскан, маңгайларына иман кәлимәләре язган бәйләвечләр таккан «мөселман террорчылары»ның «якты образлары» сурәтләнгән. Әлбәттә, чын мөселман кешесе моны күргәч ачулана һәм кибет дирекциясенә кереп плакатны алып ташлауларын таләп итә. Чөнки ул Русия гражданнарының Ислам дине тотучы катламына карата башка кешеләрдә тискәре фикер уята, ә ксенофобия тудыру закон буенча тыела. Хәзрәт прокуратурага шикаять язу, судка бирү белән яный–мөселман белән террорчының бер үк кеше булмавын раслый. Ник анда дистәләгән кешене атып үтергән христиан террорчы Брейвик рәсеме түгел?!

Мөгаен, бу плакатның бик үк законлы булмаганын кибет җитәкчеләре дә аңлагандыр, икенче көнне Гомәр хәзрәт белән бергәләп барып караганда бу сурәтләр ак кәгазь белән каплап куелган иде. Каплап кына куелган, ә алып ташланмаган. Димәк, инде иртәгә үк ачып куюлары да бар. Әлбәттә, мөселманнар андый хәлгә тап булсалар, дәшми калмаслар, үзләре тавышлана алмасалар, безгә булса да хәбәр итәрләр дип ышанам.

Әлегә дәүләт структуралары да, коммерция оешмалары да, «мөселман – террорчы» образыннан баш тартырга җыенмыйлар. Чөнки бу бренд шәхси сак ширкәтләренә дә, транспорт хезмәте күрсәтүчеләргә дә, хокук сакчыларына да, хәтта әнә шул плакатларны бастырып акча эшләүчеләргә дә табыш китерә. Ә алтын йомырка салучы тавыкны суймыйлар. Тик, нигәдер, бераз кыйнаштырып, хокукларыбызны бозып кына торалар…

Искәндәр СИРАҖИ.

ТЕРРОР БАРМЫ ДӨНЬЯДА?, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии