Татарларны котырту дәвам итә

Татарларны котырту дәвам итә

Халык хәерчелектән интексә интегә, тик Русиядә «рухилык» дигән «изге» әйбергә акчаны беркайчан да жәлләмәделәр. Менә хәзер тарихка бәхәсле казанышлары белән кереп калган шәхесләр аша илне данлау чире чолгап алды.

Чукындыру сәясәтен көчәйткән Әби Патшага Казанда, Кырымның Акмәчет (Симферополь) шәһәрендә, шулай ук Явыз Иванга Орел шәһәрендә һәйкәл куярга җыену җитмәгән (соңгысын дүшәмбе көнне Русия патриархы Кирилл да хуплап чыкты – авт. иск.), Омскида Себер ханлыгын яулаган казак атаманы Ермакка һәйкәл булдырганнар. Аның тантаналы ачылышы бүген, 3нче август көнне, каланың Советлар паркында узарга тиеш. Чараны шәһәрнең бу көннәрдә билгеләп үтелә торган 300 еллыгына тәгаенләгәннәр.

Үзенең кырыслыгы, Себердәге халыкларга карата күрсәткән мәрхәмәтсезлеге белән танылган Ермакның исемен шул рәвешле мәңгеләштерү җирле татарларда табигый ризасызлык уятты. Омск өлкәсе татар милли мөхтәрияте активистлары өлкә губернаторы Виктор Назаровка бу хакта хат язган. Аларны яклап, шулай ук узган елның көзендә үзләрендә Ермак һәйкәлен куйдырмый калган Төмәндәге Себер татарлары, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге дә мөрәҗәгатьләр белән чыга. Хәтта ЛДПР фиркасенең җирле вәкиле Юрий Кривошеев та өлкә башлыгын «милләтара дуслыкны бозарлык агулы орлыклар чәчмәскә» өндәп карый. Тик нәтиҗәсез: «Һәйкәл ясалган, акчасы түләнгән һәм ул куелачак!» – дип килә хакимият вәкилләре. Ермакның Русия империясен зурайтуга керткән өлеше алгы планга куела. Ә каршы килүчеләргә карата эшләрендә, хәтта үзләрен ФСБга чакыртып, басым ясала башлый. Халык фикере белән түрәләр безнең илдә башкача эшли белми, күрәсең.

Гомумән, Омскида соңгы вакытта ксенофобиянең нык көчәюе сизелә. Әйтик, җирле мөселманнар биредә үз көчләре белән Себердә иң зур булачак мәчет төзергә җыеналар. 1200 кешегә исәпләнгән мәһабәт бина «МЕГА» сәүдә үзәге каршында калкып чыгарга тиеш. Тик шәһәрдә аны төзүгә каршы имза җыю җәелдерелгән. Петиция авторы Павел Халев: «Омскиның зур кеше агымы булган җирендә мәчет барлыкка килүе диннәре буенча мөселман булмаган күпчелек шәһәр халкын мыскыл итәчәк», – дип аңлата. Һәм Омск башлыгы Вячеслав Двораковскийны моңа юл куймаска чакыра.

Сүз уңаеннан, Себер татарларыннан тыш, әлеге төбәктә казахлар да күпләп яши. 2010нчы елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча шәһәрнең үзендә бу ике милләт 5,3 процентны (58 мең кеше) тәшкил иткән, ә өлкә буенча мөселманнар саны 120 меңнән артык.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии