Яңа ел истәлеге

1979-80нче елларда колхозларның ныклап аякка баса башлаган вакыты. Авылларда кеше дә күп, эш тә күп. Саба районы Сатыш авылының «Марс» колхозында гына да 36 трактор, 27 комбайн, 25ләп машина бар иде. Фермаларда 500 баш савым сыеры, аның өстенә бозаулар, таналар, үгезләр, атлар…

Минем максат байлык санау түгел, Яңа ел бәйрәмен (безнең чорда аны «елка» дип йөрттеләр) үткәрү хакында. Елкаларны да мәктәпләр – аерым, яшьләр өчен – аерым, колхозчыларның балалары, әти-әниләре, өлкәннәр өчен аерым үткәрәләр иде. Монысы колхозның профсоюз оешмасы елкасы атала. Бу эшне профком әгъзалары оештыра, алар нигездә колхозда эшләүче белгечләр була иде.

Ул елны бу эш колхозның яңа сайланган баш инженеры һәм шул ук вакытта профсоюз рәисе буларак, миңа, ягъни Шакиров Габделәхәткә йөкләнде.

Бер күтәрелсәң, күтәрәләр инде ул. Аннан башка да эшләрне күп йөкләделәр. Авыл советы депутаты, иптәшләр суды әгъзасы, район халык суды утырышчысы, ВДОАМ председателе, правление члены – әле болары истә калганнары гына. Читтән торып Минзәлә совхоз техникумында да укыйм. Яңа гына эшли башлаган кешегә үз эше дә бик җиткән инде югыйсә.

Өстә язганнарым узган заманны искә төшерү өчен генә.

Менә Яңа ел да килеп җитте. Уздырыласы елкалар уздырылды, чират безгә. Шунысы әйбәт: елкалар матур бизәлгән, утлары янып тора, күчтәнәчләр алынган, оештыручылар сайланган, дөресен генә әйткәндә, бар да тәртиптә. Кыш бабай да сайлап куелды.

Ул елны кыш салкын килде. Яңа ел дип авылда эш тукталмый. Техникалар бар да ферма янында. Бригадир килеп хәбәр салды: «Саламга китәсе техниканың берсе кабынмый, карап җибәр», – диде. Елка башланды. Мин трактор янына киттем. Бер ярты сәгатьтән артыграк маташкач, кабынды ул, «чире» дә әллә ни зур булмаган – аппаратына чүкеч белән берне биргәч, кабынып китте. Аппаратның регуляторы эләгеп калган булган. Шулай булса да, кирәкмәгән җирләрен карап, куллар пычранды. Солярка белән югалап, тиз генә елкага киттем.

Бер килсә, килә бит ул. Елкага керәсе Кыш бабай каядыр киткән, елканы туктатып булмый. Тиз генә киенеп, күчтәнәч капчыгын аркага асып кереп киттем. Уен каты бара, Кыш бабайны сырып алдылар. Уйнатам, җырлатам, биетәм, үзем дә биим, бүләкләр күп – барысына да өләшәм. Үземнең дә ике кызым – Ләлә белән Илсөя дә шушында. Аларны да бүләкләдем.

Бер кыз бала минем кулга игътибар иткән бит, әнисенә барып та әйткән: «И, әни Кыш бабайның кулы бик кара», – ди икән. Бу сүз миңа да килеп иреште. Нишләмәк кирәк, күз алдына китерегез. Эшне ташлап кул юарга чыгып китеп булмый. Җиңнән кулны артык чыгармыйча гына эшне тәмамладым.

Шулай да миңа «Кара куллы Кыш бабай» дигән кушамат тагылып калды. Узган гомерләр зур мәшәкатьләр белән үтсә дә, матур булып истә тора.

Хәзер дә Яңа еллар бик күңелле үтә, Кыш бабайлар да чиста куллы. Киләсе Яңа еллар хәвеф-хәтәрсез, матур еллар булса иде…

Габделәхәт ШАКИРОВ,

Саба районы

Яңа ел истәлеге, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии