Әгәр Русия айныса

Әгәр Русия айныса

Мин дөньяның бетәсенә ышанам, әмма Русиянең айнуына ышанмыйм. Өеңдә бер исерек булса, син башта шуны айнытып кара. Нинди генә чаралар кулланып карамыйсың, ә нәтиҗәсе юк. Кешеләр ярамаган 3 төрле шөгыльгә бигрәк тиз тартыла: тәмәке тарту, аракы эчү, наркотик куллану. Болар барысы да шайтан ризыгы. Әгәр шайтан синең йомшаклыгыңны, үз сүзеңдә тора алмаганлыгыңны, тиз буйсына торган кеше икәнлегеңне сизеп алса, аның ятьмәсенә эләгәсеңне көт тә тор. Ә аннан ычкына алучылар бик сирәк.

Кем өйрәтә баланы иң беренче кулына тәмәке алырга? Халык, мәктәп, ата-аналар ник тыймыйбыз яшьләрне? Аларның бит күбесе мәктәптән өйрәнеп чыга бу шөгыльне. Тәмәке тарта торган укытучыларны мәктәп янына якын китермәскә кирәк. Тәнәфестә кизү куелсын, тартучыны күреп, директорга җиткереп, «утлы табага бастырсыннар». Авызга ут ягып, авыз җылытырга кечкенә мич түгелдер ич ул кеше, шуны аңлатырга кирәк яшьләргә. Шуның кадәр фән, ачышлар заманында галимнәр берәр төрле кушылма уйлап табып, тәмәкене тартып карагач, бүтән авызга капмаслык итә алмыйлар микән? Олыракларга тартуны ташларга ярдәм итүче таблеткалар уйлап табарга кирәк, булганнары нәтиҗәсез, кайберәүләр тартуны ташлый алмый җәфа чигәләр бит. Әллә хөкүмәткә шулай кирәкме, кемдер безнең сәламәтлек бәрабәренә кесә калынайта, үләселәре үлеп бетсен, пенсия түлисе булмас, диме? Әгәр айныса, дип сүз кузгату – үзе үк зур ялгышлык. бервакытта да айнымаячак.

Русиядә булган барлык аракы запасларын юкка чыгарып, зур аракы мичкәсен әйләндереп капласак, Русия айныр дисезме? Юк шул, чөнки аның тамыры бик тирәнгә киткән. Бездә мөселман булмаган халыкта бала туса, аның авызына тизрәк аракы тидерәләр, әгәр кеше үлеп китсә, аның мәете өстендә эчәләр. Күргәнегез бардыр ич бәйрәмнәрендә үзләренең якыннарының каберенә барып, аракы сибеп йөргәннәрен. Аларның йолалары шундый, нишләтәсең. Әгәр урыс кешесе эчеп үлеп китсә, безнең мөселман кешесе хаҗга барып үлеп кайтканга тиң. Аракының шайтаны да бик көчле. Ул бер милләтне дә аямый. Әгәр якаңнан бер эләктерсә, ычкынам дип уйлама. Сезнең күбегезнең күргәне бардыр: азрак эчеп алган кешене шайтан эләктерсә, ул аны өй саен кертә, аракы сората, аракы бирә торган кешегә алып кереп өстәтә. Аннан урамга алып чыгып, бер пычрак җиргә ега, ауната, исерек шунда астына «пес» итә, «йомышын» йомышлый. Азрак аракы сөременнән айный башлаган кешене өенә кайтарта, кайтканда кычкырта, җырлата, сүгендертә. Шул рәвешле шайтан әйтә: «Әй, кешеләр, бу кешедән үрнәк алыгыз, минем кулга эләксәгез, барчагыз да шундый коллар булачаксыз», – ди. Безнең хөкүмәт кешеләргә аракыны азрак эчертәсе килептер, аракы җитештерүне туктатып, аракы сату вакытларын үзгәртеп карады, әмма нәтиҗәсе генә юк. Ә бар бит яшьләр арасында да аракыны бар дип тә белмичә, менә дигән матур тормыш, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар. Рәхмәттән башка бер сүз юк андыйларга. Аракы сатудан кергән акча ул бит шайтан акчасы, аны йә урлап бетерәләр, йә ул кирәксез җиргә тотыла. Шуңа күрә эчүчеләрне бер урынга җыярга, аларга бушлай аракы эчертеп дәваларга кирәк. Ничә көн, күпме эчә ала, эчсен. Ашарга аз гына бирергә. Иманым камил, күбесе бер атна-ун көннән артыкка чыдамас, болар янында табиб һәм полиция дә булу шарт. Полициягә аңлатма биреп, бүтән эчмәм, дип кул куйдырып кына чыгарырга. Яңадан шул гамәленә алынса, тагын шушында китереп эчертергә. Инде бер дә айный алмаса, теге дөньяга китеп бара, үзе сайлаган язмыш ич. Шулай итеп аракының дәрәҗәсен төшерү зарур. Буш товарның кадере булмый аның. Кибетнең алгы шүрлекләреннән аны бәреп төшерергә, аның урынына матур савытлы шифалы сулар куярга кирәк. Аракыны даруханәләргә тапшырырга, рецепт белән генә бирергә, чөнки кайбер авыруларга 50 яки100 г. коньяк йә яхшы аракы эчәргә кушалар.

Инде килеп наркотик кулланучыларны шушы ук тәртиптә дәваларга кирәк. Наркотикларны үзебездә күпләп җитештереп, даруханәләргә шыплап тутырырга. Шулай эшләсәң, беркем сатмаячак һәм кулланмаячак аны. Беркем беркемне өйрәтмәячәк. Хөкүмәткә наркоманнарны дәваларга дип акча да бүләсе юк, барыбер ул акчалар кирәкле урынга барып җитми.

Инде иң ахыргы чара. Барыбыз бергә Аллаһы Тәгаләдән сорарга: «Без йоклаган вакытта дөньяны бер төрлегә әйләндер, бөтен булган аракы, исерекләр, наркоманнар, аракы заводлары җәһәннәмгә китсеннәр. Ә иртән торгач, беркем берни белмәсен, исерекләр юк, кибеттә аракы, сыра юк. Беркем ул темага сөйләшми». Шуның белән бөтен проблемалар бетте дип уйлыйсызмы? Юк шул. Бер өем эшсезләр, хәерчеләр, авырулар һәм бик котсыз байлар калды. Монысына кемгә мөрәҗәгать итәсен уйлый торыгыз!

Әдәрәт ГАБДРАХМАНОВ,

Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Балтач районы, Таузар авылы.

Комментарии