- 31.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №13 (28 март)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Беренче март көнне Русия Президенты Путинның еллык юлламасын сайлау алды агитациясе кебек кабул итеп, ике сәгать буе карап утырдык. Ирешелгән һәм киләчәктә булачак уңышлар турында сүз барганда, чыгышы алкышларга күмелде. Президент әйтүе буенча, уңышларыбыз күп булса да, эшләнеп бетмәгән эшләрнең дә күп булуы, Русиянең 20 миллион халкы хәерчелектә яшәве турында да әйтми кала алмады. Алдагы 6 ел эчендә илдәге хәерчеләр санын 10 миллионга гына калдыру бурычы куелуы әйтелде. 2000нче елда илдә 42 миллион хәерче саналган икән.
Президент үзенең чыгышында бездәге телне бетерүгә багышланган милли кыерсытуларны искә алмыйча гына, уңай яктан 3 мәртәбә искә алып, Татарстан турында да әйтми кала алмады.
Русия, күп милләтле ил буларак, милләтләр һәм милли темаларга багышлап берәр сүз әйтелмәсме, дип утырсам да, бу турыда бер сүз дә булмады. Хәзерге вакытта милли темалар көн тәртибеннән төшереп калдырылып, илдә яшәүче бер генә халыкның мәнфәгатьләрен күз алдында тотып, эш итү сәясәте дип аңларга кирәктер.
2012нче елда булган президент сайлаулары алдыннан да Путинның әйткән вәгъдәләре үтәлмәгәне күренеп тора. Хәзерге юлламада да, шул ук вәгъдәләр кабатлана кебек күренде һәм боларының да үтәлешенә ышаныч юк шикелле. Якындагы киләчәктә Русиядә кеше гомеренең уртача озынлыгы Япониядәге кебек 80+ яшенә кадәр җитәчәк, дигән сүзләр дә ышандырмый. 7-8 яки 10-15 мең сум хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең күбесе пенсия яшенә җитә алмыйча китеп бара бит.
2012нче елдагы президент сайлаулары вакытында, илдә 25 миллион кеше эшли торган югары технологияле эш урыннары булдырылачак, дип әйткән иде Путин. Кайда соң алар?
Президент үзенең чыгышын хәрби темаларга багышлады. Башка бер илдә дә булмаган яман көчле, куркыныч коралларыбыз булуы турында сөйләп, кайберләрен күрсәтеп тә үттеләр. Шундый да көчле, хәтәр булып күренгән хәрби техниканы карап утыруы да куркыныч була башлады. Җир Шарындагы тереклек дөньясын 1-2 сәгать эчендә юкка чыгарырга сәләтле булган хәтәр коралларны карап утырганда, залдагы халыкның шатланып куллар чабып утыруын күрү тагын да хәтәррәк күренеш иде. Бу коралларны куллана калганда, Аллаһ сакласын, беркемгә дә исән калу гарантиясе бирелми бит. Ризасызлык күрсәтеп, залны ташлап чыгып китүче күренмәде.
Президентның чыгышын тыңлаганда, башка бер илдә дә булмаган иң көчле сугыш коралларының бездә генә булуына карамастан, безгә каршы сугыш башлау куркынычы саклана, дигән сүзләре буш сүзгә охшаган. Киресенчә, сугышларны үзебез китереп чыгармасак, безгә каршы бер генә ил дә курыкмыйча сугыш башламаячак икәне билгеле. Булды-булмады сүзләр сөйләп, халыкның башын бутамасыннар иде.
Президент юлламасында хакимияттә утыручылар арасында барган котырып чәчәк атучы коррупция, илдәге тәртипсезлекләр хакында сүз булмады. Ничек кенә мактансалар да, эшкә ашмаслык вәгъдәләр бирсәләр дә, хакимияттә утыручылар арасында коррупция, ялган, тәртипсезлекләр бетерелмәсә, Конституциядә язылган законнар үтәлмәсә, бәйсез суд, прокуратура булдырылмаса, сугышларны туктатмасалар, бер генә милләттән башкаларының мәнфәгатьләре санга сугылмаса, иң мөһиме: илдә хакимият алмашлыгы булмаса, алдагы көнгә бернинди дә шатлыклы тормыш буласына ышанып та булмас кебек күренә.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии