Казанда нигә чәйханәләр юк?

Гасыр башында башкалада алар җитәрлек булган. Чәй эчеп чыгарга берәү дә аптырап тормаган. Дөрес, соңгы елларда сәүдә нокталары күбәйде, әмма шулар арасында ник бер чәйханә булсын! Һай, туктагыз әле, онытканмын, Татарстан һәм Тукай урамнары кисешкән урында бер чәйханә бар икән. Анда кайнар өчпочмак, пәрәмәч, чәй бирәләр. Бүтән бернәрсә дә тәкъдим итмиләр. Мондый чәйханә Казанда бер генә. Тиздән Универсиада булыр, кунаклар да күп килер, милли азыкларны авыз итеп карарга тилмерерләр инде. Яңа бистәне, Иске бистәне торгызабыз, юлларны ремонтлыйбыз, юлларга асфальт түшибез, диләр, янәсе. «Милли азыклар» да булачак, үзбәк аш осталары шашлык, шаурма белән сыйлаячак. Спорт бәйрәмен шулай каршы алабыз.
Спиртлы эчемлекләр өчен кибетләр дә, ваклап аракы сату чәркаханәләре дә күп, ләкин бер генә замана бае да, татар йоласына туры китереп, чәйханә ачу турында уйламый. Элек хәлле кешеләрнең күбесе калабызда чәйханәләр ачу уе белән янган, чөнки мөселманнар башкаласы мәчетләрдән, чәйханәләрдән торырга тиеш. Ә безнең кала спиртлы эчемлекләр белән дыңгычлап тутырылган кибетләрдән гыйбарәт. Сатуда пешкән әйберләр тулып ята, ләкин аның янына чәй җитми. Чәйханәләр эшләсә, шәһәребезгә килгән кунакларга да күңелле булыр иде, дус-ишләрең белән очрашырга да, самавыр каршында туган-тумачаң белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга да мөмкин бит.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Комментарии