- 30.09.2025
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2025, (№09, сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Менә инде ике ел рәттән без ирем белән Түбән Новгород өлкәсе татар авылларында җәйге ислам җәйләвенә йөрүче балаларга татар телен укытабыз. Узган ел Чүмбәли авылында аларга татарның алты хәрефен өйрәттек, быел дәресләребезне Актук һәм Кызма авылларында (Кузьминка) дәвам иттек. Ни өчен алты хәреф, ә бөтен әлифба, грамматика һәм әдәбият түгел? Без нинди максат куйдык – тел өйрәтүме, әллә татар теленә кызыксыну уятумы? Максатыбызга ирешә алдыкмы? Бу юнәлештә алга таба ни эшләргә җыенабыз? Инде быелга укулар тәмамлангач, шушы сорауларга җавап биреп, фикерләребезне гомумиләштереп тә үтик.
Ни өчен алты хәреф – чөнки бу хәрефләрдә татар теленең ачкычы, милли нигезе, генетик коды, алардан башка тел үзе дә юк, ә телдән башка инде милләт тә юк. Әмма хәреф ул – авазның тамгасы гына, ул гарәп, латин, кирилл әлифбасында да булырга мөмкин, тик аңа карап аваз үзгәрми. Ягъни, аваз телнең үзе белән бергә барлыкка килгән, һәм ул тел белән бергә генә яши яки юкка чыга ала. Һәр халыкның үз теле булган кебек, һәр телнең дә аерым үз авазлар системасы бар. Әйтик, татар телен башка телләрдән аерып торган аваз-хәрефләр – Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ. Боларның язылышлары да, әйтелешләре дә башка төрле, иң мөһиме – сүзнең мәгънәсе дә шушы авазларны дөрес әйтүдән һәм дөрес язудан тора. Әйтик, татар телендәге МИН (я) сүзе бер хәреф үзгәрүдән МИҢ (родинка) була, КӨЛ (зола) – КОЛ (раб), КҮЛ (озеро) – КУЛ (рука) һ.б. ...
Татар әлифбасында 39 хәреф бар, руста ул – 33 кенә, ягъни, татар сүзенең мәгънәсен дөрес белдерү өчен безгә тагын алты хәреф кирәк булып чыга. Без дәресләрдә бары тик шушы алты татар хәрефен генә өйрәндек, башкаларына вакыт әрәм итмәдек, чөнки алар мәктәптә өйрәнелгән инде. Безнең өчен бу хәрефләрнең язылышы һәм әйтелеше мөһим иде, һәм тагын да әһәмиятлесе – бу хәрефләр кергән сүзләрнең мәгънәсе. Без дәресләребезне «Ә» хәрефеннән башладык, һәркем өчен иң кадерле булган ӘНИ, ӘТИ, ӘБИ сүзләрен бергәләп эзләп таптык, аларны әйтергә һәм язарга өйрәндек, Ә хәрефе кергән сүзләрдән җөмләләр төзедек. Шулай итеп, татарның алты хәрефен дә үтеп чыктык, «Ә»нең ӘТИләре-ӘНИләре белән, «Ө»нең ӨЙләре-ГӨЛләре, «Ү»нең ҮРДӘКләре-КҮЛМӘКләре, «Җ»нең ҖӘЙләре-ҖИЛӘКләре, «Ң»ның МОҢнары-МИҢнәре, «Һ»ның ҺӘЙКӘЛләре-ҺАВАлары белән без сүзләр дөньясына аяк атладык... Гаҗәеп бай, серле, моңлы, матур дөньяга, җырлап торган татар теленә шушы алты хәреф аша ачкыч таптык.
Әлбәттә, ике атнада урыс телле шәһәр балаларына мең еллык татар әдәбиятын, аның шактый катлаулы грамматикасын биреп булмый, шуңа күрә без нибары алты хәрефкә генә тукталдык. Шулай ук бу балаларны ул кыска арада татарча сөйләшергә дә өйрәтеп булмый, әмма телебезгә карата кызыксыну уятырга була. Без моның шулай икәнен алдан ук белдек һәм шуңа күрә иң кыска, иң үтемле, нәтиҗәле алымга тукталдык – алты хәреф. Балалар аңласын өчен, дәресне ике телдә алып бардык – русча һәм татарча, ахырга таба күбрәк татарчага күчтек. Кабул итәргә җиңел булсын өчен, арага татарча шигырьләр дә кертеп җибәрдек, һәр дәрес бергәләп «Туган тел» җырын башкару һәм фотосессияләр белән тәмамланды, дәрестә актив катнашкан балаларга бүләкләр бирдек.
Әйе, безнең төп максатыбыз – шушы алтындай алты татар хәрефе аша балаларда телебезгә кызыксыну уяту иде. Без аларның күңелләренә ТАТАРЛЫК ОРЛЫКЛАРЫ сиптек, милләтебезгә карата мәхәббәт уятырга тырыштык, эшебезне яратып һәм белеп башкардык, Аллаһ разый булсын, халкыбызга файдасы тисен! Тырышлык – бездән, нәтиҗә – Аллаһтан... Дәресләребез башланганда күбесе әти-әни дип тә әйтә белмәгән, аны аңламаган балалар барысы да Актук мәчетендәге соңгы очрашуда ата-аналары, укытучылары каршында саф татарча шигырьләр сөйләделәр. Бу нәтиҗә түгелмени? Бик матур, сөенечле нәтиҗә, әлхәмдүлиллаһ!
Без алга таба да бу юнәлештә эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз, иншәәАллаһ! Хәзер бик күп кеше бу алты хәреф укытуның кулланма-программасын сорый, аны язарга кирәк булачак. Шундый кулланма булганда, бу дәресләрне ата-аналар үзләре дә бирә ала, моны татар зыялылары, милли һәм дини оешма вәкилләре дә эшли ала. Шуны да әйтәсебез килә – тел нигъмәте ул Аллаһтан аманәт, чөнки халыкларны да, аларның телләрен дә барлыкка китерүче Аллаһы Тәгалә. Бу турыда Коръәндә болай дип әйтелә:
«Җир һәм күкләрнең [камил] яратылышы, тел һәм төсләрегезнең төрлелеге – Аллаһның галәмәтләреннәндер, белем ияләре өчен бу нәрсәләрдә, һичшиксез, [илаһи] бер дәлил бар». (Рум : 22)
Димәк ки, тел дә, милләт тә Аллаһтан булгач, без аларны заман ахырына кадәр сакларга һәм бу изге аманәт өчен җавап бирергә тиеш булабыз. Шунысын да әйтәсебез килә – татарның бу алты аваз-хәрефе Коръәндә дә бар. «Һ»не белмәсәң, Аллаһ, дип тә дөрес әйтә алмыйсың, «Җ»не белмәсәң, җәннәт, җәмигъ сүзләрен дөрес укымыйсың, «Ң»ны әйтә алмасаң, Коръәнне тәҗвид кагыйдәләрен бозып укыйсың. Ә, Ү, Ө авазлары белән дә шул ук хәл... Әйе, татарның бу алты алтын хәрефе – Коръән белән бергә иңгән илаһи авазлар, гасырлардан килгән милли аһәң, шулай булгач, аның кадерен белик, саклыйк, югалтмыйк!
Язучы, тарих фәннәре кандидаты
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
Түбән Новгород өлкәсе

Комментарии