- 30.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №30 (26 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
(уенын-чынын кушып)
Сезгә миннән – карт кәҗәдән бик күп сәлам! Менә тагын җәйләр җитте. Безгә дә көтүгә.
Элек безнең авылда кәҗәләрнең авторитеты бик тә түбән булган. Чөнки совет заманында сыерлар өстенлек иткән, без кәҗәләрнең кирәге булмаган. Шушы бик зур булмаган авылда көтүенә 280-300 баш сыер йөргән. Ә бүген авылда без хуҗа. Авыл көтүендә эре терлекләр 15ләп кенә хәзер. Безне – мөгезсез мүкләк кәҗәләрне санасаң, маллар саны егерме башка туладыр. Без, мөгезсезләр, бакча үләне, агач кайрысы кимерергә яратабыз. Бакча эченә үтәр өчен безгә кечкенә генә койма ярыгы да җитә. Менә ике ел элек кенә авыл уртасында бакча ясап, шунда нарат үсентеләре утыртканнар иде. Без уйладык та, бу витаминлы азык безгәдер дип, коймасы ватык булгач, кердек тә үләннәрен ашап, агачларын кимереп чыктык. Соңыннан безне бакчадан кудылар кууын.
Хуҗаларым да мине бик ярата, кәҗәкәем, дип, башымнан гына сыйпап торалар.
Әле менә Габдулла Тукайның туган көненә «Кәҗә белән сарык» әкиятенә нигезләнеп тере күргәзмә оештырырга булганнар. Авылда сарык асраучылар калмаган, бер сарык та таба алмадылар. Сарык урынына берәр үгез ярап тормас микән, дигәннәр иде, анысы бүреләр өчен шаукымлырак та булыр иде әле, әмма авылда үгез асраучы да юк икән. Унике бүре башы өчен капчыгы да әзер иде дә бит.
Без кәҗәләрне яратсалар да, ризасызлык белдерүчеләр дә юк түгел. Имеш, кәҗә заманы җитте, кәҗә заманында яшибез. Сыерга караганда сөтне азрак бирсәк тә, безнең сөт майлырак. Менә шундый хәлләр хәзер.
Камил НӘБИЕВ,
Бөгелмә районы, Вязовка бистәсе

Комментарии