- 30.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №25 (28 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Нәсел шәҗәрәсен, туган төбәге һәм үз милләте тарихын белмәгән кешене, Русия һәм Дөнья тарихын яхшы белсә дә, укымышлы шәхес дип әйтеп буламы? Юктыр, минемчә. Әгәр шуннан чыгып фикер йөртсәк, Республикабыз мәктәпләрендә төбәк тарихы укытылмау аяныч хәл булып күренә миңа. Үз авылы яки шәһәре үткән дәверне белгәннән соң гына баланың дөнья тарихы белән кызыксына башлавы ихтимал икәнен мәгариф хакимнәре белмиме икәнни? Бәлки, җирле тарихка тискәре караш, әле дә сәясәт мәйданыннан китмәгән империячел көчләр таләбе буенча, алар үзгәртә алмый торган яшерен күрсәтмәгә әверелгәндер? Халыкта, узганын белмәгән бүгенгене аңламас, киләчәккә дә өмет белән карамас, дигән әйтем барын онытмаска иде. Бу уңайдан, гасыр дәвамында уңга-сулга талпынып, кыйблабызны таба алмыйча изалануыбыз да шул сәбәптән түгелме, дигән куркыныч сорау туа. Әлбәттә, бу минем фаразлавым гына, ялгышуым да бик мөмкин. Бу өлкәдәге белгеч түгел бит.
Әлеге уйланулар буш урында барлыкка килмәде, билгеле. Моннан ун көн чамалы элек Саба музее хезмәткәрләре Завод Нырты авылына оештырган сәяхәттән кайткач туды алар. Бу төбәктә 18-19нчы гасырларда бакыр заводы булганын белә идем. Алда сез танышачак зат безнең Өлкәннәр клубына килеп бу хакта биш-алты ел элек сөйләгән иде инде. Әмма бик күбесе онытылган, урынга барып карамагангадыр. Сер түгел, олы яшькә җиткәч хәтер дә җуела бара икән.
Безне авыл башында Мидхәт Хәсәнов каршы алды. Ул тарих укытучысы, мәктәп директоры, колхоз рәисе булып эшләп, районда хөрмәт казанган шәхес. Бөтен нечкәлекләренә үтеп кереп, әлеге завод, ул вакытта аның тирәсендә булган вәзгыять турында бик күп мәгълүмат туплаган. Ике сәгать буена унбиш кешелек төркемебез аның авызына гына карап торды. Шахта чокырларын, шул чорның атаклы кешеләре җирләнгән зиратны, аларның каберләре өстендәге чуеннан коелган һәйкәлләрне һәм завод урынын карап йөрдек. Зиратның ярым ташландык хәлдә булуы, авыл эчендәге иске чиркәүнең биек булып үскән агачларга күмелеп, җимерелеп баруы гына эчебезне пошырды. Тарихи биналарның юкка чыгуы, Советлар Союзы Герое Иван Башкировка кагылышлы ядкәрләр калмавы да борчыды безне.
Минем анда күргән, ишеткәннәремнең барысын да язарга исәбем юк. Чөнки аларны бер мәкаләгә сыйдыру мөмкин дә түгел. Машаллаһ, Мидхәт әфәнде район тарихының бик кызыклы катламын өйрәнеп, аны халыкка бәян итәрлек дәрәҗәгә җиткергән дип, аңа сокланасы гына килә. Кимендә бер диссертация язарлык хезмәттер бу диештек. Аның өстенә интернеттагы сайты аша шул заман өчен искиткеч зур, 360 шәхси хуҗалыгы булган авылдан чыгып китеп, дөнья буенча таралган кешеләрнең нәсел тамырлары белән дә багланыш урнаштыра алган ул. Болар турында, китап булып дөньяга чыккач, һәркем укый алыр, иншаллаһ. Яшермим, әлеге төркемебездә бу авылны туристлык маршрутына кертү, иң беренче чиратта районыбызның мәктәп балаларын график буенча алып килү кирәклеген әйтүчеләр, моңарчы бу эшнең оештырылмавы өчен ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Искиткеч гыйбрәтле, авыр чорлар кайтавазын ишетеп, тарихи мәгълүмат кына түгел, рухи тәрбия дә алырлар иде балалар.
Җыр-биюгә, спорт чараларына һәм дингә таянып кына чәчәк ата алмас мәдәниятебез. Атса да, ул кысыр чәчәк булачак. Шуны аңлагангамы, әллә тормыш рәтләнә баруы билгесе буларакмы, миңа райондашларның тарих белән кызыксынуы арта бара кебек тоела. Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелә, авыл тарихы турында китаплар басылу активлаша. Шәхси музейлар барлыкка килү дә шул хакта сөйли. Аеруча шунысы куандыра: бу эшкә тарих укытучылары гына түгел, гади кешеләр дә тартыла. Мәсәлән Байлар Сабасыннан Муса Абдуллин белән Сатыш авылыннан Рузилә Гайнетдинова китапларын бастырып тараттылар. Гыйләҗиев Васыйлның үз музее бар. Сатышта тарих белән кызыксынучылар төркеме оешкан, диләр. Әгәр районның тарихчыларын берләштергән җәмәгать оешмасы барлыкка килеп, халыкны агартуда катнашса, җирлек тарихына кагылышлы проблемаларны хакимият алдында күтәрә алса, яхшы булыр иде.
Сәясәтчеләр безне даими өндәп торган патриотлык хисе дә, иң беренче чиратта, кешенең үз авылы табигатен, үз гаиләсен, үз районы халкын аңлы рәвештә өйрәнеп яратудан башлана. Чөнки Русия ватанпәрвәрлегенең ныклы тамырлары шуларда. Тамырлары көчле булмаса, агачларны давыл бик тиз аудара.
Завод Ныртыдагы заводны немец эшмәкәрләре бакыр рудасы ятмаларын эзләп тапкач, руслар һәм татарлар белән бергәләп төзегән. Ул вакытта да милләтләр бердәмлеге булган, уртак мәнфәгатьләр барлыкка килгән. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай, киләчәктә дә шулай булыр. Илләрнең алгарышы шулай дәвам итә, әгәр комачау итүчеләр булмаса. Тарих һәрвакыт шуны искәртеп, халыкны тәрбияләп тора, минемчә. Ул бернәрсәгә дә өйрәтми, кешелек тарихы тоташ сугышлардан тора, әле дә туктаганнары юк, диючеләр белән килешмим. Моңа тарих түгел, хакимлеккә килгәч дәүләтара мәнфәгатьләрне җайлап, низагларны тарих сабакларын истә тотып, тыныч юл белән хәл итә белмәүче төркемнәр гаепле.
Кызганыч, тарих нәрсәгә ул, булган беткән, бүгенгесе мөһим, диючеләр дә очрый. Базар икътисадында яшибез, ихтыяҗ булса гына халыкта тарих белән кызыксыну артыр, диләр. Русчалап әйтсәк, спрос – предложение дигән әйбер берьяклы гына була алмый. Аны баланста тоту өчен, ихтыяҗ барлыкка китерү өчен реклама кулланыла. Шуңа күрә төрле чаралар ярдәмендә, бигрәк тә балаларда, тарихка карата кызыксыну уятырга кирәк. Аларны мультфильмнар, кино, китап, газета-журналлар белән беррәттән, тарихи урыннарга ешрак алып барып, зур тормыш юлы үткән кешеләр белән очраштырып. Яшьләрнең өлкәннәр белән багланышы нәтиҗәсендә генә чыдамлы буыннар чылбыры барлыкка килә ала һәм дәүләт үсешен тәэмин итә. Кеше язмышлары да чынлыкта илләр яшәешенә йогынты ясаучы тарих бит ул. Тарихны рекламалап халыкка җиткерү Мидхәт Хәсәнов кебек фидакарьләргә таянып башкарыла. Шигем юк, аларга игътибар күбрәк бирелсә, саннары тагын да ишәер.
Тирәнгәрәк кереп фикерләсәк, кешелек тарихы – кешелек яшәешендә безгә бәйле булмаган үзгәрешләр, вакыйгалар һәм фактлар тезмәсе ул. Аларны хакыйкать буларак белергә яки белмәскә генә мөмкин. Ә менә шулар тирәсендә гәп куертып, фәнни нигезләмәләр, фаразлаулар ярдәмендә барлыкка килү сәбәпләрен ачыклап нәтиҗә чыгару бу эшкә җәлеп ителгән белгечләргә бәйле. Ә нәтиҗә төрлечә булырга мөмкин. Шуңа күрәдер, тарих ул карта колодасы, аннан вәзгыятькә карап теләсә кайсы картаны суырып чыгарырга була, яки тарихны җиңүчеләр яза дигән әйтемнәр бар. Бәлки алар хаклыдыр. Берүк фактны төрлечә аңлатучы тарихчылар барын да беләбез. Аеруча сәясәтчеләр тарихтан оста файдалана. Моны раслап торуның кирәге дә юк, яшәү дәверендә һәр кеше андый аумакайлар белән очрашмый калмый. Аеруча соңгы елларда. Мәсәлән, бер генә мисал: элек татар-монгол изүе нәтиҗәсендә Русия Көнбатыш илләреннән бик күпкә артта калган дип, без татарларга каһәр укыйлар иде. Ә хәзер, ул изү булмаган, ясак күләме керемнең уннан берен генә тәшкил иткән, чиркәүләр дә салым түләмәгәч чәчәк аткан, диючеләр арта бара. Князьлекләрнең үзара сугышуын туктатып, русларның бер дәүләткә берләшүенә Урда ханнары мөмкинлек тудырган. Хәтта аларга үзләренең империячел рухын тапшырып, зур территорияле дәүләт төзүгә юл ачканнар. Ә Алтын Урда эчке каршылыклар нәтиҗәсендә күп дәүләтләргә бүленеп вәйран булган, диләр. Менә сиңа мә, беренчеләре ләгънәт укып, безне чат саен кимсетә, ә икенчеләре рәхмәтле булсалар да, безне тар кысаларда тотуны яклый. Алдыбызда шундый ике караш, кайсын телисең сайла! Мин соңгысын мәгъкуль күрәм, татар булуым сәбәпле түгел, үз акылыма таянып.
Бик кызыклы да, берүк вакытта бик куркыныч та дәвергә килеп кердек, җәмәгать. Мәгълүмат чаралары моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә баш миебезне кызганмыйча, төрле яклап эшкәртә. Әлбәттә, ниндидер үзләренә генә билгеле максатны күздә тотып. Бөек сынау алдында торабыз; тарих биргән тәрбия дәресләрен истә тоткан хәлдә үз фикеребезне туплап, салкын акыл белән яши алырбызмы?
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы
Комментарии