Үз-үзеңә хуҗа булмау бәласе

Зарланудан бернинди дә файда юк. Кызганыч, татарның шул зарланудан башка нәтиҗәле эше бик аз шул. Чөнки ул, язмам башында әйткәнемчә, үз-үзенә хуҗа түгел. Ни хикмәт, нәкъ менә үз илендә, үз җирендә хуҗа түгел ул. Күпме генә «без булдырабыз» дип кычкырсак та, татарны үзеннән башка ишетүче күренми. Әллә ни фәлсәфәгә кереп китмичә генә, татарны үз илендә мыскыл итүнең бер-ике гади генә мисалын китерим әле. Зарланып елаудан мәгънә юклыгын читкә куеп, моны ачы бер хакыйкать буларак, милләтемнең коточкыч бер фаҗигасе итеп язам.

Кайда язылган, нинди канун бар кешене түбәнсетеп, аның милли үзаңы, милли үзбилгеләнү хокукын юк итәргә, мыскылларга ярый дип? Юк ул беркайда да. Ни Русия, ни Татарстан Конституциясендә язылмаган. Ә түбәнсетү, мыскыл итү бар. Без аны көндәлек тормышта даими күреп торабыз.

Хәтерлим, әти-әнием вафат булгач, уртанчы энебез Фаизга алар белән уртак булган фатирын суд аша алырга туры килде. Ни өчен, диярсез. Җавабы бик гади: туу турындагы таныклыкларыбыз буенча без бишебез биш ата-анадан туган булып саналабыз. Ничек инде алай, дисезме? Метрикадагы язулар кириллицада языла бит. Ә анда татар хәрефләрен белмәгән ЗАГС хезмәткәрләре бишебезне биш төрле итеп язганнар. Мин – Камадалим улы, Фаиз – Хамядалим улы, төпчек энебез – Хамадалим улы, өлкән абыебыз – Мухаммадалимович, ә сеңлебез – Мухаммадгалимовна. Һәрберебезнең атабыз исемендә кимендә бер-ике хәреф аермасы бар. Шулай итеп, судлашып, бер ата балалары икәнебезне исбатларга туры килде.

Җәмәгатемнең абыйсы вафат булгач та, аларның да икесе ике атадан икәнлеге «ачыкланды». Туганлыкны шулай ук суд аша расларга туры килде.

Кызык һәм бик кызганыч хәлләр дә була шул бу кириллица аркасында. Сугышка киткәндә авылыбызның Садыйков Миннеһади Сираҗетдин улы военкоматта фамилиясен, атасының исемен яздыра. Урыс милләтеннән булган секретарь аптырап бетә. Ахырда документка «Садыков Александр Сергеевич» дип язып куя.

Бер генә урыс та булмаган чиста татар авылында гомер буе «Татарстанның атказанган колхозчысы» Садыков Александр Сергеевич яшәде. Балалары да Александрович булып йөрделәр. Ә татар һаман да латин хәрефләренә күчә алмый. Чөнки аңа «ярамый». Күчсә, Русия иминлегенә «зыян килүе бар».

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии