«Дин кулга корал тотарга рөхсәт итми икән, альтернатив хезмәт бар»

«Дин кулга корал тотарга рөхсәт итми икән, альтернатив хезмәт бар»

Хәрби хезмәтен үтәүче егет, хәрби эш урынын биләүче ир-атларыбызның да үз Конституциясе бар. Кызганыч, һәркем бу турыда белми. «Күп очракта ир-егетләр түгел, ә аларның ата-анасы, хатыннары ярдәм сорап килә. Аларның хокуклары барлыгын күбрәк якыннары ачыклый», – ди Казанның «Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау» үзәге директоры, юрист Оксана Продан. Соңгы бер-ике айда хәрби хезмәт яшенә җиткән ир-егетләрнең ата-анасы куркуга калды. «Баламны ничек тә армиядән алып калырга иде», – дип тели алар. Закон нигезендә армиядән калуның нинди ысуллары бар, яңа гына армия сафларына киткән яшь егетләрне «кайнар нокталар»га җибәрә алалармы? Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен, Оксана белән әңгәмә кордык.

– Сезгә, мөгаен, армиягә чакырылучыларның әти-әниләре күбрәк мөрәҗәгать итәдер. Алар тарафыннан сезгә еш бирелә торган сораулар исемлегендә кайсысы беренче урында тора?

– Хәрби хезмәткә чакырылучылар да, аларның әти-әниләре дә еш мөрәҗәгать итә. Яше тулган егетләр еш кына хәрби хезмәтне кичектерү хакында сораулар яудыра. Әйтик, алар тарафыннан «Югары уку йорты, техникум һәм лицей укучыларына кичектерү биреләме?», «Әле укучы егетләрне хәрби комиссариатка чакырта алалармы?», «Хәрби билетта яраклылык категориясен үзгәртергә мөмкинме?» дигән сораулар еш килә, чит ил паспорты алу турында да сорашалар. Ә ата-аналар балаларының сәламәтлеге турында кайгырта, сораулары да шуның белән бәйле: «Әгәр хәрби комиссариатта улымның мөстәкыйль рәвештә узган тикшеренүләренә ышанмыйлар икән, нишләргә?», «Хәрби комиссариатта табиблар өстәмә тикшерүләргә җибәрә аламы?», «Улым чит илдә укый икән, аны армиягә алып китә алалармы?».

– Нинди авырулар егет кешегә хезмәт итмәскә мөмкинлек бирә?

– Армиядә хезмәт итүдән азат итү хокукын бирә торган авырулар Хөкүмәтнең 565нче карарында билгеләнгән. Хәрби хезмәткә чакырылучының яраклылык категориясе турында карар чыгару өчен, табиблар нәкъ менә шул документка таяна. Безнең статистика буенча, сәламәтлек торышы буенча хәрби билет алырга мөмкин булган 800дән артык авыру бар. Иң еш очрый торганнары арасыннан түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә мөмкин: өченче дәрәҗәдәге яссытабанлылык; экзема, дерматит, псориаз кебек тире авырулары, икенче дәрәҗәдәге хроник варикоз, гипотиреоз, симерүнең өченче стадиясе кебек авырулар.

– Армиягә чакырылудан качарга ярдәм итәргә вәгъдә иткән компанияләр бар. Алар егет кешедә мондый авыруларны «эзләү» белән шөгыльләнәләрме?

– Башка компанияләр өчен җавап бирә алмыйм, әмма мондый очраклар барлыгын тәгаен әйтә алам. Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәрби хезмәткә чакырылучы һәм аларның әти-әниләре безгә сәламәтлек буенча нинди дә булса тайпылышлары инде табылган очракта мөрәҗәгать итә.

«Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау» үзәге директоры – Оксана Продан

– Армиягә бармауның тагын нинди законлы ысуллары бар? Гомумән, бу мөмкинме?

– Хәрби хезмәткә чакырылудан азат итү һәм кичектерү өчен законлы нигезләр «53нче хәрби хезмәт турындагы Федераль закон»ның 23 һәм 24нче маддәләрендә күрсәтелгән. Аларның кайберләрен санап китәм. Хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү түбәндәге гражданнарга бирелә:

– әгәр ир-егет авыру туганын даими карау белән мәшгуль булса (закон буенча авыруны карарга тиешле башка затлар булмаган очракта);

– балигъ булмаган бертуган абыйсы яки апасының опекуны булып торса (башка затлар булмаган очракта);

– баласы булса һәм аны бала анасыннан башка тәрбияләсә;

– ике һәм аннан да күбрәк баласы булса;

– өч яшькә кадәрге инвалид балалары булса һәм башкалар.

Түбәндәге гражданнар хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителергә мөмкин:

1) сәламәтлекләре буенча хәрби хезмәткә яраклылыгы чикле дип табылган;

2) РФ хәрби хезмәт яки альтернатив граждан хезмәте узучы яки инде узган;

3) РФ халыкара килешүендә каралган очракларда хәрби хезмәтне башка дәүләттә узган гражданнар.

Моннан тыш хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителү хокукы тагын гыйльми дәрәҗәләре булган гражданнарга, шулай ук чакырылыш буенча хәрби хезмәт яки хәрби җыен узган чакта хәрби хезмәт буенча бурычын үтәгән вакытта үлгән, хәрби җыен тәмамланганнан соң яки аннан җибәрелгәннән соң үлгән затларның балаларына яки бертуганнарына бирелә.

– Хәрби хезмәткә җыенучының якыннарының берәрсе – әти-әнисе, хатыны, балалары авырса, армиягә баруны кичектерү мөмкинме?

– Гаилә хәле буенча кичектерүгә ирешү өчен «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль законның 24нче маддәсендәге 1нче «б» пунктына күз төшерергә кирәк. Моның өчен:

– ир-егетнең якын туганы чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булырга тиеш;

– әлеге мохтаҗлык хәрби хезмәткә чакырылучы гражданның яшәү урыны буенча медик-социаль экспертиза бәяләмәсендә расланырга тиеш;

– авыручы кеше дәүләт тарафыннан тәэмин ителергә тиеш түгел (әйтик, картлар йортында яшәмәскә);

– авыручының закон буенча аны тәрбияләргә мөмкин булган башка туганнары булмаска тиеш.

– Хәзер армиядән кичектерү IT-белгечләргә бирелә, дигән хәбәрләр таралды. Моңа ничек ирешергә мөмкин?

– Әйе, 2022нче елның язгы чакырылышындагы иң төп үзгәрешләрнең берсе – IT-белгечләрнең кичектерүгә ия булуы. Кичектерүгә 27 яшькә кадәрге, югары белемле һәм IT-компанияләрдә кимендә бер ел эшләүче хезмәткәрләр өметләнә ала. Әгәр дә ир-егет югары уку йортын тәмамлап, бер ел дигәндә үз белгечлеге буенча эшкә урнашса, ул да хәрби хезмәттән кичектерү алырга мөмкин.

– Солдатларны хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрү законлымы?

– Халык арасында, бу законсыз, дигән сүзләр йөрсә дә, Русия президентының 1999нчы елның 16нчы сентябрендәге 1237нче номерлы Указы нигезендә, армиягә чакырылганнан соң дүрт ай узгач, солдатларны «кайнар нокталар»га җибәрергә мөмкиннәр.

– Хәрби хезмәткә чакырылучы кеше үзенә хезмәт итәргә рөхсәт ителгән урынны үзе сайлый аламы? Контракт килешүе нигезендә хезмәт итүчеләр дә бу хокуктан файдалана аламы?

– Кайда хезмәт итүеңне сайлау хокукы юк. Хәрбиләр кирәк булган очракта, солдатны еракта урнашкан хәрби частькә да җибәрергә мөмкиннәр. Әмма закон туган нигезенә якын урнашкан территориядә хезмәт итәргә тиеш булган төркемне дә билгели. Әгәр дә хәрби хезмәткә чакырылучының кечкенә баласы булса, ир-егетнең әти-әнисе пенсия яшендә булсалар яки авырсалар, солдатлар яшәү урынына якын җирдә хезмәт итәчәк. Бу турыда алдан ук хәрби комиссариатка хәбәр итәргә һәм бу сүзләрне документаль рәвештә расларга кирәк.

– Быел альтернатив гражданлык хезмәтенә эләгү кыенрак булачак, диләр...

– Альтернатив хезмәткә эләгү һәрвакыт авыр булды. Кайчакта бу хокуклары турында ишеткәч, ир-егетләр судлашып бетә, әмма үз дигәненә ирешә һәм альтернатив хезмәткә күчә. Бу – бик катлаулы процесс. Беренчедән, армиягә чакырылганчы ярты ел кала хәрби комиссариатка гариза бирергә кирәк. Икенчедән, гаризадагы дәлилләр шактый ышандырырлык булса да, чакырылыш комиссиясе баш тартырга мөмкин, чөнки урыннар саны чикләнгән. Татарстанда 2019нчы елда альтернатив граждан хезмәтенә 37 кеше җибәрелгән. Шулай ук шуны да искә төшерәсе килә, әгәр гади хәрби хезмәт үтәүче солдат бер ел хезмәт итсә, альтернатив хезмәт итүне сайлаучы – 21 ай. Дөрес, альтернатив хезмәт сайлауның нигезендә, гадәттә, дини яисә шәхси карашлар ята. Әгәр кешенең дине кулга корал тотарга рөхсәт итми яки аның үзенең армиягә барырга теләге юк икән, ул төрле предприятиеләргә, картлар йортына, мәктәпкә, хастаханәгә, почта бүлекчәсенә эшкә урнаша ала. Иң мөһиме – шушы оешмаларның федераль яисә җирле хакимият кулы астында булуы. Мондый хезмәт гадәти эшкә охшаган: сез нинди дә булса компаниядә эшләячәксез, хезмәт хакы алачаксыз, ялга китә яки «больничный»га чыга алачаксыз, әмма эштән качу, эштән китү тыелган. Моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

– Солдат-«срочниклар»га контракт буенча хезмәт итүне көчләп тагалар, дигән имеш-мимешләр йөри. Бу ятьмәгә ничек эләкмәскә?

– «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы 53-ФЗ номерлы Федераль законның 32нче маддәсендә беркетелгән төп принцип –гражданның контракт килешүе буенча хәрби хезмәткә керешүе ирекле. Контракт төзүгә мәҗбүр итү рөхсәт ителми. Әлбәттә, интернетта «срочник» солдатларны контракт төзүдән баш тарткан өчен кыйныйлар икән дип сөйлиләр, әмма шуны истә тотарга кирәк: контракт килешүе буенча хәрби хезмәтне үтәү турында документ имзаланган көннән үз көченә керә һәм аны үтәүдән баш тарту бик авыр. Закон хәрби хезмәткәрнең үз теләге буенча контрактны өзәргә мөмкинлек бирми.

– Уллары әсирлектә дигән мәгълүмат килсә, ата-аналарга нишләргә?

– Әгәр сезгә мондый хәбәр килеп ирешә икән, еларга ашыкмагыз. Аның соңгы хезмәт итү урыны буенча хәрби частькә шалтыратырга кирәк. Анда бернинди мәгълүмат та ала алмыйсыз икән, онлайн-кабул итү бүлмәләренә, Саклану министрлыгы, хәрби округлар, хәрби прокуратурага, сезнең шәһәрнең җирле хакимиятләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шикле сылтамалар буенча эзләнмәгез, улыгыз турында мәгълүматларны тиешсез оешмаларга җиткермәгез.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии