- 28.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №51 (28 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Казанда узган митинглар турында язудан журналистлар да арды, сез дә укый-укый аргансыздыр. Бу суыкта Ирек мәйданында тилмереп йөрүнең мәгънәсен күрмәсәм дә, газета укучыларга җиткерер яңалык булмасмы дип, чыгарга туры килә.
10, 18 декабрьдә булганнан соң, узган шимбәдә Казанда өченче тапкыр митинг уздырылды. Казанда гына түгел, бөтен Русия буенча җәелгән чара булды ул. Һаман шул бер тема – гадел сайлаулар таләп итү. Бу юлы инде башкалабыздагы митинг Ирек мәйданында түгел, ә Меңъеллык мәйданында гөрләде. Сәбәбе – Ирек мәйданында уздырырга рөхсәт ала алмау. Имеш, ул вакытка мәйданны «Бердәм Русия»леләр алып куйган һәм үз чараларын уздырачак икән. Монда да алар өлгеррәк һәм, руслар әйтмешли, «дальновидный» булып чыкты. Митингның оешкан төстә узуына комачау итүче беренче каршылык шул булды.
Белүемчә, бу яңалыктан соң, оештыручылар бераз югалып та калды әле. Чөнки Интернетта: «Казанда митинг уздырырлык җир юк!» дигән хәбәр таралды. Бераздан халык фронты икегә аерылды. Хәзер инде ул шәһәребезнең ике урынында уздырылырга тиеш иде. Беренчесе – Казан милли мәдәни үзәге янында, икенчесе – Меңъеллык мәйданында. Чарага ике-өч көн кала, оештыручылар бер фикергә килде һәм митинг Меңъеллык мәйданында узачак дип килешенде. Интернеттан файдаланган кеше моны белгәндер, билгеле, ләкин күпләрнең хәбәрдар булмавы ачык аңлашыла. 18 декабрьдә Ирек мәйданына килгән халыкка: «24е көнне яңадан шушы ук мәйданга җыелабыз!» – дип әйтелгәч, күпләр анда килгәндер һәм берни аңламыйча кайтып киткәндер әле. Хәер, килсә-килмәсә, ул көнне Казан милли мәдәни үзәгендә дә, Ирек мәйданында да дусларбыз, ягъни полиция хезмәткәрләре җитәрлек иде. Мөгаен, алар биредә бернинди митинг булмаячагын аңлатып, килүчеләрне өйләренә озаткандыр.
Халык мондый чараларга йөри-йөри алҗыганмы, әллә мәгънәсе юклыгын беләме, әллә инде Ирек мәйданына килеп, аңышмыйча калганмы – бу юлы мәйданда кеше бик аз иде. Митинг башланган чакта, күпчелекне журналистлар һәм полиция хезмәткәрләре тәшкил итте дисәң дә, ялгыш булмас. Гомумән алганда, 500 кеше дә булмады кебек.
Узган митингтагы кебек, металл тикшерүче ишекләр аша гына керттеләр. Тәртип сакланды. Сәхнә, микрофон, плакатлар – кыскасы, барысы да оешкан төстә һәм тиешле дәрәҗәдә узды. Төрле яшьтәге, төрле карашлы кешеләр җыелды бирегә. Фиркаләр дә үз шигарьләрен халыкка ирештерә алды. Бу юлы хәтта рэп та җырладылар әле. Үзе плакатлар ясап алып килмәгән кешеләргә, инде әзерләрен барып алу мөмкинлеге дә булды.
Ил башлыкларын, түрәләрне нинди ямьсез сүзләр белән атап кычкыруларын әйтеп тормыйм, шәхсән үземә бу өлеше артык кыргый һәм культурасыз тоелды. Яшьләрнең күбесендә медицина маскалары күреп куандым. Кыш айлары белән бергә илебезгә бәреп кергән грипп шаукымыннан сакланалар, күрәсең. Әллә хокук саклау органнарының һәр почмактан видеога, фотога төшереп йөрүеннән куркалар микән?!
Сугыштан соң батырлар күбәя дигәндәй, митинг узгач та, аның кайбер яшерен ноталары ачылды. Интернетта Елена Цапаева һәм Илназ Сәйфуллин турында хәбәр таралды. Шул хәбәргә ышансаң, алар Түбән Камада шундый ук эчтәлекле митинг уздырырга теләп, берничә тапкыр шәһәр башкарма комитетына хатлар язган, ләкин рөхсәт ала алмаган. Нәтиҗәдә, 24 декабрь көнне иртән Казанга баручы автобуска утырып, юлга чыкканнар. Үзләрендә уздыра алмасалар да, Казандагы митингта катнашырга теләгән яшьләр. Тик теләкләре чынга ашмаган. Шәһәрне чыгарга да өлгермәгәннәр, автобусны хокук саклау органнары туктаткан. Аларның икесен дә тоткарлап, участокка алып киткәннәр. Бернинди гаепләүләр такмыйча, ни өчен тоткарланганнарын аңлатмыйча, аларны 8 сәгать участокта тотканнан соң, аңлатма яздырып, кайтарып җибәргәннәр. Ул вакытта инде митингка өлгерү мөмкин булмаган, әлбәттә. Татарстанның чираттагы мөгезләре димичә, бу вакыйганы тагын нәрсә дип атап була? Ул ике кешедән Казандагы митингта нәрсә үзгәрер иде икән? Берни дә үзгәрмәс иде, мөгаен, тик менә хокук саклау органнарының чираттагы мәртәбә репутациясе түбән тәгәрәде.
Бөтен яңалыкны ничек бар шулай белеп торырга ярый әле Интернет бар дип шатланам кайчакта. Күптән түгел генә шул ук Интернетта бер видеоязма таралды. Анда Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Чуровка бер егет шалтыратып, үзен Президент Медведевның ярдәмчесе Аркадий Дворкович дип таныштыра һәм аның отставкага китәчәге турында игълан итә. Имеш, митингка чыккан халыкны ничек тә булса тынычландырырга, аларның әйткән бер сүзен булса да тыңларга кирәк һәм «үзегез аңлыйсыз»… Чуров бераз тын торганнан соң, Президентның үзе белән шәхсән сөйләшеп алырга теләвен белдерә, бу турыда сөйләшенгән иде бит инде дип өсти, һәм ахырдан, бу сөйләшүнең уен гына булуын аңлап булса кирәк, ничек хәл ителсә, шулай булачак дип тәмамлый.
Азмы-күпме законны белгән кеше аңлыйдыр: Президент Үзәк сайлау комиссиясе рәисен түгел, аның әгъзаларын да эштән чыгара алмый. Моны суд хәл итә яки ул кешеләрнең гражданлык алыштыруы сайлау комиссиясеннән китү өчен сәбәп булырга мөмкин. Тик бу сөйләшүдә Чуровның барысын да «ничек хәл ителсә шулай булыр» дип кабул итүе законның бу моментында бераз шикләнергә мәҗбүр итә.
Әйе, биредә Дворкович кебек үк Чуров та уен персонаж гына булырга мөмкин, шуңа күрә әйтелгән бер сүзгә карусыз ышану да ярамый. Тик эш фамилиядә генә түгел бит. Ярый, бүген Чуров китә дә, иртәгә башка берәү аның урынына утыра, ди. Март аендагы сайлауларның гаделлеген ул хәл итәмени? Бер кеше генә бөтен системаны үзгәртеп кора алмавын балалар бакчасындагы бала да аңлыйдыр.
Шуңа да карамастан, уеннар нәтиҗәле булырга охшаган, чөнки узган атна шимбәсендә кеше хокуклары буенча Президент киңәшмәсе аңа, ышаныч югалу сәбәпле, отставкага китәргә киңәш итте. Бу да чираттагы спектакль түгелме? Ахыр чиктә Президентның бар эшкә дә вәкаләтле булмавын, илдә законнар барлыгын күрсәтү өчен генә Чуровка ышаныч бетте дип кычкырмыймы алар?
Ярый, хуш, митинглар узды. Путин әйтмешли, илдә демократия барлыгын күрсәтү өчен бу спектакль дә кирәк иде. Ничек яшәгән булсак, шулай яшәвебезне дәвам итеп, яңа елга аяк басабыз. Кайсы сәясәтче утырса да, тарихта гади халыкка җиңеллек килгән чор юк. Иң мөһиме, гаиләдә тыныч булсын да, уңышлы, мул ел килсен.
Фәридә ЗАРИПОВА.

Комментарии