Кая бара бу урыс иле?

Кая бара бу урыс иле?

Уйлап-уйлап утырам да, элеккеге (70-80 еллардагы) дәүләт сәясәтен хәзергесе белән чагыштырып, халыкның битарафлыгына исем китә. Аннан соң үз-үземне юатып куям, янәсе, тарих буенча шулай тиештер дип. Хәзер урыс дәүләте белән, минемчә, бер В. идарә итә. Ул ни әйтсә, шул була. Аның фикере дәүләткә, яшәешенә файдалымы-юкмы, ул турыда сүз дә юк. Ул депутатлар, Дәүләт Думасы ни өчен кирәктер җилкәсен каезлап. Бәлки, мин хаклы түгелдер, В. авызыннан чыккан сүзне, Дәүләт Думасы беркайчан да кире какканы булмады әле. В. законы (нинди булуына карамастан) депутатлар, Дәүләт Думасы булмаса да, гамәлгә аша.

Халыкка эш күрсәткән булып, Путин фикерен тегеләй-болай болгатып, каршы килеп маташалар да, ничек бирелә, шулай раслап куялар. Димәк, депутатларның, Дәүләт Думасының фикеренә колак салынмый булып чыга.

Элек берәр хәл турында райкомга хәбәр итсәң, килеп тикшерәләр, чара күрәләр иде. Хәзер зур күләмдә акчаң юк икән, бернинди гаделлек табып булмый. Кеше үтерү, юк нәрсә өчен халыкны җәберләү берни түгел, халык фикеренә колак салырдай бернинди оешма юк бу илдә.

Олы трибуналардан «Русия урыслар өчен»,– дип кычкырып торгач, бу ил җитәкчесеннән алдагы көннәрдә безнең өчен нинди яхшылык көтәргә инде. «Русия урыслар өчен» булгач, аны урыс солдатлары гына сакларга тиеш була түгелме соң? Урыс милләтеннән булмаган егетләрне Русияне сакларга армиягә дә алмасыннар. Армия сафларында бик күп егетләр харап була бит. Халык эндәшми, түзә.

Бу дәүләт җитәкчеләренә 1941-45 еллардан соң илне торгызу, зур төзелешләр, БАМнар, ДнепроГЭСлар, миллион чакрым тимер юллар төзү, эшчеләргә бушлай фатирлар, балалар өчен лагерьлар оештыру, шифаханәләр ачу, завод-фабрикалар, бөтен җир шарын куркытырдай оборона көче булдыру гамәлләре кебек авырлыклар туры килсә, ни эшләрләр иде икән, күз алдына китерү куркыныч. Хәзер бу система бернинди төзелешләр дә алып бармый. Нәрсәдер төзеп маташсалар да, һаман да шул акча үзләштерү өчен генә. Минемчә, дәүләт бу система белән барса, ерак калмады, тагын 5-6 елда без җыйганны урлап бетерерләр дә әйтерләр: «Ил белән яңадан коммунистлар яки башкалар идарә итсеннәр, ил баегач, яңадан килербез», – дип. Аңарчы дөньясы бетеп китмәсә инде.

«Безнең гәҗит» битләрендә сугыш ятимнәренә гаделсез караш турында язалар. Бик дөрес. Һәр елны шул сугыш ветераны дип аталучының оныкчыкларына ярдәм ителә, ә шунда һәлак булганнарга – ел саен 1 минут тынлык. Әтиләребез энҗе-мәрҗән сатып баерга киткән җирдән һәлак булмады бит. Алар шушы коррупционерларны, миллиардерларны саклап, балалары бәхетле, бай тормышта яшәсеннәр дип һәлак булдылар.

Ел саен Җиңү бәйрәмендә сугыш ветераннарына баш иябез, бүләклибез. Баш иючеләр, башлыча, без – сугыш ятимнәре. Әтиләребезне шул сугышта югалттык, һаман без баш иябез булып чыга. 68 елга бер тапкыр булса да рольләрне алмашырга кирәк. Сугыш ветераннарын 1 минут басып хөрмәтләп, әтиләрен сугышта югалткан ятимнәргә фатир, машина, шифаханәләргә юлламалар һәм башкаларны бирәсе иде.

Без – сугыш ятимнәренә вакыт җиткәндер инде. Барыбыз бергә, катгый рәвештә, хөкүмәттән 1941-45 ел сугышында һәлак булган әтиләребез, туганнарыбыз өчен зур күләмдә компенсация таләп итәргә кирәк.

Безнең буын 12 яшьтән ач, ялангач, бушка эшләп, илебезне баеткан, сугыштан соңгы җимерекләрне торгызган өчен дәүләттән аяк терәп үзебезгә игътибар таләп итәргә тиеш. Илнең байлыгын барыбер урлап бетерәләр. Барына риза булып, битарафлык күрсәтеп яшәмәсәк иде.

Дөреслекне, гаделлекне яклаучы, хөрмәтле Искәндәр Сираҗи кебекләр күбрәк булса, су тамчысы ташны тишкән кебек, бәлки, хөкүмәт түбән катлам халыкның тормышын җиңеләйтү турында гамәлләр кылыр иде.

Барлык редакция хезмәткәрләрен хөрмәт итеп, сәламәтлек һәм эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар теләп калам.

Наил ҖАМАЛИЕВ.

Тукай районы,Новый бистәсе.

Кая бара бу урыс иле? , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии