Тиздән велосипедларда йөри башламагаек…

Тиздән велосипедларда йөри башламагаек…

Кызык та инде чиновниклар, депутатлар. Үзләре миллионнар белән «уйнагач», гади халыкны да, үзләре кебек, чит илләрдә кыйммәтле ял йортларында ял итә дип беләләр бугай. Коммуналь хезмәтләргә, утка, газга бәяне арттырып кына торалар. Ярый ла, бәяләр елга бер генә тапкыр күтәрелсә, юк бит! Пенсияләрне, хезмәт хакларын 5 процентка арттырабыз, дип мактаналар да, фатир өчен чыгымнарны, азык-төлеккә бәяне 15-20 процентка күтәреп куялар. Быел, мисал өчен, Казандагы фатирларның бәяләре 100-120 мең сумга арткан, диләр.

Машина дигәннән, дәүләт җитәкчеләре халыкны тулысы белән җәмәгать транспортларына һәм велосипедларга күчереп утыртырга маташа бугай. Юкса, ягулыкның бәясе белән шул кадәрле уйнауны ничек аңлатырга булыр иде? Бензинның бәясе җәй буена өч тапкыр арткан. Май аенда «АИ-92» 24 сум 30 тиен булса, июньдә шул маркалы ягулыкны 25 сум 50 тиен ясап куйдылар. Игътибар итсәгез, бәя тиеннәргә генә түгел, ә бер сумнан да күбрәккә арткан! Бәяләрнең мондый сикереш ясавын Президент та «көтмәгән», ахрысы. Бу вакыйгалардан соң ул дилбегәне үз кулына алырга һәм ягулык хакларын шәхсән үзе контрольдә тотачагын халыкка җиткергән иде. Сүзендә тормады . Августта да бәяләр белән шундый ук хәл кабатлана. Ягулыкның бәясе шулай үрмәләүне башта нефтьнең бәясенә бәйле, эшкәрткәндә күп чыгымнар китә, салымнар артып тора, дип аңлатырга тырыштылар. Ничек инде безнең республикада, ярты гасырдан артык нефть чыгару белән шөгыльләнүенә карамастан, җир маеның бәясенә бәйле дип әйтә алабыз?! Япония гомер-гомергә чималны читтән кертте. Чөнки территорияләре кечкенә, халык саны күп, җирләр дә безнең яктагы кебек файдалы казылмаларга әллә ни бай түгел. Әмма Япония бүгенге көндә иң алга киткән илләрнең берсе санала! Чөнки дәүләт халыкны санлый, шуңа японнар җитәкчеләрен дә хөрмәт итә, тырышып эшли дә.

Экспертлар һәм бензин сату-алу белән шөгыльләнүчеләр августта бәя артуны бөтенләй бернәрсәгә дә бәйләп аңлатмады. Сентябрьдә бәя артуны Татарстандагы «ТАИФ-НК» чимал эшкәртү заводы чираттагы ремонтка ябылу һәм, әлеге дә баягы, чималның бәясе артуга бәйле, диделәр. Заводта төзекләндерү эшләре булу аркасында, республикабызга ягулыкны Өфе, Пермь, Түбән Новгород якларыннан кайтартырга мәҗбүр булганнар. Монысында, бензинның гына түгел, ә җәйге дизель ягулыгының бәясен дә – 36, кышкысыныкын 39 процентка күтәргәннәр. (Хәзер җәйге дизель ягулыгы 25 сум 30 тиен тора. Ә «АИ-95» – 28, 70 сум ( җитмеш тиенгә арткан), «АИ-92» – 26, 90 сум тора ( кырык тиенгә арткан). Көлсәң көл, еласаң ела инде!

Тагын бер гаҗәп фактны әйтми булдыра алмыйм. Бензинга бәяне, гадәттә, шимбә көн иртән, яисә җомга кичендә арттыралар. Күпчелек халык ул көннәрдә ял итә, авылларга кайтучылар да шактый. Машина багына су тутырып кайтып булмый бит. Шуңа күрә, машина йөртүченең бензинны сатып алмый чарасы калмый. Аннан соң бәя куючылар халык «тавышланмасын» дип тә шулай итәләр бугай. Җомга кич сүгенә-сүгенә бензин салган машина йөртүче дүшәмбегә кадәр шул бәягә «күнегеп» бетә һәм тавыш-гауга күтәрергә югарыдагы җитәкчеләр янына бармый. Өйләрендә утыручылар бөтенләй дә ягулыкның хакы артуын белмичә калырга мөмкиннәр. Шул рәвешле, ягулык бизнесы белән шөгыльләнүчеләр «шыпырт» кына бәяне күтәрәләр дә куялар. Хәер, безнең халык бәяләр дүшәмбедән артса да, әллә ни тавыш-тынын чыгармый ул.

Тимер атта җилдерүче танышларым шактый. Егетләрнең шактыйлары буш вакытларында «бомбить» итеп, бензинлык булса да, акча эшлиләр иде. Хәзер мондый эш белән шөгыльләнүне закон тыячак. Ягулык бәяләре айлап түгел, көнләп үсә. Эшләр шулай барса, тиздән машиналарны гаражларда калдырып, эшкә тәпиләп кенә йөри башларбыз, ахрысы.

Руль артында ун елдан артык йөргән танышым Ринат зарлана. «Апрель тирәләрендә генә әле 200 сумга 10 литрлап бензин сатып ала идем, хәзер8 литрягулык та килми. Машина – минем гаиләмне туендыручы төп акча чыганагы. Киләчәктә нәрсә буласын күз алдына китерергә дә авыр. Ике елдан бензинның литрын 50 тәңкәгә ала башламасак ярый инде?» – ди ул. Кызганыч, Ринатны шатландыра алмыйм. Чөнки бензин «король»ләре 2012 елда ягулык бәяләре тагын 8-10 процентка күтәрелеп, литры 30 сумнан да аз булмаячак, диләр.

Кызык өчен интернеттан башка илләрдәге ягулык бәяләрен эзләп таптым. Күршем Согуд Гарәбстанында укый, анда бензин, безнең акчага күчереп исәпләгәндә, 4 сум тирәсе тора, дигән иде ул. Иранда – 11.30 сум, Венесуэлада – 4.84 сум, Төрекмәнстанда – 60 тиен (бу илдә кеше башына елга тонна ярым бензин бушлай бирелә, нормадан артканын гына сатып аласың… («БГ» Газ, электр, бензин бушлай» 2011, №34, 1 сентябрь).

Русия белән чагыштырып карасак, чәчләр үрә торырлык! Хәер, зарланудан ни файда, барыбер кесә эченнән йодрык күрсәтүдән узмыйбыз бит. Сайлаулар да «актив» үтә. Алдагы сайлауларда да шушы ук тормышны сайлаячакбыз.

Лилия ЛОКМАНОВА.

  Тиздән велосипедларда йөри башламагаек..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии