Иленә күрә кануны

Дәүләт думасында һәр вакыйга уңаеннан иң алдан чәчрәп чыгып, бугазы ертылганчы кычкырып төкерек чәчкән, барыбызга да мәгълүм булган бер депутатның сәер-сәер гамәл-тәкъдимнәрен ишетеп гаҗәпләнә идек. Начар гадәт йогышлы була диләр. Безнең өчен «янып-көеп» эшләүче халык хезмәткәрләренең әледән-әле шакылдатып әвәләп торган кануннары белән танышкач, исең-акылың китә. Илебезнең, халкыбызның язмышын хәл итәргә тиешле бу затлар акыллы, зирәк фикерле булырга тиеш тә бит…

Ятим балаларны Америкага уллыкка җибәрмәү турында канун дисеңме, баланың уенчыгы аз булса яисә суыткычта ризык тулып тормаса, әти-әни хокукыннан мәхрүм итүме (башта бала кешечә яшәсен өчен нормаль шартлар булдыр, аннары таләпләреңне куярсың), ир белән хатын аерылышканда түләүне арттыру, 23 яшькә кадәр баласыз кызларны армиягә алумы… ( Монысы нинди максат белән уйлап чыгарылган тәкъдим? Ялгыз әниләр санын арттыру өченме?) Ничек кеше башына шундый ахмак фикерләр килә икән? Әле ул фикер килеп кенә калмый, аны канун итеп әвәләп тә куялар бит. Тәкъдим халык өчен никадәр игелексез, мәгънәсез булса, ул шулкадәр тизрәк гамәлгә керә.

« миннән үрнәк алды, мин фәлән апагыз белән 30 ел яшәгәннән соң аерылыштым», – дип горурлана Дума депутаты, үзен хөрмәт иткән бер әфәнде. «40 яшьтән соң хатын-кызның рәте китә, Пәйгамбәребез дә 9-13 яшьлек кызларга өйләнгән», – ди ул, бер гәҗиткә биргән интервьюсында. Дөньяның артына тибеп яшәүче азгыннардан аермалы буларак, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу гамәлне ул чорларда ничек тә динебезне киңрәк тарату, мөселманнар санын арттыру максатын күздә тотып эшләгән.

Хәзер дәрәҗәле генә затларның, артистлар, депутат әфәнделәрнең үзләреннән шактый яшь кызларга өйләнүе гадәти хәлгә әйләнде. Мин, яшь бичәләре белән мактанып, «менә без әле нинди, яшь кызларны да үзебезгә каратырлыгыбыз бар», дип шапырынучы картлачларны кызганам, көлкеле хисләр туа. «Хатын-кызның рәте китә» дигән әфәндедән минем: «Үзең соңгы тапкыр кайчан көзгегә карадың, комың коелмыймы анда?» – дип сорыйсым килә. Хөрмәтлеләрем, акчагыз, дәрәҗәгез булмаса, сезгә яшь кызлар карыймы? Дәрәҗә, байлык белән генә хәл итеп булмастай «нечкә» мәсьәләләр дә бар бит әле. Сез аларга ир кеше буларак кирәкме, әллә акча капчыгы буларак файдаланып, киләчәк тормышын, канатларын ныгытып, көйләп калу өчен хаҗәтме?

Әлбәттә, аерылу, кабат өйләнү, кияүгә чыгу – һәр кешенең үз эше. 30-40 яшьләрдә аерылышуларны аңлап та була әле. Ләкин яшең 60ка җиткәч, аерылып яшь хатынга өйләнәм дип йөрү – мәртәбәле адым түгел. Кемгә ничектер, минем үземдә гаиләләре белән яшәгән ил башлыклары күбрәк хөрмәт хисе уята, алар ничектер ышанычлырак, җитдирәк кебек.

Аерылышканда түләнәсе пошлина күләмен арттыру җәһәтеннән, сайлаучы буларак, халык хезмәтчеләренә тәкъдимем бар. Хөрмәтле депутатыбызның: «Хатын-кызның 40 яшьтән соң рәте китә», – дигән фикереннән соң башка килде бу фикер. Егет белән кыз өйләнешкәндә үк имза сала торган язылышу таныклыгындагы «хатын» графасына «срок годности до 40 лет» дигән искәрмә язарга кирәк. «Срок экспулатации» дип тә язарга мөмкин. Хатын-кызның гарантия срогы чыккач, аның янындагы «бабайның» бете котырып, яшь хатын алу хакында шаулый башласа, аерылышканда хатын пошлина түләми. Бәлки, хатын-кызның пенсия яшен дә 40ка билгеләргәдер?! Әлбәттә, бу мәзәк кенә, шаяру. Закон чыгаручы абыйларыбызның хатын-кызга арзанлы Кытай товарына карагандай мөнәсәбәте сәбәпле, яшь аралаш шаяру. Җитди генә әйткәндә депутатларыбыздан һәммәсен дә көтәргә була.

Бер рус телле гәҗиттә янә хөрмәтле депутатыбыз, дөньяда Ислам диненең киләчәге юклыгын, бүгенге глобальләшү чорында башка юнәлеш кулайрак булуын әйтә. Кемнән-кемнән, ләкин үзен хак мөселманга санаган, хаҗларда булып кайткан, Мәрҗәни хәзрәтләре туган туфракта туып, сөекле Тукаебыз эчкән чишмә суын эчеп үскән заттан мондый сүзләр ишетү шаккатырды. Туган телебез, мәдәниятебезне юкка чыгару максаты белән, Дума депутатлары әллә нинди мәкерлек кануннар әвәләп куйдылар. Ә без гаҗәпләнәбез: «Кайда соң безнең Татарстаннан сайланган, «хезмәткәрләребез»? Алар анда нишләп кенә утыра?» – дибез. Сираҗи тасвирлаган, тамагы тук, бернинди проблемасыз, дөньясы түгәрәк, кәефле, диванда яланып яткан ата мәче күз алдына килә…

Депутатларыбыз ахмак тәкъдимнәр кертеп, мәгънәсез кануннар уйлап чыгарганчы, гаилә, аналар, балалар тормышына кагылышлы, тормышка ашардай игелекле кануннар булдырсыннар иде. Түрә, депутат хатыннары, кызлары, бала табарга чит илгә китә. Үзебездә табиблар гаебе белән күпме балалар авырый? (Әле күптән түгел Приморье краенда манту ясатып дистәләгән бала үлем хәлендә калды). Гаепләрен «халатность», «по неосторожности» дип түгел, ә үз исеме белән, «преступность» дип атарга вакыт түгелме? Контроль дигән нәрсә юк. Хезмәтләренә күрә тиешле хезмәт хакын да әйбәт түләсеннәр табибларга, таләп тә нык булсын.

Ни өчен соңгы елларда ДИПлы балалар күп туа? Ә бит элек, бигрәк тә авылларда, гаилә саен дистәләгән баланы, бер белемсез кендек әбиләре ярдәмендә тудырганнар. Церебраль параличлы балалар гомумән бик сирәк – бөтен авылына бер бөртек кенә була иде. Ана карынында 9 ай буе исән-имин яткан сабый, дөньяга килгәндә кем гаебе белән имгәтелә? Сораулар күп. Ләкин «югары»да утыручыларга безнең тавыш, җан авазы барып җитми, ара «ерак».

Фәния СӨНГАТУЛЛИНА,

Казан шәһәре.

  Иленә күрә кануны, 4.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии