Эт этлеген итә

Эт этлеген итә

Мине үз гомеремдә 4 тапкыр тешләде. Шуннан соң аларга карата минем карашым ничек булырга тиеш? Ул этләрне яклап йөрүчеләр шактый, күбесе – хатын-кызлар. Йә алар ялгыз яшәүчеләр, йә кияүгә чыкмаган карт кызлар. Яки әти-әнисе ул кешене фатирында белән яшәткән. Этләрне яклаучылар арасында этләр белән үбешеп йөрүчеләр дә бар. Этләрне, яклап йөрүчеләрнең берсен дә тешләгәне юктыр. Әгәр аларның төркеменә эләксәң, ботарлап та ыргытырга мөмкиннәр. Кайберәүләр шәһәр бюджеты исәбеннән приют ачып, этләрне ашатып тотарга киңәш итәләр. Бу эшкә ирләр тыгылмый, беркемгә дә киңәш бирмиләр. Ә хатын-кыз «акыллы баш» була белә. Этләр өчен приют салырга киңәш бирүчеләрнең үзләренә салым чәпәп куярга кирәк. Төзесеннәр әнә, шундый акыллылар исәбеннән. Шәһәрдәге урам этләре кемгәдер кирәк икән, курыкмагыз, аларның нәселе бетмәячәк. Бәлки этләр фермасы ачаргадыр? Бер фермер табылыр әле, табыш алырлар. Юкса, алар бит шәһәрне пычрата. Этләр ничә мең кешене тешли, Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, күптән түгел генә Казанда 252 кешене тешләгән. Аларның 60ы – балалар.

Капка төбен саклаучы һәм фатирларда кунак булып яшәүче этләрнең саны күпмедер. Алар күршеләргә тынгылык бирми. Эт кеше белән бер фатирда яшәргә тиеш түгел. Фатирларда эт тотучыларга шулай ук закон кирәк. Бу мәсьәлә халык тарафыннан күпме сөйләнә, матбугат бертуктаусыз язып тора. Фатирларда эт тоткан хуҗаларга шәп кенә штрафлар чәпәргә кирәк.

Этләрне яклап пикетларга чыгалар. Миндә аларның үзләрен яки балаларын эт тешләмәгәндер дигән фикер туа. Этләрдән зыян күрүчеләр аларга теләктәшлек күрсәтмиләр. Иң саваплы юл, әлбәттә, аларны бер урынга җыеп, ашатырга-эчертергә кирәк. Шәһәргә этләр кирәкме соң?

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан шәһәре.

Эт этлеген итә, 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии