«Күсе башлы» җайдаклар

Чирмешән базарында вак-төяк әйберләр сатучы таныш умартачы белән сөйләшеп торганда урта яшьләрдәге бер ир-ат килеп: «Агулар бармы?» – дип сорады. Танышым: «Тычканнаргамы, күсегәме?» – дип агуларны барларга тотынды. Ә теге ир: «Чыпчыкларга», – дип, шул кошлардан зарланырга кереште. Чыпчыклар гаражга очып кереп, аның машинасын пычраталар икән. Танышым ни әйтергә белми аптырап калды. «Кошларны үтерү гөнаһ», – диештек. Теге кеше безгә кырын гына карап китеп барды. Дөньяда әллә нинди кешеләр бар икән, дип калдык. 
Салкын кышларда кошларга җимлекләр куеп, аларны ашаткан кешеләр күп. «Син ашаткан кошлар сиңа оҗмах юлларын күрсәтер», диелә дини китапларда. 
Кытайда да хунвейбиннар (безнеңчә волонтерлар), авыл хуҗалыгына зур зыян сала дип, чыпчыкларны кыра башлый. Диктатор Мао Цзедун җитәкчелек иткән елларда була бу хәл. Миллионлаган кош юк ителә ул вакытта. Нәтиҗәдә иген кырларын корткыч бөҗәкләр басып китә. Ул елны халык ачлыктан интегә. Бу уңышсыз эксперименттан соң Кытай чит илләрдән чыпчыклар сатып алып, аларны күпләр үрчетә башлый. 
Яңа юл башлыгы Кытайда уңышлы реформалар үткәреп, илнең экономикасын бик тиз алга җибәрде. Аларда коррупциягә каршы каты көрәш бара. Сәясәтләре акыллы. Күршеләр белән дус яши. Товарлары да киң күләмдә җитештерелә. АКШтан соң Кытай икенче урынны били. 
Ә хәзер үзебезнең «хунвейбин»нарның эшчәнлеген карап китик. Җыенда главабыз «Әккәрәй» җәмгыятен төрлечә мактап, халыкны пай җирләрен Әлкидән килгән үз якташларына бирергә күндерде. «Гарантия бирәм, оттырмассыз», – диде. Өстәвенә алар терлекчелек белән дә шөгыльләнеп, авыл халкына эш урыннары да булдырасылар икән. Бу матур сүзләр пайчыларның күңеленә сары май булып ятты. 
Байтак вакыт үтте, сүзләрендә тормадылар. Чираттагы алдау булып чыкты. Фермаларыбыз буш, халыкка эш урыннары юк. Берочтан гарантия бирүче Фердинат әфәндегә дә ышаныч бетте. Соңгы елларда бу инвестор бигрәк тә оятсызлана башлады. Үз техникасы, үз кешеләре белән килеп, авылга терәлеп торган зур мәйданнарда көнбагыш чәчә. Көнбагыш мае бөртеккә караганда кыйммәтрәк, шуңа күрә аны үстерүе отышлы. Көнбагыш өлгереп җитсен өчен, аны пестицид сибеп корыталар. Очкычтан сибелгән химикат бөтен авылга тарала. Ул көнне халык баш авыртуыннан, авызда сизелгән ят тәмнән зарлана. Мал-туар тынычсызлана. Кош-корт үзен сәер тота башлый, этләр ярсып-ярсып өрә. Файдалы бөҗәкләр, бал кортлары үлә. Табигатькә зур зыян салына. Басуларда көнбагыш культурасын эшкәртү буенча СанПиН 1.2.2584-10 таләпләре үтәлми. Анда торак йортлардан ике километр ара булганда, җилсез көнне генә ул пестицид белән эшкәртергә ярый диелгән. Бу нормалар бозылса, бакчалардагы яшелчәләр аша кеше сәламәтлегенә дә зыян килергә мөмкин. 
Главабыз Рамил әфәнде көнбагышны авылга якын басуга чәчүне чәчү әйләнешенә бәйләсә, «Әккәрәй» җәмгыяте җитәкчесе район хакимиятенә ышыкланып, көнбагыш санитар нормаларда каралмаган җиңел, зыянсыз препаратлар белән эшкәртелә, дип бара. Пайчылар җыенын да вакытында үткәрмичә, халыктан качып йөрүче бу шома инвестордан күптән котылырга вакыт. 
Җәмгыятебез чирле. Комсызлыкның чиге юк. Халык исәнлеген сарыф итеп байлык туплаган бирән «күсе»ләрдән кайчан котылырбыз икән. 
Самат РИЗВАНОВ,
Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии