- 27.08.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №8 (август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Язмакчы булып кулыма каләм алгач, бер кыйсса искә төшеп, шактый вакыт уйланып утырдым. Иреннән аерылып кайткан бер яшь хатын «Шул карт-корылары бутап тормаса, аерылышмыйча, бик бәхетле гомер итәр идек», – дигән, имеш. Белмидер шул ата-анасыз кияүләр югын. Балалар йортында үскәннәре бик аз санда булу сәбәпле, кемгә генә җитсен алары? Картлар белән яшьләр арасында каршылыкларның табигый хәл икәнен аңлап үсмәгәндер ул балакай. Шуңа кагылышлы телетапшырулар карамагандыр, китаплар да укымагандыр, дип фаразларга була. Каршылыклар көрәшеннән башка үсеш булмый, бу – диалектиканың төп кануны, дип укытты безне Олег Иванович институтта. Теге килен тормышындагы кебек үк, хәтта сәясәттә дә тәнкыйтьләп торучылар булмау сәбәплеме, ялгыш юлга кереп китүләрне гел күреп торабыз. Ерак барасы юк, әнә соңгы елларда Җир шары селкенеп тора. Их, хөрмәтле укытучым, каршылыклар көрәше фаҗигагә дә китерүе мөмкин, дип, ник әйтмәдең икән син? Әмма берни эшли алмыйбыз. Яшь чакта кыш көннәрендә эскерттән ат чанасына төяп фермага салам алып кайтканда, олау салулап аумасын өчен, беребез бастырыкка бәйләнгән озын арканны янлатып тартып бара идек. Әнә шундый вазыйфаны өстенә алырдай кешеләр калмады микәнни дөньяда?
Гафу, җәмәгать, үзем дә салулап киттем, ахрысы. Әйтергә теләгәнем шул: ТНВ каналында төрледән-төрле тапшырулар туып тора. Безнең ише карт-корылар рәхәтләнеп карый, ә яшьләрнең вакыты юк, алар дөнья куа. Әлбәттә, карап кына калмыйбыз, тегесе болай, монысы тегеләй дигән булып, тәнкыйтьләп тә алабыз үзара. Чөнки тулы хокукыбыз бар. Беренчедән, тәнкыйть кирәкле шәй, икенчедән, ай саен акча түләп торабыз. Базарда яшибез бит, без, кулланучылар, һәрвакыт хаклы.
Әле шушы арада гына карчыгым белән «Сөйләшергә ярый» дигән тапшыруны карап утырдык ТНВдан. Аларга ярагач, безгә дә сөйләнеп алырга ярыйдыр, шәт. Морадымов Солтан хәзрәтнең җор теллелегенә, дини тормышның серләрен оста чишеп, җаваплар бирүенә сокланып утырдык. Ал төстәге күлмәк-чалбар кигән, килешле итеп заманча бизәнгән, шәригатьчә итеп, баш өлешен яулык белән каплаган, итагатьле итеп сораулар бирүче Лилия Кадыйровага сокландык, әлбәттә. Безне мыскыл итепме, оператор гел күрсәтеп торуы сәбәпле, җиңел аяк киеменә лаек ялан аяк та күз уңыннан китмәде. Солтан хәзрәт шунда күз төшергәләп алган кебек булса да, каушамыйча, иманының ныклыгын исбатлап, сүзен дәвам итә алды. Әйтик, оператор ялгышкалап алса да, режиссердан башлап бу күренешне төзәтердәй шул тирәдә кайнашучы шактый кеше бардыр югыйсә. Солтан хәзрәт тә, тапшыруның форматына бәйләп, болай ярамаганын аңлатуны кирәк санамаган. Шулай, җәмәгать, хакимият куенында җылынып иҗат итсәләр дә, оеп китмәүләрен кисәтеп торучы без – мыжык «цензурачылар» барын онытмасыннар тележурналистлар. Һич булмаса «Спас» каналыннан үрнәк алсыннар. Бушап калган оппозиция киштәсен яуларга тырышучы, тормышның ачысын да, төчесен дә шактый татыган, яшьләр бик үк яратып бетермәгән ветераннар без, белеп торыгыз! Шунысы да мәгълүм булсын: үз нәсел-нәсәбәсенә таянып булса да татарның үзәген сакларга тырышуларын күзәтеп торучы гади халык барын онытмасыннар ТНВчылар! Татар халкы инкыйразының бер билгеседер бу бичарадан ни чара килеп туган үзгәрешләр, аңлагансыздыр, җәелеп тормыйм. Халык белән ТНВ арасындагы күпер нык булсын, хәрәкәт тукталмасын, халык арасыннан чыкканнар да ТНВда кочак җәеп каршы алынсын. Мин оеткы гына салып куям бу хакта, бу үзгәрешләрне якыннан белгән кем дә булса язмый калмас әле.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы
Комментарии