- 27.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Чернобыльдә 1986 елның апрелендә булган шартлау күп фаҗига китерә. Меңләгән кешенең гомере өзелә, җиләк-җимеш бакчалары, уңдырышлы җирләр юкка чыга. Ә бит мондый шартлаулар элек тә булган. Әйтик, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендәгесен белми калганнар, бу турыда сөйләргә ярамаган.
Ирем Самат Галимов, 1956 елдагы чакырылышта солдатка алынып, нәкъ менә шул җирдә хезмәт итә. Златоустта 6 ай булгач, аларны Чиләбегә күчерәләр. 1954 елда монда зур шартлау булган. (Бу вакыйгалар турында Фәүзия Бәйрәмова язып чыкты). Объектны тоткыннар төзекләндерә, ә Самат йөк машинасында төзү материалларын ташый. Шул зарарлы зонага ирем әллә ничә тапкыр кереп-чыгып йөри. Машина һәр рейстан соң юыла.
Зонадан читкә чыкканда аны гаҗәпләндергән нәрсәләр күп була. Суда йөзгән балыкны тотучы юк, тездән яшел чирәмдә бернинди мал күренми. Хезмәт көннәре тәмамлангач, аларга: «Бу хәрби сер! Беркемгә дә кайда хезмәт иткәнегезне сөйләмәгез», – дип имза куйдыралар.
Бу якларда хезмәт итү нәтиҗәләре озак көттерми: армиядән соң аз гына вакыт узгач иремнең чәче агара, бер-бер артлы тешләре коела, тәне сызлый башлый. Аны хастаханәдә дәвалыйлар.
Озак еллар колхозда эшли ул. Өй сала, гаилә кора. Тормышы җай булса да, бер нәрсә һаман күңелне тырнап ала: зыянлы урында хезмәт иткәнгә бернинди ташламалар түләнми. Шуңа да карамастан ул яшьнәп яши белә. Алдагы көннәрдә дә аның белән тигезлектә гомер итсәк иде.
Зөһрә ГАЛИМОВА.
Чирмешән районы, Туймәт авылы.

Комментарии