- 27.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Без Бөек Ватан сугышы ятимнәренең балачагы булмады. Әтиләребез илебезне яклап һәлак булды. Әтиләребез – яклаучыларыбыз булмагач, нужаның иң ачысы, эшнең иң авыры безнең җилкәгә, 12 яшьлек яшүсмерләргә эләкте. Ул вакыттагы коточкыч хәлләрне искә алуы да авыр. 12 яшьтән ачлы-туклы, ялангач, салкын өйләрдә яшәп көн күргән сугыш ятимнәренә, әниләребезгә фронттагыдан да авыррак булды. Шул рәвешле яшәп, 50 ел хезмәт стажы, эш урыныннан мактау кәгазьләре күп булуга карамастан, «Хезмәт ветераны» исемен дә бирмәделәр.
Әниләребез бик күп авырлыклар күрде. Сугышта, ут эчендә булмыйча, исән-сау яки җиңелчә яраланып кайткан һәм җитәкче урыннарны биләгән «фронтовиклар» тол хатыннарны төрлечә изеп, җәберләп, мыскыл иттеләр. Аларның 5-6 яшьлек кечкенә балаларын – безне өйдә үзләрен генә калдырып, әниләрне төрмә белән елата-елата куркытып, берәр айга еракка, урман кисәргә җибәрәләр иде. Салкын өйдә катып үлүче балалар да булды.
Ирләре исән булган хатыннар урман кисәргә бармады. Әниләр ул җәберләрне ничек үткәреп җибәрә алгандыр, урыннары җәннәттә булсын. Аларны догаларыбыздан калдырмасак иде. Әниләребез гомер буе сугыштагы ирләрен көтеп, дәүләттән бераз ярдәм булмасмы дип өмет итеп, үлеп тә китте.
Инде менә без – аларның балалары, әтисез тилмереп, дәүләт тарафыннан әтиләребез өчен бер җылы сүз көтеп, 70 яшьнең теге ягына чыктык, күпләребез дөньядан да китте, ә без һаман көтәбез.
Әфган, Чечня сугышларында катнашканнарга, 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышыннан исән кайтканнарга һаман миллион сумнар һәм башка ташламалар яудырып кына торалар, ә үз Ватанын саклап һәлак булганнарга берни дә юк, әйтерсең, алар күңел ачып йөргәндә үлгән. Шулай булгач, кирәк микән соң ул Ватанны сакларга? Президентыбыз һәм депутатларыбыз бу мәсьәләгә ничек карый икән? Безнең урынга үзләрен куеп, чагыштырып карасыннар иде.
Соң булса да, уң булсын дигәндәй, бер сүз кузгалды. Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның айлык хезмәт хаклары саклык кенәгәсендә җыелып барган һәм ул акчалар Мәскәүнең үзәк банкында килеп чыкканнар, шул акчаларны һәлак булган солдатның баласы алу мөмкинлеге бар икән.
Русия бюрократизмын безнең ише картларның җиңә алмавын белеп калкып чыккандыр инде ул хәл. Бу безнең өчен мөһим эш. Монда киртәләр бик нык булырга тиеш. Русиянең ул акчаларны бик бирәсе килмәс. Бу сугыш ятимнәре өчен 70 елга бердәнбер мөһим чара!
Без, Бөек Ватан сугышы ятимнәре, хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улына мөрәҗәгать итәбез. Рөстәм Нургалиевич! Бу эшне контрольгә алып, солдат Бөек Ватан сугышына кайсы районнан чакырылган, шул район хәрби комиссариаты әтиләрнең саклык кенәгәсендәге акчаларын алып бирү эшен гамәлгә ашырсын иде. Без сезгә бик рәхмәтле булыр идек.
Нурия һәм Наил ҖАМАЛИЕВЛАР.
Тукай районы, Яңа бистәсе.

Комментарии