- 27.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Сугышта үлгәннәрнең кертем кенәгәсе бар, балаларына шул акчаны алырга була, дип телевизордан сөйләделәр. Документлары архивта саклана икән. 1941-42 елларда үлгәннәрнең кертем кенәгәсе булмаска да мөмкин, диде Черепанов. Нигә кешенең йөрәген яндырырга? Без аны ничек алыйк?
Әтине сугышка алып киткәндә, дүрт баласын кочаклап, әни капка төбендә елап калган. Әти һәм аның ике абыйсы сугыштан әйләнеп кайтмады. Әбинең өч баласы яуда ятып калды. Ана йөрәге түзсен генә. Думада кәнәфи өчен көрәшкәнче, сугышта һәлак булган солдатларның балаларына ярдәм итү турында уйласыннар иде. Телевизордан ветераннарны күрсәтәләр, түшләрендә энә кадар җир юк – медаль белән тулы. 1941-42 елларда сугышка кергәннәр шунда ук һәлак булган. Исән кайтучылар машина, фатир алды, оныклары рәхәтләнеп яши. Шул ветераннарның ник берсе: «Безгә җитте, атаны күрмәгән балаларга ярдәм итегез», – дип әйтсен. Әле һаман, ветераннарга фатир бирелеп бетмәде, дип язалар. Аларның хатыннары ул вакытта бала табып кына ятты, һәр гаиләдә 6-7 бала иде. Хәзер балаларына машина, фатир кирәк икән.
Безнең әниләр станциядән җилкәләренә күтәреп язгы чәчү өчен орлык ташыды. Урак өсте җитсә, бөтен эш шул тол хатыннар җилкәсендә булды.
Шулай бервакыт, урак вакытында, әни күрше Касыйма апа белән: «Иртәгә, төш вакытында эшне бетереп, болынга гөлҗимеш җыярга барабыз», дип сөйләшкән. Гөлҗимеш исә бәрәңге нәрәтен каплау өчен кирәк. Икенче көнне әниләрнең эше беткән вакытка, басуга бригадир Кәрам килеп җитә. «Берегез Зәкия җирен, икенчегез Җиһан җирен урасыз», – дип әмер бирә. Әниләр каршы килә. «Аларның ирләре сугыштан кайтты, хәзер бала карап яталар», – ди алар. 6 кеше күпердә каравылда әниләрне саклап тора. Касыйма әбинең малае Зәйнетдин абый белән минем 1936 елгы абыем, мин, өчәүләп: «Әни, кайтмагыз, саклыйлар», – дип кычкырабыз. Алар иртән генә кайтты. Сыер савып, тагын уракка киттеләр. Аларны колхоз рәисе Хәлим, хисапчы Котдус, клуб мөдире Мәшһүдә, кизү Муллагали, куян атып йөрүче Варис, бригадир Кәрам саклады.
Миңа машина да, фатир да кирәкми. Төп йортта калган 1940 елгы энем әтинең нигезенә өй салды. Тырыш булдык, эшләдек. Әти сугышка киткәнче ат караучы иде. Энем дә гомер буе ат караучы булып эшләп, пенсиягә чыкты. Мин фермада сыер саудым, яшь бозаулар карадым. Миңа инде 74 яшь. Сугыш ветераннары күпме пенсия ала, безгә дә шуны бирсеннәр иде ичмасам!
Якут БАСЫЙРОВА.
Минзәлә районы, Бикбау авылы.
Комментарии