- 27.01.2023
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2023, №03 (25 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Татар халкында, кеше фани дөньядан киткәч: «Эх, яшәгәндә кадерен белмәдек», – дип үкенү бар. Айдар Фәйзрахмановны кадерлибез бугай инде. Ел саен 30нчы гыйнварда туган көне уңаеннан концерт уздырабыз», – ди Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин. Быел, концертка өстәп, тагын бер затлы бүләк әзерләделәр: Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, филармониянең һәм фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның «Юлын белгән арымас» дигән китабы басылды.
Китап Айдар абыйның иҗат юлы кебек үк бай килеп чыккан. Төзүчесе – «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлинә Гыймадова әйтмешли, Айдар Фәйзрахманов турында гына түгел ул: «Фәйзрахмановлар гаиләсе аша – татар гаиләсе, татар гаиләсе аша ул яшәгән җирлек тарихы, татар җырының тарихы ачыла». Китапка халык артистының һәм аның балаларының истәлекләре, фәлсәфи уйлары, үзе язган җырларның ноталары (әле куар-код аша кереп, видеоязмаларын да карап була!), коллегалары һәм туганнары белән язышкан хатлары, әнисенең көндәлекләреннән өзекләр кергән. Һәм, әлбәттә, фотосурәтләр. Ә Айдар абый үзе беркайчан да көндәлек язмаган икән. «Минем көндәлекләрем менә монда», – дип башына күрсәтте. Ул сөйли торган, журналист кәгазьгә төшерә барган. Шулай итеп, өч ай ярым дигәндә саллы гына китап килеп чыккан. 1600 данә тираж – шуның 600ен артист үз чыганаклары ярдәмендә бастырган – китапханәләргә, татар оешмаларына таралып та беткән.
Айдар Фәйзрахмановның бөртекләп җыйган фольклор әсәрләре, үзе язган җырлары тупланган китаплары чыккан иде инде. Үз җырлары гына да 150дән күбрәк. Кадим Нуруллин әйтүенчә, аның композиторлык сәләте соңгы 10-15 елда гына ачылган. «Сез түлке мине бик зурлап композитор дип әйтә күрмәгез», – дип көлде Айдар абый. Тик директор аның белән килешмәде: «Симфоник оркестр уйнарлык дәрәҗәдә әсәрләр язган кешене мин инде, әлбәттә, көй селкетүче генә дип атамыйм. Бүген нота танымаучы кешеләрне дә композитор дип җибәрергә яратабыз. Ә Айдар абый 27 ел буе опера театрында эшләп, бу адымга өлгереп, бөтен фольклорны өйрәнеп килгән кеше. Миңа калса, киләчәктә без аның исемен олпат композиторлар белән бер рәттән атап утырачакбыз», – диде ул. Айдар абый: «Опера һәм балет театрында пенсиягә чыккач, филармониягә килгән идем. Менә хәзер монда 23нче елымны эшлим, ике елдан тагын пенсиягә», – дигәч тә, Кадим Нуруллин «юк әле, ашыкма» дигән мәгънәдә башын як-якка болгап куйды.
Китапта тарих, хатирәләр Айдар Фәйзрахмановның үз фәлсәфәсе белән үрелеп бара. Матбугат очрашуында да Айдар абый китап һәм концерт турында гына сөйләмәде, күпкә тирәнрәк һәм киңрәк темаларга кагылып узды: «Ансамбль артистлары белән – мин аларны «балаларым» дип йөртәм – һәр иртә 10 туларга 15 минутта әңгәмә уздырам. Шәхси тормышта да юнәлеш бирергә тырышам, үземнең балаларым белән ничек сөйләшкән булсам, алар белән дә шулай сөйләшәм. Чөнки аларның шәхси тормышлары ансамбльдәге эшчәнлекләренә дә йогынты ясый. Миндә Илнат Фәрхуллин дигән малай эшләп китте. «Илнат, нишләп син сәхнәгә болай иртә килдең?» – дип сорагач, «Мин Айдар абыйда эшләдем, аның вакыты һәрвакыт 15 минутка алда», – дигән. Рәсим Фасыйхов дигән егет миннән армиягә китте. «Армиядә авыр булдымы?» – дип сорыйлар икән. «Юк, Айдар абыйның ансамбленнән соң армия миңа бик җиңел булды», – дигән. Болар бөтенесе дә – тәртип.
Әниемнең кая гына барсаң да әйтә торган бер матур гыйбарәсе бар иде: кем капкасыннан чыкканыгызны онытмагыз. Мин аны хәзер киңәйтеп, татарлыгыгызны онытмагыз, дип әйтәм. Менә минем шәҗәрәм. Шунда озын гына бер ботак бар, аның очында – «Ак Барс»та уйнап киткән хоккейчы Эмиль Гарипов. Аның бабаларының бабалары белән минем бабаларым бертуган. Эмильнең бабасының өч хатыны, 16 баласы булган. Һәм ул 16 бала алга таба да тармак биргәннәр, татарлык биргәннәр. Минем абыйларым-апаларым да гомер буе татар милләтенә хезмәт иттеләр».
«ЮЛЫН БЕЛГӘН АРЫМАС» КИТАБЫННАН ӨЗЕКЛӘР
Кышкы кич. Фәрдия апа белән әтиемнең эштән кайтуын көтәбез. Ул юк та юк. Без инде көтә-көтә арып беттек... Сабырлык соңгы чигенә җитә, сагынудан елыйсы килә башлый һәм шул мәлдә безне айнытып җибәргән тавыш ишетелә. Кемдер керә бит, әнә аяк киемен кага! Берзаман ишек ачылып китә, өйгә башта әтием түгел, салкын һава ургылып керә. Безне суык туктата димени инде, капшап дигәндәй әтиебезне табабыз да пәлтәсе эченә чумабыз. Әтием ишектән кергәндә үк пәлтәсен ачып керә, чөнки белә: хәзер кочагына без атылачакбыз... «Әй, алтын тәңкәләрем», – дип безне кочагына ала.
***
Күңел халәтең белән бер-береңә якын булсаң гына ныклы гаилә туарга мөмкиндер ул. Әтием белән әнием язмышлары турында уйланганда мин әнә шундый нәтиҗәгә киләм. Алар икесе дә сәнгати җаннар иде. Әнием Зифа Басыйровага охшатыбрак җырлый, әтием гармунда уйный. Әнием Габдулла Тукай иҗатын яхшы белә һәм балаларына яттан сөйли иде. Татар халык иҗаты, фәлсәфәгә бай әкиятләр – боларның барысын да балалары күңеленә әнием салды.
Әнием безне һәрвакыт укырга өндәде. Югары белем алуымда да хәлиткеч сүзне әнием әйтте. Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлап кайткач, гаиләдә минем алдагы язмышым турында сөйләшү булды. Мин үземне Казан консерваториясенә чакырулары турында җиткердем. Абыемның ризалашасы килмәде. Чөнки ул Арча педагогика көллиятендә эшли, аңа ярдәмче кирәк, мине дә шунда эшкә кайтыр дип уйлады. Әнием шул вакытта: «Чакырганнар икән, укысын», – дип кистереп әйтте. Бу шулкадәр зур таяныч булды, мин инде тыныч күңел белән янә укырга дип Казанга киттем.
***
1962нче ел. Бу елны хәтер сандыгына беркетеп куюның хикмәте бар. Әтием ул елны миңа дип атап Арчадан тальян гармун алып кайтты. Аның өстенә ул үз куллары белән «Кечкенә улыма, туган көне белән котлап» дип тә язып куйган. «Тальянны кулыма алдым да бер генә уйнап җибәрдем, ярты Арча халкы җыелды», – дип, минем күңелне үсендерергә дә онытмады. Ул гармун әле дә бар, мин аны төзекләндердем. Авылга кайткач, кулыма алып, бичураларны уятам.
***
1965нче елны Марсель абыем Казан педагогика институтының музыка факультетына укырга керде дә, кышкы каникулга кайтканда, үзе белән баян алып кайтты. Абыемнан бушаган арада баянны алдым да уйнап җибәрдем. Абыем, аптырап: «Кайчан өйрәндең?» – ди. Ә мин аны үзем дә белмим... Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Нота белмәгән килеш, көйне отып калып уйнау иде инде ул. Унынчы сыйныфны тәмамлап, Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына имтихан бирергә килгәндә дә нота грамотасын белми идем. Аның каравы абыемнан музыка факультеты программасын отып калып уйный идем инде.
***
Балалардан: «Җырчылардан кемнәрне беләсез?» – дип сорасаң, күпчелеге Юлъякшинны йә Тямаевны атый. Алар Азат Аббасовны да, Илһам Шакировны да, Хәйдәр Бигичевны да, Әлфия Авзалованы да, Айдар Фәйзрахмановны да җырчы буларак белми инде... Бу – аяныч. Милләтнең бик йомшак ягы бу хәзер.
***
Камиллекне, тышкы һәм эчке матурлыкны таләп итә торган мөнбәр ул – сәхнә. Анда әйтер фикерең булганда гына чыгарга була. Мунча ләүкәсенә генә теләсә кем менә ала, сәхнәгә алай ярамый! Сәхнәнең рентген аппараты кебек сине үтәли күрсәтә торган үзенчәлеге бар. Эчеңдәгесе тамашачыга шундук беленә анда. Бушмы син, әллә фикерлеме? Тагын шунысы бар: сәхнә никадәр биек булса да, үзеңне тамашачыдан өстен куярга ярамый. Син анда тамашачының күңелен яуларга, камиллеккә тартып кертергә тиешсең. Артист сәхнәгә чыккан мизгелдә халыкның зәвыгын күтәрә дә, боза да ала.
***
«Татарча солянка» дигән концертлар ешайды. Нишләп «солянка» сүзен тәрҗемә итмиләр икән? Тәрҗемә иткәндә ничек була соң ул? Боткасыман ашмы? «Солянка» – чыннан да концертмы ул, боткасыман бер нәрсәме?
Фәнзилә МОСТАФИНА язып алды
Комментарии