Прокуратура этләрне нык саклый

Яратсак-яратмасак та, телевидение кайвакытта гыйбрәтле хәлләрне дә күрсәтә. Ноябрьнең 18ендә тапшыруларын татар телендә дә алып барырга тиешле «Татарстан 24» каналы, гадәттәгечә, урыс телендә Түбән Камадан хәбәр ирештерде – бер этне коткарганнар! Прокуратура хезмәткәрләре! Бер сәгать эчендә! Шул ук тапшыруда тагын бер этне күрсәттеләр. Үлгән. Агулаулары ихтимал. Экспертлар тикшерәләр. Агуланган булса, агулаучыларны фаш итәр өчен прокуратура тикшерттерә икән. Шушы эпизодлардан соң миндә, тамашачы буларак, прокуратура этләр сагында нык тора, яклый, дигән фикер туды.

Ә хәл, дөрес аңлаган булсам, шул рәвештәрәк була. Үзен хуҗа буларак санаган ике аяклы берәү, ошбу дөньяда үз көнен үзе күрер өчен яратылган дүрт аяклы җан иясен өстеннән бикли дә, күрше-күлән күзенә күренми башлый. Көн артыннан көн үтә, хәле мөшкеллеген белеп, бикләүченең ачасына ышанычы бетеп булса кирәк: «Мин эт кенә, күрәчәгем-язмышым шушыдыр», – дип, дүрт аягын да өскә күтәреп үләргә җыенмый эт, өрә, тырмаша, барлыгын белгертә башлый. «Стабильлек»кә көйләнгәннәрнең тәмле йокылары бүлгәләнә башлый. Шул рәвешле атнага якын вакыт үткәч, прокуратурадан ярдәм сорыйлар. Югарыда әйтелгәнчә, бер сәгать тә үтми, ишек ачыла. Әлбиттә инде, «Татарстан 24» килеп җитә, прокуратураның мәрхәмәтлелеген бар дөньяга тарата.

Рәуф ИБРАҺИМОВ

Комментарии