Президентыбызга хөрмәтем артты

Соңгы вакытларда мәктәпләребездә барган тикшерүләр белән бәйле рәвештә республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә, хәтта чит илләрдәге милләттәшләребезнең дә тынычлыгын алган борчулы язмалар күренә башлады. Борчылмаслык та түгел шул.

2000нче еллардан башлап, милләтебезне, телебезне бетерүгә йөз тоткан гамәлләрнең берсеннән-берсе явызрак, хәйләкәррәк ысулларын куллана башладылар. Дөньякүләм стандартларга туры китереп кабул ителгән Конституциябезне Русиянеке белән тәңгәлләштерәбез дигән булып, аның иң мөһим маддәләрен юкка чыгарып, көчсезләндереп калдырдылар. Хәзерге вакытта инде сакланып калган маддәләрен дә үтәргә ирек бирмиләр. Авыл мәктәпләрен дә кертеп, татар мәктәпләрендә ана телендә укудан баш тартырга мәҗбүр иттерә торган әллә нинди мәкерле планнар уйлап чыгардылар. Шуның берсе – БДИны урыс телендә генә тапшырып була торган иттеләр. Бу Русия һәм Татарстан Конституцияләрендәге маддәләргә каршы килә һәм моны шовинистик карашлы кайбер кешеләрнең фикере дип карарга кирәктер.

Путинның Йошкар-Олада урыс телен яклап әйткән сүзләре белән генә тукталып калмыйча, аның төбәк җитәкчеләренә һәм прокуратурага кушкан әмере буенча, бик зур тизлек белән карарлар кабул ителеп, татар телен бетерү хисабына урыс телен арттырып укыта башлаулары татар халкы арасында зур канәгатьсезлек китереп чыгарды. Бу очракта, Конституциядә язылган маддәләрнең үтәлешен тәэмин итәрмен, дип, халык алдында ант иткән Президентның сүзләре Русия Конституциясенә каршы килә. Шулай булгач, Президент әйтте дип кенә, ул законлы гамәл була алмый. Прокуратура бу сүзләрнең законсыз булуын әйтәсе урынга, үзләре мәктәпләргә барып, югарыдан җиткерелгән программа нигезендә эшләүче укытучыларның һәм мәктәп директорларның котын алып, аларны җинаятьчеләр хәлендә калдырып тикшерүләре бернинди дә мантыйкка сыймый торган аяныч хәл. Бу махсус рәвештә, республикада урыслар белән татарлар арасында булган дуслыкны бетерер өчен эшләнә кебек күренә.

Татарстан мәктәпләрендә урыс теле азрак укытылу сәбәпле, урыс балалары үз телләрен белми калалар, дигән сылтау белән ызгышлар чыгарып йөрсәләр дә, бер генә татар баласының да урыс телен белми калабыз, дип зарланганы юк бит. Югыйсә, алар бар да бер төрле программа белән укый.

Татарстанда татар теле дәүләт теле булгач, ул да башка дәресләр кебек, татарча укытылырга тиеш. Укыйсың килсә – укыйсың, укыйсың килмәсә – укымыйсың яки факультатив төстә генә укыйсың, дигән сүзләр законда язылмаган. Ничек инде башка барлык дәресләрне уку мәҗбүри булганда бер татар теле генә ихтыяри була алсын икән? Шулай булгач, монда «ата-аналар теләге» дигән сүзләр булырга тиеш түгел булып чыга инде.

14нче октябрь Казанда кайгылы көн – Хәтер көненә багышланган митинг булды. Митинг үткәрергә рөхсәт биргән шәһәр түрәләре анда тел һәм милләт турында сүзләр сөйләмәскә кушкан. Митинг оештыруның төп максаты да милләтебезне, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу хакында сөйләшү бит инде. Төп Законда язылган маддәләр үтәлсә, бернинди дә митинглар үткәреп йөрисе булмас иде.

Мәктәпләр җинаятьчел оешма түгел. Алар хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгән программа нигезендә безнең балаларыбызга белем бирү белән шөгыльләнә. Прокурорларның мәктәпләрне тикшерүдән кала башка эшләре юкмы әллә? Илнең нигезен кимерүче караклар, жуликлар, бандитлар беттеме икән хәзер?

Президентыбызның Дәүләт Советында укытучыларны һәм татар телен яклап әйтә алган сүзләре өчен рәхмәт инде. Аңа карата булган хөрмәтем дә артып киткән шикелле булды. Аның хәлен дә аңлыйбыз, әлбәттә. Тик хәзер инде без соңга да калдык бугай. Милләтебезгә карата кылынган һөҗүмгә 2000нче еллардан ук, кирәк вакытта кирәкле сүзләрне әйтеп, каршылык чаралары күрсәтүләр булмагач, торган саен милләтебезне юкка чыгара торган мәкерле гамәлләрне оятсызларча кулланып эш итә башладылар. Моның ахыры хәерле булырга охшамаган, Аллага тапшырдык.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии