Ә мин сезне сайламыйм!

Ә мин сезне сайламыйм!

Кичке уннар булгандыр, үзәгеннән кайтырга кузгалдым. Бу вакытта, гадәттә, маршрут автобуслары да йөрми. Таксига утырсаң, акча жәл. Җәяү кайтсаң, ярты сәгать кенә тәпилисе инде – ирендерә. Шулай аптырап торганда каршыма ук буп-буш кызыл автобус килеп туктады. Ә юк, буш түгел икән. Кулына сыра шешәсе тоткан яшь кенә егет алпан-тилпән автобустан чыкты да шул сыра тоткан кулын югары күтәреп акырырга тотынды:

– Чуркалар! ! Каян килдегез шунда китегез! Бу безнең ил!

Шул сүзләре белән сыра шешәсен автобусның алгы ишегенә бәрде замана героебыз.

– Әйдә, чык монда! Курыктыңмы? ! Каян килдең шунда кит!

Читтән килгән халыкның маршрут автобусларын һәм бар базарларыбызны яулап алуына ияләндек инде. Бәлки, шуңадыр, бу вакыйгага карата тукталыштагы халыктан берәү дә ризасызлык белдермәде.

Менә автобусның алгы ишеге ачылды һәм аннан олы гына гәүдәле йөртүче чыгып, теге егет янына килеп басты. Алар хәзер сугышырга тиеш иде. Шулкадәр пычрак сүздән соң ир-ат нәкъ менә шулай җавап бирер һәм шул гамәле белән ул хаклы булыр төсле тоелды. Теге исерек егет тә шундыйрак тәмамланыш көтте ахры. Тукталышта торганнардан яклау да өмет итте булса кирәк. Артына борылып-борылып каравыннан шундый нәтиҗә ясадым. Исереклек кенә үзенекен итте һәм, чандыр гәүдәле егет, күркә кебек кабарып, уң кулын югары күтәреп, «Русия руслар өчен!» шигарен кычкырып, теге ир каршына килеп басты. Имеш, хәзер илен яклап сугышачак һәм көрәш мәйданында егылып калачак.

Шунда вакыйга көтелмәгән борылыш алды.

– Мин килмешәк түгел, ә кешесе! татарлар өчен! – диде автобус йөртүче саф татар телендә.

Теге егетнең җавабыннан соң, гомумән, егылып китә яздык.

– Гафу ит! Мин үзем дә татар! Сине чурка дип уйлап ялгышканмын инде алайса! – диде ул һәм йөртүченең кулын кысты. Шуннан соң теге егет ике төрле шигарен тукталышта кычкыруын дәвам итте.

– Русия руслар өчен! Татарстан татарлар өчен!

Бу сүзне кемнәр кычкыра? Үзебезнең татарлар!

***

Әле күптән түгел генә Балтач район үзәгендә татарларның татар мәктәбе ачтыруга каршы чыгулары турында сөйләп шаккаттырганнар иде. Балаларга бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга уңайлы булсын өчен мәктәбе кирәк икән аларга. Юкса, нәкъ менә шул район укучысы Эльвира Дәүләтшина теленнән имтиханын 100 балга тапшырып, республикабыз горурлыгы булып танылганын хәтерлим. Мондый парадокс безнең республикада гына мөмкин. Безнең республика акчасына Мәскәүдән килеп, татарга каршы фильм төшерергә йөрүләре дә шундый хикмәтләрнең берсе. егете белән татар кызының мәхәббәт бураннары турында булачак ул фильм кем файдасына тәмамланачагы аңлашыла.

***

Узган атна ахырында циркка барып ял итеп кайттык. Шунда ике әби оныкларын ияртеп килгән иде. Үзара шыр татарча такылдыйлар. Андый әбиләрне күргәч гел елмаясы килә. Гомер көзе, тормыш җимешләре дисең, ихластан күңелгә җылы йөгерә. Менә шул Гөлсирә һәм Зөләйха әбиләрнең оныклары белән гел русча гына сөйләшүен күргәч, тагын бер кат күктән җиргә төштем.

– Богдан, сынок, сейчас слонов увидим!

***

Шушы көннәрдә интернетта бер видеоязма киң таралды. Вакыйга Казан шәһәрендәге маршрут автобусларының берсендә бара. Телефоннан татарча сөйләшеп барган ападан бер рус егете мәсхәрәләп көлә, аны дип атый. «Мин түгел, бухгалтер», – дигән җавапка да, «Бухгалтер ул «бухать» дигән сүздән», – дип мыскыл итә. «Мин булгач, безнең президентыбыз да . Татарстанда татарча сөйләшергә ярамыймы? Мин үз республикамда яшим!», – ди теге апа һәм тына. Бу видеоязманы интернетка куйган егет шушы гамәле белән русларның Казанда ничек мәсхәрә ителүләрен күрсәтергә теләгән икән. Ләкин, рәхмәт төшкере, нәкъ киресе килеп чыккан. Видеоязма астындагы кеше фикерләреннән шуны аңларга мөмкин. Ул маршрут автобусында татар кешеләре булгандыр бит? Ник шул апаны мәсхәрәләгәннәрен күреп тә аны яклап сүз әйтмәгәннәр? Нишләп шундый мескен соң без?!

***

Тиздән сайлаулар. Киләчәк өчен борчылучы һәрбер акыллы яшь буын вәкиле кебек, мин бу сайлауларга барырга тиеш инде. Һәрхәлдә, телевизордан шулай дип сөйлиләр. Тик кемне сайларга?

Сайлау алды агитацияләре вакытында Жириновскийның чыгышларын телевизордан еш күрергә туры килде. Ниндидер тапшыруда да сүз саен: «Русия руслар өчен!» дип кычкыруы тәмам бәгырьне катырды, ЛДПР партиясеннән гайрәтне чигерде. Имеш, руслар зур территорияне яулап алганнан соң андагы халыкларның мәнфәгатен генә кайгыртып яшәгән һәм үзе турында уйламаган икән. Имеш, без, ягъни вак халыклар, аларның акчасына яшәп, череп баеганбыз да хәзер аларның бөеклеген онытканбыз һәм ашаган табагыбызга төкерәбез икән. Шуңа күрә русларга үзләре өчен яшәр вакыт җиткән һәм шуңа күрә Русия алар өчен, имеш.

Коммунистлар партиясен алыйк… Үзәк комитет секретаре Сергей Обухов та русларны Конституциягә дәүләт коручы халык дип яздырырга, паспортларга милләтне теркәргә дигән тәкъдим белән чыкты. Кыскасы, минем өчен ЛДПР белән Коммунистлар партиясенең аермасы калмады да.

«»не сайлар идең… Балык башыннан чери башлады, ә калганнар модага капкан блондинкалар шикелле шуларга иярде генә бит. Кыскасы, кемне генә сайласаң да милләтнең киләчәге юк – идеология бер үк.

Тарихта сәяси вәзгыятьтән риза булмаганда төрле каршылык чаралары сурәтләнә, тик Махатма Ганди тәҗрибәсенә җитә алганнары юк әле. Һиндстан Бөекбритания колониясе булган вакытта, бәйсезлеккә ирешү өчен, М.Ганди аларга тынлык белән җавап бирергә тәкъдим итә. Аларның сайлауларына бармаска, алар китергән товарларны сатып алмаска, кыскасы, Британиягә кагылышлы бер эштә дә катнашмаска гына кирәк була. Ахыр чиктә Бөекбритания барыбер бирешә – Һиндстан бәйсезлек яулый һәм Махатма Ганди көч кулланмыйча гына көрәшеп, зур нәтиҗәгә ирешкән шәхес буларак тарихка кертелә. Менә шул юлны үзем өчен үрнәк иттем. Алар минем мәнфәгатьне кайгыртмый бит әле, нишләп мин алар мәнфәгатен кайгыртып йөрергә тиеш?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

  Ә мин сезне сайламыйм! , 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии