- 26.08.2023
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2023, №33 (23 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Инде халык үзе дә аңлый башлады – милли мәктәпсез татар телен саклап калу бик авыр булачак. Дәүләттән ярдәм көтеп утыру да файдасыз, ата-аналарны гаепләп яту да нәтиҗәсез, димәк, туган телне саклап калуга милли җәмәгатьчелек үзе алынырга тиеш. Ә туган телгә өйрәтү балалар бакчаларыннан башланып, мәктәпләрдә дәвам итәргә тиеш. Ә бу мәктәп-бакчаларны ничек ачарга, ничек тотарга соң? Кешесе кирәк, җәмәгать, кешесе, шушы эшләр өчен янып-көеп йөргән, рәт белгән татарлар кирәк! Мин Пермь шәһәрендә шундый гайрәтле һәм булдыклы татарларны күреп кайттым, алар башлаган эшләр белән таныштым һәм чиксез сөендем – монда тиздән милли мәктәп булачак, ин шәә Аллаһ!
Моның өчен Пермьдәге милләттәшләребез иске балалар бакчасын алганнар һәм хәзер шуны татар һәм башкорт балалары өчен башлангыч мәктәп итеп торгызалар. Мәктәп шәхси түгел, дәүләтнеке, уку-укыту программасы да башкалардагы кебек булачак, әмма төп юнәлеш милли тәрбиягә биреләчәк, этномәдәни нигезгә корылачак, балаларга программа буенча татар һәм башкорт телләре укытылачак. Ягъни, идеология милли булачак, монысы иң мөһиме! Полилингваль мәктәптә балаларга дүрт тел өйрәтү күздә тотыла, мәктәпкә «Яңарыш» дигән исем бирелгән.
Татар эшмәкәрләре һәм милли эшләрнең төп хәйриячеләре Ринат Вәлиев, Ринат Сафиуллин һәм Пермь крае мөфтие урынбасары Рөстәм Рәхмәтуллин миңа булачак мәктәп бинасын күрсәттеләр, ремонт эшләре белән таныштырдылар, кайда нәрсә буласын бик җентекләп аңлаттылар. Бина шактый зур икән, ике катлы, берничә корпустан тора, монда укырга да, спорт белән шөгыльләнергә дә, мәдәни чаралар уздырырга да урын җитәрлек. Балаларга ашарга хәләл ризык та биредә әзерләнәчәк, анысы да бик мөһим! Ишегалды да бик зур, монда балалар өчен дә, олылар өчен дә төрле чаралар уздырырга була.
Әйткәнемчә, мәктәптә инде ремонт, яңарту-торгызу эшләре бара, әмма моны шәхси эшмәкәрләр акчасына гына башкарып чыгу авыр булачак, чөнки эше бик күп һәм зур чыгымнар сорый. Хәзергә Пермь хакимиятенең матди ярдәме бик аз, ә Татарстан белән Башкортстанның вәгъдә иткән акчалары бөтенләй күренми. Югыйсә, меңәрләгән сабантуй акчасының меңнән берен генә булса да шушындый милли мәктәпләргә бирсәләр, күпкә файдалырак, нәтиҗәлерәк булыр иде бит! Булачак татар-башкорт мәктәбен карарга Татарстаннан Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та килеп киткән, Башкортстан түрәләре дә булган, әмма хәзергә эш сүздән узмаган, тиешле ярдәм күрсәтелмәгән. Шуңа күрә гаять кирәкле бу милли мәктәп быелга ачыла алмый, инде киләсе елга кала, Аллаһ теләсә!
Милли эшләрне тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен, беренче чиратта, милли мәктәпне торгызу, шәһәрдә «Алмуш» дип аталган Җәмигъ мәчетне төзеп бетерү өчен, Пермьдәге милләттәшләребез «Ватан» хәйриячелек фонды төзегәннәр, ул быел рәсми рәвештә теркәлгән. Фонд директоры милләттәшебез Рөстәм Галимов, төп хәйриячеләр – Ринат Вәлиев, Ринат Сафиуллин һәм башка эшмәкәрләр, төп таянычлары – Аллаһ ярдәме белән, мөселманнар, Пермь мөфтияте, аның җитәкчесе Әнвәр хәзрәт Аблаев, урынбасары Рөстәм хәзрәт Рәхмәтуллин, милли-мәдәни мөхтәриятләр, халык үзе. Бу урында Татарстанның атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы Фәүзия ханым Пакка иң зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Ул дистә еллар буе «Чулпан» балалар бакчасын җитәкли, беренче булып шәһәрдә милли төркемнәр ачты, балаларны татарча өйрәтә башлады. Башлангыч мәктәп өчен бирелгән менә бу балалар бакчасы да аның карамагында иде, хәзер дә ул бина янәшәдәге «Чулпан»га карый. Ягъни, булачак милли мәктәп өчен Фәүзия ханым шушы бинасын бирде һәм күп эшләр белән үзе җитәкчелек итә. Теләк көчле булганда, җаен табарга була икән, җәмәгать. Пермь татарлары кебек, менә шулай укмашып, рәтен белеп, нәтиҗәгә эшләргә кирәк!
Пермь краенда 92 мең татар, 16 мең башкорт бар, татарларның өчтән бере Пермьдә яши. Әлбәттә, монда да татарлар шактый кимегән, әмма иң булдыклылары, иң иманлылары барыбер татар булып калган. Биредә татарларның Болгар чорларыннан килгән зур тарихы бар, күпләргә үрнәк булырлык данлы бүгенгеләре бар, димәк, киләчәкләре дә шанлы булыр, ин шәә Аллаһ!
Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Пермь–Чаллы
Комментарии