Акчалар кайда «бата»?

Бу дөньяда иң җитмәгән нәрсә акча икән, дисәм, күпкә ялгышмам ахры. Хәтерлисездер, 2016нчы елны Кырымда халык белән очрашканда Дмитрий Медведев, денег нет, дип әйткән иде. Белеп әйткәндер, премьер-министр белмичә әйтмәс. Станок эшли, халык та тик тормый, ул елны акча кая киткәнен без белмәсәк тә, белүчеләр булган.
Ай саен 170-500 миллион сум Израиль пенсионерларына; 600 миллион сум «Бердәм Русия» партиясен мактарга (праймериз); 26 триллион сум валюта резервына; 125 миллиард сум Сколково үзәгенә; 400 миллиард сум 2018нче елгы футбол чемпионатына; Һәр елны 1,5 триллион сум таможняда «проваливается»; 1,4 триллион сум банкларга «докапитализация»гә бирелә икән; 
Күрсәтелгәннәрнең барысы да дөрес саналганнардыр дип әйтеп булмый. Күрсәтелмәгәннәре дә бар. Әйтик, түрәләребез, көч структураларыбыз, саклану министрлыгы һәм башкалар, һәм башкалар бюджет бәлешеннән ерак тормыйлардыр. Без белмәгән өр-яңалардан, рәхмәт Президентка, 84 миллиард «Вагнер»га, 80 миллиард аның бизнесына киткән ахры. 
«Чүлнең ак кояшы» атамалы кинодан таможняның ни рәвешле «добро» биргәнен хәтерләсәм дә, хәзерге 1,5 триллион сумның һәр елны «проваливается», ягъни, батканын, кем батырганын, күрә торып батырылганны нигә коткармаганнарын аңламадым. Ә Центробанкның элеккеге башлыгы Виктор Геращенко аңлаган. «...мин чит кеше эшенә тыгылмыйм. Ә менә экономика корылышындагы тишекләрне ямарга, кайда торбалар ярыла, энергиясез заводлар туктала..., ә без, имештер, киләчәк буынга резерв фонд туплап, үзебезнең акча хисабына АКШ бюджетындагы тишекләрне ямыйбыз...» (К.П. 21 июль, 2012 ел). Димәк, җитмәгән дә, җитми дә, җитәсе дә юк. Әйтелгән миллиардларны һәм триллионнарны багана-багана язып, кушып, санап утырмавымны аклап, маңгайлар сырланган картлык шатлык түгеллегенә сылтап, «сугыш чоры» буыныннан исән калганнардан 
 

Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии