Якларгамы, сакларгамы?

Быел кыш Татарстан Республикасы Табигать байлыклары буенча дәүләт комитеты, урманда яшәүче кыргый җәнлекләрне исәпкә алу башланды, дип хәбәр иткән иде. Әлеге мәгълүматлар, кайсы хайваннарның саны артканын, кайсысының кимегәнен ачыкларга, аларны саклау өчен тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк, диелгән иде ул хәбәрдә. 2023нче ел буенча кабан дуңгызларының саны ике тапкырга кимегән, ә пошилар арткан икән. Кабан дуңгызлары кимү файдага булган, чирләр азрак таралган, имеш. Шул саннардан чыгып, аларны атарга рөхсәт биреләчәк, анысын барыбыз да белә. Ләкин кыргый җәнлекләрдән кешеләргә турыдан-туры бернинди дә зыян юк. Әйе, кабан дуңгызлары күп булса, басуларга зыян сала, ә пошилар яңа утырткан яшь агачларны кимерә. Урман хуҗалыгы системасында 33 ел эшләгән кеше буларак, боларны күреп беләм. Ничек кенә булса да, ул хайваннарны атарга ярамый, дип, каршы чыккан кешеләрне ишеткәнем юк. Ә менә йорт хайваннарын кешенең дусты дип атап, аларның хокукларын якларга кирәк, диючеләр күп. Иясез эт-мәчеләрне дә атарга ярамый. Кайсысының башына килгәндер инде иясез эт-мәчеләрне нәсел калдыра алмый торган итеп, кайда тотылган булса, яңадан шул урынына җибәрергә дигән фикер. Печелгәнгә карап, ул этләрнең кешеләргә ташлану очраклары кимесә икән?! Печтерелгәнгә карап, ул эт ашамыйча яшәячәкме әллә? Аның кешегә һөҗүм итү инстинкты бетәчәкме? Иясез этләрне ату тыелганнан бирле бу кешеләр өчен зур бер проблемага әверелде. Сукбай этләрне аулап, аларны приютларда яшәтер өчен миллионнарча сум акча тотканчы, газапка дучар итми генә берәр ничек юк итүе яхшырак булмас идеме? Кайбер илләрдә эт итен ризык буларак кулланалар. Бәлки, шундый илләр белән килешү төзергәдер? 
Безнең илдә үтәлмәгән, чынга ашмаган законнар күп инде ул. Кая бара бу дөнья диярсең, этләр ерткычлана, кешеләр явызлана... Әллә ахырзаман җитәме? 
Хәниф ГӘРӘЕВ,
Минзәлә шәһәре 

Комментарии